Сценарий-Мәктәпкә озату кичәсе
материал по музыке (подготовительная группа) по теме

Мәктәпкә әзерлек төркемендэ- балаларны мәктәпкә озату,бакча белән хушлашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sau_bul_bakcham.docx24.61 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сау  бул  бакчам!

Салмак  көйгә  балалар  биеп  керәләр.

ҖЫР:  ТУГАН  ТЕЛ.

1.Бу  нинди көй,нинди  моң  агыла,

   Нинди  бәйрәм,нинди  кичә  бу?

   Моңлы  бу  көй – саубуллашу  көе,

   Аерылышу  көе  икән  бу?

Тәрбияче.

                  Аерылышу  көе,тик   шатлыклы  көй  бу,

                  Сабыйларыбыз  усеп  җиткән  бит.

                  Усеп,ныгып,белем  дөньясына   карап,

                   Канатларын  кага  икән  бит.

2.  Саубуллашыр  чак  та  килеп  җиткән,

    Сизмәгәнбез  вакыт  уткәнен.

    Сизмәгәнбез  айлар,еллар  белән

    Матур  балачакның   уткәнен.

     ҖЫР:ХУШЛАШАБЫЗ   БАКЧА   БЕЛӘН  !

Олы  бәйрәм  буген  бездә

Зурлар   инде  кубебез

Бакча  белән  хушлашабыз

Буген  соңгы  көнебез.

Бик  елыйсы  килә  минем

Инде  нихәл  итәсе

Бакчадан  дуслар  янынан

Бер  дә  килми  китәсе.

Гел  карап  торырмын  инде

Шушы  бакча  янына

Нигә  укытмыйлар  икән

Шушы  бакчада  гына.

Тәрбияче.Безнең  арада  әле  мәктәпкә  китми  торган  2  нче  кечкенәләр  төркеменә  суз  бирәбез.

3.

             Бик  мәктәпкә  барыр  идем

              Бернигә  дә  карамый

              Тәрбияче  апа  әйтә

             Әле  пока  ярамый.

4.

             Бик  куңелсез  бакчабыз

             Тик  сез  генә  китәсез

            Узебезнең  кучтәнәчне

             Биеп  буләк  итәбез.

Чебиләр  бию.

Тәрбияче.Ә  хәзер  сузне  уртанчылар  төркеменә  бирәбез.

5.

    Бакчаларда  шомырт,сирень,

     Купме  чәчәкләрнең  төрләре,

     Сезне  көтә  изге  юллар,

     Көтә,дуслар,мәктәп  юллары.

6.

     Мәктәпкә  баргач  дуслар,

     Бик  тырышып  укыгыз,

    Яңа  дуслар  сез  табыгыз,

    Яманнан  сак  булыгыз.

Тәрбияче.Ә   хәзер    без  зур  егет  кызларыбызны  сынап  карыйк  әле. Без аларга “ кем   тизрәк” дигән уен уйнатабыз. ( Төрле геометрик фигуралардан йортлар төзү)

7.

Бакча белән хушлашабыз

Җиде яшьтулды безгә

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

8.

Без әле бик нәни идек.

Инде үстек , зур булдык.

Сезнең күзләрдә чагылган

Якты булдык, нур булдык.

9.

Бер  биеп алыйк эле апаларны зурлап,

Бу бию булсын бездэн истэлек,

Кое, калсын йорэклэргэ  утеп

 Гомер буйларына житэрлек.

Бию. Чабата.

Жырлы биюле уеннар

“ Дустына баш и син”

“ Кайда безнен кулларыбыз”

( Белмэмеш керэ)

Б-ш.: Ах, кешелэр монда ничек куп икэн. Сезнен нинди бэйрэм сон монда?

А.б. Хормэтле , белмэмеш! Безнен балаларыбызны мэктэпкэ озату кичэсе бу.

Белмэмеш: Бэйрэм- ул яхшы нэрсэ, бик яхшы! Алай булгач, булэклэр дэ булачак. Мин торле- торле,  тэмле- тэмле конфитлар ашарга хэм торле- торле этлеклэр эшлэргэ яратам.

А.б. Син нэрсэ инде, Белмэмеш ,нинди явызлыклар турында сойлисен, син менэ балаларны бэйрэм белэн котла  эле

Б-ш.    Эйе, мин котлыйм сезне

            Хэм булэклэр олэшэм.

            Шундый акыллы балаларга

             Бер нэрсэ дэ  жәл тугел.

              Менә сезгә рогатка

               Кошларны куркытырсыз

        Ә менә  пистолет белән

            Дусларны оркетерсез.

Ә менә бу кнопканы

Нәрсәгә ул дисезме?

Урындыкка куярга

Дустынны сикертергә.

Тэрэзэне ватар очен

Кирәк ч таякя таш

Минем буләкләрем шулар

Алар ошар сезгә шәт.

