ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ.
материал (подготовительная группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx34.53 КБ

Предварительный просмотр:

ЯНА ЕЛ ТАМАШАСЫ.

(Вальс астында  балалар  керэ)

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

Бар Җиһан акка төренгән

Җем-җем килеп кар көлә

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,

Җиргә Яңа ел килә.

Шигырь: Каршылыйк, дуслар, бергәләп:          Ризат
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.

Кыш бабай килгәч булачак               Д.Ясминә
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Теләгән һәр теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!

Алып баручы:Балаларнын  шушы матур шигырьлэреннэн сон чыршыны мактап жырда жырлап утик.

Җыр: “Чыршыкай – купшыкай”

Алып баручы: Балалар безнен бу матур чыршыбыз урманда матур каен кызлары, имэн егетлэре, чэчэклэр арасында яшэгэн. Һэм ул бик куп матур экиятлэр ишеткэн.

Чыршыкай, бэлки шул экиятлэрнен берэрсен безгэ дэ сөйлэрсен?

(Кынгырау тавышы ишетелэ.)

Чыршы тавышы: Исәзнмесез, минем нэни дусларым. Яна ел белэн Сезне!

Бу бит мин, сезнен якын дустыгыз, яна ел чыршысы. Сезгэ бик зур рэхмәт эйтергэ телим. Сез мине ничек матур итеп бизэдегез, биззндердегез, минем турыда нинди матур шигырьлэр сойлэдегез. Рзхмэт сезгэ! Э хэзер мин сезгз бик кызыклы экият сойлим.

"Яна ел алдыннан бик суык коннэрнен берсендэ Кар кызы узенен дусларын - гномнарга, Кыш бабайньн эмерен житкергэн: балалар очен куп итеп уенчыклар ясарга кушкан ул аларга.Чонки Кыш бабайньн тиздэн Яна ел бэйрэмнэренэ барыр чагы житэ, анын балаларга уенчыклар олэшэсе килэ" дигэн. Э минем экиятемнен дэвамын Кар кызыннан сорагыз.

Алып баручы:Балалар кар кызы кая сон эле? Биредэ куренми бит! Эйдэгез бергэлэп аны чакырыйк!

Балалар: Кар кызы! Кар кызы!

(Кар кызы килеп керэ.Кулында кэрзин, кэрзиндэ боз кисэклэре.)

Кар кызы: Исэнмесез, минем кадерлелэрем! Исэнмесез, минем нэни дусларым! Яна ел белэн Сезне!

Балалар: Исэнме, кар кызы!

Алып баручы: Кар кызы Син килгэч бэйрэмебез тагын да ямьлерэк булып китте. Рэхим ит бэйрэмебез туренэ!

Кар кызы, безнең буген бэйрэмебездэ чыршыбыз телгэ килде һэм ул балаларга экият сейли башлаган иде. Анда суз урманда яшэуче гномнар турында иде. Син шул экиятнен дэвамын белэсеңме?

Кар кызы: Элбэттэ белэм балалар, шулай булган шул. Тик бу экиятне дэвам итэр очен безгэ сезнен белэн урманның гномнар яшиторган карлы почмагына барырга кирэк. Эанда болай гына кереп булмас. Карга батмас очен чангыларны кияргэ кирэк.

(Чангыларны киеп, чангыда барган хэрэкэт ясала.)

Менэ килеп тэ життек. Менэ бит, балалар, шушы урында, жылы ойдэ гномнар яшэгэн. Алар балалар очен бик куп матур уенчыклар ясый белгэннэр. Хэр ел саен Яңа ел алдыннан алар узлэренең комеш чукечлэре белэн алтын кадаклар кагып нэни дусларына уенчыклар, Кыш Бабайның серле кураен ясаганнар.

(Кар кызы бер-бер артлы тезеп гномнарны житэклэп алып чыга.)

1гном:Исэнмесез,балалар,  Саумысез,кунаклар.

  1. нче гном: Буген сездэ куңелле,

Берэр бэйрэм тугелме?

  1. нче гном: Матур чыршы янында,

Куңелледер тагын да?

Кар кызы: Кечкенэ дусларым минем! Сезгэ Кыш бабай балаларга бик матур уенчыклар яарга кушкан иде бит. Кыш бабай килеп тэ житэр, э сезнең эле эшегез бетмэгэн,булэклэрегез эзер тугел.

  1. нче гном: Хэзер чукечлэр алабыз,

Алтын кадаклар кагабыз.

 Эйдэ эшкэ тотыныйк,

Балаларны шатландырыйк.

  1. нчы гном: Бер сугам, ике сугам,

Уенчык эзер була.

  1. нче гном: Менэ бит эш тэ бетте,

Булэклэр эзер безнен.

(Гномнар эшлэгэр вакытта чыршынын   эле бер, эле икенче ягыннан

Убырлы башын тыгып карый.)

Кар кызы: Рэхмэт сезгэ, гномнар, сезнен булэклэрегезгэ балалар бик шатланырлар, без аларны менэ шушы матур капчыкка салыйк та, матур бантик бэйлэп, балаларга жибэрик. Булэклэр белэн капчыгыбыз тулды. Серле кураебызда булды.

Э хэзер эйдэгез ял итеп алыйк матур бию карап китик.

Бию: Балалар биюе.

Убырлы: Менэ урман буйлап бара идем, бик каты чукеч тукылдаган тавышлар ишеттем. Ботен  урман янгырап торды. Э монда курэм, сез бэйрэм итеп ятасыз икэн.

Кар кызы:Исэнме Убырлы. Эйе шул буген шундый матур бэйрэм. Убырлы бу юлы да бер кыңгыр эш майтарып йермисеңме икэн син? Без сина бер генэ дэ ышанмыйбыз.

Убырлы: Юк, юк, сез нэрсэ инде! Минем бары тик балалар белэн бер кызык уен гына уйныйсым килэ. Ботенегезгэ дэ кузлэрегезне йомарга кирэк, алайса тылсым килмэячэк.

Кар кызы: Ярый-ярый убырлы дус. Без хэзер барыбыз да кузлэребезне йомабыз, тик син безне алдама, яме!

Убырлы: Юк-юк, кая ул! Сез кузлэрегезне йомыгыз да санап торыгыз 1,2,3,...дип.

(Кар кызы һэм балалар кузлэрен куллары белэн каплыйлар.Э убыр бу вакытта уенчыклар тутырган тартманы алып кача).

Кар кызы: (кузен ача). Балалар, э убырлы кайда сон? Э курай, булэклэр кайда? Безне тагын алдаган бит. Э без шуна ышандык. Нишлэргэ инде хэзер безгэ? Кыш бабай килер вакыт та житэ. Ана нэрсэ дип жавап бирербез инде? (Кайгыра)

(Шул вакыт кар бортеклэре очып керэлэр).

Кар кызы: Дусларым, курэсезме никадэр кар бертеклэре очып керде, димэк безнен Кыш бабабыз да ерак тугелдер. Кыш бабай килеп житсэ, ул безгэ нишлэргэ кирэклеген эйтер эле. Э аңарчы без балаларның кунелле итеп биегэннэрен карыйк эле.

Бию: Балалар башкаруында бию        

Кар кызы: 

Дәшим тизрәк куяннарны

Алар курмәдеме икән? (тавыш бирә)

Ау-ау, куянкайлар сез кайда?

Ярдәм итегез миңа (утыра елый сикергәләп куян чыга).

Куян: Нәрсә булды Карчәчәк

Ник утырасың елап?

Кар кызы: Бар иде минем кураем

Кем алды икән аны?

Куян: Мин курдем кураеңны

Убырлынын кулында

Бүрегә ул юл алды

Урманга кереп югалды.

Кар кызы Белдем серне дуслардан

Киттек эзләп бу юлдан.

