Сылу татар кызы
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме

Адгамова Кадрия Васимовна

8 март бәйрәме уңаеннан сылу татар кызы кичәсе уздырылды. Кичә кызларның һәм әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә зур чара булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_kyzy.doc103.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы “ Гомуми үсеш бирүче 7нче санлы Актаныш балалар бакчасы”

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән чара

Тәрбияче: Кадрия Адгамова

Актаныш, 2013

  Максат. Балаларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу күнекмәләрен үстерү; малайларда кызларга карата ихтирам тәрбияләү, белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынучанлыкларын арттыру, сәләтләрен күрсәтүгә этәргеч бирү. Әниләргәкарат мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау. Плакатлар, озын чәчле кызларның фотосурәтләре, чәчәкләр, шарлар. “Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була”, “Тау күрке – таш, баш күрке - чәч” дип язылган плакатлар эленә.

Сәхнә матур итеп бизәлгән. 

         Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Хатын-кыз - ул кешегә тормыш бүләк итүче, Җир йөзендәге буыннар чылбырын дәвам итүче, гомумкешелек кыйммәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыручы изге зат. Әниләребезнең бер җылы сүзе безнең күңелләребезне күтәрә, бер җылы карашы барлык авырлыкларны юып алгандай юкка чыгара. Хатын-кызлар - гаилә учагын сүндерми саклап тотучылар. Балаларына мәрхәмәтле, шәфкатьле әни, ә ирләренә ягымлы хатын да алар. Шуңа өстәп җәмгыятьнең бик күп тармакларында күпме хезмәт башкаралар! Әниләребез, әбиләребез алдында без баш иябез, алар белән горурланабыз. Ә балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләче хатын-кызлар бу бәйрәмдә икеләтә хөрмәткә лаек дип саныйм мин. Чөнки алар - балалар өчен икенче әниләре, балаларны чын мәгънәсендә тәпи йөрергә, кашык тотарга, сөйләшергә, тагын тормышта кирәкле бик күп һөнәрләргә өйрәтүчеләр. Мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле тәрбиячеләр!
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны бүгенге ямьле бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Ихлас күңелемнән сезгә тазалык-саулык, ак бәхетләр, язгы кояштай ягымлылык, сөйкемлелек, күңелләрегезгә яз җилләредәй җылылык, мәрхәмәтлелек, сабырлык, гаиләләрегезгә тынычлык, тигезлек, иминлек, тормышыгызда, эшләрегездә зур уңышлар, барлык хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калам. Балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын. Йөзләрегез һәрчак шатлыктан балкып торсын. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
 

Татар егете чыга.: Дуслар, буген нинди кон? Сез беләсездер, бәлкем?

Белмәсәгез, узем әйтәм, Буген бездә бәйрәм көн!

 А.б.Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

         Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.

          Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм җилен,

          Анысы да сөйли тагын;”бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

  Булат:Март башында көннәр матур тора, мулрак  түгә кояш яктысын.

Бар табигать шулай котлый сыман  кешелекнең олы яртысын.

Марсель: Кар каплый әле кыр юлларын, әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине  кыз туганым, котлы  булсын дөнья бәйрәме.

Матур милли көй астында балалар залга кереп тезеләләр.

А.б. Яз әле башлана гына, кырларда суык җил, тыкрыкларда көртләр, елгаларда боз тәңкәләре. Яз! Яз кешене яшәртә, яз канатландыра, яз  кешеләргә көч өсти. Язгы алсу таңнар, күңелләрне әллә ничек алгысытып, яңа матурлыкка омтылдыра, өметләндерә, тып-тып иткән тамчылар үткәннәрне  искә төшереп, киләчәк турында хыялландыра . Хатын-кызлар бәйрәменең яз  башында булуы бик табигый.

   Альберт:Бакча бүген гөрләп тора, шаулап тора , күрегез!

                    Без бит бәйрәмгә җыелдык, әллә шуны белмисез?

     Риназ:    Күмәкләшеп бергә дуслар, җырлап алыйк, әйдә әле,

                     Котлы булсын, гөрләп торсын, хатын- кызлар бәйрәме.

А.б. Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле  әниләр, дәү әниләр  һәм килгән   кунаклар! Бүгенге “Сылу татар кызы” исеме астында үтә торган кичәбезне ачык дип игълан итәм. Котлау өчен сүзне бакчабыз мөдире Альфира Максутовнага бирәм.  

     Батырхан: Спешит 8 марта к нам, Пора поздравить милых дам, 
    Мы крепко их обнять хотим,  И посвящаем конкурс им!

 А.б.    Кичәбезне  минем белән егетләр алып барырга ышандыра. Ә кичәбезнең үзәгендә бүген кызлар булыр. Алар берничә төрдә чыгыш ясарлар. Аларның һәм дә әниләребезнең зирәклекләрен билгеләп бару өчен жюри составы сайларга кирәк. Мин егетләрнең әниләреннән сайларга тәкъдим итәм. ЖЮРИ үз урынын ала.

-  Сезнең алда Актаныш авылында туып үскән  иң булган, иң уңган, иң чибәр “эшлекле” кызларыбыз.  Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны  түргә чакырыйк.

                   Гөлназ Ильнаровна                                 Лиана Ниязовна                       Адилә  Руслановна  

                   Айзилә Шамилевна                                 Рәмилә Руслановна                 Талия Айратовна    

                   Адилә Ильназовна                                    Сөмбел Фәритовна                Ленара Радиковна                                          

                    Нәркизә Айваровна                                Айгөл Илгизаровна                Сөмбел Ильдусовна

                   Ләйсән Алмазовна                                    Рәзилә Радиковна                  Рәмилә Наилевна                                      

                   Альбина Ленаровна                                   Аида Айдаровна                                            

                 

 Музыкаль пауза. Кызлар башкаруында  шәрыкъ биюе.

А.б. Әссәламегаләйкем, дип сәлам юллыйк,

Безнен татар шулай башлаган.

Узегез белэн таныштырып узыгыз,

Бәйгедә бит шулай каралган.

  Беренче  чыгыш  “Үзем турында үзем” дип атала. Кызларның һәрберсе үзләре белән таныштырырга тиеш була.

                                                                                           

 А.б.   Катнашучылар әзер,   ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз. 

Батырхан: Бу чыгышта тәүге тапкыр чыгып безнең каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез, сыналырсыз җыр-моңда. Рәзилә Радик кызы, рәхим ит, синең чыгыш.

1.Рәзилә Радиковна:                                                Нигә шаккатып торасыз, Әллә танымадыгызмы?

Нинди кыз бу тагы дип Аптырадыгызмы

57нче бистәдән мин Рәзилә атлы кыз булам

Белсәгез, 1 елдан  Миңа 7 яшь тула

   Буй үстердем кишер ашап, Мәктәпкә дә барачакмын

Әти-әни һәм сеңлемә  Мин куаныч булачакмын

2.Рәмилә Руслановна: Исемем Рәмилә икәнен әйтеп тормыйм, беләсез!

Яз җиткәч үсеп җиткәнне әйтмәсәм дә күрәсез.

Март аенда тугангамы, яз кызым , дия әни.

Әллә гел көләч булганга, кояшым дия әти.

Алар шулай яратканга һөнәрләрем күп минем,

Моңлы итеп  җырлый беләм, күбәләктәй биимен.

Ә киләчәккә хыялым, минем дизайнер булу.

Шуңа бөтен шөгылем курчакка күлмәк тегү.

Минем теккән күлмәкләрне курчакларым ярата.

Каян чыккан тегүче, дип, әнием дә шаярта.

Мактанырга ярата, дип, уйлый күрмәгез тагын.

Тырышам тыйнак булырга, мин кызы бит татарның.

3.Адилә Руслановна

Г.Ислам: Әйдә әле, катырак бас, бу кем бии дисеннәр.
баскан җирдә ут чыгара, бу Талия, дисеннәр.

                А.Б. Шәрыкъ иленнән кунаклар килү дәвам итә, тагын бер кызыбызны карша алыгыз.Талия бии          

Ленар:

Бер утыру-үзе бер гомер дип Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән. Безнең әниләр җыелган Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын Әйтмичә мөмкин түгел. Бүген бәйрәм , менә без дә

Килдек  сезне  күрергә Кызармас өчен йөзебез Кирәк нык тырышырга.

Саф-пакъ күңел, шат йөз белән Бу бәйрәмгә килдек без Әйдә, кызлар, дуслык җиңсен

Без тик шуны телибез.  Уртага Рәмилә Наил кызын чакырам.

4.Исәнмесез дип башлыймын Сезнең белән сүземне

Әз-мәз генә булса да  Таныштырыйм үземне

Яр Чаллыда тусам да  Мин татар кызы булам

Гаиләм бик-бик зур булсада Икенче бала булам

Исемем минем Рәмилә Фамилиям Мухаметдинова

Миңа 6 яшь тула Әтием Наиль була

Йөргән бакчамның исеме Алтынчәч була минем

Зурлар төркеменә йөрим, Шунда үтә һәр көнем.

 Рәсем ясыйм, шигырь сөйлим Һәр нәрсәне булдырам

Җырлыймын да, биимен дә Әнигә дә булышам.

                   “Күбәләкләр” биюе

     Булат:   Кояшлы көн телим  мин гөлләргә,

                   Хәерле көн телим барчагызга,

                 Сәламәтлек телим һәммәгезгә,

                 Ә  осталык һәм тапкырлык  телим кызларыбызга.

  5.Ләйсән Алмазовна

Мин- Ләйсән Фаррахова  Йолдызлыгым укчы булыр

Икенче кышны көтеп алсак Миңа 7 яшь тулыр

Менә хәзер сезнең алда Чыгыш ясыймын бүген

Җырлармын да биермен дә Сөйләрмен дә әле димен

 Ш. Ислам: Тагын бер кат һэммәгезгә чын күңелдән зур рәхмәт.

Сигезенче мартны котлап, Адиләдән бер бүләк.

 6.Адилә Ильназовна, рәхим итеп чык түргә!

  7.Нәркизә Айваровна үз чыгышын тәкъдим итә.

8.Альбина Ленаровна                      

  Г.Ислам: Кызлар, малайлар бер читтә юкка көлешеп тора,

Башымдагы түбәтәем бигрәк килешеп тора.

Нәни генә  кояш кебек, башыңны нурлый бит ул,

Астында акыл да булса, түбәтәй җырлый бит ул.

Җырлы  уен”Түбәтәй”

Аяз: Тыйнак та син, тырыш та син,  батыр да син,  киң күңелле  татар кызы.

Ягымлы син, матур да син, акыллы  син оҗмах кызы.Сәхнә түренә Сөмбел Ильдус кызын чакырам.

9.Сөмбел Ильдусовна

10.Айгөл Илгизаровна: Хәерле көн, исәнмесез, изге булсын көнегез!

Сезнең алага чыгып бастым, Мин Айгөл булам, белегез!

Чып-чын татар кызы бит мин! Актанышта туганмын.

Әтиемә, әниемә, нәни төпчек булганмын.

Бакчабыз-“Алтынчәч”, минем бакча була ул.

Яхшылыкка, яктылыкка үрнәк булып тора ул.

Татар кызы бит мин , дуслар, данлы татар баласы.

Бар максатым шул исемгә, һәрчак туры каласы.

Ибраһим: Җырсыз җирнең яме юк

Җырсыз тормыш тәме юк

Җыр яши, җыр мәңгелек.

 Гөлназ җырлый иң элек

11.Гөлназ Ильнаровна чыгышы.

Альберт: Татар халкы киң күңелле, сый-хөрмәт һәрбер өйдә.

Музыка агыла, егетләр, әйдә басыйк, шул көйгә.

“Моряклар “ биюе

12.Сөмбел Фәритовна

Ямьле Агыйдер буенда урнашкан ул- Актаныш

Шул Актанышта тудым мин булыйк әле без таныш

Саф татар гадәте белән  кушылган бит исемем

Сөмбел атлы булсын диеп  теләгән бит әтием

Әтием Фәрид исемле,  ә әнием Илзирә

Гаиләдә мин- апа булам энем белән сеңлемә

Әнием белән ярышып озын толым үчтерәм

Кечкенәдән тыңлап үстем әллүки көен беләм 

13.Айзилә Шамилевна:

 Бар дөньяны куандырып,Шатлык өстәп җиһанга.

Шамиль белән АйсылугаХодай биргән кыз бала.

Барысы бергә җыелышыпИсемендә тапканнар ,

миңа инде иң матурныАйзилә дип кушканнар.

Бакчада мин бик активҺәр бәйрәмдә катнашам.

Шигырь сөйләсәм, әгәр дәБарсы да миңа соклана.

 Кечкенә генә булсам да,Бар нәрсәне булдырам.

Әниемә савыт-саба Идәннәр дә юышам.

Әти-әни, дәү әтинеңЯраткан кызы да мин.

Абыем һәм кечкенә энем өченБик яхшы туган да мин.

Адель

         Чулпан апа, музыкаңны куеп җибәр, кызлар җырлыйбыз, дилэр,

  Әти-әниләребез дә җырлар тыңлыйбыз, диләр.

Җыр“Балачак”

 А.б.   Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш дигәннәр халыкта. Безнең кызларыбыз һәр яклап оста һәм сәләтле икәннәре миндә бер генә дә шик тудырмый. Сездә дә шулайдыр. Ә хәзер, әйдәгез әле аларга сәләтләрен  күрсәтергә мөмкинлек биреп алдагы чыгышны игълан итик, Ул “Әти-әни күрегез, ниләр булдыра кызыгыз!” бәйгесе дәвам итә. Әйдәгез, катнашучы кызларыбызның чыгышларын бергәләп карыйк.

14.Аида Айдаровна: Минем исемем Аида, Актанышта тудым мин.

 Җырлыйм, биим, шигырь сөйлим, шундый уңган кызмын мин.                          

15.Талия Айратовна

Минем исемем Талия  таллар мина баш ия.

Талга кунган сандугач син  иң матур кыз дия.

Рәмилә: Ә хәзер рөхсәт итсәгез мин бик матур бер җыр башкарыр идем. Җыр “Килә тизрәк үсәсем”

16.Лиана Ниязовна  

- Сәхнә түрендә Актанышбаш сылуы Ленар Радик кызы 

17.Ленара Радиковна  

                                              (Әнкәйләр турында әкрен генә җыр яңгырый) 

А.б. Әни, әнием, әнкәй! Нинди кадерле, зур мәгънәгә ия булган сүз . Ана – кеше тормышына ямь бирә. Без үзебезгә яшәү биргән олы җаннарны олыларга, кадерләргә тиешбез. Сез, кызлар, моны һәрвакыт истә тотып әниләрегезгә булышып, аларны матур эшләрегез белән шатландырып торасызмы?  Безнең булдыклы кызларыбыз, үзләре әниләре белән берлектә бик тә үзенчәлекле курчаклар тегеп, ясап, киендереп алып килделәр. Күпме хезмәт, күпме көч, никадәр сабырлык кирәк булды икән соң аларны эшләгәндә, әниләрнең үзләренә бирик әле сүзне.

Газинур:Дөньяда хезмәт икән

Кешене кеше иткән.

Тырышлык бәхет китерер

Ялкаулык ачтан үтерер.

Бу мәкальләр уңган әниләр чыгышы башлануын хәбәр итә.

Курчаклар күргәзмәсе янына барып, әниләр үзләренең эшләрен яклыйлар

М.Ислам:Чулпан апа, сыздыр әле гармуныңны, кызлар биер көйләргә,

Мондый матур бәйрәмебез, калсын сагынып сөйләргә.

Риназ: Рәхим итеп карагыз, безнең бу тамашаны.

Күңелләрегезгә хуш килер, без моңа ышанабыз.

 Музыкаль пауза: Курчаклар биюе

 Уен.  Әниләр, кыз-улларыгыз сезгә күп бүләкләр әзерләгән. Ниләр икәнен күзне бәйләгән хәлдә әйтеп  бирергә тиеш сез.

                                                        зубная паста мыло хозяйственное крем женский  пудра губная помада  женская туалетная вода  мужская туалетная вода  шампунь  лак для ногтей  лак для волос
 стиральный порошок   крем для обуви мужской крем
 мыло туалетное тушь для ресниц

                     Макс:  В этот день, весной согретый,
                    Все цветы, улыбки Вам!
                    Чтоб печали Вы не знали,
                    Даже легкой грусти тень,
                    Чтоб всегда глаза сияли,
                    И не только в этот день!

Кызлар җыры ”Мамин праздник”

Музыкаль тәнәфес.

А.б.  Инде кызларыбыз бөтен яклап сәләтләрен күрсәтә-күрсәтә тәмам арганнардыр, шуңа күрә без аларга ял итеп алырга тәк дим итәбез. Әниләрне Тапкырлыкта сыныйбыз.

 Тапкырларга, зирәкләргә  Бездә урын түрдән.

Сорауларны бары тик бер-бер артлы малайлар гына әйтә.

            -ул бөтен өйдә дә бар.

            -Аны әниләр ясый.

-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

-Усал малайлар аның белән сугыша.

-Күбрәк ашаганнан соң, әтиләр шуңа таяна,

- Кайчагында әтиләр  аңа чумып, гырлап та китә.

-Әниләр аның белән уйнамаска куша.

