Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле “Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү күренеше
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Архипова Венера Алексеевна

 “Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү күренеше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shogyl.kem_nerse_yarata_echtelegen_soyleu.doc110.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:«КЕМ НӘРСӘ ЯРАТА». ӘКИЯТЕНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕН СӨЙЛӘҮ.

    Программаның эчтәлеге:  Әкиятнең эчтәлеген аңларга булышу, мөстәкыйль сөйли белү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.   Татарча матур, дөрес сөйләмгә игьтибарлылыкны көчәйтү. Матур әдәбиятка кызыксыну уяту.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, физик үсеш, социаль- коммуникатив үсеш, сәнгати – нәфәсәти үсеш.

   Сүзлек өстендә эшләү: Сөяк, ярма, майлы, солы орлыгы, бөртек, файдалы, бәхәсләшәләр, Мыраубикә.

   Күрсәтмә материал: « Песи балалары белән сөт эчә» рәсеме.

  Методик алымнар: ситуация: «Песи балалары белән сөт эчә», әңгәмә, сораулар, уен,  нәфис сүз куллану, әкият уку.

   Алдан әшләнгән эш: йорт хайваннары һәм кошлары турында әңгәмә үткәрү, рәсемнәр карау, “Песи һәм тычканнар” уенын кабатлау, йорт хайваннары турында китаплар карау, кем ничек кычкыра, тышкы кыяфәтләре турында сөйләшү.

   Индивидуаль эш: сорауларга тулы җавап бирү өстендә эшләү, авазларны чиста әйтүне ныгыту.

 Эшчәнлекнең барышы:

     Оештыру.

-Хәерле иртә, балалар. Без бүген “Кем нәрсә ярата” әкиятен искә төшерәбез һәм сөйләргә өйрәнәбез.

     Рәсем карау. «Песи балалары белэн сөт эчә».

  • Балалар карагыз әле бу рәсемгә, нәрсәләр күрәсез анда?
  • Песи һәм песи балалары.
  • Аларның тышкы кыяфәтләре турында нәрсә әйтә аласыз?
  • Алар йомшаклар, нәниләр, йонлачлар...
  • Алар нишлиләр?
  • Алар сөт эчәләр.
  • Ә песиләр кайда яшиләр?
  • Авылда, әбиләрдә............
  • Песиләр тагын нинди ризык яратып ашыйлар?
  • Балык, ит, тычкан тоталар...
  • Авылда тагын нинди хайваннар яши?
  • Сыер, сарык, кәҗә, ат, эт, каз,үрдәк,тавык,әтәч, .............
  • Дөрес балалар. Ә хәзер кайсы хайванның нәрсә яратканын

«Кем нәрсә ярата?»  әкиятеннән белербез.

 Сөйләү.

    Бер йортта Песи белэн Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең, эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп тә китәләр икән. Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк? — дип бәхәсләшәләр икән.

  • Иң тәмле  сый — сөт,— ди  Песи.— Сөттән  соң,  бер  тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде! Тик тычканны тотуы кыен.
  • Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чупләсәң — менә шунда тамак тук-тук-тук була! — ди Әтәч.
  • Юк-юк! — дип сүзгә кушыла Акбай.— Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.
  • Нәрсә-ә-ә сөйлисең син,— дип каршы килә  Кәҗә.— Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң, тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән — әле һаман килешә алганнары юк, ди.

Әңгәмә.

Ошадымы сезгә әкият. Бу әкиятнең исеме ничек?

- “Кем нәрсә ярата?”

- Әкият нәрсә турында?

-  Йорт хайваннары турында. Аларның нәрсә яратуы.

- Йорт хайваннарының бәхәсләшүләре турында.  

 Әкиятнең эчтәлеген балалар белән сөйләү.

  • Хәзер үзебез сөйләп карыйбыз: Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч һәм Кәҗә яшәгәннәр. Кич белән алар эшләре турында сөйләшәләр икән. Бәхәсләшәләр икән: Кем нәрсә ярата? Нәрсә тәмлерәк?

Песи: Иң тәмле  сый — сөт. Тычкан да бик тәмле! Тик тычканны тотуы кыен.

Әтәч: Сөт нәрсә? Ул бит сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләре тамак туйдыра.

Акбай: Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була.

Кәҗә: Нәрсә-ә-ә сөйлисең син. Менә кәбестә-ә-ә булса икән. Иң, тәмле азык — кәбестә-ә-ә! — ди ул.

Алар бәхәсләшәләр икән — әле һаман килешә алганнары юк, ди.

-Булдырдыгыз балалар, хәзер бераз ял итеп алабыз

Физкультминут “Казлар”:


Балалар: Казлар, казлар, га-га-га, сез барыгыз елгага (йөрү хәрәкәтләре ).

Чумып-чумып йөзәрсез (чүгәлиләр, басалар),

Чиста булдык, диярсез (йөзү хәрәкәтләре белән).

Казлар:    Кыйгак-кыйгак, га-га-га,

Без бармыйбыз елгага (баш кагу хәрәкәтләре белән).

Без болай да ап-аклар —

Кызыл тәпи ак казлар

(куллары билдә килеш, аякларын як-якка хәрәкәтләндерәләр).

Дидактик уен « Кем нәрсә ярата?» 

(Тылсымлы капчык ярдәмендә уйнала. Капчыкка муляжлар салына).

- Бу кәбестә, кәбестәне кәҗә ярата.

- Бу кишер, кишерне куян ярата.

- Бу сөт, сөтне песи ярата.

- Бу сөяк,сөякне эт ярата.

- Бу солы,солыны ат ярата.

- Бу бодай,бодайны әтәч,тавыклар ярата.

Ишек артыннын мәче кычкырган тавыш килә. Балалар белән тәрбияче ишек ачып керәләр.

Шигырь уку. Д.Гарифуллин. «Мыраубикә».

Мыраубикә кызык та соң:

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

     -Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Песинең исеме ничек? Ә Мырыубикә уянгач ни эшләр икән?

    - Ашар, уйнар.

    - Әйдәгез, балалар, аңа күңелсез булмасын өчен без аңа дуслар ясыйбыз.  

Әвәләү. “Песинең дуслары”

Нәтиҗә ясау.

-Балалар без сезнең белән бүген шөгыльдә нәрсә эшләдек?

- Әкият тыңладык, сөйләдек. “Тылсымлы капчык” уены, “Казлар уены уйнадык. “Мыраубикә турында шигырь тыңладык. Песи кунакка килде, без аңа дуслар ясадык. Рәсем карадык. Йорт хайваннарының нәрсә яратулары турында сойләштек.

- Әфәрин. Шөгыль тәмам.

Әдәбият:

“Иң матур сүз” К.В.Закирова.

        “Туган телем -  бөек анам теле” .З.М.Зарипова, иҗади төркем

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү шөгыле

“Кем нәрсә ярата?” әкиятенең эчтәлеген сөйләү күренеше


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...