(эзләргә китәләр. Чыршыны әйләнеп чыгалар. Чыршы янында йоклап яткан Аюны күрәләр ).

Куян: Аю агай, аю акай (селкетеп уята) Син Убырлыны  күрмәдеңме? Ул Карчәчәкнең тылсымлы кураен, булэклэрен алып качкан.

Аю: Каян күрим дускаем (тартыла, сузыла, исни)

Кышын йоклыйм бит мин.

Карчәчәк син борчылма

Дусларың бар яныңда (алга күрсәтә тора)

Без юл салып барырбыз

Убырлыны  без табарбыз

Тылсымлы кураеңны да

Барыбер эзләп табарбыз.

(эзләп чыгып китәләр. Бүре керә .Чыршы янына җиткәч? Убырлы  керә).

Убырлы:Бүре дускай туктале

Миндә табыш бар әле

Уйната алсак курайны

Без баербыз бу айны

Кыш бабабыз йөгереп килеп

Безгә бүләкләр бирер (тарткалашып урманга җитәләр)

Буре: Тукта, тукта бир әле,

Мин өреп карыйм әле

Барып чыкса шәп булыр

Безнең тамак тук булыр

(Буре тегеләй дә болай да өреп карый, булдыра алмый).

Убырлы: Бир әле миңа тизерәк

Синнән була мени ди? (тартышалар).

(Аю, Куян, Карчәчәк килеп керәләр).

Кар кызы: Ә-ә, менә кайда икән алар

Туктагыз, яхшы чакта!

Тылсымлы курай ул

Явызларга уйнамый. (курайны ала)

Бүре: Эйе инде Карчәчәк, бары шаярдык кына.

Карчәчәк: Алай булгач ашыгыйк

Вакыт уздырмыйк бушка

Безне балалар көтә

Каршы түгел алырга

Сезне үзебез белән.

Бүре (сөенеп):

Рәхмәт сиңа Карчәчәк

Рәхәтләнеп барабыз Яңа ел бәйрәменә.

(чыршыны әйләнеп чыгып, балалар янында тукталалар).

Бөтенесе бергә: Хәерле көн балалар

(хайваннар) Сезгә кунакка килдек!

Сезнең чыршы бәйрәмегез

Күңелле үтсен дидек.

Алып баручы: Рәхим итегез дуслар. Сезнең дуслашуыгызга без барыбызда шат. Ә хәзер әйдәгез чыршы бәйрәмебезгә кунакка килгәч, бөтенебез бергәләшеп, җырлап – уйнап алыйк.

Җыр: “С Новым Годом!”

Алып баручы: Кыш бабабыз юк бит әле

Тизерәк чакырыйк аны

- КЫШ БАБАЙ

Кыш бабай тавышы ишетелә.

Кыш Бабай:Хәерле көн дусларым, хәерле көн балалар! Курай тавышын ишеткәч. Очып диярлек килдем.

Кар кызы: Хәерле көн бабакай!Әйбәт кенә килеп җиттеңме? Син бәйрәмгә килеп җитә алмас диеп бик борчылдым. Кураемны югалткан идем, ярый әле урман дусларым ярдәм итте.

Кыш бабай:Рәхмәт дусларым

Кар бураннар туздырып.

Барыгызны туңдырып,

Көткәнегезне белдем мин.

Күрәм чыршыгыз бизәлгән ( чыршыга карап )

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә балалар,

Мине сагынып көткәнсез.

Алып баручы:

Бабакай килүеңне чынлап та түземсезләнеп көттек . Син килүгә җырлар, уеннар, биюләр өйрәндек. Син бүләк итеп җибәргән чыршыбызны матур итеп бизәдек. Бабакай тик ни өчендер чыршыбызның утлары гына кабынмый.

Кыш бабай: Бәрәкалла балалар чынлап та чыршыгызның уты кабынмаган икән шул, картлык күзләрем начарайды.Хәзер төзәтәбез аны, кая әле тылсымлы таягым.

