Яңа елны каршылау
план-конспект занятия (старшая группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Яңа ел бәйрәмен үткәрү тантанасы. Балаларда яңа ел бәйрәменә караган шигырьләр, җырлар аша бәйрәмгә карата кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_2019_nchy_elny_karshylau.docx32.58 КБ

Предварительный просмотр:


                                      Яңа - 2019 нчы елны каршылау

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакчабыз хезмәткәрләре, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Шул вакыт куян кызы кулына итекләрен тотып керәдә аларны яшереп куя

Куян кызы: Әни генә таба күрмәсен.(Чыршыга карап соклана) Ай-яй Кыш бабай безгә нинди матур чыршы җибәргән (Сөенеп сикергәләп чыршыны әйләнеп чыга. Аксаклый, идәнгә утырып аягын уып елый башлый. Әни куян керә)

Әни куян:
 Ни булды кызым, шундый матур бәйрәм көнне елап утыралар ди мени. Я сөйлә ни булды, ник елыйсың? 

Куян кызы:
Аякларым авырта, аякка басып булмый. 

Әни куян:
Кая әле аякларыңны (Аякларын карый да аптырый) Иии ходаем ни булды икән? Синең бит кызым аякларың шешкән. Син уйнарга мин алып кайткан итекләрне киеп чыкмадын мәллә?

Куян кызы:
Юк шул әнием кимәгән идем.

Әни куян:
Иии кызым-кызым менә хәзер нишләтик инде, дусларың белән Яңа ел бәйрәменәдә бара алмыйсың бит инде.

Куян кызы:
Минем бәйрәмгә барасым килә. (Елый башлый) 
Шул вакыт шатланып җырлый- җырлый тиен керә.

Тиен:
Исәнмесез, ни хәлләрегез бар? Яңа еллар белән сезне. Дусларымны Яңа ел белән котлап чыгыйм әле дип кергән идем.(Аларның йөзләрен күреп аптырап кала.) Шушындый күңелле, матур бәйрәм көнне сез нишләп боегып утырасыз әле?

Әни куян:
Үзеңнедә бәйрәм белән тиенкәй! (Боегып кына). Бездә бәйрәм кайгысы юк эле.

Тиен:
Ни булды?

Куян кызы:
 Әнинең сүзен тыңламыйча, ул алып кайткан итекләрне кимичә уйнарга чыккан идем, менә хәзер аякларым шеште, авырталар.

Әни куян:
Бүген бит Яңа ел бәйрәмедә иде әле. Бәйрәмгәдә бара алмый инде хәзер.

Куян кызы:
 Минем бәйрәмгә барасым килә. (Тагын елый).

Тиен:
Я ярый елама хәзер бер җаен табарбыз. (Уйланып тора) Мин сезгә кергәндә Докторны аю чакырткан иде аныңда малайлары чирләп киткән икән. Мин тиз генә аларга барып килим әле, бәлки китеп өлгермәгәндер әле. (Йөгереп чыгып китә дә докторны алып керә. Докторның кулында сумка).   Капкаларыннан чыгып бара иде көчкә өлгердем.  

Доктор:
 Исәнмесез! Бәйрәмнәр белән сезне!


Әни куян, куян кызы:
Исәнмесез! Сезнедә бәйрәм белән доктор!

Доктор:
Кая кем ул монда бәйрәм көнне авырып ята?

Куян кызы:
(Башын аска иеп) Мин ул, әниемнең сүзен тыңламыйча уйнарга итекләремне киеп чыкмаган идем менә хәзер аякларым шеште бик авырталар.  

Доктор:
(Аякларын карыйда) Ярый монда борчылырлык әйбер юк, хәзер менә шушы тылсымлы мазны сөртәмдә хәзер рәтләнер аякларың, монда куркыныч әйбер юк. (Аякларына маз сөртә).

Куян кызы:
 (Сикереп тора ). Ура!!! Аякларымның авыртуы бетте, рәхмәт сиңа доктор. Тиен дустыбыз сиңада бик зур рәхмәт.

Әни куян:
 Әйе тиенкәй син булмасаң нишләгән булыр идек, рәхмәт сиңа. Доктор сиңада бик зур рәхмәт. 

Доктор:
Ярар, (куян кызына карап) тик моннан соң әниеңнең сүзләрен тыңла. Минем сиңа тагын бер сюрпризым бар әле, менә сиңа нинди матур туфли алып килдем. Бәйрәмгә барганда итегеңне киеп барасыңда аннан менә шушы туфлине киярсең.

Куян ызы: (Шатлана, сикерә) Рәхмәт сиңа доктор.

Тиен:
Әйдәгез барыбызда бәйрәмгә киттек.

Куян кызы:
Хәзер-хәзер мине көтегез мин итекләремне генә кием. (Яшереп куйган урыныннан ала). Барысы бергә чыгып китәләрдә барлык балалар белән керәләр.

Алып баручы:
Барыгызда килеп җиттеме балалар. Бәйрәм белән сезне!

Балалар:
 (Әти-әниләргә карап). Исәнмесез, сезнедә бәйрәм белән!

Алып баручы:
 Әйдә, килегез, балалар,
                           Чыршы янына чыгыйк.
                           Бергәләшеп уйнап-көлеп,
                           Яңа елны каршылыйк.

Чыршы тирәли әйләнеп җырлыйлар.
Җыр:?

Кыш бабай килгәнче зурлар 1 шигырьләрен сөйлиләр.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике пингвин килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1 нче пингвин. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче пингвин. Юк,үзем,үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, пингвинкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче пингвин. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче пингвин. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче пингвин. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче пингвин. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, пингвинкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (
Пингвиннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Сезнең шикелле матур пингвиннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Пингвиннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

Җыр.

Җыр тәмамлангач, музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!
Килдем ерак-ерактан.
Салкын, карлы төньяктан.
Көтүгезне белдем,
Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым.
                           (Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,
Салдылар күперне тактасыз.
                                       (Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
                           (Кыш бабай.)


Алгы тәпиләре кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка.
                             (Куян.)

Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.


Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).
Урамга чыксаң
Битләр ... (кызара).
Кар бөртекләре
Битеңә куна.
Үзләре ... (матур)
Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

Кыш бабай турында җыр.

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым – Кар бөртекләре белән биим.
Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә.

Кар бөртекләре биюе.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Матур җырлар җырладык,
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте.
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар,
Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы:

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.
Алып килдем, дигән идең,
Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Ягез, җитез җәнлекләрем, минем капчыкны алып керегез әле.

Балалар,чанага салынган капчыкны тартып керәләр.

Кыш бабай: Кая әле, мин дә бүләгемне сезгә бирим. (Капчыкны ача, аның эченнән яңа ел булып киенгән бала чыга.)  Рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән түрдән уз.

Яңа ел 

Яңа ел барыбызга Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.


Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Кыш бабай.  (Балаларга күчтәнәч тарата).

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.       

Яңа бәхетләр китерсен         

Сезнең һәрберегезгә.  


Безгә китәргә вакыт сау булыгыз балалар!

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар.

Балалар. Сау бул, Кыш бабай, сау бул кар кызы

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

Алып баручы: Безнең бәйрәмебез әле дәвам итә. Әйдәгез чыршы тирәли бер җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр:”Маленькая елочка”

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр

Алып баручы: 

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Өр- яңа ел башлана.

Бәйрәм бүген, куанычлы дөнья,

Һәрбер йортта шатлык, тантана.

Ап- ак серле кышы белән

Сөенечле Яңа ел килә.

Бар дөньяга тыныч бәхет теләп:

“ Рәхим ит, син, әйдә, уз түргә”.

Эт елындагы кимчелекләр

Дуңгыз елына аяк басмасын.

Күңелебез чиста, якты булсын,

Кайгы- хәсрәт ишек   какмасын.

Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау   булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

Нэурузбикэне каршылау.

Балаларны бэйрэмнэр белэн таныштырып бару, белемнэрен тулыландыру....

“Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”

Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль районы  бюджет  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш  6 нчы санлы балалар бакчасы”...

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие...

Конспект : «Кышны каршылау».

Тәрбия бурычы:  көз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; ба...

Яна ел каршылау бәйрәме

Геройлар: Кыш бабай, Карсылу, Ай кызы, Төлке, Аю, Куян, Керпе, Бүре, Тиен, Яна ел.А.б.: Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген сез шушы матур итеп бизәлгән залда кызыклы тамашалар hәм ...

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...