“Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”
материал (средняя группа) на тему

Габдрашитова Диляра Ринатовна

Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль районы  бюджет  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш  6 нчы санлы балалар бакчасы”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

      

"Әтиләр сүзе-
күңелнең күзе"

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче: ГАБДРАШИТОВА ДИЛӘРӘ  РИНАТОВНА

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тәрбияче: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар  көне.

 Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора.

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз төркемнәргә  күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп,

 тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз

I өлеш.

 

Җыр: “Солдатта булган диләр”

Әти — безнең терәгебез,

Әти — безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

 

 

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, гаҗәп тә.

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти, әлбәттә 

 

Хәлне сораша

баштан сыйпый,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

 

Барыбызга да булыша.

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, энемә

Әти — иң кирәк кеше.

 

  Сезгә булган

олы хөрмәтебез

Урын алсын

йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар,

зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә

 

   Әткәй, әткәй,

синнән башка тагын

Кем бар шундый

бала бәгырьле?

Кояш сыман,

әнкәй берәү булса,

Син дә безгә

шулай кадерле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җыр.”Бравые солдаты”

Минем әти иң шәп әти

Кирәк чакта иң шат әти

70 төрле һөнәр белә

Ул зирәк, баянчы да

Җәйләрен бакчачы да

Кул эшләре остасы

Бигрәк уңган кыскасы

Ни дисәң дә дөньядагы

Иң шәп әти минеке

Мактаныйм әле мактанмыйчати

Әти бит үземнеке.

Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

 

Әниләр эштэ булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору

Бу бит-илне саклап тору!

 

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора

Син үзең дә сорап торма,

Бусы-хәрби сер!

 

Әти — безнең терәгебез,

Әти — безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы

 

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.

 

Сагынып, зарыгып,

Барыбыздан бигрәк

Әтине мин көтәм

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән

Бу дөньяда бүтән?

 

Сезгә булган олы һөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр                              

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

 

 Җыр “Шинель”

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа

 

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган

Кече абый солдат булып

Китте бу ел яз гына. 

 

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

 

Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

 

Сафка басабыз, погоннар

Тагып иңнәребезгә

Куркыныч түгел давыллар

Һәм ачы җилләр безгә

Солдатлар булып уйныйбыз

Йөрибез походларда

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда

Бабайларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар

Без аларның оныклары

Без булачак солдатлар.

 

Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” - дип

Мактыйлар бар да аны

 

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Алмадык сатып бүләкләр —

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип  санадык.

 

Тәрбияче: Кадерле кунаклар!

 Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез.

Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның

үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

 

 

 

 

УЕННАР.

 

1 бәйге. “Солдатта булган диләр”.

 

Һәр команданың капитаны үз командасын буй

озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш.

Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар.

Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.

 

2 бәйге. “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

1команда

1.       Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.

2.       Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?

3.       Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

4.       Борынгы заман сәгате (әтәч)

5.       Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

6.       Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

7.       Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

8.       Сөйләшү органы (тел)

9.       Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

10.   Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

11.   Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

12.   Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

13.   Кайда клоунны күреп була? (циркта)

14.   Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

15.   Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

2 команда

 

1.       Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.

2.       Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)

3.       Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

4.       Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)

5.       Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)

6.       Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)

7.       Самоварда бар, кешедә бар (борын)

8.       Футбол командасында ничә уенчы? (11)

9.       Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)

10.   Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый?

(Син йоклыйсыәмы)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11.   Кипкән виноград (йөзем)

12.   Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)

13.   Казан хоккей комадасы (Ак барс)

14.   Әнинең әнисе (ерак әби, әби)

 

3 бәйге. “Кем? Нәрсә?”

1.       Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)

2.       Су кайда коры була. (картада)

3.       Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)

4.       Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)

5.       Кәҗә 7 яшь тулгач ул нишли? (8нче яшькә китә)

6.       Каенда 8 алма бар иде, 5сен алып ашадылар.

Ничә алма калды? (каенда алма үсми)

7.       Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була?

(башын ишектән тыгып караса)

8.       Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка)

 

 

 

4 бәйге. “Мәкаль һәм әйтем”

1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,.. (аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара.. (йөрәккә)

4.Егет сүзе…(бер булыр)

5.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

6.Язның бер көне…(ел туйдыра)

5 бәйге. “Табышмак”

1 команда

1.Канаты бар – очмый

Аягы юк, йөрми. (балык)

2.Яз килсә, киенә, көз килсә чишенә (агач)

3.Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

4.Тышта таш була, өйгә керсә су булла (боз)

5.Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

6.Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

 

2 команда

1.Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел җылыта (кояш)

2.Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

3.Сикереп төшә, бозны тишә (тамчы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)

 

Тәрбияче: Кадерле тамашычылар, әтиләр,абыйлар безнең шушының белән сезнең өчен

әзерләгән кечкенә бәйрәм кичәбез тәмам. Сәламәт булыгыз!Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз!

 

                                                                                 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urtanchyda_23_fevral.doc68.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш  муниципаль районы  бюджет  мәктәпкәчә  белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш  6 нчы санлы балалар бакчасы”

        

Тәрбияче: ГАБДРАШИТОВА ДИЛӘРӘ  РИНАТОВНА

Тәрбияче: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге – ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар  көне.

 Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора.

Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз төркемнәргә  күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп,

 тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз

I өлеш.

Җыр: “Солдатта булган диләр”

Әти — безнең терәгебез,

Әти — безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, гаҗәп тә.

Кем дисезме, ул кеше?

Безнең әти, әлбәттә  

Хәлне сораша

баштан сыйпый,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша.

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, энемә

Әти — иң кирәк кеше.

  Сезгә булган

олы хөрмәтебез

Урын алсын

йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар,

зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә

   Әткәй, әткәй,

синнән башка тагын

Кем бар шундый

бала бәгырьле?

Кояш сыман,

әнкәй берәү булса,

Син дә безгә

шулай кадерле.

Җыр.”Бравые солдаты”

Минем әти иң шәп әти

Кирәк чакта иң шат әти

70 төрле һөнәр белә

Ул зирәк, баянчы да

Җәйләрен бакчачы да

Кул эшләре остасы

Бигрәк уңган кыскасы

Ни дисәң дә дөньядагы

Иң шәп әти минеке

Мактаныйм әле мактанмыйчати

Әти бит үземнеке.

Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен ди,

Безнең серне белмәсен, ди.

Әниләр эштэ булганда,

Берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору

Бу бит-илне саклап тору!

Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора.

Әйтмим кайсы якта тора

Син үзең дә сорап торма,

Бусы-хәрби сер!

Әти — безнең терәгебез,

Әти — безне яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы

Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.

Сагынып, зарыгып,

Барыбыздан бигрәк

Әтине мин көтәм

Ул кайтудан да зур

Шатлык бармы икән

Бу дөньяда бүтән?

Сезгә булган олы һөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Саулык – сәламәтлек, ак бәхетләр                              

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.

 Җыр “Шинель”

   

Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.  

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган

Кече абый солдат булып

Китте бу ел яз гына.  

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Сафка басабыз, погоннар

Тагып иңнәребезгә

Куркыныч түгел давыллар

Һәм ачы җилләр безгә

Солдатлар булып уйныйбыз

Йөрибез походларда

Чын сугышчылар шикелле

Ятабыз окопларда

Бабайларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар

Без аларның оныклары

Без булачак солдатлар.

Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.

Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

“Кешелекле кеше” - дип

Мактыйлар бар да аны.  

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче! 

  Алмадык сатып бүләкләр —

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип  санадык.

Тәрбияче: Кадерле кунаклар!

 Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез.

Сезгә олы хөрмәт йөзеннән балаларның

үзләре ясаган бүләкләрен кабул итеп алыгыз.

УЕННАР.

1 бәйге. “Солдатта булган диләр”.

Һәр команданың капитаны үз командасын буй

озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш.

Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар.

Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.

2 бәйге. “Тапкырлар – зирәкләр ярышы”.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

1команда

  1. Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.
  2. Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?
  3. Кайса ай календарьда юк? (күктәге)
  4. Борынгы заман сәгате (әтәч)
  5. Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)
  6. Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)
  7. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)
  8. Сөйләшү органы (тел)
  9. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)
  10. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)
  11. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)
  12. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)
  13. Кайда клоунны күреп була? (циркта)
  14. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)
  15. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

2 команда

  1. Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.
  2. Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)
  3. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)
  4. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)
  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)
  6. Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)
  7. Самоварда бар, кешедә бар (борын)
  8. Футбол командасында ничә уенчы? (11)
  9. Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)
  10. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый?

(Син йоклыйсыәмы)

  1. Кипкән виноград (йөзем)
  2. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)
  3. Казан хоккей комадасы (Ак барс)
  4. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)

3 бәйге. “Кем? Нәрсә?”

  1. Кәҗәнең башында нәрсә бар? (к хәрефе)
  2. Су кайда коры була. (картада)
  3. Казанның уртасында нәрсә бар? (з хәрефе)
  4. Ат нигә улак янына килә? (улак үзе килмәгәнгә)
  5. Кәҗә 7 яшь тулгач ул нишли? (8нче яшькә китә)
  6. Каенда 8 алма бар иде, 5сен алып ашадылар.

Ничә алма калды? (каенда алма үсми)

  1. Бүлмәдәге кешенең башы кайчан тышта була?

(башын ишектән тыгып караса)

  1. Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? (юеш агачка)

4 бәйге. “Мәкаль һәм әйтем”

1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,.. (аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара.. (йөрәккә)

4.Егет сүзе…(бер булыр)

5.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

6.Язның бер көне…(ел туйдыра)

5 бәйге. “Табышмак”

1 команда

1.Канаты бар – очмый

Аягы юк, йөрми. (балык)

2.Яз килсә, киенә, көз килсә чишенә (агач)

3.Җәен иртә уяна, кышын иртә югала (кояш)

4.Тышта таш була, өйгә керсә су булла (боз)

5.Көн йөри, төн йөри, бер атлам җир китә алмый (сәгать)

6.Өрми, нитми, беркемне дә кертми (йозак)

2 команда

1.Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел җылыта (кояш)

2.Колга башында йорты, эчендә яши җырчы (сыерчык)

3.Сикереп төшә, бозны тишә (тамчы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың (мәктәп)

Тәрбияче: Кадерле тамашычылар, әтиләр,абыйлар безнең шушының белән сезнең өчен

әзерләгән кечкенә бәйрәм кичәбез тәмам. Сәламәт булыгыз!Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз!

        

\


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа елны каршылау

Яңа ел бәйрәмен үткәрү тантанасы. Балаларда яңа ел бәйрәменә караган шигырьләр, җырлар аша бәйрәмгә карата кызыксыну уяту....