Шаян кичә
методическая разработка по музыке (старшая группа) на тему

Развлечение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayan_kich.docx19.94 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Шаян кичә:

Рыбно- Слободский район, детский сад « Березка», воспитатель первой категории Хамматова Лилия Мансуровна

Максат: Балаларда татар халкының җырлы- биюле уеннарына, татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

- Исәнмесез, саумысез?

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

  • Әй, Әпсәләм, Әпсәләм

Сәлам бирдем: - Әссәлам!

Синнән безгә тиештер бит.

Бергә: Вәгаләйкемәссәлам!

Хөрмәтле балалар, кунаклар: Без бүген сезнең белән бирегә шаян кичәгә җыелдык.

Әйдәгез бергә- бергә шатланыйк, көлик, уйныйк, биик әле.

Шуннан?

Тугыз ким уннан.

Шуннан?

Утырган да шуган.

Шуннан?

Кишер белән суган.

Шуннан?

Койрыгы туңган.

Әйдәгез җырлап, биеп алыйк әле. “ Алларын да алырбыз” – дигән көйгә.

Уйнасак та, җырласак та,

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөргән юлларыбызда.

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз

Күңлебезгә кем ошаса.

Шуны сайлап алырбыз.

3- кыз: Ә мин сезгә хәзер бер кызык нәрсә сөйлим:

Җиктем үрдәк, киттем үрләп.

Җиктем күркә, баганадан өркә,

Чанам кабык, төядем чыбык- чабык,

Барам чабып, киттем авып.

Тәртәсе салам, төшәм дә калам

Төшәм дә калам, ничек кайтып җитәргә?

Аптырадым бит тәмам.

4- бала:                          

Эх, бар иде безнең яшь чаклар

Кесә тулы борчаклар,

Саламнан тәртә каерып

Кырмыска җиккән чаклар

Ишектә әби күренә.

(Әби, балитәкле аклы күлмәк, матур алъяпкыч , җәеп яулык япкан, аягында ак йон носки белән галош кигән)

Әби:

  • Исәнмесез балалар, бу “Каенкай” балалар бакчасымы соң?
  • Әйе, әйе әбекәй.
  • Сездә бүген берәр бәйрәм дип әйтимме соң? Кунаклар да килгән, матур итеп киенгәнсез дә.
  • Әйе, әйе әбекәй, бик вакытлы килгәнсең, син дә бездә кунак булырсың, безнең белән күңел ачарсың, яшь вакытларыңны искә төшерерсең.

Әби утыра, “Кәрия- Зәкәрия” җырлы- биюле уен уйнала.

  1. Әти 5тә, мин 15тә

Киттек заводка эшкә

Әти елый- мин тирбәтәм

Бүрек хәтле бишектә.

  1. Аягымда кызыл яулык

Башларымда чабата

Җәйнең эссе көннәрендә

Аягым карга бата.

Йозек салыш уены уйнала.

Әби:

  • Әй, балалар, сезнең белән утырып, минем дә яшҗ вакытларым исемә төште, кызыклы уенныр уйный идек, матур- матур җырлар җырлый идек, утырып туйгач, сикереп- сикереп бии идек, менә шуларны искә алгач, бер биисем килеп китте.

Әби бии.

Күңелле, шаян шигырьлэр дәвам итә:

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр алкалар.

Су алырга төшкән идем,

Узышалар бакалар.

Иртән торып тышка чыксам,

Тараканнар кар көри.

Ә чебеннәр итек киеп

Көрәгән җирдә йөри.

Кырда былык, суда сарык

Сыер агач башында

Ак куяннар очып йөри

Мәчет манарасында.

Ике песи суга бара

Көянтә- чиләк асып.

Ике тычкан карап кала

Капка төбенә басып.

Ике тавык суга бара

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала

Папиросын кабызып.

Кәҗә шәрәкәй әле,

Кәҗә шәрәкәй әле.

Безнең арада йөрергә

Башың бәләкәй әле.

Әнә килә автомобиль

Тоягәннәр өтерге.

Куначага менгән идем,

Әтәч тибеп тошерде.

Иртә торып тышка чыксам,

Сыер буксовать итә

Кара сыер гармун уйный,

Кәҗә танцавать итә.

Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чумадан

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаган.

Без авылдан чыгып киттек

Чабатага төялеп

Ике бака озатып калды

Әрекмәнгә сөялеп.

Син матур, син чибәр.

Сиңа карап туймыйлар.

Нигә сине зоопаркка

Маймыл итеп куймыйлар?

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр мунчала.

Мунча ишеген ачкан идем,

Ике пәри кул чаба.

Кичәне әниләр. Әбиләр дәвам итә:

а) “Гөлбану” уены уйнала.

б) ике өстәлдә ике әни “бәби төрү” ярышы үткәрелә.

в) Бишек җырлары җырлау буенча ярыш үткәрелә. (ике телдә дә)

г) “Талы- талы” – көенә түгәрәк уены уйнау.

Кичәне “ Матур булсын” җырын җырлап, балалар тәмамлыйлар.

Кичәдә балаларга кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу шаян кичә татар халкының җор телле, моңга- хискә бай халык икәнен тагын бер кат раслады.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шаян Пумала

Балаларның фантазиясен, күзаллавын үстерү. Килеп чыккан төрле төстәге таплардан образ тудырырга өйрәтү ....

Шаян кичә

Развлечение...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

Сценарий развлечения Шаян җәнлекләр - Весёлые животные

Сценарий развлечения в 1 младшей группе....

Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы....

куян малае шаян

куян малае шаян...

"Шаян бармаклар"

Балалар белән бармак очен күнегүләр ясау.Төрле бармак уеннары аша, балаларның сөйләм телләрен баету,дорес фикерләүне ныгыту....