Боек Җиңү
занимательные факты (подготовительная группа) на тему

Сугышчан юл

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ti_70ellykka_dores.docx35.44 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы «Пучы балалар

бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет

Муниципаль учреждениесе.

     

Бөек Җиңүнең 70 елына багышлана.

Кадерле әтиебез син
безнең күңелләрдә
мәңге  яшисең.

(10.10.1925-22.07.1999.)

     

           

Хөсәенова Илсөяр Зиннәт кызы

1941 нче ел 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Совет халкы, эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре эш атнасыннан соң ял итә. Менә  шушы тыныч иртәдә канатларына тәре төшерелгән самолетлар тыныч шәһәрләрне, авылларны бомбага тота, танклар һәм пехота ил чикләрен  бозып илебезгә  керәләр. Бу иртәдә меңләгән чик буе сакчылары Ватан өчен, безнең тынычлык өчен гомерләрен куялар дошманга аяусыз каршылык күрсәтәләр.Бөек Ватан сугышы башлана.

Совет халкы  кулларына корал алып Ватанны фашист илбасарларыннан саклауга бердәм күтәрелделәр. Әти-әниләренең, энеләренең һәм сеңелләренең, хатыннарының һәм балаларының, киләчәк буын кешеләренең-безнең, азатлыгыбыз өчен тормышларын кызганмыйча аяусыз көрәштеләр.

Бөтен кешелек дөньясын фашист изүеннән – коллыктан коткару өчен 1418 көн һәм төн аяусыз көрәш алып бардылар. Дошман көчле иде. Сугыш үз эченә 61 дәүләтне, җир шарының 80% халкын җәлеп итте.  

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур колачлы һәм иң җимергеч сугыш булды. Европада 50 млн.нан артык кеше үтерелә.

СССР үзенең 27 млн кешесен югалта.

Бөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 403 ир-егет  киткән. Шуларның 202 се әйләнеп кайта алмаган.Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк безнең! Аларның исемнәре  һәйкәлгә  язылган, ә якыннырының йөрәгенә уелган.

Минем  әтием  Нигъмәтуллин Зиннәтулла  Нигъмәтулла улы  турында язасым килә. Әтием укчы  полкында хезмәт итә. Курск дугасындагы  көчле сугышларда катнаша . Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына сугышта  данлы юл үткән ул.

Аның батырлыгы турында бүгенге көндә безнең өебездә изге ядкарь булып сакланучы орден һәм дистәдән артык медальләр сөйли.Әтиемнең сугыштан үзе белән алып кайткан барлык документларын  минем  әнием саклаган. Сакчылллыгың,, төгәлләгең өчен бик зур рәхмәт сиңа әнием !(Шул документларга  справкаларны барлап, туганнарым  истәлекләренә таянып  язылган  бу  документаль язмам  минем. )

1925 елның 10 октябрендә ТАССР  Калинин районы Әнәк авылында  Гиздуллин Нигъмәтулла Гиздулла улы һәм Гиздуллина Гилменур Мәҗит кызы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала минем әтием.Гаиләдә әтиемнән башка тагын биш бала була.1915елда-Фәйзылгаян,1917елда-Гөлҗамал,1920елда-Мөхәссәнә, 1922 елда-Фаягөл, 1925 елда-Зиннәтулла, 1928-Мәхтүмә, 1930-Ганыйулла, 1933-Фәүзия, 1936-Гайнулла, 1939-Нәфкылгаян. Әтием Әнәк авыл мәктәбендә 4класс белем ала. 5-7классларны Пучы авылында  тәмамлый. Яшь кенә малай  килеш  колхозда  барлык эшләрне дә дә намус белән башкара .

Ил халкы белән бергә безнең Әнәк  авылы халкы да Ватан сагына баса.

1943елның 7январендә элеккеге Калинин хәзерге -Актаныш районыннан әле  18 яше дә тулмаган Зиннәтуллада –безнең әтиебез үз теләге белән илебезне дошманнан сакларга  сугышка китә.

