Тема: “Сугыш вакытындагы транспорт төрләре белән танышу”.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Балаларга сугыш вакытындагы транспорт төрләре турында белем бирү; аларны таный һәм атый белергә өйрәтү; балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; истәлекле көннәргә бәйле рәвештә, балаларны яңа тәэсирләр белән баету; олыларга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_zhinu_byrme.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Сугыш  вакытындагы транспорт төрләре белән танышу”.

     Максат: Балаларга сугыш вакытындагы транспорт төрләре турында белем бирү; аларны таный һәм атый белергә өйрәтү; балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; истәлекле көннәргә бәйле рәвештә, балаларны яңа тәэсирләр белән баету; олыларга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

     Ярдәмлек: уенчыклар: танк, поезд, самолет, төрле форма кигән солдат фотолары, (зурлар төркеменнән Белмәмеш булып киенгән бер бала).

 

Дәрес барышы.

                       (өстәл өстенә уенчыклар: танк, поезд, самолет куелган)

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт.

(ишек шакыйлар, бүлмәгә Белмәмеш керә).

Тәрбияче: Балалар бүген безгә кунакка Белмәмеш килгән, үзе белән бик матур                   фотолар да алып килгән.

Белмәмеш: Мин сезгә кунакка буш кул белән килмәс өчен алып  килдем бу фотоларны, алар миндә тагын бар әле.

Тәрбияче: Дөрес эшләгәнсең Белмәмеш, бу фотолар бүгенге дәресебезгә бик кирәкле булды әле. Бүген мин дәрестә балаларга Җиңү бәйрәме турында сөйләргә, сугыш вакытындагы транспорт төрләре белән таныштырырга уйладым. Әйдә син дә утыр безнең дәрескә, сиңа да кирәк булыр, Белмәмеш.

Белмәмеш: Бик рәхәтләнеп калам, чөнки мин тиздән мәктәпкә барырга җыенам, күп беләсем килә.

(Белмәмеш балалар янына утыра)

Тәрбияче: Ягез әле Белмәмеш алып килгән фотоларны карыйк әле балалар. Бу  фотоларда кемнәрне күрәбез?

Балалар: Солдат абыйларны...

Тәрбияче: Бик дөрес солдат абыйларны. Алар чик буйларында, төрле җирләрдә сакта торып безне дошманнардан саклыйлар. Менә шушы абыйлар кебек. Безнең әтиләребез дә , бабайларыбыз да солдатта булганнар. Бабайларыбыз немец солдатлары белән сугышып – илебезне дошманнардан азат иткәннәр. Аларга сугышта бик авыр булган, балалар. Йокламаганнар, ашарга җитмәгән. Дошманнар төнлә дә утлар чәчеп сугышканнар.

      Безнең бабайларыбыз да дошманнарга каршы, менә шушы танкларга утырып, туплар шартлатып сугышканнар.

(танк машинасын карау, фотодагы танкист киеме кигән солдатка игътибар итү)

       Ә инде очучы бабайларыбыз, самолетларга утырып, һавадан дошманнарның танкларын һәм үзләрен шартлатканнар. Менә шушындый самолетлар белән.

( самолетны карау, фотодагы очучы киеме кигән солдатка игътибар итү).

 Очучы киеме, танк йөртүченең киеменнән аерыламы, балалар?

(балалар җавабы)

Тәрбияче: Әйе аерыла, бик дөрес әйтәсез балалар.

 Менә бу транспортны ничек дип атыйлар?

Балалар: Поезд.

Тәрбияче: Бик дөрес поезд шул. Бу транспорт нәрсә өчен кирәк?

(балалар җавабы)

Тәрбияче: Әйе, кешеләр бер җирдән, икенче җиргә утырып барсын өчен. Сугыш беткәннән соң безнең бабайларыбыз менә шушындый поездларга утырып кайтканнар. Бабайларыбыз батыр булып, медальләр һәм җиңү белән кайтканнар.

(әйдәгез бераз ял итеп алабыз, мин сезгә табышмаклар әйтәм, тыңлагыз әле)

Канаты бар, җилпеми,

Эче җылы, җил тими,

Корыч йөрәкле кош ул

                     Безнең яраткан дус ул. ( самолет)

Уф – пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

          Барыр җиренә җитәр. (поезд)

Тубал – тубал ут чыгарып,

    Җирдә, суда йөри ул. (танк)

                                                 

                                                     Тор- тор итеп үкерә,

Сугыш кыры буйлап йөгерә,

Бөтен дошманнарны ул,

        Атып, корып бетерә. (танк)

Ат түгел кешнәми,

Йөз солдаттан ким эшләми.

Үзе көчле, ут ата,

                 Бу ни була кем әйтә? (танк)

Тәрбияче: Бик дөрес, табышмакларның җавапларын  әйттегез.

Белмәмеш, син безнең балаларыбызның шигырьләрен дә тыңлап кара әле.

Эльмира Шарифуллина шигыре “Минем бабам”.

1 бала: Минем бабам капитан,

            Сугышта булып кайткан

            Күкрәк тулы орденнар,

            Медальләр белән кайткан.

           

            Бик күп сугышкан бабам,

           Дошманны җиңеп кайткан.

           Үзе белән ул безгә,

           Тынычлык алып кайткан!

Роберт Миңнуллин шигыре “Тынычлыкның туган көне”

2 бала: Бабам батыр солдат булган,

             Мин дә солдат булачакмын.

              Бабам тыныч ял итсен дип,

              Ил чигендә торачакмын.

              Борчылмагыз! Үсеп килә

              Батырларның оныклары.

              Бабайларның батырлыгын

              Бер малай да онытмады.

                     (Барысы бергә “Солдатлар” җырын җырлыйлар)

        Тәрбияче:Бүгенге дәрестә җиңү бәйрәме турында шигырьләр дә сөйләдек, бабайларыбызның батырлыклары турында да белдек, сугышта нинди транспорт төрләре кирәкле булуы турында да аңлаштык. Башка сугышлар булмасын, илләр тыныч – имин булсын, күз яшьләре түгелмәсен. Бүгенге дәрестә сез балалар, дөрес җавап бирдегез молодецлар. Белмәмеш кал безнең янда, уйнарсың, ял итәрсең.

                                                      Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

"Транспорт төрләре белән танышу"

Максат:- балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру;- транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;- балаларда игътиба...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....