Без дус,тату гаилә
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Шайдуллина Раиля Фаилевна

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;

Үстерешле бурычлар: балаларны үрнәк буенча кыска хикәя төзергә өйрәтү; балаларның сорауларга җавап бирү сәлатен үстерү;

Тәрбияви бурычлар: гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: курчак Алсу, Г.Тукай сурәте, “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләренә иллюстрацияләр, магнитофон, Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре дискы, интерактив такта, һөнәр сурәтләре.

Алдан үткәрелгән эш: г.Тукай әсәрләре белән таныштыру, иллстрацияләрен карау.

Тәрбияченең шөгыльгә әзерлеге: төркемне җилләтү, әсбапларны кую, балаларны әзерләү.

Шөгыль барышы:

-         Исәнмессез, балалар. Матур итеп утырыгыз, кулларны, аякларны матур куегыз. Балалар, бүген безгә Алсу кунакка килде. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.

-         Исәнме, Алсу.

-         Исәнмессез.

Ә хәзер менә бу сурәткә карагыз әле. Әлеге рәсемдә сез кемне күрәсез?

-         Габдулла Тукайны.

-         Әйе, дөрес. Балалар, искә төшерик әле, Габдулла Тукай нинди шигырьләр, әсәрләр язган?

-         Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәсрләрен язган. (иллюстрацияләр күрсәтелә)

-         Балалар, ә безнең Алсу Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен беләм ди. Әйдәгез, без дә әлеге шигырь белән танышыйк.(шигырьне магнитофон тасмасыннан тыңлау)

-         Габдулла Тукай “Безнең гаилә”.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең беелән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

-         Балалар, әйтегез әле, әлеге гаиләдә кемнәр яши?

-         Әти, әни, әби, бабай һәм бер песи.

-         Дөрес әйтәсез. Ә хәзер балалар, әйтеп карагыз әле, алар барысы бергә ничек аталалар.

-         Алар барысы бергә гаилә булалар.

-         Булдырдыгыз, балалар. Гаилә дигән бу кечкенә генә төшенчәгә безнең әти, әни, әби, бабай кебек иң якын кешеләребез керә. Балалар, уйлап карагыз әле, әлеге гаиләдә кем нәрсә белән шөгелләнә?

-         Песи өйне тычканнардан саклый.

-         Дөрес. Балалар, әйдәгез әле әлеге гаиләнең гаилә альбомын карыйк. Һәр рәсемдә бер гаилә әгъзасы сурәтлән. Әлеге картиналарга карап кем сурәтләнүен, кайда эшләвен әйтегез. Мәсәлән: Бу абый. Ул йортлар төзи. Төзүче булып эшли.

-         ______ , беренче рәсемгә карап, кем сурәтләнүен, һәм кем булып  эшләвен әйтеп бир әле.

-         Бу әти, ул машина йөртә. Шофер булып эшли.

-         Дөрес. Икенче рәсемне  _____ әйтеп бир әле.

-         Бу әни, ул ашарга пешерә. Пешекче булып эшли.

-         Булдырдың. Өченче рәсемнен  ______ аңлат әле.

-         Бу апа, ул күлмәк тегә. Тегүче булып эшли.

-         Дүртенче рәсемне аңлатырга тели? _______  аңлат әле?

-         Бу әби, ул бәйләм бәйли.

-         Бик дөрес. Һәм бишенче рәсемне ______ аңлатсын.

-         Бу бабай, ул китап укый.

-         Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк әле. Алга тезелеп басыгыз.

-         Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әтиләр?

-         Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әтиләр (солдатлар кебек).

-         Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әниләр?

-         Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әниләр (биек үкчәле туфли кигән кебек).

-         Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри бабайлар?

-         Менә шулай, менә шулай, шулай йөри бабайлар (кулларын артка куеп. бөкрәеп).

-         Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әбиләр?

-         Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әбиләр (таякка таянып).

-         Булдырдыгыз, балалар. Алсу безгә үзенед гаиләсе турында сөйләргә тели. Әйдәгез әле аны тыңлыйк.

-         Минем исемем Алсу. Мин әти, әни һәм кечкенә сеңелем белән яшим. Әти табиб, әни сатучы булып эшли. Мин сеңелем белән бакчага йөрим. Мин аларны яратам.

-         Балалар, Алсу безне үзенең гаиләсе белән таныштырды. Хәзер без дә үзебезнең гаилә турында сөйлик. Кем Алсуны үзенең гаиләсе белән таныштырырга тели? (балалар теләге буенча 2-3 баладан сорала).

-         Балалар, Алсуга сезнең гаиләгез турында сөйләвегез бик ошаган. Ләкин бүген барагыз да Алсуны үз гаиләсе белән таныштыра алмады. Алсуны икенче юлы безгә кунакка килүенә гаилә альбомы ясарбыз. Алсуның китәр вакыты җитте. Әйдәгез аныд белән саубуллашыйк.

-         Сау бул, Алсу.

-         Сау булыгыз.

-         Балалар, бабай, әби, әти, әни барысы бергә кем булалар?

-         Алар барысы бергә гаилә булалар.

-         Әйе, без бүген дәрестә гаилә турында сөйләштек. Безнең барыбызның да үз гаиләсе бар. Без үз гаиләбезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_dus_tatu_gail.docx18.68 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;

Үстерешле бурычлар: балаларны үрнәк буенча кыска хикәя төзергә өйрәтү; балаларның сорауларга җавап бирү сәлатен үстерү;

Тәрбияви бурычлар: гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһаз: курчак Алсу, Г.Тукай сурәте, “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләренә иллюстрацияләр, магнитофон, Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре дискы, интерактив такта, һөнәр сурәтләре.

Алдан үткәрелгән эш: г.Тукай әсәрләре белән таныштыру, иллстрацияләрен карау.

Тәрбияченең шөгыльгә әзерлеге: төркемне җилләтү, әсбапларны кую, балаларны әзерләү.

Шөгыль барышы:

  • Исәнмессез, балалар. Матур итеп утырыгыз, кулларны, аякларны матур куегыз. Балалар, бүген безгә Алсу кунакка килде. Әйдәгез әле аның белән исәнләшик.
  • Исәнме, Алсу.
  • Исәнмессез.

Ә хәзер менә бу сурәткә карагыз әле. Әлеге рәсемдә сез кемне күрәсез?

  • Габдулла Тукайны.
  • Әйе, дөрес. Балалар, искә төшерик әле, Габдулла Тукай нинди шигырьләр, әсәрләр язган?
  • Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” әсәсрләрен язган. (иллюстрацияләр күрсәтелә)
  • Балалар, ә безнең Алсу Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигырен беләм ди. Әйдәгез, без дә әлеге шигырь белән танышыйк.(шигырьне магнитофон тасмасыннан тыңлау)
  • Габдулла Тукай “Безнең гаилә”.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең беелән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

  • Балалар, әйтегез әле, әлеге гаиләдә кемнәр яши?
  • Әти, әни, әби, бабай һәм бер песи.
  • Дөрес әйтәсез. Ә хәзер балалар, әйтеп карагыз әле, алар барысы бергә ничек аталалар.
  • Алар барысы бергә гаилә булалар.
  • Булдырдыгыз, балалар. Гаилә дигән бу кечкенә генә төшенчәгә безнең әти, әни, әби, бабай кебек иң якын кешеләребез керә. Балалар, уйлап карагыз әле, әлеге гаиләдә кем нәрсә белән шөгелләнә?
  • Песи өйне тычканнардан саклый.
  • Дөрес. Балалар, әйдәгез әле әлеге гаиләнең гаилә альбомын карыйк. Һәр рәсемдә бер гаилә әгъзасы сурәтлән. Әлеге картиналарга карап кем сурәтләнүен, кайда эшләвен әйтегез. Мәсәлән: Бу абый. Ул йортлар төзи. Төзүче булып эшли.
  • ______ , беренче рәсемгә карап, кем сурәтләнүен, һәм кем булып  эшләвен әйтеп бир әле.
  • Бу әти, ул машина йөртә. Шофер булып эшли.
  • Дөрес. Икенче рәсемне  _____ әйтеп бир әле.
  • Бу әни, ул ашарга пешерә. Пешекче булып эшли.
  • Булдырдың. Өченче рәсемнен  ______ аңлат әле.
  • Бу апа, ул күлмәк тегә. Тегүче булып эшли.
  • Дүртенче рәсемне аңлатырга тели? _______  аңлат әле?
  • Бу әби, ул бәйләм бәйли.
  • Бик дөрес. Һәм бишенче рәсемне ______ аңлатсын.
  • Бу бабай, ул китап укый.
  • Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер әйдәгез “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк әле. Алга тезелеп басыгыз.
  • Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әтиләр?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әтиләр (солдатлар кебек).
  • Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әниләр?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әниләр (биек үкчәле туфли кигән кебек).
  • Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри бабайлар?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай йөри бабайлар (кулларын артка куеп. бөкрәеп).
  • Күрсәт әле үскәнем, ничек йөри әбиләр?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әбиләр (таякка таянып).
  • Булдырдыгыз, балалар. Алсу безгә үзенед гаиләсе турында сөйләргә тели. Әйдәгез әле аны тыңлыйк.
  • Минем исемем Алсу. Мин әти, әни һәм кечкенә сеңелем белән яшим. Әти табиб, әни сатучы булып эшли. Мин сеңелем белән бакчага йөрим. Мин аларны яратам.
  • Балалар, Алсу безне үзенең гаиләсе белән таныштырды. Хәзер без дә үзебезнең гаилә турында сөйлик. Кем Алсуны үзенең гаиләсе белән таныштырырга тели? (балалар теләге буенча 2-3 баладан сорала).
  • Балалар, Алсуга сезнең гаиләгез турында сөйләвегез бик ошаган. Ләкин бүген барагыз да Алсуны үз гаиләсе белән таныштыра алмады. Алсуны икенче юлы безгә кунакка килүенә гаилә альбомы ясарбыз. Алсуның китәр вакыты җитте. Әйдәгез аныд белән саубуллашыйк.
  • Сау бул, Алсу.
  • Сау булыгыз.
  • Балалар, бабай, әби, әти, әни барысы бергә кем булалар?
  • Алар барысы бергә гаилә булалар.
  • Әйе, без бүген дәрестә гаилә турында сөйләштек. Безнең барыбызның да үз гаиләсе бар. Без үз гаиләбезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Занятие по развитию речи в старшей группе "Тату гаилә"

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт...

"Тату гаилә". - "Дружная семья".

формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи....

Безнен тату гаилә

Гаилә һәм татарстан символлары...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....