 Кышның зәһәр салкын көне.Җыйнак кына гәүдәле ,бик сабыр,эш сөючән, тәвәккәл егет илебезне дошманнан сакларга үз теләген белдерә.Әтиемне озатырга  әтисе –Нигъмәтулла бабай, әнисе -Гыйльменур әбекәй, Фаягөл апасы, сеңлеләре Мәхтүмә һәм Фәүзия,энеләре Ганыйулла,Ганиулла һәм бик күп  авылдашлары килә  озатырга. Сугышка китүчеләр бик күп була.Җигүле чаналарга утыралар,кулларында кипкән сохари салынган биштәр итеп ясалган капчык.Әбекәй бәйлгән йон оекбаш, бияләй һәм алмаш кием була..Әти-әниләре үзләренән, өйдәге нарасыйларның авызларыннан өзеп алган ризык .    Җигелгән ат чанасына утыргач күренми дә әтием(Аңа бары тик 17яшь кенә!).Сугышчыларны озатырга военком да килә.Ул вакытта хәрби комиссариат Пучы авылында агач бинада була.Атлар юлны Минзәлә ягына тоталар.Станциядән поездга утырып китәләр яшь сугышчылар.

”Гитлерны җиңеп,исән-имин тизрәк әйләнеп кайт”,дип озатып кала бабакай, әбекәй һәм башка туганнар.Елый-елый,күз алдыннан күмелгәнче озатып  калалар. Тик бик тиз генә кайтырга насыйп булмый.

Минем Нигътәтулла бабакай да сугышларны күп күргән. Авылдан сәнәк сугышы үтеп китте ,дип искә ала торган.Гражданнар сугышыннан калган бомба шартлап өлкән улы Фәйзылгаян  һәм тагын 3 бала 1923 елны вафат  була.1938 елны Фин сугышында катнаша.Аңа да бик күп авырлыклар күрергә туры килә.”Тормыш михнәтләрен күп татыдым,ди ул.Туң бәрәңге кимереп бөтен тешем коелып бетте, дип сөйли торган иде ,дип искә ала  кече кызы Фәүзия апа.

Авылдан башка бер җирне дә күрмәгән әтиемне поезд Орел шәһәренә таба  алып китә. 10 көн поезда ниләр генә күрергә туры килми. Юлдагы январь аеның салкын поезд вагоннары,ашарга өйдән алган ризык бетә....Җимерелгән, янган, бомбага тотылган шәһәр һәм авыллар... Кулына корал тотып та карамаган үсмер егет хәрби чыныгу үтә башлый.

1943 нче елның 16 январеннән 45 противотанковый учебный полкына курсант итеп кабул ителә.Авыл малаена хас булганча җитезлеге ,тырышлыгы,өлгерлеге кушканны төгәл ,җиренә җиткереп эшләве белән аерылып тора.Әтиемә кече сержант  дәрәҗәсе бирелә.Һәм менә беренче хәрби бирем.

1943 елның августеннән октябрьгә кадәр 269 укчы дивизиядә укчы булып сугышка керә.Брянск фронтында  катнаша,Орел шәһәрен саклап Курск дугасындагы көчле сугышларда катнашырга туры килә.  Сугышның алгы сызыгында барып дошман пулясы тиеп сул иңсәсе яралана.

Хәрби госпитальдә дәваланып чыккач ,тагын ул үз үзенең 269 укчы дивизиясенә кайта.Сугыш дәвам итә.Тынгысыз көннәр ,йокысыз төннәр. Тагын каты яраланып хәрби госпитальдә ятарга туры килә.  

1943 елның  26 октябреннән хәрби частькә уң балтыры яраланып райвоенгоспитальдә  дәвалана .  Елга якын госпитальдә яткач  ,сугышка китә.Ахырга кадәр дәваланып җитмәгән яшь солдат кышкы  салкын окопта  бер шинельгә төренеп  ятып салкын тидерә.