А. б. Ой, ой, ой...Нэрсэ сойли ул? Балалар, сезгә андый бүләкләр кирәкме сон?

Балалар: Юк!

Б-Ш. Ярар,  андый буләкләр кирәк булмаса бирмим. Коры калырсыз

Балалар: Син безгә упкәләмә. Ул эйберлэр безгә  мэктэптэ кирэк  булмаячаклар.

А.б. Аларга сумка,  ручка,  карандашх.б. кирәк. Менэ, Белмэмеш, син карап тор. Балалар хэзер сумка тутырып курсэтерлэр.

                    Сумка тутыру.

( Б-ш  аларны борчый).

А.б. Менэ балалар мэктэптэ узләренә кирәк эйберләрне сайлап алдылар.

Б-ш: Нэрсэ сонул, мэктэп тэ мэктэп имеш. Анда нишлилэр сон? Дэрес, дэрес, дэрестэ  дэрес, анда кунелсез. Кем уйлап тапты икэн шул мэктэп дигәннәрен. Э ботенләй мэктэплэр булмаса нэрсэ булган блыр икән э? Кызык бит бу.

БАЛАЛАР ҖАВАБЫ.

Б-Ш. Менэ уйлап, уйлап тордым да мин, мэктэп ачарга булдым. Ул” Начар гадэтлэр”  мәктәбе булачак. Уку бушка, экзаменнар булмаячак. Кем язылырга тели? Рәхим итегез!

А.б. : Анда нинди фәннәргә өйрәтәләр соң?

Б-ш. Мин сезне скамейкаларны клей  белән буярга,  үзара талашырга,  сугышырга, үзеңнең гәебеңне икенче кешегә сылтарга,  әләкләргә һ-б.  Шундый әйберләргә өйрәтермен.

А.б. : Балалар! Сез шундый мәктәпкә язылырга телисезме? ( Юк) . Ишетәсеңме, алар риза түгел. Алар инде,  районыбыз күләмендә яхшы исемлектәге мэктәпкә барырга язылдылар. Анда аларны бары тик   яхшылыкка гына ойрәтәчәкләр. Бу балалар бик тырышып мәктәпкә барырга әзерләнделәр.

10.

Телибез хәреф танырга

Алфавитны ятларга

Хәрефне хәрефкә ялгап,

Сүзләр тезеп язарга.

11.

Санарга да ойрәнербез

Тапкырларга ,бүләргә,

Исәпли белер өчен бит,

Кирәк саный беләргә.

12.

Бик күп китаплар укырбыз,

Күп нәрсәләр белербез.

Үскәч кирәк хөнәрләрен

Серен үзләштерербез.

13.

Ә хәзергә без боларны

Белмибез шул, әлбәттә,

Боларның бөтенесенә

Өйрәтәләр мәктәп.

Җыр- “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

  1. Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә,

 Ойрәтәләр  мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга , бүләргә,

Нәниләрне сөяргә,

Ойрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

  1. Бишкә бишне кушарга,

Иҗектән сүз ясарга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны,

Ойрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Уен- “ Санлы кубик”.

Б-ш. Әйдәгез , шушы  кубикны атып,  уйнап карыйк. Бу уенда мин сезне барыбер җиңәм.  ( Ул кубикны ата,  сорауга җавап бирә алмый,  Балалар чиратлашып, аталар һәм сорауларга җавап бирәләр. )

  1. Балалар, кайсы айда мәктәпкә баралар? ( сентябрь)
  2. Бер атнада ничә көн? ( 7 көн).
  3. Дәресләр арасында ял? ( тэнэфес).
  4. Кеше ясаган кош оясы? ( сыерчык оясы).
  5. 10 күбрәкме, 15 ме? (15).
  6. Өч почмагы булган геометрик фигура? ( өчпочмак).
  7. Укучылар ярата торган билге? ( 5).
  8. Елның эссе вакыты?( җәй).
  9. Мәктәптә укучы кеше? (укучы).

А.б. : Менә күрәсеңме? Белмәмеш, безнең балаларыбыз үзләре җитезләр, тапкырлар, белемлеләр дә. Никадәр очко җыйдылар.

Б-ш. Үзләрегезнең белемнәрегез үзегезгә булсын. Мин шуклыклар эшләмәсәм яши дэ алмыйм. Мин икенче балалар бакчасына барыйм эле. Анда да бәйрәм итеп яталардыр.( китә).

ҖЫР:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

мәктәпкә озату кичәсенә сценарий

мәктәпкә озату кичәсенә тамаша, шигырьләр......

Боз озату

Интегрированная деятельность татарского национального праздника...

“Боз озату” бәйрәме

Татар авылларында элек-электән елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәм төсмере алган. Елгада боз кузгалганны карарага яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар гына түгел, хәтта әби-бабайлар да җыелган. Боз кузг...

"Кошларны озату" бәйрәм иртәсе

Күчмә кошларны җылы якка озату бәйрәм кичәсе...

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...