Яна ел тамашасы
материал (старшая группа) на тему

Мухаметова Лейсан Радифовна

Зурлар торкеме балары белэн кыш бабай белэн кар кызын кунелле итеп каршы алу кичэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_tamashasy.docx25.51 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел тамашасы (2015 ел)

Көзге җил тавышы (1мин.). Кышкы буран тавышы (1мин.) Кар бөртекләре очып әйләнә (2-3 мин), алар җиргә куна (чүгәлиләр).

3-4 малай кар тәгәрәтеп чыга, күңелле музыка астында.

 1 малай , 2 кыз кар аталар, кар сибәләр бер-берсенә.(Балалар уйнап чыгып киткәннән соң ике малай керәләр)

Ринат: Охо, вәт шәп булган бу, ичмасам!

Артем: Ооооо, да! Вот это классно! ( кар бабай хәрәкәтләнә, кар бөртекләре оча)

Ринат: Артем, без кая килеп эләктек соң? ( басып тора)

Артем: Интересно! Как-будто мы в сказочном мире, да Ринат? (Тәрбияче зур әкият китабы алып чыга).

Тәрбияче: Исәнмесез, акыллыларым! Сез һаман да уйнап йөрисез, инде бәйрәмне башларга вакыт җитте. Ә иптәшләрегез кайда?

Балалар: белмибез. Без дә аларны эзлибез.

(Тәрбияче чыршы төбеннән хат таба һәм бергәләп укыйлар). Хатта : “ха-ха-ха!  Сез чыннан да әкият иленә килеп эләктегез.Сезнең иптәшләрегез тылсымлы китап эчендә! Бүгенге бәйрәмдә алар әкият геройлары булып катнашачаклар. Әгәр дә тылсымлы сүзләр әйтсәгез, китап ачылыр.

Бала: кызыыыык, ә ничек була инде ул тылсымлы сүзләр?

2 б.: тылсымлы сүзләр дә белмисеңме?! Ә үзең киләсе елга укырга барырга җыенасың. Мәктәптә ничек укырсың икән, тылсымлы сүзләр белмәгәч?

1б: Әйт инде тизрәк, бәйрәмне башларга кирәк.

2б.: Исәнмесез! Рәхмәт! Мин чирләдем! Эчем авырта! Зинһар өчен!

1 б.: и-и-и, шушы сүзләр тылсымлы буламы?! Ә нигә китап ачылмый?

Тәрбияче : Балалар, килегез әле, мин сезгә тылсымлы сүзләрне өйрәтәм. (Колакларына пышылдый.) Бергә: Әпсен-төпсен, әпсен-төпсен! Драстуй, ахалай-махалай! Китап ачыл, давай?!

(Китап ачыла)

Күңелле музыка астында маскалы балалар залга керә. (1 кыз 1 малай тезелеп басалар).

М. : Хәерле көн, дуслар! Хәерле көн!

К: Исәнмесез, килгән кунаклар!

М: Менә тагын бәйрәм килде,

Балалар бакчасына!

Сокланып карап туймаслык,

 Яңа ел чыршысына.

Кыз: Чын күңелдән котлыйм сезне,

Яңа ел белән, дуслар!

Бүген монда яңгырасын,

Шат авазлар, шат җырлар!

Тәрбияче: 

Хәерле кич, кадерле, балалар! Хөрмәтле тәрбиячеләр! Мөхтәрәм әти-әниләр! Килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

Без бүген чыршы янында,

Әйлән-бәйлән уйнарбыз!

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур җырлар җырларбыз!

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

БЕРГӘ: КОТЛЫ БУЛСЫН Яңа ел!!!

1 бала: шундый күркәм безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул!

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

ҖЫР__________________________

2 б.: Чыршы күлмәге укалы,

Сәйлән белән чигелгән,

Ә өстенә әйтерсең лә,

Энҗе карлар сибелгән.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

3б.: Менә инде кар яуды,

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

Сөенәбез, шатланабыз.

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк

Безнең иң якын дуслар!

4 б.: Тышта нурлы, күңелле.

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.


Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын Яңа юлны.

5б: Исәнме чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте!

Күңелле чыршы бәйрәмен.

Балалар күптән көтте!

Син килдең бүген киенеп.

Бизәнеп, матурланып.

Безгә нәни дусларыңа.

Күңелле җырлар алып.

6б.:  (куян)

Исәнмесез, дусларым!

Яңа ел белән сезне!

Бик ерактан килеп җиттем.

Бәйрәмдә булыр өчен.

Кыш бабайдан куяннарга

Күчтәнәч алыр өчен.

7б.: Тормыш бураннарын җиңеп,

Бирешмичә салкынга.

Саф Яңа ел килә әнә,

Кәҗәбезнең сыртында.

Яңа елда бәхетләр дә,

Яңа төсләр ала бит.

Яңа ел хыял-теләкне,

Яңа юлга сала бит.

8б. : Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

9б.: Тулып торсын мул табыннар,

Дуслар җыелып торсын.

Шатлыклардан күңел тулсын,

Кылган эшебез уңсын!

10б.: Һәрберебезне шатландырсын,

Кояшлы матур көннәр.

Һәммәбезне сөендерсен,

Айлы бу тыныч төннәр.

Уң булсын безнең сәфәрләр.

Йөргән юлларыбызда.

Эх дөньясы безнеке дип,

Куаныйк барыбыз да.

ҖЫР___________

(Убырлы керә).

-Ә мин чибәркәйне оныттыгыз мени? Чыршы да чыршы! Нинди матурлыгы бар инде аның? Үзе озын, үзе энәле! Дөрес бит?!

Балалар: ююююк, чыршы матур!

Убырлы: юк инде, юк! Мин иң матуры! Минем турында да берәр җыр җырласагыз, ичмасам, күңелем булыр иде. Карт карчыкка бер җылы сүзеге дә юк мени?

Тәрбияче: кызганыч, без убырлы турында бер җыр да белмибез шул.

Убырлы: Әле сез шулай мени? Миннән көләсезме? Ярар, үпкәләттегез. Мин китәм!  Ләкин кире киләм әле. Берүзем генә түгел. Карарбыз, ничек бәйрәм итәрсез икән?!

Тәрбиче: Ярар, Убырлының сүзенә карап, күңелләребезне төшермик. Бәйрәмебезне дәвам итик.

11б.: Һәр кешегә бездән яхшы теләк:

Яңа елда тигез мәхәббәт!

Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы.

Бәхет булсын аның юлдашы.

12б.: Яңа елга алып керик.

Тынычлыкны, шатлыкны.

Хезмәтне һәм хөрмәтне.

Бәхетне, тырышлыкны

Татулыкны, дуслыкны.

13б.: Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте.

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

14. Яңа ел йөрәк түрендә,

Бәйрәмнәрнең эзлесе.

Шатлык һәм куанычларның

Йөздә балкый билгесе.

15б.: Эту елку Вам принес,

Добрый Дедушка мороз.

Так стройна и величава.

Посмотрите, справа, слева-

Все подарки для детей.

И её лесных зверей!

На верхушке как всегда,

Величавая звезда!

Тылсымчы керә. (Зур җәймәсе белән): Исәнмесез! Бу “Каенкай” балалар бакчасы булдымы?

Тәрбияче: Әйе! Ә сез кем буласыз? Балалар, сез бу бабайны таныйсызмы?

Балалар: Тылсымчы!!!

Тылсымчы: Дөрес, балалар. Сез әкиятләрне беләсез икән. Мин әкият дөньясыннан килдем.Мин- тылсымчы. Безне- барлык  тылсымчыларны, балаларның теләкләрен үтәр өчен, балалар бакчаларына чыгарып җибәрднләр. Менә мин сезнең “Каенкай” балалар бакчасына килдем.Кунаклар, дуслар, сезнең дә теләкләрегез бардыр. Яңа елда нәрсә көтәсез?

Тәрбияче: Ә сез нинди теләкләрне үти аласыз соң?

Тылсымчы: Җаныгыз ни тели, барсын да үтим.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген барыгыз да матур, чыршыбыз бар, кунакларыбыз күп. Ләкин бәйрәмебезгә нәрсәдер җитми. Нәрсә сорыйбыз тылсымчыдан?

Балалар: Кыш бабай һәм Кар кызын китерсен!

Тәрбияче: Әйе-әйе, бик дөрес! Ничек инде ул Кыш бабай һәм Кар кызсыз Яңа ел бәйрәме?! Тизрәк килеп җитсеннәр.

Тылсымчы: Хәзер без аларны ялт иттереп китерәбез! Әфсен-төфсен, трах тибидох! (Кар бөртеген очырып җибәрә. Кечкенә Кыш бабай белән Кар кызы керә)  

К.Б.: Исәнмесз апалар, исәнмесез балалар!

К.к.: Менә без дә килеп җиттек, сезне сагынып беттек.