1944 елның 4 февраленнән 21 февральгә кадәр АЦОР №2603 дәвалау бүлегендә ята .Диагноз:Остаточное  явление эсудативного плеврита.(Үпкәсенә су җыела).

Әтиемнең үзе сөйләгәннәрдән.:10 кеше бер нарда (агач сәке-кровать) яттык. Минем температура бик югары,хәлем юк,сөйләшә дә алмый идем,ушым юк. Ике санитар носилкага салып алып чыга башладылар.”Мин исән”, дип әйтәсем килә.Иреннәрем тыңламый,селкенергә хәлем юк. Күңелемнән моргка чыгаралар, дип уйладым.Шуннан тотып җайлап кына урындыкка  атландырып утырттылар. Аркама энә кадап үпкәдәге суны чыгарып бетерделәр.Миңа җиңел һәм рәхәт  булып китте.Минем  ничә көн ач ятканнан соң  ашыйсым килде.Кемнең нинди каткан ипие бар,шуны  шатыр-шотыр кимердем.Тагын явыз үлемне җиңдем,дип уйладым ,дип сөйләде иң өлкән Әлфия апам.

Исән-имин аякка баскач сугыш кырына китә .

1944елның февраленнән 1945елның июненә кадәр 3нче укчы полкта укчы булып тагын сугышка керә.

1944 елның маенда комсомол(ВЛКСМ)сафларына кабул ителә.Комсомол билет №21035847.

Белорусия фронтында Гомель белән Могилев шәһәрләре арасындагы көчле  сугышларда катнаша. Андагы авыллардагы тырпаеп торган мичләрнең генә калуы турында бик еш исенә төшерә иде әтием,дип искә ала уртанчы апам Гәүһәрия.              1944елның 24 июнендә  тагын сул аягы яраланып (снаряд  кыйпылчыгы кереп) госптитальдә дәвалана.

Хатлары бик кыска була.Озаклап язарга вакыты да булмый,чөнки сугыш кырында тын аларга да өлгереп булмый.Дошманнардан тизрәк илне азат итәргә кирәк. Әтием аерым–аерым барсынада бик күп  сәлам әйтә һәм туганнарның,  авылдашларның хәлләрен сорый торган булган.Адрес- военная часть һәм военный госпиталь. Сугыш турында бер генә җөмлә дә язмый иде дип, искә ала Колын авылында яшәүче(бердәнбер исән калган туганы) сеңлесе  Фәүзия апа.

Бер-бер артлы дистәләгән  шәһәрләрне ,авылларны азат итәләр.Шулай итеп Польшага кадәр барып җитә  әтиебез.

Сугышта бик авыр булды.Атака вакытында кем кайда атканын да аерып булмаган чаклар булды ,ул снаряд,бомба шартлавыннан колаклар яңгырап тора,җир селкенә,тетри  иде,дип  сөйләде  дип искә төшерде  икенче апам Гөлфия .

Җиңү салютын әтием Польшада каршылый.

Бөек Ватан сугышы елларын сораша башласаң, әтием  авыр сулап куя торган иде. 1943 елны  яшь  кенә килеш   сугышка китеп бардым. Безне атлар белән бер вагонга төяп озаттылар,- дип искә ала иде ул. Миңа Курск дугасында  дошман белән сугышырга туры килде. Орел шәҺәре  янындагы каты сугышларда катнашып ,Польшага  кадәр барып җиттем. Бер биеклекне алганда  дошманның  ныгытылган дзоты тау башында иде.Без  атакага күтәрелдек.Приказ югарыдан би-релгән иде.Без окоп та казырга өлгерә алмадык.Немецлар  көчле ут яудыра башлады.Бер ротадан бары тик 7сугышчы исән калдык.Ул югалтулар бик авыр булды,дип искә ала иде әтием. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен  әтиемне орден, бик күп медальләр белән бүләклиләр.

Сугыш тәмамланса да сержант әтиебезне туган өенә  җибәрергә ашыкмыйлар. Ул Ватан алдындагы хәрби хезмәтен дәвам итә.

1945 елның июненнән 1945елның августенә кадәр 100 ЗСП –укчы.

1945 елның августеннән 1949 елның октябренә кадәр 96890 хәрби частьта -писарь.

Сугыш тәмамланганнан соң хәрби хезмәттә үзен дисциплиналы,хәрби һәм патриотик яктан яхшы итеп күрсәткәне өчен туганнары,әти-әнисе белән күрешү өчен 1948 елның кышында кыска вакытлы отпуск бирәләр.Ниһаять озын,озак биш ел вакыт узгач әти-әни белән күрешү. Күңелендә нинди уйлар булган, бары тик әтием үзе генә белгән!Бөгелмә станциясенә  кайтып төшкәч авылга очып кына кайта яшь егет.Кышның карлы,салкын кичендә Чиялек авылыннан җәяү кайта.Бөгелмәдән нәрсә туры килә ,шуңа утыра.Ат яки җигелгән үгез чанасы эләксә зур бәхет.Ул вакытта хәзерге кебек  телефоннар булмый.Телеграф озак йөргән. Сугыштан соң авыр вакытлар.Техника юк.Ялның һәр сәгате санаулы...

Өстендә юка солдат шинеле,гимнастерка күкрәгендә медальләр.Кулында солдат биштәре, ә аның эчендә  безгә бик күп күчтәнәчләр алып кайта.Иң истә калганы бик шома итеп эшләнгән ак  кәгазь битләре .Безнең андый кәгазьне күргән юк ,иде.Бик сөендек, ди  Фәүзия апа.

Бу бәхетле ,матур көннәр бик тиз узып китә,тагын алда хәрби хезмәт .

Авылдагы юклыкны күреп  хезмәт итәргә киткәч безгә посылка салды. Анда  шакмаклы күлмәклеккә материя .Ул материядән әнкәй белән икебезгә күлмәк тектердек, кияргә генә насыйп булмады. Авылдагы тегүче(исеме генә тегүче) иңсәсен тар иткән,итәге киң.Без аннан  чорма чаршавы ясадык соңыннан . Посылкада тагын вак-төяк  тормыш  кирәк –яраклары бар иде.Үзе еракта булсада  безне -туганнарны кайгыртты ,ди Фәүзия апа.

1950 елның январеннән 1950 елның июненә кадәр 96890 хәрби частьта отделение командиры булып хезмәт итә.

1950елның 14 июнендә 96887 хәрби частьтан өлкән сержант дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән запаска туктый.

Озын ,озак сугыш еллары артта кала.Һәм ниһаять туган авылга кадерле әти-әнисе (әбием һәм бабам ) янына юлга чыга.Өйгә юл бик озын була.Кайтканда Уфа-Пермь поездына утыра.Олы апасы Фаягөл янына китә.Теләге әзме-күпме акча эшләү.Туган нигезнге ныгыту.

1950елны хезмәт юлын Кизел шәһәрендә шахтада навалоотбойщик булып эш башлый.Язмыш тагын сынаулар әзерләп көтеп тора.Бер ел эшләгәннән соң шахтада авария була.Әтием авыр яраланып  бик күп  баш һәм тән җәрәхәтләре алып 2нче группа инвалид булып(уң кулы иңсәдән үк хәрәкәтләнми)  туган авылга кайтып төшә.Яшь организм бирешми.Бик күп һәм озак хастахәнәләрдә дәваланырга туры килә,Ул вакытта им-том итүче Иркәнәш авылы әбисе янына йөри . Чыныгу күнегүләре  эшләп тагын хезмәт сафына баса .           Әтиебез колхозда бер эштән дә куркып тормый:хуҗалык җитәкчесе, бригадир да, учетчик ,терлек  караучы да булып эшли.Сугыштан соңгы авыр хезмәт юлы башлана. Кайда гына эшләсәдә әтиемнең эшен югары бәялиләр.Моны “Бронзовый медаль за достигнутые успехи в развитии народного хозяйства СССР”-1972елда, Медаль”Ветеран труда” белән бүләкләнә-1986елда бүләкләнүе  дәлилләп тора.

Сугыштан  исән-сау әйләнеп кайтканнан соң ул тыныч тормышта да сынатмый, бик күп корбаннар бәрабәренә яуланган тормышның кадерен белеп яши.

1952 елның февраль аенда Калинин районында  налог агенты булып эшләүче  әнием-Харрасова Галия Хабибулла кызы белән гаилә коралар.Үзләре кебек тырыш, гадел, эш сөюче биш кыз тәрбиялиләр: Әлфия(15 май 1953ел), Гөлфия(1 январь 1955 ел), Гәүһәрия (8 январь 1960 ел),Зөлхиҗә (3 май 1963 ел),Илсөяр (10 июнь 1965 ел).

Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын  татар ирләренә генә хас сыйфатларга ия булган әтиебезгә  мәңгелек дан һәм ихтирам!.

Минем әтием бик тыйнак һәм сабыр кеше иде.Ул бер вакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде. Хәттә аның сугышта катнашканнын авылдашларның күбесе белмәде.

Тынгысыз әтием  лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итә.”Нур Баян”колхозында 1989 елга кадәр  эшли. Аңа тугыз оныгын күрергә,яратырга,тәрбияләргә,үзе кебек намуслы булырга ,тормышта үз юлларын табарга булыша. Һәрвакыт үрнәк әти,кадерле  дәү әти була.

Дәү әтиләренәң данлы юлын оныклары дәвам итә.

Хөсәенов Илгизәр Миңнеэдуард  улы  Казан Энергетик Университетын 2011 елны тәмамлап  2011-2012 елда Ватан алдындагы изге бурычын Армия сафларында  Тула шәһәренең  51нче гвардия Парашют Десантчы  Полкының  развед.ротасында үтәп кайта.

Кашапов Нияз Ибраһим улы  Рязань шәһәрендә ИВДВ (бывш. РВВДКУ) 2009 елны тәмамлап  капитан дәрәҗәсендә Тула шәһәренең  51нче гвардия Парашют Десантчы  Полкның  развед.ротада хәрби хезмәттә.

Энесе Кашапов Илназ Ибраһим улы  Мәскәүдә ВУ МО РФ (бывш. ВКИМО СССР) 2011 елда тәмамлап  Читада  өлкән лейтенант дәрәҗәсендә хәрби хезмәт юлын дәвам итә.

Тормыш дәвам итә,без яшьләр сугыш ветераннарының безнең тыныч тормыш,бәхетле киләчәк өчен куйган тырышлыкларын ,батырлыкларын мәңге онытмыйбыз.Сезнең  алда баш иябез.Дан һәм хөрмәт Сезгә !

Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да җиткерү.

Сугыш турында халык хәтере мәңгелек. Аны һәрчак истә тоту – ул безнең бурыч, ул – безнең намусыбыз кушуы, ул – безнең киләчәгебезнең тынычлыгына ышаныч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Ана боек исем" (на татарском языке)

Зал матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр, шарлар эленгән. Вальс көенә балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.Тәрбияче:  - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,әбиләр. Без бүген балалар белән бергәлә...

Боек жинугэ 70 ел

Зурлар торкеме балалары белэн жину китеруче бабаларыбыз истэлегенэ бэйрэм кичэсе....

сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем"

В сценарии использованы песни и танцы из УМК дисков.....

"Муса Жэлил- боек шагыйребез" Балалар бакчасы очен бэйрэм сценарие.

Сценарийда Муса жэлилнен биографиясе хэм ижаты турында бик бай материал тупладым.Патриотик тэрбия бирудэ зур ярдэмлек булып тора. Бэйрэм кичэсе балаларга хэм ата- аналарга бик ошады....