Занятие Йорт хайваннары
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Занятие про животных.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл йорт хайваннары24.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “ Олы Әтнә балалар бакчасы”

 

                               

“Йорт хайваннары”

беренче кечкенәләр 3 төркемендә танып белү эшчәнлеге

                                                                     (бала һәм әйләнә-тирә дөнья)

                                                                                         

                                                                                                              Тәрбияче: Тухфатуллина Роза Раиф

                                                                                                                               кызы

2015 ел

Максат: балаларның йорт хайваннары турында күзаллауларын формалаштыру.

Тәрбия бурычы: Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен,хәтерен, кызыксыну теләген үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның йорт хайваннары (сыер,сарык, ат,кәҗә,эт, песи)  турындагы белемнәрен киңәйтү;  хайваннарның исемнәрен, кайда яшәүләрен, нәрсә ашауларын, тавышларын әйтергә күнектерү;хайваннарның балаларын танып белү сәләтләрен булдыру; дөрес тоташтыра белү, йорт хайваннары арасыннан артык рәсемне таба белү күнекмәләрен үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: “танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “социаль – коммуникатив үсеш”белем бирү өлкәсе, “сөйләм үсеше” белем бирү өлкәсе, “танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе, “физик үсеш” белем бирү өлкәсе, “нәфис-нәфасәти үсеш” белем бирү өлкәсе.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә,сюрприз момент,табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация,күрсәтмәлелек, дидактик уеннар.

Җиһазлау: серле сандык, уенчык куян,проектор, экран, магнит такта, уенчык йорт хайваннары, хайван рәсемнәре,туп, карандашлар.

Алдан үткәрелгән эш: йорт хайваннары рәсемнәрен карау, табышмаклар чишү,  уен-нар.

Эшчәнлек төзелеше:

I  Эмоциональ халәт тудыру.

II Төп өлеш:

1. Сюрприз: куян кунакка килә.

2.Табышмак әйтеп, серле сандыкны ачу.

3. Йорт хайваннарының балаларын табу.

4. Туп белән “ Кем ничек кычкыра” уены.

5. Ял минуты.

6. “Кайсы артык” уены.

7. “Нәрсә качкан” уены.

8. “Дөрес тоташтыр” уены

 III Йомгаклау.

Кереш өлеш: Балалар ярымтүгәрәккә утыралар.

Тәрбияче: Балалар бүген безнең эшчәнлегебезгә тәрбияче апаларыбыз керде ,әйдәгез алар белән исәнләшик.                                                                                                                                                

Балалар: Исәнмесез.

Төп өлеш.

Тәрбияче: Бүген бездә кунак бар.Нинди кунак икән? Табышмакка җавап тапсагыз, бик тиз белерсез.

Чабарга ул бик оста,

Колагы озын аның , койрыгы кып- кыска.

 Ул нәрсә? ( куян)  Дөрес, куян.Әйдәгез куян белән исәнләшик.

Куян: Исәнмесез балалар!

Тәрбияче: Куянкай  нәрсә булды сиңа, бик моңсу күренәсең?

Куян: Мин бит урман мәктәбендә укыйм. Миңа өй эше бирделәр, ә мин аны эшли алмыйм. Сез бит бик акыллы балалар, миңа ярдәм итә алмассыз микән?

Тәрбияче: Әйдә биремеңне әйтеп кара,безнең балалар сиңа булышырлар.

Куян:Миңа йорт хайваннары турында сөйләргә куштылар, ә мин бер нәрсәдә белмим.

Тәрбияче: Әйдәгез куянга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар монда серле сандык  ята. Эчендә нәрсәдер бар, алар анда күп.Сандыкны ачыр өчен  мин әйткән табышмакларга  җавап бирергә кирәк, дөрес җавап бирсәгез  эчендә нәрсәләр икәнен дә белерсез.

1. Үлән ашый, май ташый ( сыер)

2. Табышмак әйтәм мин сезгә,йон бирә нәрсә безгә ( сарык)

3. Сабан туенда узыша,кешеләргә булыша, утырсаң биленә итә кирәк җиреңә (ат)

4. Сакалы бар, акылы юк (кәҗә)

5. Кешенең дусты, йортның сакчысы ( эт)

6.Үзе суфый, үзе урлаша,әле тотсаң тырнаша (песи) (презентация күрсәтелә)

 Тәрбияче: Балалар сандык эченнән нәрсәләр чыкты?

Балалар: Йорт хайваннары.

Тәрбияче: Ни өчен йорт хайваннары алар? ( ишек алдында, лапаста яшиләр) Бик дөрес балалар.

Тәрбияче: Барлык йорт хайваннарыда аланлыкка җыелды. Тик нигәдер алар моңсу күренә.Нигә икән? Чөнки аларның яннарында балалары юк,алар шуңа моңсу.Әйдәгез без аларны сөендерик балаларын табып бирик.                                                             Сыерның баласы нәрсә? (бозау, бозауны сыер янына куярга кирәк).Балалар өстәл өстендә яткан хайваннарның балаларын табалар һәм әниләре янына куялар ( сарык янына бәрәнне, ат янына колынны һ.б.)                                                                                      Балалар ә хәзер экранга карагыз әле,бу нинди хайван, баласы нәрсә?(презентация-  йорт хайваннары белән балалары)

Тәрбияче: Хәзер туп белән “Кем ничек кычкыра” уенын уйнарбыз.( балалар түгәрәкләнеп басалар. Тәрбияче уртада, сорау әйтеп тупны берәр балага бирә)

Физминутка: 

Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга, ә аннары –артка

Уңга,сулга борабыз, аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып ,күңелле ял итәбез

 “Кайсы  артык” уены.Экранда бирелгән йорт хайваннары  арасыннан артык рәсемне табарга кирәк, ул ни өчен артык?

 “ Нәрсә качкан” уены. Балаларга йорт хайваннары күрсәтелә, күзләрен йомган арада бер хайван яшерелә, нәрсә качканын әйтергә тиешләр.

Балалар өстәл янына күчеп утыра. “Дөрес тоташтыр” уены.Хайваннарның яраткан ризыкларын дөрес итеп тоташтырырга  кирәк.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Куян күрдеңме безнең балалар нинди акыллы! Алар йорт хайваннары турында бик яхшы беләләр.

Куян: Әйе, мин үземдә йорт хайваннары турында бик күп белем тупладым.Рәхмәт сезгә балалар, мин инде урманыма кайтыйм. Саубулыгыз!

Балалар: Саубул куян!

Тәрбияче: Балалар сезгә эшчәнлек ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? Булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.

халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Конспект занятия на тему «Йорт хайваннары»

Эшчәнлек барышы.Тема: “ Йорт хайваннары “Бурычлар:Танып белү.1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү;3. йорт хайваннарына кара...