"Кышкы урман"
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) на тему

1)Кереш өлеш

2)Оештыру өлеше.

Т-че: Хәерле көн , килгән кунаклар, Хәерле көн балалар!Балалар кәефләрегез ничек?

Б-р:Әйбәт

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_baltach.docx25.92 КБ

Предварительный просмотр:

1)Кереш өлеш

2)Оештыру өлеше.

Т-че: Хәерле көн , килгән кунаклар, Хәерле көн балалар!Балалар кәефләрегез ничек?

Б-р:Әйбәт

Т-че:Карагыз әле балалар безгә күпме кунак лар килгән, алар белән исәнләшик әле.

Б-р: Исәнмесез

Т-че: Аларга елмаюларыбызны бүләк итик.

Елмай әле дускаем

Елмаю матур була

Елмайганда кешенең

Күзләренә нур тула

Бир кулыңны дус булыйк

Һәрчак елмаеп торыйк.

Т-че: Мин сезгә  бер табышмак әйтәм игътибар белән тыңлагыз.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән

Чыршы , каен , имән,

Ап-ак тунын кигән.

Т-че: Кайсы  ел фасылы сүрәтләнгән?

Б-р:Кыш

Т-че: Бик дөрес әйттегез б-р.Бу  табышмакта кыш фасылы  сүрәтләнгән. Кызганычка каршы кыш тәмамланып килә.Шуңа күрә  әйдәгез әле балалар кыш турындагы белемнәребезне ныгытып китик әле.

Т-че:Кышка хас билгеләрне санап китик әле

Көннәр кыскара. Төннәр озыная.Кояш аска  төшә, җиргә якыная.Шуңа күрә  кояшның җылытуы  начарлана.(Прогулкада  без сезнең  белән моны  тәҗрибәләр үткәреп күрә алабыз. (Кулларыбызны кояшка җылытырга сузавбыз , ә кулларыбыз җылынмый)

Т-че Балалар кышның үзенә генә хас билгеләрендә санап китик әле.

Б-р: Кар ява, көннәр салкыная һ.б

Т-че: Һәр фасылның 3 ае бар.  Әйтегез әле, кыш фасылына нинди айлар керә?

Б-Р: Декабрь, Январь, Февраль.

Т-че: Кыш  айларына карата Шагыйрьләр, рәссамнәр, композиторлар,  кыш турында бик матур  шигырьләр , музыкаль әсәрләр,рәсемнәр иҗат иткәннәр.Әйдәгез без сезнең белән шушы кышкы матурлыкны  экраннар аша карап китик(Видео язма)

Т-че : Бу видео язмадагы рәсемнәрне   ничек дип атыйбыз?

Б-Р: Табигать күренешләре.

Т-че:Ә Табигать күренешләрен ясаучыны кем дип атыйлар?

Б-р: Рәссам дип атыйлар .(Художник)

Т-Че:Бик дөрес б-р. Әйдәгез әле менә шушы рәсемгә күз салыйк.Бу рәсемдә сезнәрсә күрәсез?

Б-р:Кышкы урман. Рәссам нинди төсләр кулланган  бу рәседә?

Б-р:Җаваплар тыңлана.

Т-че: Әйдәгез, бүген без сезнең белән рәсем ясаучылар (пейзажистлар) булабыз.Һәм “Кышкы урман” рәсемен гадәти булмаган алымнар кулланып эшләрбез.Урыннарыбызга утырганчы сезнең белән бер ял итеп алыйк..

Физкультминут    

Кар бөртекләре җыю музыка астында.                                          

Ә хәзер матур гына итеп эш  урыннарыбызга барып утырабыз. Б-р өстәлдә сез нәрсәләр күрәсез?

Б-р: рамка, кәбестә яфрагы , мамык таякчыклар,ак буяу, су , пумала , салфетка.

Т-че Мин бүген сезне рәсем ясауның яңа алымнары белән таныштырырга телим.Бу алымнарда безгә кәбестә яфраклары, мамыклы таяклар ярдәмгә килер.

Шушы кәбестәнең  яфраклары  ярдәмендә  без сезнең белән “Кышкы урман” ясаячакбыз.Безгә моның өчен кәбестәнең уртадагы яфрагын алырга кирәк .Кисточкылар ярдәмендә кәбестәнең яфракларын  ак буяуга буыйбыз. Һәм эз калдыру алымы белән пыяла өстенә сүрәт төшерәбез. Соңыннан  кар көртләрен һәм кар бөртекләрен ясау өчен мамыклы таякчыклар кулланыбыз.

Эшкә кереп киткәнче без сезнең белән бармакларыбызны ял иттереп алыйк.

Әйләнделәр  бөтерелделәр , кар бөртекләре.

Югарыга ап-ак булып күтәрелделәр

Ачулы җил тынып калды

Бар дөнья тынды.

Җиргә яткан кар бөртеге җемелдәп торды.

Шатланышып саф һавага б-р йөгерде.

Т-че : Б-р без нәрсәдән эш башлыйбыз? (1-2 баладан сорау)

Ә хәзер әйдәгез , эшкә керешик һәм бергәләп “Кышкы урман” ясыйк.( Музыка “Кыш астында рәсем ясыйлар)

Т-че: Б-р , ә хәзер әйдәгез, рәсемнәрегезне берләштерик һәм әкияти кышкы урманга  сокланыйк.

Т-че: Б-р , кемнең эше бик чиста, пөхтә килеп чыккан?

-Ә кемнеке карлы?

-Ә кемнеке куе урман?

-Кемнекендә биек кар көртләре? һ.б.

Нәтиҗә ясала.

Шулай итеп , без сезнең белән елның нинди фасылы  турында сөйләштек.

Кышкы урманны нинди алымнар  һәм нәрсәләр белән  ясадык.

Мин бүгенге эшчәнлекне “Кыш “ шигыре белән тәмамлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Кышкы урман

Тема:Кышкы урманда.Бурычлар:1)балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү:озын колаклы куян,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләре...

Кышкы урман

зкологик тәрбия...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Новый год Тема: «Кышкы урман маҗаралары”

Тема:  «Кышкы урман маҗаралары&rdquo...

Уртанчылар төркемендә сөйләм теле буенча эшчәнлек “Кышкы урман”.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнл...