Хусаенова Ильсияр Зиннатовна

сайт воспитателей

Һәрвакыт тәрбияле һәм үрнәк булырга.

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Рукоделье

Увлечения: Чтение худ. литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Аняково ,Актанышский район

Место работы: Поисевский МБДОУ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/husaenova-ilsiyar

Мин үземне бик бәхетле саныйм ,чөнки мин тәрбияче!Күп еллар буена балалар белән эшләү дәверендә мин бер гыйбәрәне исемнән мәңге чыгармадым: “Тәрбияче – үзе тәрбияле булырга тиеш”. Ә тәрбияле булу – ул зур төшенчә. Алтыннан да кыйммәтле булган нәрсә – тәрбияле балалар. Ата-ана үзенең йөрәк җимешен – баласын безнең кулларга тапшыра. Мин һәр баланы үз баламдай якын итәм. Аларга “улым”, “кызым”, “акыллым”,”үскәнем”,”матурым” диеп эндәшү баланы миңа тагын да якынайта. Үз баларыма биреп җиткерә алмаган күңел җылысын аларга бирәм, үз балаларымда күрергә теләгән сыйфатларны аларда булдырырга тырышам.Һәм бу теләгемә ирешәм дип уйлыйм.

         Балаларга булган мәхәббәтем тәрбияче һөнәрендә  миңа зур көч бирә.    Ялны белмичә күп эшләү, көчле характерга ия булу, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү  – менә шул сыйфатлар миңа эшемне сокландырдай итәргә ярдәм итә. Әтиемнән бирелгән тыйнаклык ,сабырлык, әниемнән күчкән тырышлык, чисталык ,барсынада үз көчем белән ирешү – тәрбияче эшенең төп сыйфатларыннан берсе.

      “ Егет кешегә житмеш төрле һөнәр аз” ,ди татар халык мәкале.Бу минем сайлаган һөнәремәдә бик нык туры килә,чөнки тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә,музыка белгече дә ,рус һәм татар телчесе дә,психолог та, педагог та ,актер да рәссам да, биюче дә һәм башкалар.  Эшне берләштереп, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырабыз.

           Үз белемеңне күтәрү  өстендә системалы эшләргә тырышам. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат ,бурычлар куям  һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру. Барлык  әти-әниләр баласының бакчадагы көндәлек эшчәнлеге белән кызыксынып яши. Мин балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырам.Бу әти-әниләр белән балаларның иң яраткан урыннары. Монда баланың үз эшенә анализ ясала, чагыштырыла. Яңа "таләпләр” куела.  Моннан тыш, әти-әниләребезнең эш урыннарына максатчан экскурсияләр оештырабыз, һөнәрләре турында мәгълүмат туплыйбыз. Минем группама бик актив, һәм сәләтле балалар тупланган. Ә әти-әниләр үз балаларын ниндидер шөгыльгә өйрәтү - тәрбияче эше дип кенә карамый алар. Минем бер генә эш көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар - миңа терәк. Группамда 18 бала тәрбияләнә : 7 кыз һәм 11 малай , 35 ата-ана исәпләнә. Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларның  һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Әти-әниләр белән төрле кичәләр үткәрәм,түгәрәк өстәл артында төрле сорауларга бергәләп җаваплар эзлибез һәм табабыз.   Бу эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемалар күбесе  җиңел хәл ителә. Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора.Бергәләп һәртөрле ситуациядән чыгу юлларын җиңел табабыз.Минем яклавыма мохтаҗ балалар бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмәтем бар. 

О себе

Актаныш муниципаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет Муниципаль учреждениесе.

Мин Хөсәенова Илсөяр Зиннәт кызы,1965елның 10 июнендә табигатьнең иң матур кочагында , Актаныш районы, Татарстан рееспубликасының хөрмәтле беренче презеденты Минтимер  Шәрип улы Шәймиев һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган балалар шагыйре Нур Баян,Рәхмәй Хисмәтуллин туган,кечкенә дә,төш  кенә дә,үзенең данлы кешеләре белән республикабыз елъязмасына кереп калган,ә хәзер даны еракларга  таралган,көннән –көн үсә барган  Әнәк авылында, гади колхозчылар  гаиләсендә дөньяга  аваз салганмын.

    Әнәк белән Пучы

    Күз күреме арасы.

    Укыйм ,диеп сукмак салды

    Ун ел – адәм баласы.

  Йолдызлыгым  Игезәкләр  –мин балалар яратучы,тәвәккәл ,сабыр,гадел.Мине йолдызлыгым 1982елны Пуча урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач №1 Казан педагогия училищесының мәктәпкәчә тәрбия бүлегенә укырга алып килде.Аны 1985 елны уңышлы тәмамладым.Авыл кызы булганга күңел мине туган ягыма чакырды.   Минем туган елым елан елы булганлыктан хезмәт юлым Аеш,Олыимән авыллары  аша   Киров авылына алып килде.Шунда гомерлек ярымны очратып,ике улым дөньяга аваз салды.Тормыш сукмагы тагын юлны дәвам итте.2000 нче елны язмыш мине туган авылыма алып кайтты.Пучы авылы  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә хезмәт юлымны дәвам иттем.Гөнаһсыз сабыйларның шатлыклы тавышларын ишетеп, сабыр,вакытында таләпчән булып,бөтен сәләтемне.көчемне биреп, балаларга  һәряклап төпле белем бирергә тырышам.

     Мин үземне бәхетле саныйм ,чөнки мин тәрбияче!

     Беренче  эш башлаган көнем хәзер дә күз алдымда тора.Төрле яшьтәге 28 бала. Шундый матур кызлар  ,малайлар   үзләзре төрле-төрле , акыллылыр. Сорау тулы күзләре белән каршы алдылар.Иң беренче итеп исәнләштек,танышып чыктым. Һәм аннан соң берсеннән-берсе кызыклы,төрле сораулар ява башлады....

Менә шулай 30 ел вакыт сизелмичә үтеп киткән.Хезмәт юлым дәвам итә...

Үземнең шушы вакыт эчендә инде нәтиҗә чыгарырлык эшләрем күз алдында. Моннан 30 ел элек миңа бакчага йөргән сабыйлар  үзләре әти-әниләр.Алар үз балаларын  житәкләп   минем яныма киләләр.  Бакча капкасыннан елмаеп кереп исәнләшүләре ,минем хәлемне белүләре, миңа карата хәзерге мөнәсәбәтләрендә мин, аларның тәрбияче апалары, үземнең җимешләремне күрәм. Зур тәрбиячелек тәҗрибәсе булса да, миңа әле тагын да күбрәк укырга, эзләнергә кирәк. Чөнки тормыш алга бара. Көннән көн яңа программалар тормышка ашырыла,бала тәрбияләүдә яңа бурычлар,замана яңа таләпләр

әзерли.

Әгәр мин үз-үземнән канәгать икән – бу эшләүдән, яшәүдән туктау була.Һәрвакыт эзләнергә,яңалыкка омтылырга кирәк.Бу замана таләбе.

 Бигрәктә мин үзем хөкүмәтебезгә рәхмәтле, 30 ел эшләп балалар бакчасы өчен  УМК материаллары күргәнебез юк иде. Балаларга да кызыклы, эшләү өчен дә уңайлы. Бу методик күрсәтмәлекләрне чыгаруда мәгариф министры Фаттахов Энгель Навапович ка да рәхмәт. Эшчәнлектә мультимедиа чаралары, төрле күрсәтмәлек  ,уенчыклар, рәсемнәр, өстәл уеннары, слайдлар, мультфильмнар куллану ярдәм итә.

 Халкыбызның күңел җәүһәрләре әкиятләр,сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар куллану уңай нәтиҗә бирә. Туган якны ярату, матурлыкны тоя белү, гореф-гадәтләренә, милли бәйрәмнәргә ихтирам тәрбияләү өчен без төрле җирләргә экскурсияләр оештырабыз. Әти-әниләр белән бергәләп төрле кичәләр уздырабыз:  "Аулак өйләр" , табигатьтә бергәләп ял итү, "Сабан туйлар" уздыру бер-беребезгә якынайта, балалар әти-әниләрнең итәгатле мөнәсәбәтен күрергә ярдәм итә.

    Баланың күңелен аңлый белгәндә, мөмкинлекләрен, сәләтен күреп дусты булганда гына безнең өйрәткән кагыйдәләр гадәткә әйләнер. Хәзерге информацион заманда, балаларыбызны әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга, тирә юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә, җыеп әйткәндә чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик, дигән сүзләр астында безнең киләчәгебез икәнен без онытмыйк

    Без бит баланы тәрбияләүдә зур ярдәмче булышчылар гына. Ә балага төп тәрбия гаиләдә салына. Гаилә – баланың оясы. Вакыт – тәрбиянең беренче шарты.Балага гаиләдә әни назы, әтинең көчле кулы бик кирәк.

       Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр уйлап чыгармый. Тәрбияче булу әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә.

Хәзерге катлаулы заманда тәрбияче булу авыр һәм җаваплы ,ул һәрьяклы белем генә түгел,ә зур сабырлык,һәрвакыт иҗади эзләнүләр,эштә гел яңалыклар уйлап табу.Без балалар күңеленә яңа шытымнар үсеп чыгарлык орлыклар салабыз. Бу минем иҗади юлым.

 

 

 

Хезмәтемне сөеп башкарам мин

Үз гаиләм кайчак онтыла.

Бүген иртә кайтым ,дисәм

Карыйм  тагын кич була.

Өй эшләрен тиз-тиз башкарам да,

Күңел һаман нидер эзләнә.

План язам ,дип утырам да

Бөтен уйлар бергә бәйләнә.

Йон җепләрнең иң матурыннан

Яратам мин бәйләм бәйләргә.

Илгизәр һәм Илнар улларым белән

Яңа эшләр тагын уйларга.

Туган көннәр,олы бәйрәмнәрне,

Бик күңелле искә алабыз.

Гаилә,бакча бер бөтен булып,

Иҗат уты белән янабыз.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

1Г.Әбсәләмов "Ак чәчәкләр"

2.Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

 

Мой взгляд на мир

Һәрвакыт  аяз күк йөзе ,якты кояш , илебездә тынычлык,эшебездз иминлек,сәламәт балалар,тату гаилә ,сине аңлый һәм ярдәм кулын сузучы дуслар,туганнар ,тәүфыйклы балалар булганда бу дөньяда яшәве һәм эшләве бик рәхәт һәм җиңел.Һәр көн эшкә-балалар бакчасына бәйрәмгә барган кебек йөрү үзе зур бәхет.Бу дөньяда яшәүнең ,эшләүнең кадерен белергә кирәк.

Мои достижения

Достижения воспитанников на конкурсах, фестивалях:

- 2012 год - лауреат I степени в номинации «Конферанс», муниципального этапа республиканского конкурса «Созвездие – 2012» (Вахитова Аделя, Ибатуллина Аделя);

              -2012 год - лауреат II степени в номинации «Народные танцы», муниципального этапа республиканского конкурса «Созвездие – 2012» (хореографический коллектив);

             -2012 год- 3-я принцесса муниципального этапа республиканского конкурса «Мини-мисс-2012»;

Достижения воспитателя:

конкурсы:

- 2014 год -участник зонального творческого фестиваля-  конкурса «Мы память бережно храним», г.Набережные Челны;

- 2014 год - III место на районном конкурсе воспитателей методического объединения «Чудесная математика»;

              - 2015 год -  участник   второго  тура  республиканского конкурса «Воспитатель года РТ-2015»;  

             -2015 год-участник отборочного тура районного конкурса в номинации «Война в истории моей семьи»

 

              -2015 год-участник  районного конкурса “Этих дней не смолкнет слава”;

              -2015 год- III место на всероссийском конкурсе «Умелые ручки»

 

открытые мероприятия:

-2011 год- итоговое занятие  по русскому языку в подготовительной к школе группе « Тридцать три богатыря» для родителей  МБДОУ «Поисевский детский сад»

-2011 год-развлечение на тему «Спичка-детям не игрушка» для воспитателей кустового методического объединения.

- 2012 год - праздник «Нәүрүз -мөбәрәкбад» в подготовительной группе для воспитателей и родителей МБДОУ  “Поисевский детский сад”;

-2013 год-занятие во второй младшей группе на тему «Кышкы урман» для родителей МБДОУ  “Поисевский детский сад”;

- 2014 год - осенний праздник «Осенний бал» в средней группе для воспитателей и родителей МБДОУ  “Поисевский детский сад”;

-- 2015 год – открытое занятие «Йорт кошлары» в средней группе для воспитателей  районного методического объединения.

- 2015 год – итоговое занятие на тему «Тузганак» в средней группе для воспитателей МБДОУ «Поисевский детский сад»

публикации:

             - 2015 год - статья «Күңелләрдә  яшисең әтием” ”Актаныш таңнары”()9.10.2015 . №74(10022)

                Продолжение- статья «Күңелләрдә  яшисең әтием” ”Актаныш таңнары” (14.10.2015 .№75(10023)

 

Выступления:

-2011год:-выступление на кустовом методическом объединении воспитателей по теме”Баланы гади генә итеп”капкыннарга”эләкмәскә ничек өйрәтергә?”.

-2012год-на  педагогическом совете воспитателей МБДОУ “Поисевский детский сад” на тему”Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү”

             -2013г.- выступление на тему :«Театральләштерү аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү», на региональным семинаре педагогических работников дошкольных образовательных учреждений проведенного на базе МДОУ “Детский сад общеразвивающего вида №2 села Актаныш”

              -2014год-на родительском собрании на тему”Гаиләдә психологик атмосфера”

-2014год -на  педагогическом совете воспитателей МБДОУ “Поисевский детский сад” на тему”Әхлак тәрбиясе  иң мөһим тәрбия.”

 

презентации и распространение методических разработок:

- 2015 год – презентация на конкурсе «Воспитатель года» в районном туре «Моё призвание- Воспитатель» (обмен опытом)

Моё портфолио

Хусаенова Ильсияр Зиннатовна

Родилась 10. 06.1965г. в деревне Аняково  Актанышского района Республики Татарстан.

Должность воспитатель дошкольных учреждений

Образование Среднее  специальное  Казанское  педагогическое училище №1, 1985г.жт №269816,  "Воспитание в дошкольных учреждениях"

Стаж педагогической работы по специальности 25лет; ; в данном учреждении 16лет.

2 квалификационная категория

Грамота 3 место  в районном конкурсе «Кызыклы математика»,2014г.,Свидетельство  -участник 2 тура районного конкурса»Воспитатель года-2015,,Почетная грамота за активное участие в жизни МБДОУ «Поисевский дет.сад 2015,,Грамота-за активное участие в конкурсе посвященной 70  лет победы с презентацией «Роль войны в нашей семье»2015г.

Диплом участника зонального творческого фестиваля-конкурса»Мы память бережно храним» 2014г,Диплом отборочного тура районного конкурса посвященный 70 лет победы в ВОВ «Этих дней не смолкнет слава».

творческие не профессиональные интересы: творческие виды деятельности рукоделие, увлечение спортом - движение это жизнь.

Педагогическое кредо:

Я, счастлива и люблю свою работу.

              Воспитатель - человек, который входит в жизнь ребенка и его семью. Человек, который проживает со своими воспитанниками еще и еще раз детства. Шаг за шагом, я веду своих маленьких друзей по дошкольному детству. Помогаю им узнавать новое и неизвестное для детей, а иногда и постигать и учиться вместе с ребятами. Помнить каждую минуту, что каждый из них особенный, индивидуален, к каждому необходимо найти подход. Я нахожу в своей работе радость и удовлетворение, люблю каждого из своих воспитанников и они отвечают мне взаимностью. Воспитатель-это мое презвание.Я горжусь этим.

              Возможно, мне не суждено совершить подвиг, сделать великое открытие, мне это и не важно. Мне важно, что бы люди смогли доверить мне самое дорогое, что у них есть – своих детей которые вырастут и непременно внесут свой вклад в общество, а кто-то из них, может быть, станет знаменитым и даже совершит подвиг, а кто-то станет просто хорошим и счастливым человеком. А я буду знать, что в этом есть и моя заслуга, потому что я постараюсь в будущем отдать каждому из них свой труд, любовь, частичку души и сердца.

 

             Быть воспитателем в современных условиях сложно и ответственно, так как нужны не только всесторонние знания, опыт, но и огромное терпение, постоянно находиться в творческом поиске, вносить в работу что-то новое. Моя профессия нужна и даёт обществу детей, подготовленных к дальнейшей жизни, уверенных в себе, желающих учиться дальше. Это мой путь

             .Прошла обучение «Организация образовательного процесса с учетом ФГОС»  Институт экономики ,управления и права г.Казань 2013г

 

             Принимаю активное участие в жизни ДОУ, принимаю участие в конкурсах Федерального, регионального уровня. Отмечена грамматами, дипломами.

.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы