Конспект йорт хайваннары
план-конспект занятия (окружающий мир, младшая группа) на тему

Габдрахманова Гульназ Ильгизовна

 Йорт хайваннары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Йорт хайваннары32 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Йорт хайваннары

Максат: Балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, таный һәм исемнәрен әйтә бел; аларның ничек кычкырганнарын әйтә белү;балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Матераил: Уенчыклар (песи, эт, кәҗә һ.б.), маскалар, һәр балага өй макеты, кирпечләр.

Барышы: Палас уртасында өй макеты тора.

  1. Балалар, бу нәрсә?  (Әйе, өй яки йорт).
  2. Өйнең нәрсәләредер җитми кебек? Нәрсәләре юк икән?
  3. Әйдәгез, кирпичләр белән койма, ишегалды ясыйбыз.
  4. Балалар, ә бу өйдә кемнәр яши икән?
  5. Әби, бабай  (уенчыкларны кую)
  6. Әйдәгез, әби белән бабайга үзләренә генә күңелсез булмасын. Без бергәләп хайваннарны чакырып карыйк әле.

              Чакырабыз песине

              Пес, пес, пес, пес

               Чакырабыз акбайны

               Мах-мах, мах-мах

              Чакырабыз Бахбайны

              Бах-бах, бах-бах

              Чакырабыз кәҗәне

              Кәҗ-кәҗ, кәҗ-кәҗ.

  1. Әйдәгез, хайваннарны ишегалдына алып килегез.
  2. Нинди хайваннар килде икән, әйдәгез аларның исемнәрен әйтеп чыгыйк.
  3. Бу песи (бу эт, кәҗә, сыер, ат.....)

Болар барысы да өй тирәсенндә яши торган хайваннар. Аларны без йорт хайваннары дип атыйбыз. (кабатлау).

Әби белән бабайга да күңелсез түгел, алар хәзер көн саен хайваннарның җырларын тыңлыйлар.

Ә сез беләсезме икән аларның җырларын?

Хәзер бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә бер хайванны күрсәстәм, ә сез аның ничек кычкырганын әйтерсез.

(Уен: “Кайсы ничек кычкыра?”)

Балалар, әбигә нәрсә булган?

Әби нәрсәдер үзли. Әбиебез ишегалдына чыксаЮ. Бер хайваны җитми, качкан икән. Әбигә булышабызмы?

  1. Нинди хайваннар бар иде? (исемнәрен әйтеп чыгу)
  2. Кайсы качкан?
  3. Әтәч качкан, әйдәгез бергәләп эзләп киләбез (бүлмәдә эзләү)

( Уен: “Нинди хайван юк?”)

Урманда аю, бүре, төлке яшиләр, алар бигрәк тә йорт хайваннарын тотарга яраталар.

  1. Хәзер без бер уен уйныйбыз.
  2. Сез йорт хайваннары буласыз (маскалар киертү) Аю сезне тотмакчы була, сез өйгә  качырсыз (2-3 тапкыр кабатлана)

Уен: “Аю һәм йорт  хаваннары”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Конспект "Йорт хайваннары"

Конспект "Йорт хайваннары"...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»

Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Йорт хайваннары&rdquo...

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....