Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”
материал (подготовительная группа)

Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

 Залга 4 кар бөртеге чыршы тирәли әйләнеп 4 якка килеп басалар..

1 кар бөртеге: Ау!

2 кар бөртеге:Ау!

3 кар бөртеге : Сез мондамы?

4 кар бөртеге: Без монда.

(Кар бөртекләре түгәрәккә җыелалар)

1 кар бөртеге: Без кая килеп чыктык соң?

2 кар бөртеге: Дусларым хәтерлисезме, без бит ерак юллар үтеп очтык.

3 кар бөртеге :Үзенең җил-давыллары белән Кыш бабай безне монда алып килде.

4 кар бөртеге : Бу бит балалар бакчасы..

1  кар бөртеге: Чынлап та, бик матур зал, хуш исле чыршы бар, балалар гына күренми?

2 кар бөртеге : Әйдәгез әле бергәләп үзләрен чакырыйк

       Балалар матур көйгә залга биеп керәләр.

Бию “Ледяные ладошки”

 Урыннарына басалар.

 Алып баручы:           Бәйрәм бүген - Яңа ел,

                                      Бөтен җиргә кар кунган.

                                      Яңа елны каршылап,

                                      Кунаклар да җыелган.

                                      Балаларга куаныч:

                                      Монда чыршы килгән ич!

                                      Кабызган йолдызларын,

                                      Балкыта ул йөзләрен.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Актаныш районы

«Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

 (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сценарий)

http://nur.tatar/upload/000/u1/fe/3d/original.jpg

                                                                   Тәрбияче: Асылова Д.М.

                                                                   Музыка җитәкчесе: Басыйрова Ч.И.

Актаныш 2020

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга җиткерә белү сыйфаты тәрбияләү; балаларда яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыру.

 Залга 4 кар бөртеге чыршы тирәли әйләнеп 4 якка килеп басалар..

1 кар бөртеге: Ау!

2 кар бөртеге:Ау!

3 кар бөртеге : Сез мондамы?

4 кар бөртеге: Без монда.

(Кар бөртекләре түгәрәккә җыелалар)

1 кар бөртеге: Без кая килеп чыктык соң?

2 кар бөртеге: Дусларым хәтерлисезме, без бит ерак юллар үтеп очтык.

3 кар бөртеге :Үзенең җил-давыллары белән Кыш бабай безне монда алып килде.

4 кар бөртеге : Бу бит балалар бакчасы..

1  кар бөртеге: Чынлап та, бик матур зал, хуш исле чыршы бар, балалар гына күренми? 

2 кар бөртеге : Әйдәгез әле бергәләп үзләрен чакырыйк

       Балалар матур көйгә залга биеп керәләр.

Бию “Ледяные ладошки”

 Урыннарына басалар.

 Алып баручы:           Бәйрәм бүген - Яңа ел,

                                  Бөтен җиргә кар кунган.

                                  Яңа елны каршылап,

                                  Кунаклар да җыелган.

                                  Балаларга куаныч:

                                  Монда чыршы килгән ич!

                                  Кабызган йолдызларын,

                                  Балкыта ул йөзләрен.

Хәерле көн барыгызга да! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык. Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

Бар жиһан акка төренгән   Данияр

Җем-җем килеп кар көлә  

Төрле могҗизалар алып

Кышкы әкият килә.

                        Тышта нурлы, күңелле    Азалия

                        Җиргә ап – ак кар ятты.

                        Җырлап – биеп каршылыйбыз

                        Яңа ел таңы атты.

                                         Шатланабыз, сөенәбез,   Әмир

                                         Зурлыйбыз  яңа елны.

                                         Яңа елда , яңа утлар,

                                        Яктыртсын яңа юлны.

Гүзәл, матур, сылу кызга        Н.Диләрә
 Чыршы сине тиңлибез

  Уенчыклар, шарлар белән

   Үзебез дә бизибез                            

                           Ап – ак карлар ява             Айназ

                               Акка төреп дөньяны.

                               Бүген безне үз янына,

                               Яшел чыршы җыйнады.

                             Бар табигатъ ап-ак кардан       З.Амелия

Калын юрган ябына.

      Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Чыршыбыз Яңа елга,     Нуриман

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр,

Уенчыклар тезелгән.

                             Шау гөр килеп шатланышып        Гөлназ

                             Уза безнең балачак

                             Яңа елның бәйрәмннәре

                             Күңелләрдә калачак.                

