“Боз озату” бәйрәме
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Гаффарова Ильхамия Фазыловна

Татар авылларында элек-электән елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәм төсмере алган. Елгада боз кузгалганны карарага яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар гына түгел, хәтта әби-бабайлар да җыелган. Боз кузгалган көнне елга буе бәйрәм төсен хәтерләткән. Анда яшьләр төрле уеннар уйнаган, гармунга кушылып җырлаган, биегән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boz_ozatu.docx29.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татар авылларында элек-электән елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәм төсмере алган. Елгада боз кузгалганны карарага яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар гына түгел, хәтта әби-бабайлар да җыелган. Боз кузгалган көнне елга буе бәйрәм төсен хәтерләткән. Анда яшьләр төрле уеннар уйнаган, гармунга кушылып җырлаган, биегән.

“Боз озату” бәйрәме

Балалар бакчаларында мәктәпкәчә әзерлек төркемендә үткәрелгән чара

Зал авыл урамы итеп әзерләнгән.  Өй каршына эскәмия  куелган.  Янәшәсендә эт оясы, бер читтә кое бурасы күренеп тора. Авыл читендә зәңгәр тукыма-полотнодан елга ясалган. Аның өстендә пенопластан  бозлар тезелгән.

Каршы  өйдән егет (бала) чыга һәм күршесенең тәрәзәсен шакый.

1 Бала.Хәзер чыгам, ни булды? (чыгып, капка төбенә утыра)

2 бала. Бүген Фазыл абыйлар күрше авылга утырмага китәләр. Аларның өйләрендә   кич утыру була торгандыр инде. Егетләрне җыеп барабызмы?

1 бала. Ярар, син Равилне чакыр, гармунын ала килсен.

Алар шулай сөйләшеп утырганда ашыгып кына тагын бер егет керә.

3 Бала.Егетләр, елгада боз кузгала! Әйдәгез боз озатырга, су буена.Мин хәзер Югары очка барып, хәбәр салып киләм. Син, Наил, Түбән очка чап.  Боз киткәнен күрми калмасыннар.

Егетләр, кызлар әзерләнеп чыкканчы, бер бала яз турында шигырь cөйли тора. Шул арада  өйләр читкәрәк этеп куела, берничә агач куеп су буе ясала, скамейкалар әзерләнә.

Яз килә (М.Мазунов)

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

 

Әйтегезче,кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

 

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Салмак татар көенә залга икешәрләп, өчәрләп кызлар, егетләр су буена җыела.

Егет. Кызлар, егетләр, карагыз, карагыз. Елгадан боз кузгалды бит. Бу хәлгә ничек сөенмисең инде.

Егет. Шул бозлар белән төрле авырулар, күңелсез вакыйгалар да агып китсен.

Кыз. Егетләр,  исегездәме, узган ел боз өстенә учак ягып  җибәргән идек. Быел да шулай эшлик әле.

Егет. Әнә, бакча башында Назыйм абыйларның кыштан калган саламнары бар, хәзер мин бик тиз генә бер кочак салам алып киләм.

Ул алып килгән саламны учакка куеп ягып җибәрәләр (мин кесә батареясеннан эшли торган кызыл лампочка куйдым.)

Гармунчы егет гармун уйный,  татарча бию бииләр.

Кыз. Дуслар,  әйдәгез кара-каршы басыгыз,  “Наза уенын уйнап алабыз. Гармунчыбызның да бармаклары аргандыр ял итсен.

Җырлы – биюле  уен «Наза»

Балалар парлашып, тезелеп басалар.  Ялгыз калган бала уенчыларның каршына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аяк-кулларын хәрәкәтләндерәләр.

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән.

«Наза» дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

Наза, Наза,

Наза – матур кыз бала.

Наза – тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымтаны җырлаганда,  ялгыз калган бала парлар уртасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм аның белән артка барып баса. Үзе генә калган бала аның урынына алга чыга һәм уен шулай дәвам итә.  Һәр уенчыга яңа такмак җырланыла.

“Наза” уйнаган вакытта гармун тавышы ишетелә. Балалар туктап калалар Залга берничә егет җырлап керә. Берсендә гармун, икенчесенең иңенә кулъяулыклар асылган.

 Ике егет китә армиягә (И. Юзеев)

Язгы ташуларда
Аккан бозга басып,
Икәү килә елга буйлатып;
Берсе җырлый шашып,
Икенчесе гармун уйнатып,
Саубулыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар,
Таң атканда инде булмабыз;
Сагынсагыз әгәр
Без кайтканга кадәр,
Шушы көйне отып җырлагыз.

Бозлар ага, бозлар,
Күрәсезме, кызлар,
Без китәбез инде, соң булыр…
Язгы җилләр исәр,
Исегезгә төшәр,
Бездән сезгә сәләм шул булыр.

(Кызлар  армиягә китәсе егетнең иңнәренә куляулыклар асалар, аның исән сау-әйләнеп кайтуын телиләр).

