Кышкы урман
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

зкологик тәрбия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urman.docx17.39 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципиаль районы «Пучы балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү бюджет Муниципаль учреждениесе.

2нче кечкенәләр төркемендә бала һәм әйләнә тирәлек белән таныштыру буенча эшчәнлек.

Тема: “Кышкы урман”.

Хөсәенова Илсөяр Зиннәт кызы 2нче категория.

                                           2013 ел.

Урманда кыш.

Максат:  Балаларның кыш турында белемнәрен ныгыту, кыш көне кыргый хайваннар турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

Табигатькә, тереклек ияләренә, туган табигатькә  сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.Ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Материаллар: Балаларга җитәрлек мамык,кар бөртекләре һәр балага икешәр, аудио язма Чайковский “Ел вакытлары” “Январь” , куян, бүре, төлке, тиен, аю, керпе рәсемнәре, хат һәм тылсымлы тартма, кышкы урман картиналары.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар түгәрәк ясап басалар.

- Исәнмесез, исәнмесез! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сиңа һәм барлык кешегә.

Хәерле көн, күзләрем! (уң һәм сул күзләрне сыпыру).

Хәерле көн, колакларым! (уң һәм сул колакларны тарту)

Хәерле көн, кулларым! (кулларны чәбәклиләр)

Хәерле көн, аякларым! (аякларны сыпыру)

Хәерле көн, кояшым! (кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу)

- Кояшыбыз качкан күренми! Әйдәгез әле, бергәләп шаян кояшны чакырыйк. (тәрәзәгә таба карап, кулларны кояшка таба сузу).

Татар халык авыз иҗаты эндәш.

“Иртәнге җыр”    (Фирдәвес Әһлия)

Чыркылдый бер чыпчык:

- Мин – бәләкәй кошчык!

 Минем җырым: чык-чык...

Бөтен дөнья: чык, чык...

Кояш, тизрәк чык! чык!

Минем янга очып чык!

-Кояш һаман да ни өчендер җылытмый?

Балалар, урамда суыкмы, әллә җылымы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Әйе суык, ни өчен икән? Хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Урамда кыш икәнен каян белергә мөмкин? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Әйе, урамда ап-ак кар, көннәр суык.

Тәрбияче: Балалар әйдәгез бездә сезнең белән кар бөртекләре очырып алабыз.(Балаларга мамык таратам)

Тәрбияче: Бигрәк  еракка очты кар бөртекләрегез. Зәлия, Инсаф, Данияр булдырдыгыз. Молодцы.

Сез кыш көне урамда йөрергә яратасызмы? (Балаларны активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).

Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Күзләрегезне йомыгыз. (Музыка Чайковский “Январь”). Менә без урмангада килеп җиттек. Балалар урманда нинди җәнлекләр яши? (Куян, бүре, төлке, аю, керпе). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).

Тәрбияче: Кыш көне куян соры тунын акка алыштыра. Ул шулай итеп төлкедән һәм бүредән саклана. Аю белән керпе йомшак яфраклар җыеп үзләренә өн ясыйлар һәм кар астында йоклап кышны үткәрәләр. Кыш көне урманда кошларда сайрамый. Урман тып-тын. Табигать ял итә. Урман язга әзерләнә. (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар кабатланыла).

Хәрәкәтле уен: “Кар бөртекләре”. (Кем тизрәк, күбрәк җыя).

Тәрбияче: Йомшаккай бер “тылсымлы тартма” калдырды. Әйдәгез тартманы ачып карыйк әле. Балалар, монда бик күп рәсемнәр, янында хаты да бар. (Тәрбияче хатны укый). Әйдәгез хатны укыйк әле: “Исәнмесез, балалар! Минем сезгә зур үтенечем бар иде. Мин сезгә рәсемнәр җибәрәм. Ул рәсемнәрдә төрле җәнлекләр ясалган, ләкин мин аларның кайсылары урманда яшәгәнен белмим. Ярдәм итсәгез иде. Зур рәхмәт әйтеп, Йомшаккай”. Балалар, Йомшаккай бигрәк тәрбияле, ул ягымлы сүзләр белән хат язып җибәргән, аңа булышабызмы? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче балаларга куян, аю, сыер, керпе рәсемнәре  күрсәтә.

Тәрбияче. Балалар, бу рәсемнәрнәрдәге кайсысы җәнлекләр урманда яши? (Куян, аю, керпе). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Булдырдыгыз балалар!

Тәрбияче: Балаларга төлке, бүре, тиен, эт рәсемнәре  күрсәтә.(Төлке, бүре, тиен). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).

 Йомшаккай бик сөенер, сезгә рәхмәт әйтер. Балалар, без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Сезгә ошадымы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Булдырдыгыз балалар! Әйдәгез башлыкларны, бияләйләрне, итекләрне киеп, чаналарны алып урамга чыгабыз.

Тәрбияче: Балалар буген сез бик акыллы, зирәк, җитез булдыгыз. Матур җаваплар бирдегез. Молодцы .Әйдәгез үзегезне мактап кул чабабыз.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

"Кышкы урман"

1)Кереш өлеш2)Оештыру өлеше.Т-че: Хәерле көн , килгән кунаклар, Хәерле көн балалар!Балалар кәефләрегез ничек?Б-р:Әйбәт...

Новый год Тема: «Кышкы урман маҗаралары”

Тема:  «Кышкы урман маҗаралары&rdquo...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнл...