Безнен тату гаилә
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Гаилә һәм татарстан символлары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_urt.docx23.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Безнең тату гаилә.

   Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру :  ”Сөйләм үсеше” ,”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати үсеш”,”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коомуникатив үсеш” .

      Балаларның  эшләнлек төрләре:уен ,  коммуникатив,танып белү,  иҗади сәнгать.

      Максат: Балаларның гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү.   Гаилә турында сөйләргә өйрәтү.Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.   .Балаларның сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү ; уеннарда катнашу теләге уяту. Вак моториканы үстерү,игътибарлыкны арттыру    ,үзләре теләк буенча милли татар бизәге(ләлә һәм кыңгырау) чәчәгенең  характерлы үзенчәлекләрен ,төзелешен дөрес   рәсемедә чагылдырыргага  өйрәтү.

    Максатчан  ориентлары:Татарстан гимнын тыңлаганда  горурлык хисе кичерәләр ,балалар әңгәмә кора беләләр,үз фикерләрен әйтәләр,яхшы аралашалар,иҗади сәнгать белән кызыксыналар(чәчәк  ясыйлар).

 Материал: альбом бите,өй күренешләре  УМК  рәсемнәре( гаилә  альбомнары , фотографияләре,стендлар ,картиналар) , милли татар бизәге(ләлә һәм кыңгырау)  ,буяу карандашлары.

Аудиоязмалар: “Рәхмәт, әнием”, “Әтиемә”, “ Релакс өчен көй ” :”Татарстан гимны”, 

     Балалар эшчәнлеген оештыру.

     1.Оештыру моменты.

 Тәрбияче:Исәнмесез, балалар!Хәерле  иртә!Сәламәтлек миңа,сиңа һәм барлык кешегә.

      Хәерле иртә,күзләрем!(уң һәм сул күзне сыпыру).

      Хәерле иртә,колакларым!(уң һәм сул колакны тарту).

      Хәерле иртә,кулларым!(кулларны чәбәкләү).

      Хәерле иртә,аякларым!(аякларны сыпыру).

      Хәерле иртә,кояшым!(кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу).

      Хәерле иртә һава,хәерле иртә туган ил!

 (Слайд 1) өй рәсеме куелган, шуңа күрсәтеп). Балалар, карагыз, әле – бу нәрсә?

Балалар: Бу – өй.

Тәрбияче: Дөрес, без барыбыз да шундый матур өйләрдә яшибез.

Тәрбияче: Ә, сезгә үзегезгә генә яшәве күңелле булыр идеме?

Балалар: Юк, күңелле түгел- күңелсез, начар, моңсу, куркыныч булыр иде.

 Тәрбияче: Балалар, һәрберегезнең өстәлегездә өйләр рәсеме бар, сез бу өйдә кемнәр белән яшәр идегез?

Балалар:. Әти, әни, әби, бабай….(Һәрбер бала үз өенә әти-әни фотосын ябыштырып куя.)

Тәрбияче: Ни өчен ?

Балалар: Чөнки мин аларны яратам, миңа алар белән рәхәт, тыныч, күңелле, без бик тату яшибез.

 

(3-4 бала үз гаиләләре турында сөйлиләр )

Слайд2.Балаларның гаилә фотолары куела.

 Тәрбияче: Раяз, сезнең гаиләдә кемнәр яши? Алсу, синең әти-әниеңнен исемнәре ничек? Амиран, синең әти-әниең кем булып эшли?

Тәрбияче : Тагын да күңеллерәк булсын өчен без уйнап алабыз

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер без сезнең белән  бер уен уйнап алабыз.”Тәмле сүзләр” дип атала. Сезнең һәрберегез әниләргә матур сүз әйтергә тиеш була . (Һәр балага матур сүз әйткәннәң соң йөрәк рәсеме бирелә, аларны өйдә әниләренә бүләк итәләр).

Балалар: Кайгыртучан, сөйкемле, назлы, ягымлы, ачык йөзле, яраткан, матур, гүзәл, чибәр, туган, әнием,бердәнберем, акыллы, кояшым, алтыным, нәфис.

(Һәрбер әйтелгән матур сүзне барыбыз бергә кабатлыйбыз,минем әнием матур….)

 Тәрбияче: Ә хәзер Данияр әтисе турында шигырь сөйләп бирә.

(Сөйләгәннән соң) Балалар, ә сез әтиләрегез турында нәрсә сөйли аласыз? Әтиләр нинди? (Көчле, булышчан…) Әти әнигә ничек булыша ?(Савыт-саба юа, кибеткә йөри, тузан суырта…)

  Тәрбияче: Балалар, әти-әни, әби-бабай сүзләрен бер сүз белән ничек әйтәбез?

Балалар: Гаилә.

