Татар кызы - нәни энҗеләр
методическая разработка

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

конкурс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_kyzy.docx73.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” балаларны

һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

             

                                                     

2018

Максат: Татар кызларының чибәрлеген таныту. Аларның күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, ачык йөзле булу, ярдәмчел, пөхтәлекләрен күрсәтү.  Халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү.

Зал милли рухта бизәлә. Диварда татар халкының милли киемнәрен кигән  кыз рәсеме,анда “Татар кызы - 2018” дип язылган. Бәйгедә катнашучы кызларның эшләрен кую өчен һәрберсенә өстәлләр куелган.

Бәйрәм барышы:

А.б. Исәнмесез, диеп сүз башлыймын,

Танышулар шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башласам,

Бәхетем арта, күңел шатлана.

Яшәгез сез гел муллыкта,

Гел тыныч булсын галәм.

Сөекле кунакларыбызга

Ялкынлы кайнар сәлам!

А.б. Хөрмәтле кунаклар, бүген бездә зур тамаша - “Татар кызы – 2018” бәйгесе үтә. Шәһәребезнең  «Салават күпере” балалар бакчасының  иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары үзләренең осталыкларын күрсәтерләр. Әйдәгез, сезнең кайнар алкышлар белән аларны залга чакырыйк.  

Хәзер шушы чибәр кызларыбыз нинди сан астында бәйгедә катнашуларын ачыклар өчен җирәбә үткәрербез. ( Вазага биш  чәчәк куела)

Ясадым мин күп чәчәк,

Һәр  кызга берәр чәчәк.

Таҗ уртасында санны

Һәркем табып алачак.

Кайсы кирәк ал дустым,

Уңышлар сиңа яусын.

“Татар кызы” бәйгесе

Гомерлек истә калсын.

Жирәбә салына.

 1нче сан астында чыгыш ясаячак кызыбыз     ___________________

 2нче сан астында             ____________________________________

 3нче сан астында             ____________________________________

 4нче сан астында             ____________________________________

 5нчы санлы кызыбыз       ____________________________________

 А.б.   Әлбәттә, һәр ярышка бәя бирүчеләр булырга тиеш һәм мин сезне жюри әъг залары  белән таныштырып үтәм. (Жюри белән таныштыру)

Танышу хөрмәтенә  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык көе “Күбәләк”не уен коралларында башкаралар.  

А.б. “Татар кызы” бәйгесе,

Кызыктыра күптәннән.

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын, үткәннән.

Татар кызы-бу исемдә

Күпме тылсым, күпме сер!..

Нечкә билле бу сылуга

Сокланып син бакчы бер!

Шулай итеп, катнашучылар да, жюри да әзер, ә сез, хөрмәтле тамашачылар, җан атарга әзерме? Алайса башлыйбыз.

Беренче бәйге – “Исәнмесез!  Бу мин” дип атала. Сезне кызларның үзләре белән таныштырып китәрләр.

1. Минем исемем Алия 

Таллар миңа баш ия.

Талга кунган сандугач

Син  иң матур кыз дия.

 2. Мин Ләйсәния булам,

Кояштан нурлар алам.

Җылы яңгыр булып мин

Җир өсләренә явам.

3. Гөлнур исемле кыз мин

Якты нур мин таратам.

Тәмле сүзләр белән мин

Сөйләшергә яратам.

4. Исемем минем Гөлназ

Йөземдә балкый гел наз.

Җырларга да яратам

Уйныймын һәм шаяртам.

5. Исемем  минем Рәзилә

Елмаеп карыйм сезгә.

Биим дә  шигырь сөйлим

Җырлап уйнашыйк бергә.

А.Б. Элек-электән милләтебезнең уңган кызлары кул эшләре белән шөгыльләнгән. Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗеләр  белән калфак, түбәтәй һ.б. әйберләр чиккәннәр.  Болар — безнең мәңге сүнмәс рухи хәзинәбез. Безнең кызлар да буш вакытларында  төрле бизәкләр төшерергә яраталар. Шуңа күрә икенче бәйгебезне  – “Остабикә”дип атадык. Кызларыбызны остаханәгә чакырабыз. Биш минут эчендә татар халык киемнәренең силуэтларын (калфак, түбәтәй, камзул, алъяпкыч, читек) милли орнаментлар белән бизәргә тәкъдим итәбез.

