Боек жинугэ 70 ел
материал по музыке (старшая группа) на тему

Мухаметова Лейсан Радифовна


Зурлар торкеме балалары белэн жину китеруче бабаларыбыз истэлегенэ бэйрэм кичэсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_konen_70_ellykka.docx52.77 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

ДеньПобеды6-7 яшьлек балалар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе

 

Максат.

Халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

Балаларда патриотик хисләр, туган якка,туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

Катнашучылар:

Алып баручы – 2 тәрбияче

Мәктәпкә әзерлек төркем балалары

Репертуар:

  1. Грамзапись  «Вставай, страна огромная»
  2. Җыр “Бабай да солдат булган”
  3. Бию “Матрослар”
  4. Бию “ ”
  5. Җыр “Бравые солдаты”
  6. Җыр “Кояшлы ил”
  7. Җыр “ ”

 

 

 Музыка залы бәйрәмчә бизәлә. Сугыш геройларының фоторәсемнәре, җиңү парады күренешләре эленә. Зал шарлар, чәчәкләр белән бизәлә. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла. Ф. Әхмәдиевның “Солдатлар” көе яңгырый. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

(залда туплар шартлавы, сиреналар улавы, самолет гүләве ишетелә. Экранда сугыш кырлары күрсәтелә)

1941- 1945нче еллар тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре, 27 миллион ватандашыбызның  вакытсыз гомере өзелгән, күпмесе гарипләнеп кайткан, хәбәрсез югалагн, күпме ир-егетләр үтерелгән. Шулар барәбәренә бөек җиңү яуланган. Безнең ул көннәрне онытырга хакыбыз юк. ( музыка көчәя, тына)

1 Алып баручы: Сугыш килде безгә сорамыйча,

                              Шакымыйча керде ишектән,

                              Кабатладык шулчак тешне кысып;

                            “Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

Исәнмесез хөрмәтле тәрбияче апалар. кадерле балалар! Батырлык ул –рухи матурлык. Ватандашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдә мәңге җуелмас. Шул бөек Батырлык алдында барыбызда баш иябез.

        Һәм инде бүгенге бәйрәмебез кунакларын бергәләп басып, алкышлар белән бирегә чакырабыз. Рәхим итегез         ------------------------------------------

                         -----------------------------------------------------------------------------

        ----------------------------------------------------------------------------------------------.

2 Алып баручы: Хөрмәтле бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтүдә катнаштылар. Бу күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла. Чөнки бу чор – ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, киер кием булмау сезне куркытмады. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен иде. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә истәлек итеп, шушы бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итегез.

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта, тылда булган вакыйгалар, җиңү көне һ. б. хатирәләр турында сөйлиләр.

 

2 Алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

 Грамзапись тыңлау “Вставай, страна огромная”

1 Алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

 1 бала:  Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне

              Алды ялкын кыш һәм җәйләрне.

          Туган якның данлы сабан туе,

          Канлы сабантуйга әйләнде.

 2 Алып баручы: Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде. Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу – гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының Тулы кавалеры, 100меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды.

 Җыр “ Бравые солдаты ”

 2 Алып баручы: Әйе, фашистларның совет халкына булган кансызлыгы, җәберләве шагыйрьләрнең иҗаты аша яшь буынга килеп иреште. Муса Җәлилнең “Вәхшәт” дигән шигырен укып та без моңа тагын бер кат ышана алабыз.

“Вәхшәт” шигыре. Ландыш Нуровна башкара.

 1 Алып баручы: Җиңү сугыш кырында гына яуланды, бәлки тылда да, завод цехларында, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз – колхоз кырларында да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда, кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр канын һәм тирен түгеп , батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар.

 2 Алып баручы: Җилкәне-җилкәгә куеп татарлар, руслар, чувашлар, грузиннар, украиннар, белоруслар  бердәм булып явыз дошманны тар – мар иттеләр. Сугыш тынып торган арада алар шул милләт кешеләренә хас биюләр, җырлар башкарганнар.

 

“________________________________ ” биюе

 

1 Алып баручы: Сугыш тынып торган арада солдатлар җырлап – биеп кенә калмыйлар, ә үзләренең якын кешеләренә, әти – әниләренә, балаларына, сөйгән кызларына хатлар язганнар.

 2 бала: “Жди меня”

Жди меня, и я вернусь

Только очень жди.

Жди когда наводят грусть

Желтые дожди;

Жди, когда снега метут,

Жди, когда жара.

Жди, когда других не ждут,

Позабыв вчера.

Жди, когда из дальних мест

Писем не придет,

Жди, когда уж надоест

Всем, кто вместе ждет.

 Әнә шул солдат хатларын укып, тылда калган хатын-кызлар тагын да дәртләнеп, ашны-ялны белмичә, җиңү көнен якынайттылар. Кичләрен инеш буйларына, яр кырыйларына басып, үзләренең йөрәкләреннән чыккан сөю, сагыш хисләрен җыр белән сөйгән ярларына, сугышчыларга юлладылар. Сугыш елларында бик киң таралган, яратып җырлана торган җырларның берсе – “Катюша” җырын тыңлыйк.

 Җыр “Катюша”

 2 Алып баручы: Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады,

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Шагыйрьләр дә утка атлады.

 

Шагыйрь – солдат керде ялкынга,

Алып керде йөрәк җырларын.

Батырлыкка әйдәп, җыр үтте

Халык узган җиңү юлларын.

 

1 Алып баручы: Әйе, шигырьдәгечә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк бик күп татар язучылары, шагыйрьләре Совет Армиясе сафларына баса. Мәсәлән: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һ.б. Алар язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт итәләр, үзләренең үткен каләмен фашизмны тар – мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерәләр, совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра.

2 Алып баручы: Ә хәзер герой шагыйрьләребезнең сугышта язган шигырьләрен тыңлап үтик.

 Кыр казы

Тирән окопта каршылыйм

Икенче язны;

Язгы таңда безнең якка

Кайта кыр казы.

 

Кайта диңгез артындагы

Ерак илләрдән,

Һәм яши ул төнбоеклы

Тонык күлләрдә.

 

Әй, кыр казы, түбәнәйт тә

Очкан юлыңны,

Бүләк итеп китче миңа

Бер каурыеңны.

 

Каләм ясап каурыеңнан,

Язгы ялкында

Ут эченнән языйм бер җыр

Сөйгән халкыма.

 

Дәһшәтле сугыш кырында

Сөйгән халкымның

Мин кояшым итеп йөртәм

Йөрәк ялкынын.

 Ватаным өчен

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен;

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

 

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

 

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында;

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

 

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

“Дару”     Муса Җәлил. ( Гарипова Сөембикә)

 1 Алып баручы: Без Муса Җәлилнең балалар өчен язган күп кенә шаян шигырьләрен дә беләбез, аның сүзләренә язылган җырларны яратып җырлыйбыз.

 

Җыр “  ______________________________________   ”.

 2 Алып баручы: Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнарның безгә кадерле исемнәре, әсәрләре калды. Бу әсәрләр – аларның исемнәрен мәңгеләштерүче дәлилләр. Аларның исемнәре үлемсез.

1 Алып баручы: Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Озак – озак еллар үтсә дә безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр.

  1. Бабайларның, әтиләрнең

            Дан юлыннан атлыйбыз.

            Өлкән буын батырлыгын

           Йөрәкләрдә саклыйбыз.

  1. Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып.

  1. Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып калка батырлар;

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Хәтерләрдә мәңге балкырлар.

  1. Минем ерак бабам сугышта булган,

Дошман гаскәрен аяусыз кырган.

Мин дә үсәрмен, солдат булырмын,

Карт бабам кебек сакта торырмын.

 

2 Алып баручы: Тиздән без Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 нчы май бәйрәме ул 4 ел буена Сугыш газаплары кичергән илебезнең беренче тынычлык көне. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм. Без – яшь буын, үсеп баручы буын батырларыбызны онытырга тиеш түгел.

 

 “  ____________________________________________  ” биюе.

 Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр.

Шундый матур илебезне

Саклаучылар булырбыз

Кирәк икән аны яуда

Яклаучылар булырбыз.

 

Озакламый егет булып

Үсеп җитәрбез әле,

Татарстан дәүләтенә

Хезмәт итәрбез әле.

 

Җыр: “ ___________________________________________  ”

 

  Туган илне көчле итик,

Илебез бөркет булсын.

Кояш чыксын, нурын сипсен,

Күгебез көлеп торсын.

 

Әйткән сүз – аткан ук диләр,

Сүзебездә торырбыз.

Укуда да, тормышта да,

Гел алдынгы булырбыз.

 

                                                 Җыр “Кояшлы ил”

 

1 Алып баручы:  Ачлык та артта, сугыш та артта

Ил батырлары туган ул чакта

Алда – тынычлык, алда – гел кояш,

Алда – гел көлү, һич тә юк елаш.

 

2 Алып баручы:  Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын

Балкып янсын күктә йолдызлар.

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет тәлап итәбез.

Бергә: ТЫНЫЧ БУЛСЫН ДӨНЬЯЛАР!!!!

 

 Балалар бакчасы мөдире, тәрбиячеләр, балалар ветераннарны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк итәләр. Һәйкәлгә чәчәкләр куялар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Ана боек исем" (на татарском языке)

Зал матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр, шарлар эленгән. Вальс көенә балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.Тәрбияче:  - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,әбиләр. Без бүген балалар белән бергәлә...

Боек Җиңү

Сугышчан юл...

сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем"

В сценарии использованы песни и танцы из УМК дисков.....

"Муса Жэлил- боек шагыйребез" Балалар бакчасы очен бэйрэм сценарие.

Сценарийда Муса жэлилнен биографиясе хэм ижаты турында бик бай материал тупладым.Патриотик тэрбия бирудэ зур ярдэмлек булып тора. Бэйрэм кичэсе балаларга хэм ата- аналарга бик ошады....