Яна ел каршылау бәйрәме
план-конспект занятия

Иванова Гульназ Рифгатовна

Геройлар: Кыш бабай, Карсылу, Ай кызы, Төлке, Аю, Куян, Керпе, Бүре, Тиен, Яна ел.

А.б.: Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген сез шушы матур итеп бизәлгән залда кызыклы тамашалар hәм хикмәтләр күрерсез. Яңа ел бәйрәмен каршыларга сезнең яраткан геройларыгыз да килер. Менә алар, каршы алыгыз. ( Балалар музыка астында залга керәләр ).

Без бүген чыршы янында әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_karshylau_b_yr_me.docx22.33 КБ

Предварительный просмотр:

Яна ел каршылау бәйрәме

Геройлар: Кыш бабай, Карсылу, Ай кызы, Төлке, Аю, Куян, Керпе, Бүре, Тиен, Яна ел.

А.б.: Хәерле көн хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген сез шушы матур итеп бизәлгән залда кызыклы тамашалар hәм хикмәтләр күрерсез. Яңа ел бәйрәмен каршыларга сезнең яраткан геройларыгыз да килер. Менә алар, каршы алыгыз. ( Балалар музыка астында залга керәләр ). 

Без бүген чыршы янында әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз

1 бала: Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын яңа ел.

2 бала: Яңа ел каршыларга

Без җыелдык бу залга,

Исәнме-саумы, яңа ел!

Хуш киләсен, уз алга!

3 бала: Исәнме, чыршы, исәнме

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

4 бала: Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә,

Бәйрәм итәргә килгән.

5 бала: Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте.

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.

Җыр “ Чыршыкай”

6 бала: Снова пахнет свежей смолкой,

Мы у елки собрались.

Нарядилась наша елка,

Игры, шутки, песни, пляски!

Там и тут мелькают маски…

Ты - медведь, а я лиса.

Вот какие чудеса!

Вместе встанем в хоровод,

Здравствуй, здравствуй, Новый год!

7 бала: Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында -

Безнең апа башмагы.

8 бала: Скоро, скоро Новый год!

Он торопится, идет!

Постучится в двери к нам:

“ Дети, здравствуйте, я к вам!”

Праздник мы встречаем,

Елку наряжаем,

Вешаем игрушки,

Шарики, хлопушки…

Скоро Дед Мороз придет,

Нам подарки принесет -

Яблоки, конфеты…

Дед Мороз, ну где ты?!

( Алып баручы каршына телеграмма килеп төшә).

Телеграмма: Кадерле минем балаларым...

Яңа ел котлы булсын

Дөньялар тыныч булсын.

Хэр бала булсын тырыш

Күңелле үтсен тормыш.

Бәйрәм белән сезне, кечкенә дусларым.

Сезнең яраткан Кыш бабагыз.

Татар биюе

А.б.: Тормышта төрле хәлләр була, хәтта әкиятләр дә тормышка аша. Балалар, бәйрәмгә әкиятнең килүен теләр идегезме?

Балалар: Телибез, телибез..

А.б.: Тавышланмыйбыз, тавышланмыйбыз. Менә сезгә әкият!!!

(Баскычтан Ай кызы төшә).

Ай кызы: Озак икән баскыч буйлап

Төшүе җиргә куктән.

( Утлары янып торган чыршыны күреп аптырап кала).

Мондый матур, зур уенчык

Күргән юк иде күптән.

Төлке: Чыршыны да танымыйсын,

Төштеңме әллә Айдан?

Аю: Бәйрәмгә киләсеңне дә

Әйтмәдең безгә алдан.

Ай кызы: Нинди чыршы, нинди бәйрәм?

Әллә ниләр сөйлисез,

Мин - Ай кызы, Күктә яшим,

Әллә шуны белмисез?

( Җәнлекләр Ай кызына сораулар бирәләр).

Куян: Күренәме Җир шарында

Төрле утлар янганы?

Керпе: Ә нигә син йолдызларны

Үзең белән алмадың?

Бүре: Телисеңме, таныштырам

Кыш бабай белән сине?

Тиен: Карсылу да озакламас,

Килеп тә җитәр инде.

Ай кызы: Ә Кыш бабай кем була ул?

Карсылу кайда яши?

Бар агач монда ялангач,

Ә чыршы нигә яшел?

Аю: Без, Ай кызы, барсын да

Кыш бабайдан сорарбыз.

Күп сөйләнсәк, Яңа елны

Каршыларга соңларбыз.

Җыр “ Елочка заблести огнями”

Карсылу: Мин бу юлы бәйрәмгә дип,

Килдем әле иртәрәк.

( Баскыны күреп туктап кала).

Бәй, болар әллә күк йөзен

Алган инде киртәләп?

Аю: Бездә бүген кунак бит

Ай кызы күктән төште.

Ай кызы Карсылуга дәшә:

Кайда әле сине күрдем,

Тавышын таныш төсле.

Карсылу: Синең белән әкияттә

Очраштык без, Ай кызы.

( Як - ягына карап ала)

Яна ел да якынлаша,

Кыш бабаем кайда соң?

Куян: Тышта буран, адашкандыр,

Ярдәм итик соңласа.

Аю: Син , Ай кызы, мен баскычка,

Юлны яктырт, булмаса.

А.б.: Ә хәзер, аю дуслар кар көртен таптап биеп юл салсыннар әле.

Бию “ Аюлар”

А.б.: Балалар, Кыш бабаебыз hаман күренми. Әйдәгез, әле үзен чакырыйк.

Кыш бабай: Ярый әле яктырттыгыз,

Адаштым озын юлда.

Озакламый монда булыр

Без көткән Яңа ел да.

Төлке: Миңа дигән бүләкләрең

Капчыктамы, Кыш бабай?

Кыш бабай: Җырлап күрсәт әле башта,

Көлтә койрык, син, давай.

Төлке: Әйдәгез, дусларым бергәләп җырлыйк.

Җыр: “ Кыш бабай белән күмәк җыр”

Кыш бабай Ай кызының иңенә ак мамык шәл сала:

Бездә, кызым, кышлар салкын,

Мамык шәл - миннән бүләк.

Ай кызы: Болай булгач, биеп алам,

Сез дә төшегез күмәк.

Бию “ Кар бөртекләре”

Кыш бабай: Я, дусларым, кем күрсәтер

Сүз осталыгын миңа?

Аю: Керпе матур шигырь белә,

Сөйләсен әле сиңа.

Керпе: Күрегезче, бу чыршыны,

Чыршының да чып - чыны.

Нинди тигез, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

9 бала: Кыш бабай, кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал - мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

10 бала: Мияу - мияу ачыгыз!

Ишек артында мәче,

Тизрәк өйгә кермәкче,

Мияу - мияу, ачыгыз!

Өйдә кем бар, кайсыгыз?

Тышта суык, кар, буран,

Дер - дер киләмен, туңам.

Ачкычларны боргалап,

Мин ишекне ачуга,

мәчебез менеп китте

Җып - җылы мич башына.

11 бала: Дед мороз прислал нам елку

Огоньки на ней зажег.

И блестят на ней иголки

А на веточках - снежок.

Җырлы - бию “Ой, Мороз”

12 бала: Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

13 бала: Уйнаклашып кар ява

Иртән торсам, хәйран калдым

Тышта сап - салкын hава,

Тамчы - тамчы яңгыр белән

Уйнаклашып кар ява.

Кайчагында кар бөртеге

Килеп куна тамчыга,

Тамчы, явыз, аны йота -

Кардан калмый тамчы да.

14 бала: Безгә Кыш бабай килгән,

Яна ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Буләкләр салып килгән.

Көттек сине, сагынып,

Исән - саумы, Кыш бабай,

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш бабай.

Уен “Кыш бабай бияләе”

15 бала: Куянның койрыгы ни өчен кыска?

Куян малае әнкәсен

Тыңламый, чыгып китә.

Җәй буе өенә кайтмый, сахрада гулять итә.

Салкын көз hәм кыш көнендә

Өшегә, ди ирен.

Койрыгы да өшеп төшкән,

Тыңлаусыз җан киренең.

16 бала: Китек ирен, кыска койрык

Куянда шуннан калган...

Әткәң, әнкәң сүзен тыңла,

Бәхетле бул син балам!

17 бала: Кар җыры

Ак юргандай каплап алдым

Болыннарны, кырларны.

Өй түбәсендә дә яттым

Тыңлап җилнең җырларын.

Март, апрельдә түбәләрдән

Тып - тып тамчылыйм, тамам.

Язны мактап җырлый - җырлый

Гөрләвек  булып агам.

18 бала: Куян бүләк өләшә

Озын колак тактым да,

Ак тунымны яптым да,

Бик күп бүләкләр алып,

Сезнең янга чаптым да.

Әйтеп изге теләкне,

тапшырам мин бүләкне.

Менә сезгә зур кишер!

Хәммәгезгә килешер.

Теләк көтәсез, беләм,

Сезне Яңа ел белән!

Яңа ел белән!

Ай кызы гаҗәпләнеп:

Вәт шәп бәйрәм - чын могҗиза

Менә ул нинди икән?!

Толке сәгать сукканны ишетеп:

Шауламагыз, кемдер килде,

Яңа ел түгел микән?

Ай кызы: Яңа ел да безгә хәзер

Таратамы бүләкләр?

Кыш бабай: Берәмләп тә тугел хәтта,

Тарата ул көрәкләп.

Кемгэ бэхет, кемгә шатлык,

Сәламәтлек, уңышлар,

Яшәү дәрте, озын гомер,

Тигез, тыныч тормышлар...

Яңа ел: Сөенеч hәм зур куаныч

Алып килсен иртәләр.

Яшь дусларым, юлыгызда

Очрамасын киртәләр.

Килде безгә яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

Җыр “ Кыш көне”

Кыш бабай, Карсылу саубуллашып чыгып китәләр. Кичә тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль "Кунакны каршылау"

Балаларны халкыбызның кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен тәрбиялә...

Нэурузбикэне каршылау.

Балаларны бэйрэмнэр белэн таныштырып бару, белемнэрен тулыландыру....

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие

Бөтендөнья татар конгрессын каршылау сценарие...

Конспект : «Кышны каршылау».

Тәрбия бурычы:  көз турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; ба...

Яңа елны каршылау

Яңа ел бәйрәмен үткәрү тантанасы. Балаларда яңа ел бәйрәменә караган шигырьләр, җырлар аша бәйрәмгә карата кызыксыну уяту....

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...