Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Җиһазлау: Светофор рәсеме.

Барышы:Балалар, бүген мин сезгә “Өч чәчәк” дигән әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлап  утырыгыз: алар нинди төстәге чәчәкләр? Нинди яхшылык эшләгәннәр?

     Борын – борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл,сары һәм яшел. Чәчәкләр бер – берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.

    Беркөнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле бу  вакытта светофор булмаган. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре килгән. Уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: “ Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз”. “Ничек итеп көйлисез?”- дип сораганнар кешеләр. “Ә сез әйбәтләп тыңлап торыгыз?”- дип сораганнар  чәчәкләр.

      Кызыл чәчәк әйткән:” Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз”. Сары чәчәк әйткән:” Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез”. “ Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз” –дигән яшел чәчәк.

       Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган.

      Әкият эчтәлеге буенча сораулар:

-Чәчәкләр нинди төсләрдә булганнар?

-Урамда алар нинди хәл күргәннәр?

-Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?

-Яшел ут янганда нәрсә була?

-Ә сары ут янса нишләргә кирәк?

Тәрб.Балалар, менә бу – светофор. Аның өч төсле уты бар. Карыйк әле, нинди утлар икән ул? ( кызыл, сары, яшел). Мин кулым белән нинди төсне капладым? Ә хәзер? Дәрес ахырында “Светофор” уены уйнала. Алып баручы өч түгәрәк күрсәтә. Яшел төстә – атлыйлар, сары төстә – кул чабалар, кызыл төстә – тик торалар. Бутаган кеше уеннан чыга бара.

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:Авылым урамы. Ябыштыру дәресе (уртанчылар төркеме)

Максат: Йорт рәсемен дөрес фигуралардан ябыштырырга өйрәтү,үз авылыбызның матурлыгын күрү, соклану, аны баету хисләре тәрбиәләү, милли бизәкләрне таный, кисә, куллана белү сәләтләрен камилләштерү; ябы...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Тема: “Сугыш вакытындагы транспорт төрләре белән танышу”.

Балаларга сугыш вакытындагы транспорт төрләре турында белем бирү; аларны таный һәм атый белергә өйрәтү; балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; истәлекле көннәргә бәйле рәвештә, ...

Тема:“Түбәтәе гүя энҗе бөртек , ә калфагы ука белән чигелгән” ( катнаш эшчәнлек : әйләнә-тирә белән танышу + кисеп-ябыштыру) Зурлар төркеме

Максат: балаларда милли тойгылар уяту, татар халкының милли хәзинәләренең гүзәллеген күңелләренә җиткерү, татар милләтенә ,милли киемнәренә , байлыкларына мәхәббәт тәрбияләү, зәвыкларын баету.Җиһазлау...