Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Мухаметшина Наиля Нурисламовна

Эшчәнлек барышы.

Тема: “ Йорт хайваннары “

Бурычлар:Танып белү.

1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

3. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

Сөйләм телен үстерү.

  1. сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;
  2. мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;
  3. башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү;

 Сәламәтлек.

  1. төз утырырга төз басып торырга күнектерү;
  2. физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту;

Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Индивидуаль эш: Динар, Амаль тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.

Җиһазлар: тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр; “ Без атларны яратабыз” жырының аудиоязмасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zanyatie_2.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

 муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

                 Тема: «Йорт хайваннары»

Беренче кечкенэлэр торкемендэ сойлэу устеру хэм эвэлэу буенча интеграл шогыль конспекты.

                                                   Тәрбияче: Мухаметшина Наиля Нурисламовна

                                                        Түбән Кама

Эшчәнлек барышы.

Тема: “ Йорт хайваннары “

Бурычлар:Танып белү.

1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;

3. йорт хайваннарына карата кызыксыну тәрбияләү.

Сөйләм телен үстерү.

  1. сүзләр хисабына сүзлекне баету һәм активлаштыру, тәрбияченең сорауларына җавап бирү;
  2. мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләген үстерү, тәрбияче күрсәтмәләрен үтәү осталыгы формалаштыру;
  3. башкаларга ярдәм итү теләге, тыңлаучанлык, хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү;

 Сәламәтлек.

  1. төз утырырга төз басып торырга күнектерү;
  2. физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту;

Сүзлек өстендә эш: бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие.

Индивидуаль эш: Динар, Амаль тәрбияче артыннан сүзләрне дөрес итеп кабатлау.

Җиһазлар: тартмага салынган уенчык сыер, сарык, ат, кәҗә, бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр; “ Без атларны яратабыз” жырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:                               Әйдәгез, дуслар,җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

Т.: Балалар, әйдәгез әле, без сезнең белән авылга кунакка кайтыйк.Автобуска утырыйк.Киттек. ( Автобуста барган кебек йөриләр.) Менә авылга да кайтып җиттек.  Балалар, бу безнең ишегалды.Ишегалдында йорт хайваннары бар. Әйдәгез әле, аларны карыйк. Самира, бу нәрсә?

Б.: Сыер.( Балалар һәрбер хайванны шулай атап чыгалар.)

Т.: Балалар, хайваннар балаларын югалтканнар икән. Әйдәгез, аларны табарга булышыйк әле. Булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Урамда хәзер яз.  Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Б.: Кояш җылыта, кар эри, тамчылар тама.

Т.: Әйе, кояш җылыта, кар эри, яшел үләннәр чыга. Сыер, сарык, ат, кәҗә дә, яз килгәнен сизеп, үзләренең балаларын яшел чирәм ашарга алып бармакчы булганнар. Ә алар әниләрен көтеп тормаганнар, каядыр китеп югалганнар. Балалар, әниләргә әйтмичә генә китәргә ярыймы?

Б.: Юк.  

Т.: Әйе, әниләргә әйтмичә, бер җиргә дә китәргә ярамый. Менә хәзер сыер, сарык, ат, кәҗә балаларын югалтканнар да елыйлар да елыйлар. Әйдәгез, аларга балаларын табарга булышабызмы?

Б.: Әйе.

Т.: Әйдәгез, эзли башлаганчы , балалар,  ял итеп алыйк.

Физкультминутка: “ Без шулай ял итәбез”

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Куңелле ял итәбез.

Т.: Ә хәзер, әйдәгез, хайваннарның балаларын эзләп карыйк әле, бәлки, табылырлар. Кая киткәннәр икән алар, әниләренә әйтмичә! Менә нинди тыңлаусызлар! ( Тәрбияче һәм балалар бүлмә буйлап йөриләр һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтиен ширма артыннан табалар.) Менә алар! Сез адаштыгызмы? Әниләрегезне эзлисезме? Әниләрегезнең нәрсә икәнен әйтсәгез, балалар сезгә аларны табып бирерләр. Аида, кил әле, бозаудан сора әле, аның әнисе нәрсә икән? Аида, әйдә, бергәләп сорыйк:”Бозау, синең әниең бармы? Ул нәрсә?”

Б.: Сыер.

Т.: Бозау син әниеңне ничек чакырасың?

Б.: ” Му-му-му!”

Т.: Балалар, әйдәгез, бозау белән бергәләп аның әнисен чакырабыз.

Б.: “ Му-му-му! “

Т.: Булдырдыгыз! Мәлик, хәзер бозау белән бергәләп кабатлагыз әле: “ Му-му-му! Кайтсын минем бозау!” ( Балаларны  активлаштыру.Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар. Тәрбияче балаларга сарыкны күрсәтә.) Балалар , бу нәрсә?

Б.: Сарык.

Т.: Балалар, сарык: “ Бә-бә-бә! Тимәгез минем бәрәнгә!”-ди. Сарык нәрсә ди?  Сарык нәрсә эзли?

Б.: Бәрәнне.

Т.: Монда тагын нәрсә бар ? Әйе, ат. Ул болай ди:” Миһа-һа-һай, колынкаем, кил монда!” Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле, бәлки, колын табылыр. ( Тәрбияче кәҗәне күрсәтә.) Балалар бу нәрсә?

Б.: Кәҗә.

Т.: “ Ми-ки-ки-ки, күрмәдегезме сез минем йонлач бәтине?” Әйдәгез, балалар бергәләп кабатлагыз әле. Балалар, кәҗә нәрсә эзли?

Б.: Кәҗә бәтиен.

Т.: Балалар, әйдәгез, бозауны, бәрәнне, колынны, кәҗә бәтиен әниләре янына куйыйк. Кабат беркайчан да әниләрегез яныннан читкә китмәгез! Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие, бүтән беркайчан да әниләрегезне югалтмагыз. Югалтмас өчен , әниләрне тыңларга кирәк. Балалар, сыер, сарык, ат, кәҗә һәм бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие сезгә рәхмәт әйтәләр. Сез аларга зур ярдәм иттегез, бер-берсен табарга булыштыгыз. Бозау, бәрән, колын, кәҗә бәтие табылдылар. Ә хәзер  өйгә керик, бик арыдык, чәй эчеп алыйк. Әйдәгез, балалар, чәй әзер булганчы уйнап алсак та ярый. “ Без атларны яратабыз” уенын уйныйк.

Атларны без яратабыз,

Чистартабыз, ашатабыз.

И атым, атым, тукта,

Чиста су бирәм сиңа.

Атларны оста җигәбез,

Йөгәнләп тота беләбез.

И киттек без, атлылар,

Атлы кыю батырлар.

Т.: Афәрин, балалар! Сез бүген мине шатландырдыгыз. Сезгә дә шатлык-сөенечләр телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Практическое занятие. Моделирование конспекта занятия на тему: «Рассказывание на темы из личного опыта (по памяти) с детьми дошкольного возраста»

Уважаемые студенты и преподаватели, пользователи сайта!       На дворе XXI век и у нас есть возможность учиться, не выходя из дома, использу...

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең план – конспекты. Тема: “Йорт хайваннары”.

2нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау эшчәнлегенең  план – конспекты.Тема: “Йорт хайваннары”....

Конспект занятия на тему: "Не шути с огнем" план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Расширить представления детей об огне, как друга и врага человека;Научить детей пользоваться телефоном для вызова пожарных «01» (запомнить номер);Привить интерес к работе пожарн...