мәктәпкә озату кичәсенә сценарий
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

мәктәпкә озату кичәсенә тамаша, шигырьләр...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozatu_byrme_2.docx26.12 КБ

Предварительный просмотр:

1 а.б: Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте.

2 а.б: Шуклыклары белән сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән безне сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыелдылар.

1а.б: Бүген барыбызга да бик моңсу. Чөнки безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иткән, бәйрәмдә дә, эштә дә безнең ярдәмчеләребез булган балалар бүген бакчабызда соңгы бәйрәмнәренә җыелдылар.

2 а.б: Ә шулай да бүген безнең күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза- саулар. Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм-биим диеп тыпырдап торган, күзләре белән күп беләсе килү теләгеннән  янып торган балаларны без ныклы белем алырга, укырга-язырга өйрәнергә бик сөенеп мәктәпкә озатабыз.

1 а.б: Без сөйләштек тә бу бәйрәмне “Йолдызлар фабрикасы” дип атарга булдык. Ни өчен дисезме? Аның сәбәпләре күп:

  • Беренчедән: Безнең балалар бакчасының исеме “Йолдыз балалар бакчасы”
  • Икенчедән: Йолдызның 5 почмагы бар, безнең бакчада да 5 төркем бар;
  • Өченчедән: безнең балалар да бу бакчага нәкъ менә 5 ел йөрделәр,
  • Дүртенчедән: без балаларыбызны нәкъ 5 бармак кебек барысының да холкын, характерын беләбез;
  • Бишенчедән: безнең балаларыбыз мәктәпкә чыккач гел 5 ле билгесенә генә укырглар дип өметләнәбез.

2 алып баручы: Ничек уйлыйсыз әниләр, без исемне дөрес кушканбызмы? Алай булгач залга шушы “Йолдызлар фабрикасында” тәрбияләнүче моңсу да, шатлыклы да кәеф белән , сезнең хөрмәткә лаек булган шушы кечкенә йолдызчыкларыбызны чакырабыз. Балаларга бүген бигрәк тә моңсу, чөнки алар үзләренең дусларыннан, яраткан уенчыкларыннан аерылып мәктәпкә чыгып китәләр. Әйдәгез алкышлар белән каршы алыйк, рәхим итегез балалар!

( музыка астында балалар берәмләп кереп үз исем, фамилиясен әйтеп кереп баса)

  1. Гади бәйрәм түгел бүген, Ул гомергә бер килә.
  2. Бүген менә бакчабызга дуслар, туганнар килә.
  3. Бакчада без өйрәндек, бик күп төрле һөнәргә
  4. Матур рәсемнәр ясарга, җырларга һәм биергә.
  5. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, тәрбияче апалар.
  6. Бездән соң да шаулап торсын, гөрләп торсын бакчалар.
  7. Күңелләрдән һич тә китмәс, биргән сабакларыгыз
  8. Һәр көн саен ныгый барыр, очар канатларыбыз.
  9. Көйсезләнсәк, елаксак та, сез гел сабыр булдыгыз.
  10. Безнең баштан сыйпап торды, сезнең йомшак кулыгыз.
  11. Тик сез берүк, без китә дип, ямансулап калмагыз
  12. Без бит хәзер зурлар булдык, без мәктәпкә барабыз
  13. Әйе, безне мәктәп көтә, кыңгыраулы зур мәктәп.
  14. Ә бу юлга безне сез бит, чыгардыгыз җитәкләп.
  15. Анда да без сынатмабыз, менә күрерсез әле
  16. Болар безнең бакчаныкы, диеп йөрерсез әле.
  17. Бу сөекле бакчабызны беркайчан онытмабыз.
  18. Барлык дусларыбыз белән, без бүген хушлашабыз.
  19. Тик нишлисең яшең тулгач, тормыш бит шулай куша
  20. Балачакның бер баскычы мәктәп белән тоташа.

Җыр: “Хушлашабыз бакча белән”

Алып баручы:  Бездән һәр елны менә шундый  матур кызлар, батыр уллар мәктәпкә чыгалар, ләкин бер чыгарылыш та бер-берсенә ошаган булмый. Чөнки анда төрле-төрле балалар чыга. Аларның һәрберсенең үзенә хас булган үзенчәлекләре була. Бакчага киләгәндә әле сез кечкенә генә идегез, күбегез сөйләшә дә белми, кашык тотып ашый да белми иде.

Алып баручы:Ә менә сез бүген нинди матурлар, зур үскән балалар булдыгыз. Бик күп төрле һәнәрләр өйрәндегез.

Бию: “Вальс”

(Яңа татарин малае керә)

Яңа татарин: Әстәгафирулла! Сез кем? Нишләп утырасыз монда? (балалардан, әти-әниләрдән сорый)

А.б: Без “Йолдызлар фабрикасын” тәмамлаучыларны мәктәпкә озатабыз.

Тукта әле, тукта, ә син үзең кем буласың соң әле?

Яңа татарин: (күкрәген киереп) Хә, минме, мин, новый татарин малае.

А.б: Кем дисең? Новый татарин дисеңме?

Яңа татарин: А шо, ошамаган мени?

А.б: Юк ошамаган.

Яңа татарин: Ничек инде ошамаган? Яхшылап посмотрите, карагыз дим мин сезгә: чибәр, матур һәм крутой!!! Сез мәктәпкә барабыз дисез дә, ә сез берәр нәрсә беләсезме соң? Нәрсә соң ул мәктәп?

Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Яңа татарин: Аңладым, аңладым!

Алып баручы: Син Новый татарин, син үзеңне бик крутой дисең инде, ә белемең ничек соң синең, тикшереп карыйк әле.

Сораулар укыла (икенче биттә)

А.б: Менә күрдеңме инде Новый татарин сиңа әле бик күп өйрәнергә кирәк, мәктәпкә барып укырга кирәк. Менә безнең балалар хәзер мәктәпкә бару өчен ниләр кирәклеген сиңа “Сумка тутыр”  уенында күрсәтерләр. Син карап тор.

Яңа татарин: Хи, минем өчен сумканы апа син тутырысың, менә сиңа долларлар.(чыгып китә)

А.б: Ай-яй бик тә крутой булды шул бу. Әйдәгез әле балалар уен уйнап албыз. “Кайсы команда беренче мәктәпкә сумканы дөрес итеп тутырыр икән?

1 а.б: Әни, әнкәй, син бит минем берәү

Йөрәгемнең иң-иң түрендә

Күңел җылың, якты йөзең белән

Маягым бул гомер-гомергә.

2 а.б: Әйе, әниләр безнең җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Әнигә әйтер сүз һәрчак табыла, һәрчак йөрәк түрендә яши. Безнең балаларның да әниләренә әйтер сүзләре бар.

  • Әнием, мин сине бик-бик яратам
  • Әти дә, әни дә булганың өчен рәхмәт сиңа әнием.
  • Мине шулай яратканың өчен рәхмәт әнием.
  • Шушы бакчага йөрткәнең өчен рәхмәт әнием
  • Мине иркәләп назлаганың өчен өчен рәхмәт әнием
  • Минем өчен йокысыз төннәреңне кызганмадың әнием
  • Матур киендергәнең өчен өчен рәхмәт әнием
  • Чәчләремне матур итеп йөрткәнең өчен рәхмәт әнием
  • Яхшы теләкләр теләгәнең өчен рәхмәт әнием
  • Акыллы бул дидең әнием
  • Зирәк булып үс диясеең әнием
  • Кошчыгым диясең әнием
  • Апаларыңны тыңла диясең әнием
  • Җил яңгырдан саклаганың өчен рәхмәт әнием
  • Миңа дуслар табырга булышканың өчен рәхмәт әнием
  • Матур уенчыклар алган өчен рәхмәт әнием
  • Җылы карашың өчен рәхмәт әнием
  • Таләпчән булганың өчен рәхмәт әнием
  • Йомшак кулларың өчен рәхмәт әнием
  • Тәмле ашлар пешергәнең өчен рәхмәт әнием

Барсы бергә : Мең-мең рәхмәт сезгә әниләр!

Җыр: “Рәхмәт әнием”

Алып баручы: Ә  хәзер без сүзне балаларга бирәбез. Аларның шушы бакчада эшләүче апаларга әйтәсе сүзләре бар.

1. Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Хәерле юл телиләр

Тәрбияче апалар.

Изге теләкләрен теләп,

Олы юлга озаталар.

 2. Ничек кенә мактасак та

Аз кебек сүзләребез.

Рузалия, Рәйсә, Дәлия

Апалар,

Сездән башка нишләрбез?

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк жылыгызны.

Сезнен кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

 3. Дөрес сөйләм серләрен

Өйрәттегез сез безгә.

Бакчада эшләүче апалар

Рәхмәтебез зур сезгә.

 4. Музыка залында

Жыр-биюгә өйрәндек.

Айдар абый

Без сезне бик яраттык.

 5. Рус телендә сөйләшергә

Өйрәтте Ләйсән апа

 Физкультура апалары

Ләйсән һәм Резеда

Истә калыр һәммәсе.

 6. Чиста урын-жирләр өчен,

Матур костюмнар өчен,

Рәйлә апага

Рәхмәт әйтәбез тагын.

 7. Өстәлебез һәрвакытта

Тәмле аштан мул иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз тук иде.

Фәнисә, Җәвәйрә һәм Ләйлә

Апаларга рәхмәтебез зур безнең.

 8. Уколлар кадасагыз да,

Сез безгә шундый якын.

Шәфкәт туташы Гүзәл апа

Рәхмәт әйтәбез тагын.

 9. Эшләрендә ялгышмыйча

Исәп-хисап ясаучы

Фиразия, Рүзилә, Альбина апаларга

Рәхмәтнең иң зурысы.

 10. Гөлшат  апа киңәш биреп

Һәрвакытта юатты.

Сез мәктәпкә әзер дигәч,

Күңелләр тынычланды.

 12. Фәрсия апага да

Уңыш теләп калабыз.

Һаман шулай чәчәк атып

Гөрләп торсын бакчабыз.

 13.Бик зур рәхмәт

Барыгызга

Яшегезгә, олыгызга!

Тирән хөрмәт һәммәгезгә

Бергә: Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә.

14. Бик мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый

Тәрбияче апа әйтү

Әле пока ярамый.

15. Бакчаларда шомырт, сирень

Күпме чәчәкләр төрләре

Сезне көтә изге юллар

Көтә дуслар, мәктәп юллары.

16. Мәктәпкә баргач дуслар

Бик тырышып укыгыз

Яңа дуслар сез табыгыз

Безне дә онытмагыз.

17. Без бакчага килгән көнне

Бик-бик бәләкәй идек

Еладык ул көнне, күрсәтеп ишеккә

Әннә, кил, тизрәк диеп

18. Ятсындык, ят иттек, ул көнне апаны

Ике өч көн үтүгә, аңладык хатаны

Апабыз әнидәй бик яхшы икән бит

Без аның кулында сизмәдек әнинең киткәнен.

19. Апалар әнидәй

Еласак- юатты,

Боексак уйнатты

Ачыксак –ашатты

Арысак- йоклатты

Үз улы, үз кызы шикелле

Ул сөйде аркмнан

Сыйпады чәчемнән, яратты.

  1. Мин бакчада калам әле

Мәктәпкә яшем җитми

       Бакчада да бик рәхәт

Калуга исем китми

21.Калып торам әле мин

Бер генә елга тагын

Күп өйрәнү, үсү кирәк

Уйлыйм әле шул ягын.

Җыр: Хуш сөекле бакчабыз”

Балалар әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

 (Петрушка чемоданын сөйрәп  керә)

А.б: Нишләп йөрисең Петрушка? Кая барасың?

Петрушка: - Йолдызлар фабрикасына килдем, мине дә аласызмы?

А.б: Йолдызлар фабрикасына бары тик сәләтле балалар гына алына бит Петрушка. Синең берәр һөнәрең бармы соң?

Петрушка: мин җырлыйм да, биим дә. Менә һәрвакытта да   планшетымны үзем белән йөртәм (чемоданнан магнитофон чыгара)

А.б: Бу бит    планшет түгел, ә нәрсә балалар? (магнитофон)

Петрушка: И миңа айпад ни, айфон ни, планшет ни, барсы да бер, тик күңелле музыка гына уйнасын. Кушыгыз әле музыканы, әйдәгез бергәләп биибез.

Бию: “Арам-зам-зам.”

А.б: Булдырдың Петрушка. Балалар алабызмы Петрушканы Йолдызлар фабрикасына? Бар Петрушка урнаша тор.

А.б:  Без биш ел вакыт эчендә  бер-берегезне турында беләсез микән? Бу шигырь турыда.

Шигырь уку.

(икенче биттә)

Алып баручы: Сәгать суга, хушлашыр вакыт та килеп җитте. Бу 5 ел эчендә булган күңелле мизгелләр һәрвакытта да безнең исебездә булыр.

Алып баручы: Без сезне бик-бик яраттык балалар. Әгәр сезне ачуланган чакларыбыз булган икән, бу бары тик яратып кына.

Җыр: “Сау бул бакчабыз”

Бию: “Саубуллашу вальcы”.

Кадерле балалар! Сезне матур бәйрәм көнегез белән тагын бер тапкыр тәбрик итәм.

Әйбәт үтсен көнегез

Фән серен күп белегез

Җиңел булсын язулар

Дәфтәр саен биш булсын

Ерактан көлеп торсын

Хәерле юл сезгә.!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий-Мәктәпкә озату кичәсе

Мәктәпкә әзерлек төркемендэ- балаларны мәктәпкә озату,бакча белән хушлашу....

Кошларны озату

"Кошларны озату " күңел ачу...

Боз озату

Интегрированная деятельность татарского национального праздника...

“Боз озату” бәйрәме

Татар авылларында элек-электән елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәм төсмере алган. Елгада боз кузгалганны карарага яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар гына түгел, хәтта әби-бабайлар да җыелган. Боз кузг...

"Кошларны озату" бәйрәм иртәсе

Күчмә кошларны җылы якка озату бәйрәм кичәсе...

Кыш озату яз каршылау (Нәүрүз)бәйрәме.

1. «Нәүрүз» бәйрәме тарихы белән таныштыру.2. Балаларны татар халкының милли мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә тарту. Бәйрәм культурасын формалаштыру, балаларда бәйрәмнәргә карата эмоциона...