А.б. Кызларыбыз эш белән мәшгуль булганда сезнең игътибарга “Кәләпүшем – калфагым” җырын тәкъдим итәбез. ( Л.Батыр-Болгари көе, Р.Вәлиева сүзләре)

А.б. Барчагыз шундый уңган

Һәммәгез шундый булган.

Йөзегез  кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

Сандугач  моңы сездә

Җырлатып   алыйк  әле.

Сез матур бии, диләр,

Биетеп карыйк әле.

 Конкурсантларны  “Яшь талантлар”   бәйгесенә чакырабыз.

А.б. Булып үткән өч бәйгегә нәтиҗә ясар өчен сүзне жюрига бирәбез.

Жюри булган конкурсларга нәтиҗә ясый.

 А.б. Җиребез юмарт, халкыбыз

 Кунакчыл һәм олы җанлы.

Сүзгә саран булса да

 Уңган була татар кызы.

“Уңган хуҗабикә” бәйгесендә  кызларыбыз үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтерләр. Алар  әниләре белән бергә пешергән милли ризыкларны күрсәтеп , рецептын да әйтеп бирерләр.  Бу безнең өй эше буларак бирелде. Сүзне кызларга бирәбез.

А.б. Конкурсантлар алдагы бәйгегә әзерләнгән арада сезгә  “Татар кызлары матур” биюен тәкъдим итәбез.

А.б. “Зирәк булсаң – әйт тизрәк” бәйгесен башларга рөхсәт итегез. Кызларга чираттан өчәр сорау  биреләчәк. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә. Конкурсантларның берәрсе җавап бирә алмаган сорауга җавап биреп, өстәмә балл алырга мөмкин булачак. Әйдәгез, кызлар, зирәклегегезне дә күрсәтегез безгә. Уңышлар сезгә!

1.Былтыр исемле егет кайсы әкияттән? (Шүрәле)

2. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер. (Бүре башы)

3.Торна төлкегә дигән сыен нинди савытка салган? (Чүлмәк)

4. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткән?  (Аккошлар)

5.Сыерчыкның мактанчык күршесе. (Чыпчык)

6.Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы. (Песи)

7. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

8. Сыерның баласы? (Бозау)

9. Җәнлекләр патшасы. (Арыслан)

10. Балны бик  яратса да, умарта асрамый. (Аю)

11.Агачның җир астындагы өлеше. (Тамыр)

12. Яңа ел агачы. (Чыршы)

13. Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә. (Шалкан)

14. Ашка салсаң -тәм кертә, борынга керсә – төчкертә. (Борыч)

15. Нинди үсемлек безне чага? (Кычыткан)

А.б. Хөрмәтле дуслар! Менә бәйгебез ахырына якынлашты. Жюри соңгы нәтиҗәләрне чыгарган арада сезне “Кәрия-зәкәрия”җырлы – биюле уенын карарга чакырабыз.  Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын каршы алыгыз.

 А.б. Йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.

Бүләкләү

Номинацияләр.

  1. “Иң моңлы кыз”
  2. “Иң тыйнак кыз”
  3. “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”
  4. “Иң гүзәл кыз”
  5. “Иң күркәм кыз”

А.б.Татар дисәм, мине бөтен дөнья белә,

Ул исем бит ташка сырланган.

Шушы исем белән халык гомер иткән,

Шатланган да, янган, сызланган!

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп, яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

— Хөрмәтле тамашачылар! Шуның белән безнең бәйгебез тәмам. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм шатлык теләп саубуллашабыз. Көннәрегез имин, дөньяларыгыз тыныч булсын. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Сылу татар кызы

8 март бәйрәме уңаеннан сылу татар кызы кичәсе уздырылды. Кичә кызларның һәм әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә зур чара булып тора....

"Татар кызы, татар малае 2014"

Күңел ачу, уеннар, җырлар....

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...

"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

В нашей многонациональной стране  детей с малых лет надо приучать уважать  людей  других национальностей, принимать их культуру, традиции.  И конечно же  знакомство с другими ...