-авылда ул һәрвакыт түрдә, ә шәһәрдә аңа  игътибар аз.

-Ул йомшак та, бик йомшак та була.

 -Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. Ул нәрсә?

-Ул үзе бик кирәкле әйбер.

Ул бик күп төрле була.

ике колагы, бер борыны бар.

 -Ул- өстәлнең бизәге

-Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

-Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

-Аңа күмер дә салалар, электрга да тоташтыралар.

  -ул булса, чәй эчүләре күңелле. Ул нәрсә?

-Аны камыр белән иттән ясыйлар.

-башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

-Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

-Мин дә аны ясый беләм,

-ә мин бигрәк тә аны санарга яратам.

 - Аңа яраткан кеше борыч та сала. Ул нәрсә?

-Ул татар халкының милли ашамлыгы.

-кунаклар килгәндә пешерелә.

-Ул түгәрәк була.

-Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

 -Эчендә дә  тәмле әйберләр күп:

- дөге, йомырка,  йөзем,  кызыл эремчек. Ул нәрсә?

   Кызларыбыз  өчен  дә биремнәребез бар:

 Акылы юк, үзе кеше өйрәтә. (Сәгать)

Түтәрәм, түтәрәм, кунакны мин күтәрәм.(урындык)

Дүрт татар хатыны  бер шәл бөркәнгән(өстәл)

Тигез генә пыяла, үзен миннән ояла(көзге)

Колагы бар, башы юк, ашамаган ашы юк(миски)

Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала(туган көн)

Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала.Шулай да аны һәркем ярата.(бәби)

Аның белән һәр бала уйнарга ярата(уенчык)

Җирдә яшәүчеләр өчен иң кадерле, ягымлы кеше(әни)

Альберт: Табышмаклар күп беләсез,-Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын Сезнең һәрбер эшегез.

Т.Ислам: Ераклардан күренеп тора, Актаныш басмалары,

 Кызлар чәчен үреп салса, җилферди тасмалары. “Озын толым” лы кызлар чыгышы.  Кызларны каршы алыгыз!

  (Кызлар милли киемнәрдән , татар халык көенә биеп чыгалар.) 

Озын толымнарын таратып, кызлар түргә узалар, жюри каршыннан урап  китәләр “Иң озын толымлы кыз” билгеләнгәч,

әниләр кызларына прическа ясый.

М.Ислам: Ал кадыйм түшләреңә, гөл кадыйм түшләреңә

Озын толымнарың үреп, керәсең төшләремә.

 Адель:

Зур бәхетләр  юлдаш булсын сезгә

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек ярты бәхет диләр,

Тик шунысы читләп үтмәсен

 А.Б. Жюри нәтиҗә чыгара.

“Иң зирәк кыз” “Озын толымлы кыз”  “Иң назлы кыз”

“Иң оста җырчы кыз”  “Иң тыйнак кыз” “Иң кыю кыз” “Иң җыйнак кыз”

“Иң матур биюче кыз ” “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”

“Иң гүзәл кыз” “Иң акыллы кыз”, “Иң өлгер кыз”, “Иң җитез кыз”

“Иң матур кыз” “Иң күркәм кыз” “Иң зирәк кыз”  “Эрудит кыз” исеме  һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Малайлар үзләре әзерләгән бүләкләрен кызларга һәм әниләргә тапшыралар.

“Курчаклар” конкурсына нәтиҗә ясала.Оста куллы әниләр бүләкләнә

Җыр” Әниемә”

-ХӨРМӘТЛЕ КУНАКЛАР! СЕЗНЕ ТАГЫН БЕР КАТ БӘЙРӘМ БЕЛӘН!  ТЫНЫЧ, МАТУР, ТОРМЫШТА БУЛГАНЫНА  ШӨКЕР ИТЕП, БУЛАСЫНА ӨМЕТ ИТЕП ГӨРЛӘШЕП ЯШӘРГӘ ЯЗСЫН!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

«Барбоскиннар саҥа 2018 сылы корсоллор» улахан бөлөх оҕолоругар аналлаах Саҥа дьыллааҕы аралдьытыы сценарыйа

laquo;Барбоскиннар саҥа 2018 сылы корсоллор»улахан бөлөх оҕолоругар аналлаахСаҥа дьыллааҕы аралдьытыы сценарыйа Сыала: Үөрүүлээх, өрө көтөҕүүлээх бырааһынньыктааҕы турукка киллэрии, саҥа ...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...