Йорт кошларын тасфирлау
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Йорт кошлары бн танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ilsiyar.docx17.67 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема:  Йорт кошларын тасвирлау .Йомыркалы кәрҗин.

   Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру:”Сөйләм үсеше” ,”Әдәби-эстетик үсеш”,”Танып белү  үсеше”,”Социаль-коммуникатив үсеше”.

  Балаларның  эшләнлек төрләре:уен ,коммуникатив,танып белү,  иҗади сәнгать.

  Максат:сөйләм телен үстерү,йорт кошларын тасвирларга өйрәтү,уч төбендә шар  әвәләп  ,аны сытып түгәрәк формага китерү  алымын куллану ,овал формалы предметлар әвәләүне өйрәтү.

    Максатчан  ориентлары:аралашканда алган информациягә,табышмакларга җавап тапканда кызыксыну,шатлык,соклану хисләре  кичерәләр,балалар әңгәмә кора беләләр,үз фикерләрен әйтәләр,яхшы аралашалар,үз-үзләренә хезмәт күрсәтә беләләр,иҗади сәнгать белән кызыксыналар(пластилиннан йомыркалы кәрҗин әвәлиләр).

     Материал:  йорт кошлары картиналары ,пластилин,такта,салфеткалар.

     Балалар эшчәнлеген оештыру.

     1.Йорт кошларының исемнәрен кабатлау.

     Тәрбияче:Исәнмесез,исәнмесез, балалар!Хәерле  иртә!Сәламәтлек миңа,сиңа һәм барлык кешегә.

      Хәерле иртә,күзләрем!(уң һәм сул күзне сыпыру).

      Хәерле иртә,колакларым!(уң һәм сул колакны тарту).

      Хәерле иртә,кулларым!(кулларны чәбәкләү).

      Хәерле иртә,аякларым!(аякларны сыпыру).

      Хәерле иртә,кояшым!(кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу).

      Хәерле иртә һава,хәерле иртә туган ил!

Әйдәгез балалар,танышыйк.Мин сезнең тәрбиячегез булам.Исемем Илсөяр.Ә хәзер сезнең белән танышыйк. Тиз генә исемнәрегезне әйтерсез

    Ә хәзер балалар,тыңлагыз,мин сезгә бер әкият сөйлим.Борын-борын заманда түгел,

ә нәкъ безнең көннәрдә ,бер авылда яшәгән бер бик уңган хуҗа.Аның матур,чиста сараенда яшәгәннәр ди ,йорт кошлары.Менә алар:

1слайд.тавык,әтәч,каз,үрдәк,күркә. Алар шундый дус һәм тату яшәгәннәр.

(Тәрбияче йорт кошларының рәсемнәрен күрсәтә,балалар аларны карый һәм әйтә.)

    2.Табышмаклар чишү.

Бу йорт кошларының сыйфатла

рын  ,яшәү рәвешен белү өчен мин сезгә табышмаклар әйтәм,ә сез җавапларын табарсыз.

     Иртән тора, бик матур итеп кычкыра.(әтәч).

     Соскы борын бакылдык,күп сөйләшә такылдык.(үрдәк).

     Яшел чирәм  өстендә кырт-кырт кыртлар,канатларын җәеп балаларын туплар.(тавык).

     Суда юынып алды,        өсте коры калды(каз).

     Ап-ак йомгак ярылды,сары йомгак яралды(чеби).

    Тәрбияче:Булдырдыгыз,балалар.Молодцы.

    3.Уеннар.*ягымлы итеп әйт.

  Ә хәзер без аларны ягымлы итеп әйтеп карыйк әле.Чеби-чебикәй,чебием.Үрдәк--...Каз-...Тавык-...һ.б.

   “Кошлар нинди тавыш бирәләр?”уен.

   Тәрбияче:балалар уйлагыз әле,нәрсә  бакылдый?  (Үрдәк.)  Дөрес.  Ә нәрсә каңгылдый?(каз) Кыткылдый?(тавык). Гаңгылдый.(күркә).

   “Киресен әйт”уен.

Үрдәкнең томшыгы зур, ә үрдәк бәбкәсенеке кечкенә.

Чеби яшь,әтәч...(карт)

Казның муены озын,тавыкныкы ....(кыска).

Үрдәкнең борыны киң,ә казныкы....(тар).

Тавыкның тәпие ярысыз(элпесез),ә үрдәкнеке .....(элпеле).

     4.Сораулар буенча әңгәмә.

Ә хәзер йорт кошлары турында белгәннәрне  кабатлыйк.

  -Нәрсәнең тәпиендә элпә бар?

  -Нәрсәнең кикриге бар?

  -Нәрсәнең койрыгы җилпәзә кебек?

  -Нәрсә йөзә белә?

  -Нәрсәнең муены озын?

  -Нәрсәнең аягында типке бар?

-  Кайсы кош судан курка?

     5.Җөмләдәге хаталарны дөресләгез.

1)Казның өч тәпие бар.

2)Әтәчнең дүрт аягы бар.

3)Тавыкның  аякларында элпе бар.

4).Каз йон белән капланган?

5)Чебиләр яхшы йөзәләр.

6)Казның муены кыска.

     6.Кәрҗин әвәләү.

Тәрбияче: безнең тавык күп итеп йомырка салган.Ә ул йомыркаларны салырга безгә кәрҗин кирәк.Әйдәгез бергәләп кәрҗин әвәлибез.Башта пластилинны яхшылап  уч төбендә йомшартабыз ,аны ике кисәккә бүләбез.Бер кисәк пластилинны  әз генә бүлеп алабыз.Аннан колбаса әвәлибез.Бу безнең кәрҗиннең тоткасы була.Зуррак кисәктән уч төбендә түгәрәк әвәлибез.Баш бармак белән сытып кәрҗин формасына китерәбез.Тотканы яхшы итеп беркетәбез.Калган пластилиннан овал форма әвәлибез.Һәм әзер йомыркаларны кәрҗингә салабыз. 

      Тәрбияче:Менә безнең тавык йомыркаларына кәрҗиннәр дә булды.Бик тырышып

эшләдегез Молодцы.

       Безнең йорт кошлары күп итеп йомырка салып хуҗаны куандырып яшиләр икән.

             7.Рефлексия.  -Без бүген нәрсә эшләдек ?-Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...