"Йорт хайваннары"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Сабирзянова Гулия Шайдулловна

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары».

 Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында сөйләү, бәйләнешләр сөйләм телен

Υстерү, такмак-такмазалар аша (к), (т) авазлар әйтәлешен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yort_hayvannary.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары».

 Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында сөйләү, бәйләнешләр сөйләм телен

Υстерү, такмак-такмазалар аша (к), (т) авазлар әйтәлешен ныгыту. Материал: Йорт хайваннары рәсемнәре, маскалары, курчак театры маскалары, әби киеме.

Занятие барышы: Ишек алдында әби үзенең кызларын, улларын көтеп утыра.

Әби: Мин үз яныма кызларымны, улларымны кунакка чакырган идем. Менә алар килеп тә җиттеләр. Әйдәгез балакайларым, узыгыз, керегез. Исәнмесез, балаларым!

Балалар: Исәнмесез!

Әби: Әйдәгез минем ишек алдында урын табып утырыгыз әле. Мин зезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ләкин алар гади түгел, сихерле. Әгәр дә сез дәрес җавап кайтарсагыз сез минем дусларыма әйләнерсез.

Дәрес әйткән балага маска киертелә).

Канаты бар, аягы бар,

Ләкин йөзә алмый.        (Тавык).

Нинди аучы коралсыз Җәнлек аулый төн буе. Аннан мыегын селкетеп, Йоклап ята көн буе.        (Песи).

Кешенең якын дусты,
Йортның сакчысы.        (Эт).

Янымда минем беркайчан

Булмаса да сәгатем.

Бар кайсы вакыт икәнне

Әйтә торган гадәтем.       (Әтәч).

Иртән иртүк тора — матур итеп кычкыра.

Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы тулы — ярык,
Исеме аның — ...        (Сарык).

Үлән ашый, мал ташый.    (Сыер).

Сакалы бар, акылы юк.      (Кәҗә).

Кыйгач-кыйгач колаклы,

Мөгез сыман тояклы,

Әллә белмисең? Оят,

Бу һәркемгә мәгълүм.       (Ат)

Тэрбияче:   Балалар, сез кемнәр булдыгыз? (Әтәч, сыер, эт, песи). Бу хайваннар кайда яшиләр? (Йортта)

Кемнэрдэн башка яши алмыйлар? (Кешеләрдән башка) Менэ сез хәзер йорт хайваннары, йорт кошлары булдыгыз.

Балалар, бу йорт хайваннарының кешеләргә файдасы бармы? Кешеләр ни өчен асрыйлар аларны? Һәр маска кигән бала үзенең нәрсә бирүен әйтә. Мәсәлән, тавык: «йомырка, ит  бирә». Ат: « йөк ташый, ит бирә» һәм башкалар. Сыер — «сот, ит, май бирә» һәм башкалар.

Ә хәзер. без сезнең белән әкият тыңлыйбыз. Бер йортта  песи, эт, әтәч һәм кәҗә яшәгәннәр ди. Кич белән көн саен алар ишек төбенә җыелалар да үзләренең-эшләре турында : сойлэшэлэр  икән. Сөйләшәләр дә бәхәсләшеп китәләр: Кем нинди азык ярата? Нинди азык тәмлерәк? дип.

  1. Иң тәмлесе — сөт. Сөттән соң, бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде.Тик тычканны гына тотуы бик кыен, дигән песи.
  2. 1әт нәрсә? Ул бит сыек, тамакны туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң, менә шунда тамак тук була. —Ах — юк! Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була. Шунда ук тук буласын. Нинди азык тәмле, нинди азык файдалы икәнен миннән дә әйбәт белгән хайван юк.

—        Нәрсә сөйлисең син? Менә кәбестә булса икән. Иң тәмле азык
кәбестә.

Тәрбияче: Алар бәхәсләшкәннәр икән, һаман да килешә алмаганнар, ди  Әкияттә нинди йорт хайваннары катнашты? (Песи, әтәч, эт, кәҗә).

—        Сез бу әкияттән нәрсә белдегез?

Йорт хайваннарының нәрсә белән туклануын, нинди азык яратуын белдегез.

4.        Ә хәзер «Кем нәрсә ярата» уенын уйнарбыз. Мин сезгә йорт
хайваннарының рәсемнәрен таратам, ә сез бу хайваннарның нәрсә
белән туклануын әйтерсез?

Ат — ашлык, солы

Сыер — печән

Песи — сөт

Эт — сөяк

Тавык — бөртекләр

Әтәч — бөртекләр

Сарык — печән

Кәҗә — кәбестә.

Балалар сез бу уенда хайваннарның нәрсә белән тукланганнарын,

кемнең нәрсә яратканын белдегез!

5.        «Габдулла» уены уйнала. Санамыш ярдәмендә хайван санап
-ыгаралар.

Эке, бәке, кыек сәке, эремчек Син калып тор, энем чык.

        Менә безнең песи чыкты

Ул уртага керә.

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез «Пескәем»

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шулай эшләргә риза.

Түгәрәк уртасында песи

Менә шулай, менә болай

Әйдәгез, эшләгез шулай.

Песи хәрәкәт ясый, балалар аңа карап эшлиләр.

(Аткаем, Әтәчкәем,  Кәҗәкәем дип үзгәртелеп әйтелә).

6. Мин сезнең каршыгызга ике рәсем куям. Ә сез бу хайванның исемен

әйтеп, нинди такмак беләсез, әйтеп күрсәтегез.

Кәҗә-кә>к,ә-м ә кә рҗә

Кермә безнең бакчага.

Кысылырсың, үләрсең

Йөз сум акча түләрсең.

Ә бүген мин сезгә тавык турында өйрәтермен.

Таулары биек икән,

Тавыклары күп икән.

Тау буенда тавыклары

Күкәй салып йөри икән.

Тәрбияче: Менә балалар, сез бик күп йорт хайваннары турында

беләсез хәзер. Шуның өчен мин сезне чәй, коймак белән сыйлармын.

Без әзерлибез табын

Китереп бөтен ягын

Уртага куйдык коймак,

Як-ягына конфетлар, дип тәрбияче җырлый-җырлый балаларны сыйлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....

Конспект "Йорт хайваннары"

Конспект "Йорт хайваннары"...