Тәрбияче: Дөрес, гаилә. Без бүген сезнең гаиләләрегез белән таныштык. Һәрбер гаиләдә яшәүчеләр бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсе белән ягымлы сөйләшәләр, тату яшиләр. Һәр әти-әни үз баласын сәламәт, акыллы, тәрбияле итеп үстерергә тырыша.

 (Физминутка)

Әнием коймак пешерә, әтием утын яра,

Бабай күзлеген киде – гәҗит укый ул көн дә.

Әбием носки бәйли, апаем идән юа.

Бик тату безнең гаилә – сөенәмен мин шуңа.

Слайд 3.

 Тәрбияче:Балалар,безнең  тату  гаиләләр бергә  дус булып  бер илдә яшиләр.Безнең барыбызның да туган иле бар.Туган ил ул без яшәгән йорт,сулаган һава,эчкән су,киң басулар,биек таулар .

Слайд4.(Туган авыл фотосүрәтләре).

Аудиоязмалар кушыла. “Татарстан гимны”.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән  “Татарстан гимны” тыңладык.

Безнең туган җиребез шундый бай,матур.З.Туфайлова”Туган ил”шигырен уку.(“Туган телдә сөйләшәбез”113 бит).

Тәрбияче:Балалар,безнең  республикабыз ничек атала?Безнең Татарстанда бик күп кешеләр яши.Аларның һәрберсенең үз теле,җыры,биюеләре, уеннары,әкиятләре бар.Безне туган  җиребез,телебез –татар теле берләштерә.

Слайд 5.Татарстан байрагы .

Тәрбияче:Балалар,безнең байракта  нинди төсләр күрәсез?(яшел,ак,кызыл).

-Ак төс нәрсә аңлата?(чисталык,пакълек).

-Кызыл төс нәрсәне аңлата?(Матур , кояш ,шатлык ,көз төсе).

-Яшел төс нәрсәне белдерә?(урманнар,болыннар,яфраклар,үләннәр 

Тәрбияче: Балалар,әйтегез әле безгә,безнең илгә байрак ни өчен кирәк?

(Байрак безне берләштерә,һәр илнең үз билгесе бар).

-Байраклар белән бәйрәм вакытында урамнарны,бүлмәләрне бизиләр.

-Балалар ,тиздән безнең зур бәйрәм –Җиңү бәйрәме якынлаша.Бу тантаналы,шатлыклы бәйрәмдә бездә сезнең белән  кечкенә ,матур байрак-

лар,шарлар,чәчәкләр тотып барырбыз.Ветераннарны котларбыз.

-Әйдәгез,бармак уены уйнап алабыз.

Бер бармак-ялгыз бармак,

Ике бармак пар бармак,

Өч бармакта байтак көч,

Дүрт бармакта күмәк көч,

Биш бармкта тулы көч,

Тулы көч ул-бердәм көч,

Бергә-бергә эшләрбез,

Дуслар булып иртә-кич.

Тәрбияче: Балалар,байрак нинди геометрик фигурага охшаган?(квадратка,турыпочмаклыкка).

Тәрбияче: Балалар,һәр байракның таягы(тоткасы ),тукымасы бар.

-Тотка нәрсәдән ясалган?(агач). Агач ныклы материал-тотып карагыз.

Тукыма таякка беркетелә.(балалар таякны һәм тукыманы күрсәтәләр).

  Җөмләдәге  хаталарны дөресләгез.Тактадагы УМК рәсемнәрендә күрсәтелә.

-Балалар,бүген мин бакчага килгәндә хат ташучы миңа Белмәмештән хат бирде.Татарстан  республикасын  тасвирлап хикәя язып җибәргән.Ләкин хатта бик күп хаталар бар.Әйдәгез бергәләп укыйбыз һәм хаталарны дөреслибез.

1)Татарстанда әти-әни һәм мин яшим.

2)Татарстан байрагында ике төс бар?

3)Байракның тукыма өлеше түгәрәк формада?

4)Байракка тотка кирәкми.

5)Туган ил –ул мин  яши торган өй.

 -Әйдәгез без сезнең белән үзебезнең Татарстан байрагын ясыйбыз.Карандашларны баш,имән,урта бармак белән яхшылап ,дөрес итеп тотабыз.Башта  байракның таягын туры вертикаль сызык белән куябыз.Ныклы булсын өчен әзрәк калынайтабыз. Тукымалы өлеше квадратка охшаган.Хәзер һавда бармак белән квадрат ясап карыйбыз.

-Әйдәгез,  хәзер альбом битенә ясыйбыз.Ясаган байракларны матур итеп элеп куябыз.Без аларны бәйрәмдә ветеран бабайларга бүләк итәрбез..

                Рефлексия. Балалар эшеннән күргәзмә.

        -Без бүген нәрсә эшләдек ?  -Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...

Без дус,тату гаилә

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур...

"Тату гаилә". - "Дружная семья".

формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....