Фольклор татарского народа (на татарском языке)
консультация по теме

Фатыхова Регина Рустемовна

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй- фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя- күрә белергә өйрәтү бурычлары куелган.Әлеге бурычларны тормышка ашыруда әдәби әсәрләр, нәфис сүз, халык аваз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар фольклоры, халык аваз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерә, тирә- юньне танып белергә өйрәтә, дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра. Шуңа күрә дә безнең бу юнәлештә белемебез югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Әйдәгез әле хөрмәтле коллегалар чыннан да шулай микән, тикшереп карыйк әле....

1. Татар халык иҗатына нәрсәләр керә хөрмәтле коллегалар, ә йдәгез искә төшереп алыйк әлә?

әкиятләрдән, эндәшләрдән, тизәйткечләрдән, хәрәкәтле уеннардан, санамышлардан, алдаугычлардан, бәетләрдән, мәкаль, мәзәк, әйтенүләрдән, җырлар, табышмаклардан тора.

2.Татар халкының көнкүреш әкиятләре 4 төркемгә бүленә, нинди?:

-Гыйбәрәтле

-Маҗаралы

-Хайваннар турында

-Сатирик, юмаристик

 Маҗаралы әкиятләргә, нинди әкиятләр керә?: “Үги кыз”, “Саран бай”, “Таң батыр”, “Гөлчәчәк”, “Ак бүре”, һәм башка әкиятләр керә.

Хайваннар турында әкиятләргә: “Әтәч һәм төлке”, “Төлке һәм торна”, “Батыр әтәч”, “Салам Торхан”, һ/башкалар.

Сатирик әкиятләргә: “Мужик һәм куян”, “Иванушка дурачок”, “Алтын балта”.

Гыйбәрәтле әкиятләргә: “Өч кыз”, “Саран һәм юмарт”, “Убыр-таз”, “Мактанчык бай”, һ/б төрле әкиятләр керә.

3.Мәкаль башлыйм, син төгәллә, әгәр тапсаң сүзләрен.

Эй, сез, дуслар , кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Әйдәгез әле хөрмәтле коллегалар, мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,

Ә сез мәкальне әйтеп бетерегез!!!!

БАЛА ТУРЫНДА

-Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, (Үскәч йөрәккә авыр).

-Тумаган балага (Бишек элмиләр).

-Ут көенеч, (Бала сөенеч).

-Ана (Шәфкать диңгезе).

-Бабайга таяк кирәк, (Балага бишек кирәк).

-Алтмышка җитсен бала, (Ана өчен ул-бала).

-Ана балага авызыннан (Өзеп каптырыр).

ХЕЗМӘТ ТУРЫНДА

-Аз сөйлә, (Күп эшлә).

-Ашаганың белән мактанма,(эшең белән мактан)

-Башланган эш,(Беткән эш)

-Җиде кат үлчә,(Бер кат кис)

ТЕЛ ТУРЫНДА

-Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге.

-Тел-күңелнең көзгесе.

-Ана теле бер булыр, әдәп башы тел булыр.

-Тел-юата да, елата да.

Җыр турында

“Җыр кешенең юлдашы”,

“Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч”,

“Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый”,

“һәр кешенең үзе яраткан җыры бар”...

Төрле бөҗәкләр, кош- кортлар белән уйнау, алар белән сөйләшү, баларга зур рәхәтлек бирә.Кош- кортларга, бөҗәкләргә карата яки берәр вакыйга, шөгель уңае белән (Мәс-н: Су кергәндә, җиләккә барганда, югалган әйберләрне эзләгәндә) башкарыла торган әсәрләрне –әйтенүләр дип атау отышлы булыр.

Балалар су коенып чыкканда су анасына шулай мөрәҗәгать итәләр:

Авырлыгым-ташка

Җиңеллегем-үземә,

Су анасы, сукыранма,

Сиңа- яулык,

Миңа- саулык.

Балалар берәр әйберләрен югалтсалар, аны эзләгәндә “ПӘРИГӘ” мөрәҗәгать итәләр.

Пәри, тап, тап, тап.!

Биш балаңны суярмын,

Алтынчысын буармын

Пәри, тап, тап, тап.!

Татар балалар фольклорында үзенең килеп чыгышы белән халыкның борынгы аграр йолаларына бәйләнешле бер төркем бар.

Алар-яңгырга, кояшка, кошларга һәм башкаларга эндәшәләр

.Мәс-н: җәй көне яңгыр сибәли башладымы балалар такмаклый, такмаклый йөгерәләр

.                              Яңгыр, яу, яу, яу!

                                                             Кара сарык суярмын

                                                             Ботын сиңа куярмын,

                                                              Тәти кашык бирермен

                                                              Тәмле ботка бирермен

                                                              Тәти кашык базарда

Майлы ботка казанда.  

Кояш болыт астына кереп китсә, балалар хор белән болай кычкыралар:

Кояш чык, чык , чык!

Майлы ботка бирермен,  

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга,

Тәти кашык, сабы алтын

Кирәкми безгә салкын

Санамышларны төзелеше һәм эчтәлеге буенча берничә төркемгә бүлеп була, нинди?:

  1. “Сан” –санамышлары.

(Бер әпәй,

Ике әпәй,

Өч әпәй......

Пүн әпәй)

Икенче төркем: вакыйга күренешне тасвирлау.

Алмачуар атым бар,

Бер көн атым чыгып киткән,

Йөгереп барып тотып алдым-

Бу уенда син калдың.

Өченче төркем санамышларга: Тиз аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмый торган сәер, ят сүзләрдән төзелә.

Акбүз ат йолдыз,

Күкбүз ат йолдыз,

Тимер казык

Бер ялгыз.

Уен Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмиятләре бик зур.Без үзебезнең эшебездә балалар белән бик  күп төрле уеннар уйныйбыз.Әйдәгез әле дуслар без сезнең белән уен төрләрен атап китик әле: (М-н җырлы-биюле уеннар, хәрәкәтле уеннар, драма уеннары,  зиһен сынаш уеннары)

Хәрәкәтле уеннарны балаларга өйрәтү-бик зур урын алып тора.Укыту-методик әсбаплары (УМК) кулланабыз Хөрмәтле коллегалар ә сез үзегезнең эшегездә нинди умка әсбаплары кулланасыз һәм нинди максат б/н?                        (битлекләр, баш киемнәре кулланабыз?  

Әйдәгез әле без сезнең белән бер уйнап алыйк әле................

Түбәтәй уены

Түгәрәккә басалар, түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп-Түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җаза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ/б)

Уен шулай дәвам итә.

Балалар фолкьлоры: .

Гасырлар дәвамында нәниләрнең эстетик зәвыкларына яраклашып формалашкан әсәрләр буларак, бер яктан халык тәҗрибәсе белән сыналган тәрбияви чараларның саекмас чишмәсе ролен үтәсә, икенче яктан балаларның рухи дөняьсын танып белүдә әһәмиятле хәзинә булып хезмәт итә. Хәзер мин сезгә үземнең сатирик жанрыма кергән бер әсәремне укып китәм.

Шулай бервакыт җиктем чикерткә,

Киттем урманга, азрак утын урларга.

Килеп чыкты бер кеше, авызында бер теше,

-Чей парень да, чей парень?

- Чиен түгел, корысын карыйм.

Сугып җибәрдем колак төбенә-

Барып төште куак төбенә.

Өйгә кайттым- хатын бәрәңге пешергән,

Эреләрен үзе ашаган, вакларын миңа калдырган.

Шул вак бәрәңгеләрне кесәгә тутырдым дагын,

Эт өрдереп, кеше көлдереп,

Ындыр артлатып, бармак шартлатып,

Чыгып киттем тагын.

Барып кердем бер өйгә- тегермәнче Гурийгә,

Тегермәнче Гурий бай, чыгарып куйды май.

Чыгарып куйды катык, утырам катып;

Чыгарып куйды кашык, утырам баш кашып.

Шуннан пешерделәр чумар, кеше саен унар,

Килеп керде Зәйнәп, сумаласын чәйнәп,

Килеп керде Кашап, сукыр чикләвек ашап.

Килеп керде Макси, ашап бетерде сапчим,

Килеп керде Гали, таба төбен ялый,

Килеп керде Вәли, “миңа юк” – дип әрли,

Килеп керде Мортаза, сугып екты бик таза.

Чыгып киттем буага, борын канын юарга,

Ике черки, бер кигәвен тотындылар куарга...

Көчкә кайттым өйгә, туным элдем чөйгә,

Абый дулый башлады, тунны алып ташлады.

Шуннан киттем ауга, бүрегә каршы яуга.

Очрады аю-, минем уем –таю.

Кайтып килә идем, таптым чумадан,

Чумаданда – наган!

Бу ялганны тыңлаучылар барысы да надан!

Рәхмәт сезгә , хөрмәтле коллегалар, татар халык иҗатын сөюче дуслар!

Безнең туган телебез, матур- матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган тел. Үз телеңне, үз халкыңның иҗатын белмәү –ул чын мәгнәсендә манкортлык, бай култура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел- ул әби- бабай, әткәй- әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә- тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел.

Туган телем илем кебек

Кадерле дә якын да.

Ата- бабам, әнкәм- әбкәм

Рухы яши җанымда.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл текст25.97 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Приобщение детей дошкольного возраста, к культуре татарского народа, его истокам, языку, познание быта и традиции предков, постижение своих родословных корней

Развивать элементарные представления об истории и культуре татарского народа, знакомить с произведениями искусства, педметами быта и народного фольклора, воспитывать интерес к родному языку, традициям...

Использование малых форм фольклора татарского народа в речевом развитии детей

Детство - то время, когда возможно подлинное, искреннее погружение в истоки национальной культуры.Овладение родным языком является одним из самых важных приобретений ребенка в дошкольном детстве...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

«Интегрированная деятельность по изучению фольклора и культуры татарского народа в старшей группе: “Нәүрүз мөбәрәк булсын»

Интегрированная деятельность по изучению фольклора и культуры татарского народа «Нәүрүз мөбәрәк булсын!”Цель: Программное содержание: приобщение детей к национальной культуре татарского народа;Воспиты...

«Фольклор татарского народа»

Консультация для родителей...

Образовательный маршрут для организации совместной деятельности детей старшего дошкольного возраста (5-7 лет) и родителей в сети Интернет «Народы Поволжья. Татарский народ»

Здесь подобран материал, посвященный ознакомлению детей с обычаями, традициями и культурой татарского народа.Цель: Приобщение детей к истокам татарской народной культуры. Задачи: - Расширять...