Тема: Ашамлыклар. Тирә- юнь белән танышу. Уртанчылар төркеме.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Максат: Яңа сүзләр өстендә эшләү: ашың тәмле булсын, ботка, аш, җимеш суы. Сөйләм үстерү өстендә эшләүне дәвам итү. “Рәхмәт”, “Рәхмәт сезгә”, “Ашың тәмле булсын” дигән сүзләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәтү. Сораулар кую һәм аларга дөрес җавап бирү өстендә эшләүне дәвам итү.

Җиһазлау: Рәсемнәр.

Барышы:1.”Ашамлыклар” кибете.

-Балалар, иң бай ашамлыклар кибетен билгелик.(3-4 бала чыгарыла. Алар сатучылар. Кем күбрәк ашамлык исемен әйтсә, аның кибете бай була).

-Синең кибетендә нәрсәләр бар?

-Минем кибетемдә ипи, шикәр...һ.б. бар.

Әгәр дә балалар читенсенсәләр, сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (ә сыр бармы? һ.б.)

2.”Иртәнге аш”

-Балалар бүген-якшәмбе, ял көне. Гаилә өстәл янында утыра. Гаиләнең табын янында утыруы сүрәтләнгән рәсем эленә, ул булмаса, өстәлне тәрбияче үзе әзерли.

-Өстәлдә нәрсәләр бар?

-Алар нәрсә ашыйлар? кебек сораулар ярдәмендә ботка, аш, җимеш суы дигән яңа сүзләр баланың сүзлек запасына кертелә.

3.”Бармак”уены.

         Бусы-ашаган,бусы-ашаган,

         Бусы-ашаган,бусы-ашаган,

         Бусы кечкенә булганга,

         Кетер-кетер казан кырган.

Балалар белән берничә тапкыр кабатлатыла.

4.”Тылсымлы автомат” уены.

-Балалар, почмакта “тылсымлы автомат”бар. Әгәр дә сез су яки  җимеш суын дөрес итеп сорасагыз, ул сезгә аларны бирә.  Менә болай: Мин җимеш суын яратам. Зинһар өчен, миңа җимеш суы бирегез. Рәхмәт. (кәгазьдән савытлар ясала).

5.-Балалар, безгә Айсылу килгән. Ул бик озак уйнаган һәм ашыйсы килгән. Әйдәгез, аны ашатыйк. Ашарга утырганчы Айсылуга нишләргә кирәк?

-Айсылу, кулынны ю.

-Кулынны сөлгегә сөрт.

( балалар белән бергә курчакны сыйлыйбыз).

-Утыр, Айсылу. Мә, аш аша. Мә, ботка аша. Ашың тәмле булсын. Мә, җимеш суы эч. Айсылу, балаларга нәрсә әйтергә кирәк?

-Рәхмәт сезгә.

6.Диалоглар төзү. Рәсемнәр кулланыла.

-Малай нишли? Малай аш ашый.

-Кыз нишли? Кыз ботка ашый.

-Малай нәрсә эчә? Малай җимеш суы эчә.һ.б.

7.Йомгаклау.

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...