Егет. Кызлар, егетләр, уенны дәвам итик.

Алдагы уен “Бас, әле станокка”

Син мени килдеңмени (2)

Зәйтүн гөле өч тармаклы,

Аның берсе синмени (2)

Бас әле станокка

Аяклар талмасын

Үзем такмак әйтеп торам

Күңелләрең калмасын (2)

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җыр күңелләрне ача.
Җыр күңелләрне ача ул
Кайгыларны баса ул.

Бас әле станокка,
Ыстаннары, ыстанда.
Сезнең өчен генә яшим (2),
Ямьле  Татарстанда).

Шул вакыт таягына таянган бабай керә

- Балалар, бүгенә җитеп торыр, озак күңел ачтыгыз, барыгыз өйләрегезгә кайтыгыз инде. Сез җырлаганны тыңлап, без йоклый алмый ятабыз. Үзебезнең боз озаткан чаклар искә төшә.

1 кыз. Бабай, сез боз озатканда нинди уеннар уйный идегез ул? Исегезгә төшереп берәрсен безгә өйрәтегез әле.

Бабай. Без, кызлар-егетләр, болай эшли идек. Күрәсезме, әнә, теге бер читтәрәк үскән ак каенны. Без егетләр, кызларны шунда кадәр куышлы уйный идек. Әгәр егет тота алмаса, егеткә җәза, кыз тоттырса, кызга җәза бирешле иде. Басыгыз парлашып, шул уенны уйнап калабыз.

“Куышлы” уенын уйнау.

Кыз.  Марат Алсуны куып тота алмады. Аңа нинди җәза бирәбез?

Егетләр-кызлар. Берәр тизәйткеч әйтсен.

Сыерчык, сыерчык,

Нинди матур сызгырчык!

Егетләр-кызлар. Әйдә тагын уйныйбыз. Бу юлы кемнәр йөгерә?

  • Булат белән Айгөл!

(уен шулай берничә мәртәбә уйнала)

1 егет. Булат Айгөлне куып тотты. Шуңа Айгөлгә  җәза бирәбез. Ул безгә яз турында табышмак әйтсен

Айгөл.  Ак юрганымны алып куйдым,

           Яшел юрганымны җәеп куйдым.

Бабай. Ә сез беләсезме, елгалар боздан ачылганда халык сынамышлары да бар. Шуларны да истә тотыгыз яме. Аларның сезгә уирәге чыгар.

  • Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
  • Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
  • Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
  • Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
  • Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

Бабай. Егетләр-кызлар мин әбиегез янына киттем инде. Әле көннәр дә ныклап җылытмады. Сау булыгыз, сез дә озак тормагыз.

1 кыз. Ярар, бабай, сау булыгыз. Кызлар – егетләр, әйдәгез тагын бер генә уен уйнап алабыз да, аннан таралышырбыз да. Караңгы да төшә башлады.

1 егет. Әйдәгез, уйнап алабыз! Мин үзем берәр җырлы-биюле уенга бик теләп кушылыр идем.

“Уфа-Чиләбе, “Шома бас” уеннарының берсен уйнап алу

1 кыз. Карагыз әле, уен-көлке, җыр-бию белән онытып җибәргәнбез. Без бит боз озатырга төшкән идек.

Бабай. Балалар, без боз озатканда   елгага теләкләр әйтеп, төенчеккә салган акча, кулъяулыклар һәм бөртекләр агыза идек. Сез дә бу элекке йоланы онытмагыз.

Җыелган яшьләр вак акчаларын елгага агызалар, теләкләр телиләр.

  • Еллар тыныч килсен, басуларда уңыш мул булсын, начар чирләр, авыр борчу-кайгылар килмәсен!

Бәйрәм күмәк җыр белән тәмамлана

“Сәяхәтче җыры” (Г. Зәйнәшева)

Таныш түгел юллар буйлап
Мин озак йөрдем.
Туган ягым күренерме дип,
Тауларга мендем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тау башында бакча булып,
Төшемә кердең.

Туган яктан ерак китеп,
Диңгезләр кичтем.
Сагыш дигән тирән күлнең
Суларын эчтем.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Тальян гармун моңы булып,
Җырыма күчтең.

Туган яктан еракта да
Дуслар очраттым.
Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә кайттым.
И гүзәл туган ягым,
И ямьле туган ягым,
Бәхетемне читтә түгел,
Мин синдә таптым!..


Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре,

64нче балалар бакчасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий-Мәктәпкә озату кичәсе

Мәктәпкә әзерлек төркемендэ- балаларны мәктәпкә озату,бакча белән хушлашу....

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

мәктәпкә озату кичәсенә сценарий

мәктәпкә озату кичәсенә тамаша, шигырьләр......

Боз озату

Интегрированная деятельность татарского национального праздника...

"Кошларны озату" бәйрәм иртәсе

Күчмә кошларны җылы якка озату бәйрәм кичәсе...

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...