Тәрбияче: Тылсымчы, бу бит К.Б. белән К.Кның кечкенәләре. Ә үзләре кайда соң?

Тылсымчы: Хи-хи-хи, килгәндә кар көртенә капланып егылган идем, әллә тылсым көче бетте микән? Юк-юк-юк! Хәзер китерәм үзләрен!(өшкереп төкерә)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез тылсымчыга ярдәм итик, бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.

БЕРГӘ: К.Б,...... К.К!!!!

К.Б. белән К.К. керә.

К.Б: Исәнмесез балалар,

исәнмесез Әниләр!

Исәнмесез әбиләр,

Бишектәге бәбиләр!

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

Хай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул!

Бәхетле һәм сау булыгыз.

Котлы булсын Яңа ел!

К.К:Исәнмесез, балалр,

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне!

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез!

Көндә артсын көчегез!

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез.

Яңа елда уңышлар.

Телим сезгә мин, дуслар!

Яңа ел: Мин яңа ел, өр яңа

Бу ел миннән башлана!

Яңа ел белән сезне,

Минем ел котлы булсын!

Кырларда иген уңсын,

Табыннар мул булсын!

Яңа ел белән! Яңа бәхетләр белән!

Тәрбияче: Рәхим итегез, түргә узыгыз! Бераз утырып ял итегез. Ә безнең балалар сезгә, үзләренең матур шигырьләрен бүләк итәрләр.

Бала: Кыш бабай,Кыш абай,исән-сау килдеңме?

           Син бездә Яңа ел икәнен белдеңме?

           Белденме син безнен сагынып көткәнне?

           Узен дэ көттеңме, Яна ел житкәнне?

          Без көттек бик куптән, Яна ел килә дип

         Сина дип сөйләргә шигырьләр өйрәндек.

Б: Төне буе яуган карны көне буе көрәдем

          Эшнен ахырына таба хәлсезләнде көрәгем.

          Йә кулымнан төшеп китә,йә кутәралмый карны

         Сезнен шундый ялкау көрәк очратканыгыз бармы?

 Б: Кыш бабайның куллары салкын диеп уйладым

         Башымнан сойгэн иде,чак-чак эреп куймадым.

        Жылы икән,бик жылы К.бабайнын куллары

      Шуна курэ гел актыр,анын йоргэн юллары.

      Тагын бик куп жирләргә Яна ел буләк итсен

      Малайларга ,кызларга жылысын биреп китсен.

Б:

Бергәләшеп, күмәкләшеп,

Җырлап чыктык урамга.

Карлар атып, карга батып.

Без уйныйбыз буранда.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы,

Килгән безне котларга.

Б. Безгэ Кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп,

Бүләкләр салып килгән!

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай!

Өләш, бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш бабай!

К.б. Рәхмәт балалар, бигрәк куп шигырләр сөйләдегез, күңелле уеннар уйнадыгыз, матур җырлар җырладыгыз.

К.к. Шундый матур бәйрәмне бушка уздырмыйк әле. Сез балалар кул чабыгыз бер биеп алыйк әле (Бию көе куела.К.бабай, кар кызы бии.Бүләкләр өләшә)

Тәрбияче: Рәхмәт кыш бабай, рәхмәт кар кызы хәзер без дә сезгә бик матур биюебезне бүләк итәрбез.

(балалар биюе)__________________

К.б.: Рәхмәт сезгә, балалар! Безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз! Исән-имин тагын очрашырга язсын.

К.к. : Яңа елда исән, мул тормышка

Аяк бассак иде, ярабби!

Кил Яңа ел изгелегең белән!

Явызлыкны беркем яратмый.

(чыгып китәләр)

Тәрбияче: Карлар ява.

Юк ла, карлар түгел.

Ак ландышлар җиргә түгелә.

Җир бәйрәмгә әзерләнә бугай

Баштан аяк актан киенә.

Бизәнәләр

Бар да акны кия,

Бәйрәм килә илгә, күрәмсең?

Ел алыша

Аның тантанасын

Кайгы газап бүлә күрмәсен!

Хөрмәтле дуслар, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телибез! Еллар имин, дөньялар тыныч булсын! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы.

Новогодний утренник с песнями и играми для разновозрастной группы....

яңа ел тамашасы

Яңа ел тамашасы. Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-ш...

“Яңа ел тамашасы” (сценарий)

Яна ел бэйрэменэ багышланган сценарий конспекты (зурлар торкеме)...

Открытое занятие.яңа ел тамашасы

Откры         Муниципальное бюджетное образовательное учреждение                                 ...

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий....