" Ана боек исем" (на татарском языке)
календарно-тематическое планирование по сценарий праздника (средняя группа) по теме

Мияссарова Лена Наилевна

Зал матур итеп бизәлгән. Чәчәкләр, шарлар эленгән. Вальс көенә балалар керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:  - Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр,әбиләр. Без бүген балалар белән бергәләп ял кичәсенә җыелдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез уң булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен.

Җыр « Килде яз» Ә. Ерикәй шиг. С.Сәйдәшев муз.

1бала: Елгада бозлар кузгалды

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлый

Ямьле һәм күңелле яз.

2бала: Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып ,

Җырчы кошлар килә.

3бала: Кояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте.

Бу җырны безгә бәйрәмгә

Яшел яз бүләк итте.

Җыр Кайт, карлыгач! Н. Сингаевский шиг. Л.Батыр Болгари муз.

Бии бии, кулына кәрзин белән чәчәкләр тоткан Яз керә.

Яз: Исәнмесез, нәни дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Мин Яз!

Тәрбияче: Исәнме, Яз! Сине күптән көтәбез. Ә бу матур чәчәкләреңне кемгә дип алып килдең?

Яз: Мин алардан тәкыялар үрермен дигән идем.

Тәрбияче: Әйдә, Яз – сылу синең чәчәкләреңне суга утыртып куябыз, шиңмәсеннәр. Ә безнең  кызлар сиңа бер бию биерләр.

Бию Татар кызы

Яз: Якты йөз белән мине каршы алдылар,

Матур бию әзерләгәннәр,

Нинди әйбәт монда балалар!

Тәрбияче: Уңган безнең балалар,

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сиңа әйбәт итеп

Яз турында сөйләрләр.

4бала: Яз йөри дөнья буйлап,

Елмаеп, көлеп, уйнап.

Аңа ашыга – ашыга

Кояш чыга каршыга.

5бала: Кар бетте, акты бозлар,

Яз тышка тартып тора.

Бөреләрдән, үләннән

Яз исе аңкып тора.

6бала: Агач, куакта уяна

Җилемле яшел бөре.

Яфрак, чәчәк,җыр китерә

Җиргә язның һәр көне.

Песня Кап, кап сл. Н.Нищевой  муз. И.Меньших

Яз: Бик ошады миңа, балалар, сезнең җырларыгыз, биюләрегез, шигырьләрегез! Ә әйдәгез әле бергәләп уйнап алабыз. Урманда яшәүче Тиен минем сезгә барганны ишеткәч бер кәрзин шишкылар биреп җибәрде, менә алар белән хәзер уйныйбыз. Йя, кем иң төз атучы?

Уен Шишкыларны җыябыз

Яз: Уйнадык та, җырладык та,

Вакыт тукталып калмый,

Кирәк миңа китәргә

Хушыгыз, хуш, дусларым,

Күңелле ял иттек без.

Мин тагын килермен әле,

Яз килгәндә көтегез. Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Яз! ( Яз китә)

Тәрбияче: Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз,  шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Җыр Бәйрәм җыры Ф.Сафин музР.Корбанов шиг.

7бала: Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

8бала: Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Ул әбием генә түгел,

Ул минем дәүәнием.

9бала: Әбиемә көзләр килгән

Көмеш кырау чәчендә.

Тик күзеннән әле һаман

Яшьлек нуры чәчелә.

10бала: Мин хәзер инде үстем,

Әбиемә булышам.

Сулар да алып керәм,

Идәннәрне дә юам.

11бала: Әбием белән бергә

Сыйланабыз чәй эчеп.

Шулай үтә көннәрем,

Эшләп, шаярып – көлеп.

12бала: Әби коймак пешерә

Кызган майлы табада.

Әбиемнең коймагы

Җәйне искә төшерә.

ҖырӨебезнең кояшы”  Ф.Зиатдинова шигА.Биктаһиров муз.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын исләренә төшерик. Йөрәкләре  җилкенеп, яшәреп китсеннәр әле  әбиләребез. Безнең егетләребез түбәтәй уенын күрсәтәләр.

Уен Түбәтәеңне  эзләп тап”.

Тәрбияче: Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушуы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны

уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Менә хәзер безнең балалар үзләренең әниләренә матур сүзләр әйтәчәк. (һәрбер бала әнисенә сүз әйтә)

Воспитатель: В этом слове солнца свет!

Дети: Мама, Мама!

Воспитатель: Лучше слова в мире нет!

Дети: Мама, Мама!

Воспитатель: У неё в глазах весна!

Дети: Мама,Мама!

Воспитатель: Кто роднее , чем она?!

Дети: Мама, Мама!

13 бала: Маму любят все на свете,

Мама – первый друг,

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

14бала: Если что – нибудь случится,

Если вдруг беда,

Мамочка придёт на помощь,

Выручит всегда.

15бала: Мамы много сил, здоровья

Отдают всем нам.

Значит, правда, нет на свете

Лучше наших мам.

16 бала: В день весенний, солнечный

Маму поздравляем.

Жизни долгой, радостной

От души желаем.

17 бала: Мамочек красивых,

Добрых и любимых

Мы сейчас поздравляем,

Песню им подарим.

Песня Мамина песенка Сл. М. Пляцковского муз. М.Парцхаладзе.

18 бала: Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

19 бала: Бүлмәләрне җыештырдым,

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

20 бала: Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле-тәмле ризыкларны

Әнием дә ярата.

21 бала: Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый

Әни – тормыш көзгесе.

                 Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр гомерләр.

ҖырӘниләр бәйрәмеГ. Гәрәева көе һәм сүз.

Тәрбияче: Җир йөзендә безнең өчен иң матур, иң гүзәл кеше – әни! Әни дип телебез ачылган, беренче адымнарыбызны да әни ярдәме белән атлап киткәнбез. Әниләребезнең ягымлы, йомшак сүзләре безгә гомер буена лдаш булса иде.

Тәрбияче: Безне назлап үстергәнгә,

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!әрвакыт

Тәрбияче: Һәрвакыт эшчән булганга,

Балалар: Әниләр, рәхмәт сезгә!

Тәрбияче: Ә хәзер балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Салмак көй яңгырый.

Котлаулар

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

сценарий утренника,посвященного Дню Матери на татарском языке "Ана боек исем"

В сценарии использованы песни и танцы из УМК дисков.....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....


 

Комментарии

Мияссарова Лена Наилевна

Это самый любимый праздник для детей. Каждый ребёнок с трепетом и любовью исполняет песенный репертуар. Ведь через песни они ещё больше раскрываются, не стесняются, так как поют не в одиночестве. И каждая мама ,как бы их любимое чадо не споёт, для неё он лучший!