“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.
  Ата-ана үрнәге, баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп урын алып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx15.79 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркеме өчен проект

    Тема: “Мин һәм минем тату гаиләм”

    Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.

  Ата-ана үрнәге, баланы шәхес итеп тәрбияләүдә төп урын алып тора.

1 этап

    Проектның төре: иҗади

    Катнашучылар саны: 22 бала, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, музыка җитәкчесе, балалар бакчасы тәрбиячеләре.

    Үткәрү вакыты: 3 ай                                                                                                          

    Проблеманың әһәмияте: бала шәхесен һәр яктан үстерү, балада әйләнә-тирәгә уңай мөнәсәбәт, үз гаиләсенә, туган иленә карата мәхәббәт, ярату хисе тәрбияләү.                

    Проектның максаты: балаларда үзенең якыннарына, барлык гаилә әгъзасына, гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү.

    Төп бурычлар:

1.  Кече яшьтәге балаларга  "Гаилә" төшенчәсенә аңлатма бирү.                                      

2.  Һәр гаилә әгъзасына яхшы караш,уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне дәвам итү.

3.  Һәр балага үз тормышларында тәрбиячеләр белән балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә зур урын алып торганын аңларга булышу.  

     Проект эшчәнлеген тәэмин итү:      

 1. Балаларга белем һәм тәрбия бирү программасы /М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова/      

 2. Журналлар: "Ребенок в детском саду" №6. 2003;  Управление ДОУ "№7,  2006;  №8, 2005;  "Воспитатель" №6, 2007.

 3. Альбомнар, макетлар, экран, плакатлар.      

Көтелгән нәтиҗә:

 1. Балаларның "Гаилә" төшенчәсен аңлауларына ирешү.

 2. Балаларда гаилә әгъзаларына мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

 3. Гаилә әгъзалары турында сөйли алу.

 4. Балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

  II этап

Проектны үзләштерү:

  1. Балаларга бу проблеманың мөһимлеген аңлату.

  2. Бу тема буенча методик, әдәби материал сайлау.

  3. Уенчыклар, җиһазлар, уен өчен, театр эшчәнлеге өчен атрибутлар сайлау.

  4. Рәсем сәнгате эшчәнлеге өчен материал сайлау.

  5. Әти-әниләр җыелышын әзерләү, үткәрү.

  6. Балаларның өйләренә бару.

  7. Әти-әниләр белән әңгәмә, анкета үткәрү.

 III этап 

 Проект үтәлеше

Программаның бүлекләре

Эш алымнары

 Уен эшчәнлеге

Дидактик уеннар:  “Рәсемнәрне җый”, “Һөнәрләр”

Сюжетлы-рольле уеннар: “Гаилә”, “Шифаханә”, «Минимаркет».

 Танып-белү эшчәнлеге

Шөгыльләр: “Минем әни”,  “Минем гаилә”, “Балалар бакчасы- туган йортым”,  

 Әңгәмә: гаилә фотографияләре буенча: “Тату гаилә”

Рәсемнәр карау һәм тикшерү

Бирелгән тема буенча тренинглар

Конструкцияләү

Схема буенча ориентлашырга өйрәнү “Минем ишегалды”, “Минем өем”

 Сөйләм теле үстерү

Хикәя төзеп сөйләү: “Әти-әни һәм мин- тату гаилә”

Картина буенча хикәя төзү “Безнең бүлмә”

 Матур әдәбият белән таныштыру

 Рус халык әкиятләре: “Теремкәй”, “Шалкан”.

А.Алиш “Чукмар белән Тукмар”.

Ә.Габиди “Мин әнигә булышам”.

Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар

 Театральләштерү эшчәнлеге

 “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

 Рәсем

“Минем гаилә”, “Мин яраткан балалар бакчасы”.

Рәсемнәр күргәзмәсе: “Мин һәм минем гаиләм”

Музыка

  З.Хабибуллин «Безнең гаилә”.

Н. Җиһанов “Бишек җыры”.

Физик тәрбия

 Спорт ярышы “Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе”

 Рус теленә өйрәтү

Шөгыль “Гаилә” картинасы буенча хикәя төзеп сөйләү

Шәхси тәҗрибә буенча сөйләү “Минем гаилә” (гаилә фотографияләре буенча).

 Әти-әниләр белән эш

Әти-әниләр белән проектның максаты һәм бурычлары турында әңгәмәләр.    

 Практикум “Гаиләнең ялын оештыру”.

“Ачык ишекләр көне”

 Диспут “Гаиләдә ике бертөрле яки төрле җенестәге балалар”

IV этап

Проектның презентациясе

1.   Ял вакыты “Безнең яраткан шөгылебез”

2. Педагогларның ата-аналар җыелышларында һәм педагогик советларда чыгышлары.

3.  “Туганнар арасында” Ата-аналар почмагын җиһазлау һәм яңарту.  

V  этап

 Яңа проектлар өчен бурычлар билгеләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Минем яраткан шәһәрем. ( уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспект)

Балаларны туган шәһәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Әлмәтнең тарихы, урамнары, матур урыннары, табигате, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең хезмәте. Зурлар хезмәтенә мәхәббәт, ихтирам һәм туган я...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Занятие с родителями "Минем тату гаиләм" 5-6 лет

Занятие с родителями и с детьми. Возраст детей 5-6 лет.  Главная цель занятия :дать определение к слову "СЕМЬЯ". Воспитать уважение к членам семьи, бабушкам и дедушкам, к папам и мамам, к братьям...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....

Сөйләм үстерү шөгыле. 3-4 яшьлек балалар өчен “Минем тату гаиләм"”

Уртанчылар төркеме өчен.Интеграль белем бирү өлкәсе: “Танып –белү”,”Аралашу”,”Сәнгать-эстетик үсеш”Максат:Балаларның гаилә ,гаилә турында   белемнәр...