Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Низамова Ляля Минсалиховна

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның табигатьнең характерлы үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннар турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, танып белү, сәламәтлек, иҗади эш.

Методик алымнар һәм чаралар: психогимнастика, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyshky_urman.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның табигатьнең характерлы үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннар турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, танып белү, сәламәтлек, иҗади эш.

Методик алымнар һәм чаралар: психогимнастика, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, хәрәкәтле уен, эш алымнарын күрсәтү, мактау.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, карагыз әле безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез әле матур иттереп кунаклар белән исәнләшеп алыйк. (Исәнмесез). Хәерле көн сезгә! Балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу).

         Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

- Балалар, сез саф һавада йөрергә яратасызмы? (Әйе, яратабыз)

- Мин  бүген сезне урманга сәяхәткә барырга чакырам. Балалар, урамда хәзер кайсы ел фасылы? (Кыш). Кем кыш турында шигырь белә?

Төренде дөнья акка –

Кыш килде туган якка.

Башланды суык көннәр,

Көннәрдән озын төннәр.

- Димәк, без сезнең белән кышкы урманга юл тотачакбыз. Балалар, урамда һава торышы нинди? (салкын). Кыш көне җир өсте нәрсә белән каплана? (Кар белән). Димәк, балалар, урамда салкын булгач безгә җылырак итеп киенергә кирәк. Өстебезгә нәрсә киябез? (Тун, куртка, пәлтә киябез) Башка нәрсә киябез? (Башлык, шапка, бүрек киябез) Муенга нәрсә бәйлибез? (Шарф бәйлибез) Аякка нәрсә киябез? (Итек киябез) Кулларга нәрсә киябез? (Бияләй киябез).

Киендек барыбыз да,

Кышкы юл алдыбызда.

Бер-бер артлы басабыз,

Без урманга барабыз.

Ашыкмыйча атлыйбыз,

Һәм артка да калмыйбыз.

Музыка: аяк астында кар шыгырдавы.

Чаңгы юлы

- Балалар карагыз әле, нинди карлы, тар юл (рәсемдә чаңгы юлы). Без бу юлны ничек үтербез икән? (Чаңгы белән). Әйдәгез, чаңгыларны киябез дә, барабыз.

Тау.

-Карагыз әле, балалар, алдыбызда нәрсә (рәсемдә тау)? (Тау). Таудан нәрсә белән төшәрбез? (Чана белән). Чаналарыбызга утырдык та, киттек.

Шугалак.

– Балалар, карагыз әле нинди зур шугалак (рәсемдә шугалак). Шугалак нәрсә белән капланган? (Боз белән). Бу шугалакны  без тимераякта үтәрбез. Әйдәгез, аякларга тимераякларны киябез дә шуабыз.

Рәсемдә урман.

- Балалар, без кая килеп чыктык? (Урманга). Әйе, без сезнең белән кышкы урманда. Балалар, карагыз әле тирә-юньгә, урман матурмы? (Әйе, матур). Нинди матур кышкы урман! Нәрсәләр күрәсез сон сез? (Агачлар). Агачларда яфраклар бармы? (Юк). Урманда агачлар күпме, әзме? (Күп). Алар нәрсә белән капланган? (Кар белән). Кар нинди төстә? (Ак төстә).

        Балалар, әйдәгез урман тавышын тыңлап карыйк.

Музыка: кышкы урман тавышы.

        Нинди тавышлар ишеттегез сез? (Кошлар тавышы). Кайсы кош урманда тукылдый? (Тукран). Дөрес.       Презентацияне сүндерергә.

Музыка: тылсым.

- Балалар, нинди тылсымлы тавыш булды бу? Карагыз әле, бияләй ята монда. Бу  бияләй кемнеке икән? Кем төшереп калдырган? (Җаваплар). Бу серле  тавыш шушыннан килде ахры? (Күтәреп селкеп карыйм). Ай-йай авыр бияләй бу. Сез дә тотып карагыз әле. (Балалар тотып карыйлар).  Монда кемдер яши ахры. Кая, балалар, ачып карыйк әле (Балалар белән ачып карыйбыз). Бу нәрсә? (Аю) Аю нәрсә ярата? (Аю бал ярата). Бу нәрсә? (Куян) Куян нәрсә ярата? (Куян кишер ярата). Бу нәрсә? (Бу төлке). Төлке нәрсә ярата?

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын,

          Кетәкләргә кереп мин,

Тавык-чеби аламын (Тавык-чебеш ярата).

Бу нәрсә? (Керпе). Керпе нәрсә ярата? (Алма, гөмбә ярата).

-Балалар, әйдәгез әле бу җәнлекләр белән уйнап алыйк.

Җәнлекләрне чыршы төбенә  утыртып җыр җырлыйбыз.

Башлыкларны кигәндә музыка уйнап  тора.

Җәнлекләр турында бию.

- Балалар, безнең җырыбыз урман җәнлекләренә бик ошагандыр. Әйдәгез, без аларны урманда кышларга калдырыйк.  Балалар карагыз әле, көн дә караңгылана башлады, буран да чыгып маташа, урманда бик рәхәт булса да, өйгә кайтырга кирәктер. Әйдәгез бер-беребездән калмыйча, кайтыйк.

Аю бабай ял итә.

Карабүрекләр очалар,

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайта балалар.

Йомгаклау

- Менә балалар, без сезнең белән балалар бакчасына кайтып та җиттек. Балалар без бүген кая бардык?

Кышкы урманга бардык,

Матур урыннар күрдек.

Ак зифа каен уңда,

Ямь-яшел чыршы сулда.

Балалар сезгә кышкы урманга сәяхәтебез ошадымы? (Әйе) Саф һавада йөрергә әйбәт булдымы? (Әйбәт булды). Балалар, әйдәгез кунаклар белән саубуллашыйк та, төркемебезгә кайтыйк. (Сау булыгыз).

Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

“Йорт хайваннары” темасына уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча интеграль шөгыль.

Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен дидактик уеннар, җырлар, хәрәкәтләр аша ныгыту. Хайваннар, кошлар турындагы җырларның сүзләренә туры китереп, бармаклар белән күнегүләрне дөрес башкарул...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”

Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек  “Салкын кыш” Максат: Балаларның  кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк ...

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар

Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

Зурлар төркемендә сөйләм теле буенча интеграль шогыль “ Квест – сихри урманга сәяхәт “.

Максат: Уку елы дәвамында “Сөйләм үстерү” өлкәсендә алган белемнәрне һәм   күнекмәләрне ныгыту.Бурычлар:- Балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга, мәгънәсе буенча туры килә торган с...