Сөйләм үстерү шөгыле. 3-4 яшьлек балалар өчен “Минем тату гаиләм"”
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Галимова Зиля Абраровна

Уртанчылар төркеме өчен.

Интеграль белем бирү өлкәсе: “Танып –белү”,”Аралашу”,”Сәнгать-эстетик үсеш”

Максат:Балаларның гаилә ,гаилә турында   белемнәрен арттыру,туганлык хисләре тәрбияләү,”Минем өем”,”Минем гаиләм” сузенең мәгънәсенә төшенү,балаларда  шатлык хисләре булдыру,пөхтәлеккә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_konspekty_minem_tatu_gailm.docx17.37 КБ

Предварительный просмотр:

             Шөгыль  конспекты “Минем тату  гаиләм”

Уртанчылар төркеме өчен.

Интеграль белем бирү өлкәсе: “Танып –белү”,”Аралашу”,”Сәнгать-эстетик үсеш”

Максат:Балаларның гаилә ,гаилә турында   белемнәрен арттыру,туганлык хисләре тәрбияләү,”Минем өем”,”Минем гаиләм” сузенең мәгънәсенә төшенү,балаларда  шатлык хисләре булдыру,пөхтәлеккә өйрәтү

Бурычлар:

1.Балаларда гаилә төшенчәсен анлауны булдыру.

2.Бәйләнешле сөйләм үстерү

3.Фломастер белән түгәрәк предметлар ясарга өйрәтү

4.Кул чуклары моторикасын үстерү

Кирәкле әсбаплар:гаилә  әгъзалары    сүрәтләнгән   картина,”Тавык hәм чебиләр “ картинасы,”Чеп чеп чебиләр аудиоязмасы, липучка (ябыштыргыч) ярдәмендә  ябыштырылган  хайваннар hәм аларның балалары  картиналары.

Шөгыль барышы:

1.Оештыру  өлеше.

Тәрбияче:Балалар ,ишетәсезме,кемдер шакый.Кем безгә кунакка килгән икән?

(тавык керә)

Тавык: Исәнмесез,балалар!Сез мине таныдыгызмы? Дөрес,мин тавык! Мин җим чүпләнеп йөргәндә менә шушы хатны таптым.Ә анда сезнен балалар бакчасының адресы язылган.Менә тәрбияче апагыз укысын әле.(тәрбиячегә бирә)

Тәрбияче :Исәнме тавыккай! Рәхмәт сина.Әйдә уз,кунак бул.

Тавык: Мин бик утырыр идем ,минем өйдә бәләкәй  чебиләрем калды шул,мина алар янына кайтырга кирәк.

Тәрбияче: Ярар,тавык,дөрес  эшлисен  балаларны ялгыз калдырырга ярамый.Сау бул.Тагын кил.

Тавык hәм чебиләр “ картинасын карау.

 Тәрбияче:Балалар ,әйдәгез карыйк әле,нинди хат алып килде икән соң безгә тавык?

Монда картина (сүрәт) Сүрәт артында табышмак язылган.

Таң алдыннан торам мин,

Йокыдан  сезне  уятам мин

Кычкырам   .............дип

Торыгыз тизрәк диеп.(Әтәч)

2.Картиналар карау

”Тавык hәм чебиләр “ картинасы куела.

Тәрбияче:

-Балалар,карагыз әле,бу картинада кемнәр сүрәтләнгән?(тавык ,чебиләр)

-Тавыкның ничә  чебие бар?

-Балалар,тавык чебиләр өчен кем була?(әни)

-Ә әтәч кем була чебиләргә?(әти)

-Ә әтәч  белән тавыкка чебиләр кем булалар? (балалар)

-Алар барысы бергә ничек атала ?

-Дөрес,алар гаилә булалар.Сез ничек уйлыйсыз,алар дус гаиләме?

(әйе,чөнки  эти әтәч hәм тавык әни балалары –чебиләрен кайгырталар,аларга җим табарга булышалар)

Тәрбияче:Балалар ,сез нинди игьтибарлы,ничек күп беләсез!менә   шуның өчен хатта сезгә сюрприз –бүләк бар.Бу   җырлы –уен “Чеп –чеп чебиләрем”Әйдәгез җырлап биеп алабыз.

Тәрбияче:Булдырдыгыз ,балалар!Сезгә уен ошадымы7

3.Гаилә турында әнгәмә кору.

Тәрбияче  гаилә    сүрәтләнгән картина куя.Балалар картинадагы гаилә   әгъзаларын атап чыгалар.

-Балалар,Сезнен дә   гаиләгез  бар.Сезнен гаиләдә   ничә кеше  яши?Кем сезгә   ашарга әзерли? Кем өйдә иң сабыр,иң  йомшак? (балаларның  җаваплары тынлана)

-Сезнең  әниегезнең исеме ничек?

-Сезгә әниегез  ягымлы  итеп ничек эндәшә?

-Мин  сезгә   бер табышмак әйтәм,тыңлагыз.

Ул   җирдә  иң  көчле  кеше

Көчле hәм гаҗәп   кеше.

Кем дисезме? Ул кеше

Минем ............әлбәттә!

-Булдырдыгыз,әлбәттә ул әти.

(әти   сүрәтләнгән  картина  куела)

-Синең әтиен кем исемле?Әтиләр турында  балалар  сөйләгәне тыңлана.

-Балалар әти ләр,әниләр сезне ярата,сезне кайгырталар,ә сез аларга  булышасызмы?

-Мина сезнең гаиләгез  турында  сөйләвегез   бик ошады.

4.Физкульминутка .Бармак  гимнастикасы.

-Бу бармак-бабай

Бу бармак –әби

Бу бармак-әти

Бу бармак-әни

Бу бармк –мин

Менә безнең гаилә!

5.Рәсем ясау  “Йомгаклар”

Балалар карагыз әле,Картинада кемнәрне  күрәсез сез?(песи,песи балалары)

-Балалар барлык  хайваннарның  да әниләре буламы?Липучка (ябыштыргыч) ярдәмендә   хайваннарның  яннарына  балаларын ябыштырып чыгу.(төлке-төлке баласы,куян-куян баласы,аю-аю баласы  h.б)

Әйдәгез песи балаларына тәгәрәтеп уйнарга йомгаклар ясап бирик әле.

Балаларга   фломастер,альбом битләре  бирелә (тактада  йомгак ясау ысулы күрсәтелә)

6.Рефлексия.

Тәрбияче :

-Балалар сезгә  шөгыль  ошадымы?

-Безгә кем  хат китерде?

-Кемнәр өчен  без йомгаклар ясадык?

Әйе, балалар,без сезнең  белән гаилә турында сөйләштек.Сезнең барыгызның да сезне яратучы ,сезне яклаучы,саклаучы әти-әниләрегез бар.Мина сезнең үзегезнең  гаиләгез турында сөйләвегез бик ошады.Сез табышмакка җавап таптыгыз,уйнадыгыз,рәсем ясадыгыз.Булдырдыгыз ,балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

Занятие с родителями "Минем тату гаиләм" 5-6 лет

Занятие с родителями и с детьми. Возраст детей 5-6 лет.  Главная цель занятия :дать определение к слову "СЕМЬЯ". Воспитать уважение к членам семьи, бабушкам и дедушкам, к папам и мамам, к братьям...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....

Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”

Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем  балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны   уенчыклар турында  хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...

Тема:“Кыш җитте” 5-6 яшьлек балалар өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.

Максат: балаларны кыш,кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы таби...