"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ.б.булулары.Акыллы хайван,кешегә хезмәт итә.Ул тере,йорт хайваны: ашый,эчә,сулый,үрчи.Сыйфатлар кулланып,сүзлек байлыгын үстерү: шома,куе,үткен,йонлач.Балаларда этләргә карата мәхәббәт,сак караш тәрбияләү.

Материал:Төрле ашамлыклар,ипи,сөяк,яшелчәләр.Этләр сүрәтләнгән рәсемнәр.

Барышы: -Балалар,хәзер мин сезгә табышмак әйтәм,ә сез җавабын әйтерсез.

-кешенең дусты, Йортның сакчысы,ул нәрсә? (эт)

Бер малай үзенең эте белән керә.

Малай: Минем этемнең исеме Акбай.Ул инде зур,ә кечкенә балаларны бик ярата.

Тәрбияче:Аңа игътибар белән карыйк.Бигрәк матур эт.Кайсыгыз кыюрак,якынрак килеп карагыз.Ул сезнең белән үзенең тәпиен биреп тә исәнләшә.Акбайның күзе нинди зур,ничек сезгә игътибар белән карап тора.Аның башы нинди?Башында нәрсәләр  бар?Колаклар ни өчен кирәк? Айнур,синең этен нишли белә?

Малай: Бу хезмәт итүче эт.Акбайның колаклары сизгер,бөтен тавышларны ишетә,өйне саклый,боерык биргәнне аңлый.Мин читкә китеп,Акбай,минем янга кил дисәм,ул килә.

Тәрбияче:Балалар, Акбай нишләде? Өлкәннәр һәм балалар этләрдән куркалар.Ни өчен? Акбайның тешләре нинди?(үткен,зур). Аңа андый тешләр ни өчен кирәк?(сөяк кимерергә,хуҗасын сакларга). (Өстәлдән сөяк алып эткә бирү).

-Ул ни өчен сөякне бик тиз тапты?(борыны сизгер)

Малай:Акбай сөякне генә түгел,минем әйберләрне яшерсән бик тиз табып бирә.

Тәрбияче:Акбай бик акыллы,ул нинди төстә?Кайсыгызның этне яратасы,сыйпыйсы килә?Аның йоны нинди?Аның койрыгы нинди?

Малай:Акбай шатланганда,койрыгын селкетә.

Тәрбияче:Акбайның тәпиләре нинди?(Эт йөреп күрсәтә).Нинди хайван тавышсыз гына йөри?Акбай зур этме,әллә кечкенәме?Каян белдегез?(Айнур эте турында рәсемнәр күрсәтә,алар турында сөйли)

Тәрбияче:Акбай тереме?(йөри,ашый,күрә,тыңлый,сулый,үсә)

Малай:Мин аңа боерыклар бирәм,ул аны үти.(Айнур үзенең ничек боерыкларны үтәргә өйрәтүе турында сөйли).(Рәхмәт әйтү,рәсемнәр карау,сораулар бирү һәм җаваплар алу).

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белерг...