конспект. Йорт хайваннары hэм балалары.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
башкарма комитетының “Мәктәпкәчә белем бирү” учреждениесе
“ 25 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы”
Йорт хайваннары һәм аларның балалары
Беренче кечкенәләр төркеме
Тәрбияче:
Нуриева Алсу Р.
Түбән Кама
2017 ел
Белем бирү эшчәнлеге.
ФЭПМ
Вакыты | 30.11.16 |
Тема | Тема: “ Йорт хайваннары һәм аларның балалары“ |
Белем бирү программасы | «От рождения до школы» |
Яшь үзенчәлекләре | Беренче кечкенәләр төркеме. |
Төп белем бирү өлкәсе: | “ танып белү “ |
Интеграль белем бирү өлкәләре | “социаль – коммуникатив ”белем бирү өлкәсе, “сөйләм телен үстерү ” белем бирү өлкәсе, “танып белү” белем бирү өлкәсе, “физик үсеш” белем бирү өлкәсе. |
Үткәрү формасы | Балаларның мөстәкыйл эшчәнлеге |
Максат | Балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту. Хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү. |
Тәрбия бурычы | Йорт хайваннарына карата миһербанлылык тәрбияләү |
Үстерү бурычы | Тышкы кыяфәтләренә ( тавышларына) карап, хайваннарны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү. |
Белем бирү бурычы | Йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү,йорт хайваннары балаларының исемнәрен, эш-халәтләрен белдергән сүзләрне үзләштерү (мөгри, бәэлди, мәкелди һ.б.) |
Методик алымнар һәм чаралар | 1. Сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү; 2.Мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру; 3. Башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү; |
Алдан үткәрелгән эш | 1. Шөгельнең конспектын язу. 2. Материал әзерләү. 4. “ Без шулай ял итәбез” физминутка. 5. Уен “Дөрес тап” 6. Йорт хайваннары тормышы белән таныштыруны дәвам итү. |
Индивидуаль эш | Һәр баладан җавап алырга тырышу |
Сүзлек өстендә эш | бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие. |
Җиһазлар | Тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, курчак -әби; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр. |
Эшчәнлек төзелеш | I Эмоциональ халәт тудыру. II Төп өлеш: 1. Балаларны кызыксындыру. Әбигә куннакка бару. 2. Поездга утыру. 3. Йорт хайваннарын карау. 4. Ял минуты “ Без шулай ял итәбез” 5. Йорт хайваннарының балаларын табу 6. Уен “Дөрес тап” III Йомгаклау. |
Шөгельнең этаплары, вакыты | Шөгельнең эчтәлеге. Балаларның җаваплары. |
Кереш өлеш. 1-2 мин | Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Балалар: Исәнмесез! Тәрбияче: Әйдәгез, дуслар,җыелыйк, Җитәкләшеп тезелик. Түгәрәктә бергәләп Күңелле уйныйк, көлик! Зурлар безгә соклансын, Читтән карап торсыннар, Безнең дуслыкка сөенеп, Бертуган дип белсеннәр. Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән бүген Мәрям әбигә авылга кунакка кайтыйк. Көн матур,кояш елмая, күңелләр күтәренке. Балалар: Әйдәгез. |
Төп өлеш. 6 мин. Йомгаклау. 2 мин. | Тәрбияче: Без анда поезд белән барабыз, әйдәгез хәзер барыбыз да поездга утырабыз. Алга таба барабыз тик-так Гөрләп чаба паровоз пух-пах, Вагоннар гөрләп чаба ух-ах Зур паровоз пуфылдый пуф-паф. (бер- бер артлы тезелеп басалар һәм җырлап баралар) Менә авылга да кайтып җиттек. Т.: Балалар менә безне Мәрям әбидә каршы ала. Исәнләшик эле. Б.: Исәнмесез. Т.: Балалар, бу безнең ишегалды. Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк. Дамир, бу нәрсә? Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.) Т.: Балалар, хайваннарга бик күңелсез алар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы? Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы? Б.: Әйе Б.: Юк Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар, ял итеп алыйк, көч җыек. Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез”. Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык. Башны иябез алга, Ә аннары – артка. Уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, Кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Куңелле ял итәбез. Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар! (Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен табалар.) Т.: Менә алар! Сез адаштыгызмы? Балалар әйдәгез әниләренә кайтарыйк. Балалар бозау кемнен баласы икән?ул ничек кычкыра? Б.: Сыерныкы. “ Му-у” ( Шулай һәрберсен әйтеп чыгалар. сыер-бозау, сарык –бәрән,ат- колын,кәҗә - кәҗә бәтие) Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз. Т.:Балалар өстәл яныны да килегез әле. Хайваннарның яраткан ризыкларын дөрес итеп табарга кирәк. Уен “Дөрес тап” Мәрям әби: Рәхмәт балалар, сез бик булыштыгыз. Мин сезгә күчтәнәч әзерләдем, кабул итеп алыгыз. Б.: Рәхмәт. Т.: Ә хәзер шәһәребезгә кайтырга вакыт. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/10/22/picture-322963-1382460234.jpg)
Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/10/picture-684613-1444502932.jpg)
Йорт хайваннары һәм аларның балалары
Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...
![](/sites/default/files/pictures/2019/04/06/picture-696339-1554534692.jpg)
Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.
халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...
![](/sites/default/files/pictures/2016/03/05/picture-687191-1457184862.jpg)
Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»
Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...
4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”
4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Йорт хайваннары&rdquo...