Чыршы , чыршы кабын син,

Утларыңны балкыт син. (идәнгә таягы б-н суга, чыршының утлары яна)

Алып баручы: Менә бит Кыш бабабыз килгәч чыршыбызның уты кабынды, тагын да күңеллерәк булып китте.

Чыршы янына чакырам

Матур итеп басыгыз.

Кыш бабай белән бергә,

Күмәк җырлап алыгыз.

Җыр : “Тик-так”

(Кыш Бабай бии)

Бабакай, ә хәзер балаларыбызның биюен карап  кит, бераз утырып ял да итеп алырсың.

Бию: “Ручки – ножки топ-топ-топ”

Уеннар:

  1. “Кем тизрәк?”
    Катнашучылар зур размерлы киез итекләр, бияләй, гном шапкалары киеп чыршыны йөгереп әйләнеп узарга тиеш, кем беренче – шул җиңүче
  2. Уен: «Өшетәм»

( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)

Кыш бабай: Кызым бик озак кунак булдык. Балалар бик матур җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнгәннәр.Бүләкләребезне таратыйк та кузгалыйк, безне башка бакчаларда да көтәләр.( капчыгын эзли таба алмый.) Кызым капчыгымны күрәсеңме? ( эзлиләр )

Хэзер , хэзер тылсымлы таягым мина булышсын эле. Бер, ике , оч капчыгым монда килсен!

( эйлэнэ, эйлэнэ убырлы керэ капчык белэн)

Кыш Бабай:Убырлы син ничек монда элэктен?Мин бит сиңа эйттем: "Быел мин сиңа отпускы бирэм, чыршы бэйрэмнэренэ килеп, кеше келдереп йермэ, жылы якларга ял итэргэ бар" , дидем.

Убырлы: Ак бабаем, суык бабакаем

Ниндидер эшэкелек эшлэр өчен, Мин ашыкмадым монда. Убырлы ул- эшэке, Убырлы ул-явыз, Яхшылыкны уйламый, Кемгэдер комачаулый, дип Уйлыйсыздыр минем турыда. Мин бит эле бик дэртле, Балаларны шатландыра да алам.

Кыш бабай: Син Убырлы, безне алдалап, бэйрэмне бозмакчы буласыцмы? Юк, юл куймыйбыз сиңа.

Убырлы: Мин урманда йөз ел яшэп,

Куп кешегэ эшэкелек эшлэп, Курмэдем мондый матур чыршыны. Ой, сез мине гафу итегез,

Чыршы бэйрэмегезгэ кертегез!

Кыш бабай: Кертикме, балалар?

Балалар: Кертик

Кыш  бабай.       Менә  сезгә  бүләкләр,

                            Телим  яхшы  теләкләр.

                            Матур-тыныч  яшәгез,

                            Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.

                            Әти-әниегез  сүзен

                            Һәрвакытта  тыңлагыз.

                            Тагын   бер елдан  килермен,

                             Шунда  барысын  белермен.

Балалар.   Рәхмәт,  Кыш  бабай.  

Кар кызы: Сау булыгыз дусларым! Сау – сәламәт булыгыз! Киләсе елга кадәр, киләсе елга кадәр.

Алып  баручы.     Каршылыйбыз  Яңа  елны  

                              Шатланып,  горурланып.

                              Килсен  Яңа  ел  илемә

                              Тынычлык, бәхет  алып.

Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын, Яңа ел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы.

Новогодний утренник с песнями и играми для разновозрастной группы....

яңа ел тамашасы

Яңа ел тамашасы. Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-ш...

Яна ел тамашасы

Зурлар торкеме балары белэн кыш бабай белэн кар кызын кунелле итеп каршы алу кичэсе...

“Яңа ел тамашасы” (сценарий)

Яна ел бэйрэменэ багышланган сценарий конспекты (зурлар торкеме)...

Открытое занятие.яңа ел тамашасы

Откры         Муниципальное бюджетное образовательное учреждение                                 ...

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...