4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Йорт хайваннары”
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты
“Йорт хайваннары”
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx15.3 КБ

Предварительный просмотр:

4-5 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты

“Көзге байлыклар”

                                                                                                     

                                                                                               

                                           

                                             

Түбән Кама шәһәре

2020 нче ел

Тема:

“Көзге байлыклар”

Максат:

Көзнең характерлы билгеләрен ныгыту, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Балаларның яшь үзенчәлекләре:

Уртанчылар төркеме

Программа

эчтәлеге:

1.Белем бирү бурычлары:Балаларда көз фасылына хас сыйфатларны истә калдыру сәләтен үстерү. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр әвәләү теләге тудыру.

 2.Үстерү бурычы: Иътибарларын үстерү, сүзлек запасларын тулыландыру.

  3.Тәрбияви бурычлар: Табигатькә карата соклану, кайгыртучанлык тәрбияләү, пөхтә эшләү теләге тудыру.

Сүзлек эше:

Болытлы, яфрак яңгыры, алтын, һ.б.

Җиһазлау:

Мольберт, стена тактасы, көз турында рәсемнәр, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш муляжлары,тозлы камыр, такталар, салфеткалар.

Күрсәтмә

материал:

Көз турында рәсемнәр, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш муляжлары.

Таратма

материал:

тозлы камыр, такталар, салфеткалар.

Алдан эшләнгән эш:

Көз турында җырлар, шигырьләр өйрәнү. Рәсемнәр карау.

Шәхси

эш:

 Самира һәм Костя белән индивидуаль эш: умк элементлары кергән сүзләрне кабатлау, истә калдыру.

Методик алымнар

һәм чаралар:

  1. Күрсәтмә; 2) Әңгәмә; 3) Уен 

Структурасы:

1. Оештыру моменты.

2. Төп өлеш.

3. Ял минуты.

4. Эш барышы.

5. Әвәләү.

6. Йомгаклау.

 

                             

Көзге байлыклар.

Исәнмесез, хәерле көн балалар. Шәйхи Маннурның “Көз” шигырен тыңлап китегез әле:

           Көзге урман

           Тып- тын булган,

           Агач башы – ялангач,

           Соңгы яфрак төшә калтырап,

           Әз генә җил шаяргач.

           Аоар бирешмиләр әле

           Көзнең яңгыр, җиленә.

           Ялтырап алган бизәкләр

           Әллә кайда күренә.

  2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле тактадагы рәсемнәргә, елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Әйе балалар, көз фасылы сурәтләнгән. Ә кем көз билгеләрен атап китәргә тели?

Балалар: Яңгыр  ява, көннәр суыта, кошлар җылы якларга очып китәләр, яфраклар коела, бакчаларда җиләк- җимешләр өлгерә.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Бакчалардан нинди җиләк – җимешләр җыйдык? Балалар бу нәрсә? (Чәгендер күрсәтү) Әйе, чөгендер. Чөгендер нинди төстә? (Кызыл.) Әйе чөгендер кызыл. Чөгендер нинди формада? (Шар формасында.) Шәхси  кабатлау (Самира, Костя)  күмәк кабатлаулар.

Балалар: Помидор, кыяр, кишер, чөгендер, алма, слива, һ.б.

   3. Ял минуты:

   Җил исә, исә, исә.

   Агачларны селкетә.

    Җил тына, тына, тына

    Агачлар зур үсәләр.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез әле көз турында өйрәнгән шигырьләрне сөйләп китик:

Амира: Күрәмсез, дусларым , көз килде тышта,

               Озак тормас килер ак тунлы кышта.

               Китә башлады инде бездән кошлар,

               Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. (Г. Тукай.)

Ильназ: - Сыерчыгым нигә китәсең?

                  Сагынырмын сине киткәчтен.

               -   Көз җитте бит инде, мин туңам,

                  Килгән идем җәйге костюмнан.      (Б. Рәхмәт.)

Алия:       Үтте китте матур җәйләр,

                  Көзләр килеп җиттеләр.

                  Ак каенның яфраклары

                  Саргаешып киптеләр.                (К. Нәҗми.)

Тәрбияче: Рәхмәт балалар, бик матур сөйләдегез шигырьләрегезне. Хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйм, мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын уйлап әйтәсез.

Тәрбияче:   Яз килсә киенә,

                      Көз килсә чишенә. (Агач)

                      Аяксыз, кулсыз капка ача.   (Җил)

                      Кырлар буш кала,

                      Яңгырлар ява.

                      Җирләр дымлана,

                      Бу кайчак була?        (Көз)

                      Кечкенә генә йорт эче тулы корт.  (Кыяр)

                      Җир астында алтын казык.   (Кишер)

Тәрбияче: Молодцы балалар, сез бик зирәк икәнсез.

.Балалар без сезнең белән көз турында сөйләштек, шигырьләр сөйләдек, табышмакларга җаваплар эзләдек, көз фасылының билгеләрен ныгыттык. Ә хәзер без сезнең белән яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр әвәләячәкбез, өстәл янына рәхим итегез. Сезнең алдыгызда тозлы камыр, шуның белән тактадагы рәсемнәргә карап, кем нәрсә әвәләргә тели, җиләк- җимешме яки яшелчәме әвәлибез.

  Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, сезнең эшләрегез, җавапларыгыз миңа бик ошады. Барыгыз да бик тырыштыгыз, молодцы! Ә киләсе шөгыльдә нәрсә әвәләргә теләр идегез?

Кич әти - әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез?

Балалар: Табышмакларга җаваплар бирдек, көз билгеләрен ныгыттык,  яшелчә һәм җиләк- җимешләр  әвәләдек.

Тәрбияче: Барыгызга да рәхмәт.

Шөгыль тәмам. 

                     

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Конспект "Йорт хайваннары"

Конспект "Йорт хайваннары"...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты “Математикага беренче адымнар”

3-4 яшьлек балалар өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты“Математикага беренче адымнар&rdquo...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...