"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) по теме

Тлякова Зульфида Кафиловна

 Максат :

 

Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,

кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,

хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,

 фикерләү сәләтен үстерү,

татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру,

 традицион булмаган  техника алымнарын кулланып рәсемнәр ясау, рәсемне ябыштырып бетерү, кулны төшерү, әзер үрнәк буенча ябыштыру, әвәләү, кул маторикасын ныгыту,

чиста пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.

 

Методик алым:

сораулар бирү, балаларның җаваплары, яңа техник алымнар куллану, әкият белән танышу. Сюрприз момент, кул бармак очларына гимнастик күнегүләр. Җыр җырлау, физкультминутка.,эшләгән эшкә анализ ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tch_uzenen_gailse_beln.docx14.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

“Әтәч үзенең гаиләсе белән “

 Максат :

Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,

кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,

хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,

 фикерләү сәләтен үстерү,

татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру,

 традицион булмаган  техника алымнарын кулланып рәсемнәр ясау, рәсемне ябыштырып бетерү, кулны төшерү, әзер үрнәк буенча ябыштыру, әвәләү, кул маторикасын ныгыту,

чиста пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.

Методик алым:

сораулар бирү, балаларның җавплары, җңа техник алымнар куллану, әкият белән танышу. Сюрприз момент, кул бармак очларына гимнастик күнегүләр. Җыр җырлау, физкультминутка.,эшләгән эшкә анализ ясау.

Материал:

Төрле төстәге йомырка, савытлары, серле оя.өй. агач макетлары.,әтәч, тавык, чебиләр,4 тавык. 4 чиста бит, фломастерлар, су, таякчыклар, сары төстәге буяулар. Ябыштырыр өчен әзер үрнәкләр.,пластилиннар, такталар, магнитофон.

Шөгыль барышы:

Бүлмә алдан әзерләнгән, уртада өстәл, өй, агач макетлары куелган, балалар тәрбияче янында басып торалар.

Тәрбияче:

( балалар белән исәнләшә) \әйдәгез бер-бребезгз хәерле иртә телик.

Хәерле иртә, күзләрем!

Хәерле иртә, колакларым!

Хәерле иртә,кулларым!

Хәерле иртә, аякларым!

Хәерле иртә, кунаклар!.

Кулларны тотынып берберебезгә җылылык җибәреп алыйк әле.

Паласка утыралар.

Балалар тыңлагыз әле мине бүгн мин сезгә яҗа әкият сөйлим:

Борын- борын заманда әле мин бик кечкенә булганда бер уран аланында бик матур өй булган ди. Аның тирәсендә бик матур агачлар үскән ди нинди агачлар сез таныйсызмы?

Ә бу өй эчендә нәрсә ләр яшәгәнен белү өчен безгә табышмакның җавапларын белергә кирәк

 Тыңлагыз:

-Тора ул бик иртүк, бар кешене уята?

- кырт-кыртлар, чебиләрен туплар бу нәрсә?

- яшел чирәм өстендә сап-сары йомгак?

Әйе сез дөрес әйттегез, менә чебиләрнең исемнәре. Кикринур, Чебикә.

Кикринур белән Чебикә бик дус булганнар бергә уйнаганнарЮ ашаганнар, йоклаганнар. Аларга карап әти-әниләре бик сөенгән ди.

Алар бар балаларның да шулай дус, тату булуларын теләгәннәр ди.

Әкият ошадымы? Кайсысы ошады?ни өчен?

Әйдәгез хәер ял итеп алыйк әле.

Хәрәкәтле уеннар:

Әтәч тора бик иртүк,

Уята кош-кортларны кикрикүк.

Тавыклар уяналар, кыт-кытак.

Казлар китә елгага ка-ка-ка.

Үрдәкләр карап кала бак-бак.

Чебиләр йөгерешә чип-чип.

Безгә бик күңелле лә-лә-лә.

Яратабыз уйнарга лә-лә-лә.

Савыттагы ярманы чүплидә башладылар тук-тук-тук.

Килеп чыкты машина би-би-би.

Балалар урыннарына барып утыралар.

Менә балалар әтәч үзе белән безгә дип бер серле оя алып килгән , нәрсә бар икәнен беләсегез киләме?

Бер баланы чыгарып тотып карау. Формасын әйтү.бу нәрсә соң балалар.

“Серле йомыркалар” уены.

Хәзер балалар әтәч сезне бик яраткан, сезнең белән дус булырга тели, әгәрдә сез аның әйткәннәрен үтәсәгез.

Рәсем ясарга куша, ясыйбызмы? Аңарчы кул бармакларын эшләтеп алыйк

Менә минем бармаклар,

Шаян алар шук алар.бармаклар гел йныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар, бер-берсен кочаклыйлар,

Анан качып уйныйлар менә шундый дус алар.

Балалар алдан әзерләнгән урыннарга утыралар.

Беренче төркем кулларын төшереп әтәчне ясый.

Икенче төркем тавыкның әзер өлешләрен ябыштыра.

Өченче төркем чеби ясый.

Дүртенче төркем йомыркалар әвәли.

Эшне эшләп бетергәч анализ ясала.

-әйдәгез хәзер балалар алар ничек итеп йөри шуның турында җыр җырлап алыйк .

Җыр “Күрсәт әле үскәнем”

Балалар сез бүген бик булдырдыгыз, менә әтәч үзенең гаиләсе белән сезне бик ошаттылар рәсемнәрегез өчен рәхмәт әйтәләр, сезнең янда калырга телиләр. Калдырабызмы? Миндә сезгә бик зур рәхмәт әйтәм, чөнки сезнең тагы дусларыгыз артты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...