                 Көтә чыршы сабыр гына       Ризван

Безнең җыр җырлаганны

   Тирәсендә  әйлән – бәйлән

                                                        Уеннар уйнаганны. 

Алып баручы. Балалар, чынлап та,  әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җыр җырлап алыйк.

                         Җыр : “Праздничная елочка” (сл.и муз. Е. Д. Гольцовой)

Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәм башланды, тик бер кунагыбыз күренми бит әле.

Диләрә.Дилбәр Мөдәрисовна кем турында әйтәсез сез?

Алып баручы. Убырлы әбиебез ел саен мине чакырмыйсыз дип үпкәли бит, менә бу юлы чакырып хат салган идек, әллә хатыбыз барып җитмәде микән?

Ашыгып Убырлы керә.

Убырлы.      Ишеттегезме? Белдегезме?

                     Яңа ел булмый диләр?!

                     Кыш бабай килми диләр?!

Алып баручы. Исәнме, убырлы әбекәй! Әле сине искә төшереп алдык. Каян ишеттең бу хәбәрне? Кем әйтте?

Убырлы.  Кибеттәге әбиләр

                 Булмас быел, диделәр.

                 Кая таба тәгәрибез?

                 Ниләр күрербез диләр?

Алып баручы.       Ә юк икән, бу гайбәт.

                               Булмас андый әкәмәт

                               Чыршыбыз бар, кар да бар

                               Уйнарбыз, җырларбыз.

                               Кыш бабабыз ишетер дә

                               Тиз генә килеп җитәр.    

Алып баручы. Әйе, бер елны да Яңа елның булмый калганы юк. Син борчылма, убырлы әбекәй.

Убырлы. (кунакларга карап). Белмәссең, мине чакыргач кына булмавы да бик мөмкин. Ә хатыгызны алгач бик куандым, мине хөрмәт итә башлавыгызга бик зур рәхмәт сезгә!

 Алып баручы. Ярый, әбекәй, без дә синең килүеңә бик шатбыз. Әйдә менә балалар янына рәхим ит. Балалар, мин тагын кемнедер күрәм.

                             Кемдер килә бу якка

                             Кем икәнен белегез

                             Колак озын, үзе ак

                             Аңа шулай яхшырак.

Балалар. Куян! (куян керә) (убырлы аның янында бөтерелә)

Алып баручы.  Карагыз әле, балалар!  Кечкенә куян. Адашты микәнни? Әйдәгез, белешик әле.

Син кем?

Куян. Мин - Куян.

Алып баручы. Кая барасың?

Куян.                     Мин йөрим эзләп кишер.

                               Әни әйтә: кимер-кимер!

                               Ашасаң син витамин

                               Булырсың өзәрдәй тимер.

                               Бер нәрсәдән курыкмам

                               Бүредән торып чапмам!

Алып баручы. Кишер бирербез без сиңа, балалар да аны яратып ашый бит, алар беләләр, кишер ашаган бала зур үсә һәм көчле була.

Убырлы. Менә-менә үзем генә бирәм, мин дә яратам аны. (куян белән убырлы икәү утыралар)

Алып баручы. Балалар! Чыршыбыз да бар, җырларыбыз да, кунакларыбыз да, тик бәйрәмебезнең төп кунаклары күренми.  Без кемнәрне көтәбез әле?

Балалар.  Кыш бабай белән Кар кызын!    (Телефон шалтырый.)

Алып баручы. Гафу итегез инде, кемдер шалтырата. Әйе, тыңлыйм!  Кем бу? Кар кызы! Исәнме, Кар кызы! Сез кайда? Ник  килмисез? Тукта, тукта! Нәрсә булды? Елама. Сөйлә. Сөйли алмасаң язып җибәр.

Куян.(торып баса)  Мин аларга теге атнада ук кереп чыккан идем, соңга калмыйбыз, вакытында килеп җитәбез, дигәннәр иде.

Алып баручы. Димәк нәрсәдер булган. Туктагыз әле, Кар  кызыннан СМС ка килде. (Укый) 

Балалар! Кыш бабай миңа алданрак барып, сезнең белән уйнап, җырлый торырга, аны каршы алырга әзерләнә торырга кушты. Автомобилемнең тәгәрмәчләре карга батты, урманда чыга алмый ятам, килеп сөйрәтеп алмассыз микән?

Убырлы. Ха-ха-ха! Кем инде кыш көне урманда машина белән йөри. Гомергә  Кар кызы ат белән йөрде.

Алып баручы. Шулай да, тик нишләргә?... Уйлап таптым!  Минем тылсымлы китабым бар, кем шул китапны укый, аның көче арта. Көчле кеше генә Кар кызына булыша ала. Тик китап битләре ачылсын өчен матур шигырьләр, җырлар биюләр башкарырга кирәк.          

Без теләкләр телибез   Рәйлә
Бүген бер-беребезгә.
Бәхет елы булып кил
Син туган җиребезгә

                              Бәйрәм иртәсендә иртүк        Раяз

                              Чыршы кунакка килгән .

                              Энәле ботакларына

                              Ап-ак бәсләрен элгән.    

                            Чын күңелдән котлыйм сезне,          С.Амелия       

Яңа ел белән, дуслар!                                      
Бүген монда яңгырасын,                                  
Шат авазлар, шат җырлар..                                                                

Алып баручы. Балалар! Китапның битләре ачыла ахры. Тик аны кемгә бирергә?

Куян.  Мин беләм, моннан ерак түгел Барый исемле малай яши. Ул көне буе мич башында җылынып ята. Аның көче дә күптер әле.

Алып баручы. Аның исеме дә бит ялкау Барый, ул булышыр микән соң?

Куян. Барып карыйк.

Алып баручы. Ярый, өенә  шакып карыйк булмаса.

Куян. Барый!Тор әле. Тор инде.

Барый.(өй эченнән кычкыра) Кем бар анда! Ник уяттыгыз мине.  

Куян. Барый! Тор инде, Кар кызын  кардан сөйрәп алырга кирәк. Булыш инде.

Барый. (чыга) Кем? Минме? Юк! Мин арыдым. (урындыкка утыра)

Алып баручы. Ничек ардың? Син бит көне буе мич буенда ятасың.

Барый. Менә бу кырыем белән ятып арыдым. Мин берүзем ул Кар кызын тартып та чыгара да алмыйм әле.

Алып баручы Ә сиңа куян белән убырлы әбекәй булышырлар.

Барый. Болармы, бу бит  бәләкәй куян, куркак. Ә бу әби карт.

Убырлы. Нинди карт булыйм ди мин, миңа 100 яшь кенә әле. (көзгесенә карана)

Куян. Ә мин хәзер үсәм! Чыгып  ашап кына керәм. (Кишерен алып чыга, аның урынына зур куян керә.)

Куян. Күрдеңме? Вот ничек үстем мин. Хәзер барасыңмы?

Барый. Юк! Бер шигырь сөйләмәсәгез бармыйм.

Алып баручы. Балалар, ягез кем сөйли? 

                                           Яңа бәхет, зур уңышлар     Ильсаф
                                                 Алып килсен Яңа ел.
                                                 Шатлык белән үтсен һәр көне,
                                                 Котлы булсын, Яңа ел!

Куян. Барый, әйдә инде!

Барый. Ю-ю-ю-к!Бер биемәсәгез  бармыйм!

Убырлы.Тискәреләндең инде чистый! Әйдәгез балалар, бер биеп  күрсәтегез әле.

Убырлы. Я, малай, киттекме?

Барый. Башта әз генә арган идем, хәзер бөтенләй ардым инде.(сузылып ятмакчы була)

Куян. Ну Барый! Үзебез генә китәбез. Сиңа бүләк тә булмаячак …

Барый. Ә ярый-ярый! Куркыттыгыз инде. Әз генә  ял итәргә дә ярамый.

Куян. Ярый балалар! Без озакламабыз.

Убырлы.  Китапны да бирегез әле. Көч артык  булмый ул. (чыгып китәләр)

Алып баручы Әйбәт кенә кайтып җитсәләр ярый инде болар. Балалар, әйдәгез без шигырьләребезне сөйли торыйк.

                                   Яңа елны каршыларга    Әминә
                                   Без җыелдык бу залга.
                                  Исән-саумы, Яңа ел!
                                 Хуш киләсең, уз алга!

          Наша елка так красиво        Аделия

          Ты огни свои зажгла.

          Сколько ты детей счастливых  

          В праздник, в гости собрала.

          В нашем зале шум и смех 

          Не смолкает пение. 

          Наша елка лучше всех!

    В этом нет сомнения. 

                                 Бар дөньяны нурга күмеп          Гөльяз

Яңа ел килә безгә.

      Яңа уңышлар китерер

Ул туган илебезгә.

(Ишектән әкрен генә Куян белән Убырлы арттан, Барый алдан машина этеп керәләр)

Куян. Әйдә инде, Барый! Кыймылда инде.

Барый. Бүләк бирә димәсәгез өйдән дә чыкмый идем инде.

Алып баручы. Балалар! Кар кызы килде!(көй яңгырый.)

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

                  Мин Кар кызы! Кар кызы!

                  Кыш бабайның йолдызы!

                  Бу бәйрәмне яратам

                  Барчагызга шатлык таратам.

Сезне борчыдым! Көттердем. (Кар кызы янына кар бөртекләре йөгереп киләләр) Сез дә зарыгып көттегезме, балалар?

Балалар. Әйе.              

Кар кызы. Мин бик шатмын. Сезне шулкадәр сагынганмын.  

Убырлы. Ә Кыш бабаң кайда соң синең?

Кар кызы. Ул бүләкләр тутырып калган иде. Озакламый килеп җитәр. Әйдәгез, ул килеп җиткәнче, бер уен уйнап алабыз. Әгәр мин дөрес әйтсәм, сез кул чабасыз. Дөрес әйтмәсәм аяклар белән тыпырдарсыз. Аңлашылдымы?

-Кыш бабай, барыбызга да таныш бабай. Дөресме? – Дөрес.

-Ул җәй көне килә. Дөресме? – Юк.

-Кар кызы белән Кыш бабай дуслар. Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай салкыннан курка. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай шугалаклар бүләк итә.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай яңгырлар яудыра. Дөресме? – Юк.

-Кыш бабай бураннар туздырып  таулар  өя.Дөресме? – Дөрес.

-Кыш бабай галошлар кия  Дөресме? – Юк.

- Кыш бабабыз тиздән килә  Дөресме? – Дөрес.

- Бүләкләр алып килә. Дөресме? Дөрес.

Кар кызы. Афәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

Кар кызы. Нигәдер Кыш бабай соңга кала, әллә арып йоклап китте микән? Әллә чакырып карыйкмы, балалар?

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай. Эһе-һей! Киләм, киләм. (көй яңгырый)

Кыш бабай  керә

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Ерак җирләрдән, тирән  көртләрдән атларымны  чаптырдым, сезнең янга килеп тә җиттем. Исән-сау тордыгызмы? Әти-әниләрегезне тыңладыгызмы? Әз генә булса да үстегезме? Ярар, үзем дә күрәм, үскәнсез.

Алып баручы. Кыш бабай! Безнең нәниләребез сиңа бүләккә җыр-бию өйрәнделәр бит.

Кыш бабай. Әйдәгез әле наныйларым, шушында җайлап кына утырып карыйм әле. 

 Яңа ел еш булса, күптән        Ленар

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

                           Яңа елны каршылыйбыз      Зөһрә
               Шатлыклы җырлар белән 
                    Матур булып балкып торсын 
           Якты йолдызлар белән. 

              Тик Яңа ел бер үк елда        Региль

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

                         Җырлыйк дуслар бергә-бергә,          М.Диләрә

                                                   Яңгырасын яңа җыр.

                                                   Ак бәхетләр, ак шатлыклар

                                                   Алып килсен яңа ел!

                 

                   Җыр: «Кыш бабай» (М.Андерҗанова көе һәм сүзләре)

Кыш бабай. Ай, рәхмәт, бик матур җырладыгыз. Ә матур шигырьләр өйрәндегезме?

 (Балалар Кыш  бабайга бүләккә шигырьләр сөйлиләр)

            Елак көзләр үтеп китте,           Талия           

            Ак сакаллы кыш җитте.                                

            Кыш бабай да капчык асып,                  

            Бәйрәмгә килеп җитте.    

                                           Кыш бабайның куллары        Жасмин

                                              Салкын диеп уйладым.

                                              Башымнан сөйгән иде,

                                              Чак-чак “эреп” куймадым.

                                               Җылы икән, бик җылы

                                               Кыш бабайның куллары.

                                               Шуңа күрә гел актыр,

                                                Аның йөргән юллары.

Җыр: «Ёлочка-красавица» (сл.и муз.Быстровой)

                 Яратам мин Кыш бабайны                          

                 Шундый шаян бабай ул.                  Алмаз            

                 Безнең белән уйнаганда,                            

                 Әйтерсең бер малай ул.                            

                 Җырласа да, биесә дә,                              

                 Хәзер инде бик карт ул.                            

                 Дәү әтием кебек үзе,                                  

                 Шулкадәрле юмарт ул.                            

Кыш бабай. Карт түгел әле мин, балалар.

Ак чәчәк кебек кар ява      Камилә

                                               Урамнарга кырларга

                                               Тынычлык белән Яна ел

                                               Килсен бөтен дөньяга

Яна ел, Яна ел!                      

Буген шундый яна ул.    Айзилә

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

Алып баручы. Алайса, бабакай, хәзер балалар сиңа уен уйнатырлар. Алар нишли, әйтеп бир. Җавабын бик нык уйла. Уен кар.боз.йолдыз

1.Балалар курайда уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез шешәдән сөт эчәсез.

2. Балалар скрипкада уйнау хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез минем сакалымны тарыйсыз

3. Балалар барабан кагу хәрәкәте ясыйлар.

Кыш бабай. Белдем, белдем сез тузанлы мендәр кагасыз.

4. Балалар утын яру хәрәкәте ясыйлар

Кыш бабай. Белдем, белдем сез мунчада себерке белән чабынасыз.

Алып баручы. Бабакай берсен дә белмәдең. Әллә соң Кар кызы белән бергәләп биеп аласызмы?

Кыш бабай. Яле, кайда бию көе, бер биеп алыйм булмаса.

Кыш бабай белән кар кызы бииләр. Убырлы да кушыла.    

Кыш бабай. Билем, билем, мин чынлап та картайганмын ахрысы. Бераз буран чыгарып алыргамы соң? Бигрәкләр эссе булып китте.                                            

Кар кызы. Хәзер, бабакай, кар бөртекләремне чакырам. Әйдәгез, кар бөртекләре! Бәйрәмнәргә ямь өстәп бер биеп алыйк әле.

«Кар бөртекләре биюе»

Кыш бабай. Менә ичмасам, һавалар чистарып китте. (Убырлыга карап) Әй, убырлы, син дә монда икән, әллә бер яманлык эшләргә йөрисеңме тагын?

Убырлы. Юк инде, мине балалар үзләре бәйрәмгә чакырдылар.

Кыш бабай. Шулаймыни?! Ә син миңа нинди бүләк әзерләдең алайса?

Убырлы. Бүләк? Ә син үзең бүләк бирмисеңмени?

Кыш бабай. Һөнәреңне күрсәтсәң, бүләк синеке.

Убырлы. Ярар, балалар, минем белән бер уен уйныйсызмы?

Балалар. Уйныйбыз

Кыш бабай белән русча җырлы-уен

“Паровоз”

Кыш бабай. Әй, Убырлы осталыгың бар икән. Кая әле Кар кызы, капчыгымны бир әле,  Балаларга бүләк бирергә кирәк, кызым! Кая микән минем капчыгым? Ул бездән иртәрәк килеп житәргә тиеш иде…Ә аны белер өчен мина минем тылсымлы Ноутбугым кирәк, кызым, алып килеп бир әле, Кар чәчәгем. (Кар кызы тиз генэ ишек артыннан алып чыга зур прикольный ноутбук...)

 Кыш бабай: (Ноутбукны ачканда сойли…) Менә, балалар, капчыгыма специальный чип, защита куйдырдым! Хәзер шунсыз булмый! Э компьютер ярдәмендә капчыгымны кайда икәнен белә алам! Шулай итмәсән булмый… то убырлысы, то икенчесе, һәр елны гел урларга гына торалар сезнен бүләкләрне… Менә сина мэээ…Ноутбугым әллә нишли бит әле, кушылмаска тырыша

Ямьсез музыка… бии -бии вирус килеп керә…

Вирус : (музыка туктагач) Компьютер мониторы карангыланса, Системада сбой булса, Димәк вирус килде, Компьютерга чир керттем!!! Мин барсын юкка чыгарам!  Бик теләсәгездә, миннән котыла алмассыз! Ха-ха-ха!( куркыныч итеп) (Бар геройлар тагында куркып, башларын тоталар)

 Кар кызы: Кыш бабакай, хәзер нишлибез инде?

Кыш бабай: Борчылмагыз, аларны барыбер берәр ничек жинеп буладыр! Әйдәгез әле балалар, менә бу кар йомгаклары белән җиңеп карыйк аларны!

Вирус : Барыбер җиңә алмыйсыз мине!  Мин бик бик бик кочле!

Алып баручы. Безнең балалар бакчасында балалар акыллы,тәрбияле, унган, дөрес жавап бирәчәкләр! Дөрес әйтелгән жавап саен Вирус юкка чыгачак…  Балалар, тырышып карыйбызмы? (Әйе!) (Персонажлар да балаларга карап баш селкиләр…ә вирус горур басып тора, барыбер җиңә алмыйчаклар мине дигән кыяфәт белән)

 Кыш бабай: Балалар, 2 гә 2 не кушкач ничә була? (4)

Алып баручы. 1 гә 4 не? (5)

Кар кызы: 5 кә 5 не кушкач? (10)

Алып баручы. Балалар, ә хэзер нинди ел фасылы? (Кыш)

Кар кызы: һәм бүген безнең нинди бәйрәм? (Яңа ел!) (Вируслар бөкләнәләр, һәм чыгып китәләр..Алар чыгып киткәч бар персонажда Урра дип кычкыра!)

Бию : малайлар “Гномиклар биюен” башкара

Кыш бабай: (виндоус музыкасы)…ОО! Компьютерым эщли башлады балалар!!!) Тэээк…карыйк әле кайда капчыгым! ( ноутбукка карый…баскалый…) Тэээк…Актаныш районы, Сәнгать мәктәбе, эээ!…капчык чыршы артында икән!

 Барый һәм куян Хәзер үзебез табып киләбез (өстерәп алып керә) 

Алып баручы. Менә Кыш бабай капчыгын да табылды..(бүләкләр өләшү)

        Кыш бабайны биетү.

Кыш бабай. Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт.

                           Көтеп алган очрашулар
                          Тиз генә үтеп китте
                           Инде хәзер саубуллашып
                           Китәр вакытлар җитте.
              Күңел тынычлыгы телим,
              Яңа елда һәркемгә
              Бәхет, шатлык, сәламәтлек
              Юлдаш булсын гомергә!

  Кар кызы.      Хушыгыз, хуш дусларым,

                         Сау- сәламәт булыгыз.

                         Без тагын килербез әле,

                         Яңа елны көтегез.

( Саубуллашып китәләр.)                                                

   Алып баручы. Инде бәйрәмебез ахырына якынлашты дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!

                 Тынычлык булсын илдә,      Камиль
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

                                    Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                                    Матур бәйрәме өчен.
                                    Рәхмәт әйтик кунакларга
                                    Килеп караган өчен.
                                   Яңа елга яңа юлдан,
                                   Нык басып бердәм керик.
                                   Иң изге ,саф теләкләрне
                                   Бер-беребезгә телик.

Җыр: “Яңа ел” (флешмоб күмәк).



Предварительный просмотр:

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Гомуми үсеш бирүче Актаныш 7 нче балалар бакчасы ”

Тәрбияче: Асылова Д.М.,

Музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И

Актаныш-2018

Алып баручы.  Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

 А.б.        Бәйрәм бүген- Яңа ел,

        Бөтен җиргә кар яуган.

        Яңа елны каршылап,

        Балалар да җыелган.

                Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

                Туган якны сагынып кыш килде.

                Ак бүздәй йомшак кар белән,

                Җирне биләүләп төрде.

                            Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

                            Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

                             Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Исәнме, чыршы, исәнме!      Талия

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

                Бүлмәдә чыршы агачы,       Азамат

                Ул яшелдән киенгән.

                Чыршы да урманнан безгә

                Бәйрәм итәргә килгән.

   Урманнан безгә бәйрәмгә         З.Амелия

    Ямь – яшел чыршы килгән,

    Яңа елны каршыларга

    Матур күлмәген кигән.

                   Нинди матур безнең чыршы!    С.Амелия

                   Җем-җем килеп яна ул.

                   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                   Котлы булсын, Яңа ел!

Зал уртасында бизәлгән Чыршы утыра. Балалар чыршы тирәли тезелеп басалар. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр.

                                Җыр:

      

       Яңа елны каршылыйбыз          Алмаз

         Шатлыклы җырлар белән.

       Матур булып балкып торган

       Якты йолдызлар белән.

                      

                       Әйдә, Яңа ел,       Данияр

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

                                         Суык бабай, кил безгә    Ризван    

                       Яңа ел бәйрәменә.

                       Чыршы әйләнәсенә

                        Җыр җырлап әйләнергә.

Яңа елның бәхетле ел           Гөльяз                                     

Буласын без беләбез.                                                

Шуңа күрә бергәләшеп                                            

Яңа елга керәбез!

Җыр:

А.б.             Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар:    Тылсымлы сүзләр әйтик!

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна)

Алып баручы:    Балалар, нишләптер кабынып җитәлмәде. Әллә тылсымлы сүзләрне бөтен балалар да әйтмәдеме икән? (Сүзләрне кабатлау,  сүзләрдән соң утлар кабына)

Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында(балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр:

Салкын  кыш  килде,             Зөхрә

Ак  карлар  яуды,

Буран  уйнады,

Таулар  ясады.

                    Тышта   буран, бөтен  җиргә          Айназ

                     Карлар  тутыра.

                     Безнең  бүлмәдә  бик  матур

                     Чыршы  утыра.  

                Телефон шалтыраган тавышы ишетелә.

 Алып баручы:   Алло, “Алтынчәч” балалар  бакчасы тыңлый.

Кем әле бу?

Кыш бабай?

Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай (тавышы ишетелә) Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та юлга чыктык. Тик менә:

               Урманда буран, карны очыра,

               Карны туздыра, каты сызгыра.

               Ап-ак булганнар басу кырларым

               Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

Алып баручы:      Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз (Аюлар керә)

Ленар(аю) Бу урманны  бездән дә яхшы белүче юктыр. Көрәкләрне алыйк та юлны чистартып кайтыйк.

Нуриман (аю)  Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын

Асфальт юлга тиң булсын.

Көрәкләр тоткан “аюлар биюе”.

                     

Убырлы карчык керә. Чыршы тирәли бии.

Убырлы карчык: Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә менә м-о-ондый кар көртләре бар иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-ә-й Шүрәле!

Шүрәле керә. “Шүрәле биюе”.

Шүрәле: Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?

Убырлы карчык: Шүрәле,карале, кемдер юлны чистарткан.Кем өчен ачып куйдылар икән аны?

Шүрәле:  Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык

                   Кыш бабайга куйганнар ич юлны ачып.

Убырлы карчык: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да, бүләкләрен тартып алабыз...

Шүрәле: Мин аны башта кытыклап үтерәм, аннары конфетларын берүзем ашап бетерәм.

(Төрткәләшеп алар, аннары килешеп җырлый-җырлый чыгып китәләр).

            Ах, Кыш бабай, кыш бабай,

              Капчыгыңны чиш, бабай.

Алып баручы:    Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Аю балалары сезнең

Килер юлны чистартты.

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы карчык керә.

Шүрәле: Стой! Кулларыңны күтәр!

           (Кыш бабай кулларын күтәрә, капчык төшеп китә.)

Шүрәле: Мин сине хәзер кети-кети итәмен. Әй Убырлы, ал тизрәк капчыгын!

Убырлы капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар белән ата.

Шүрәле: А-а-й! Кем миңа кар белән атты? Синме Убырлы карчык? Мин сине хәзер! (куа башлый)

Убырлы капчыгын ташлап йөгерә, Кыш бабай артына кача.

Убырлы карчык:  Коткар мине Кыш бабай,

                             Бу җен котырган бугай.

Кыш бабай: Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз (икесен дә колакларыннан эләктереп ала).

К.б. Нәрсә эшләп йөрисез әле сез монда, ә?

Убырлы Менә кибеткә барып кайтыйк әле диеп чыккан идек. Яңа елга яңа матур киемнәр алып куярга кирәк.

К.б. Алдамагыз безне. Сез бүләкләрне урлап качмакчы идегез.

Шүрәле:  Кыш бабай, мин монда гел дә непричем! Мин үтеп бара идем. Убырлы белән исәннәшергә дип туктадым. Ә хәзер минем вакытым юк –ашыгам. Сау булыгыз! (чыгып китә).

Убырлы Ә-әәә-ә, миңа да кайтырга кирәк инде...

К.б. Юк, Убырлы, болай гына котыла алмассың. Мин сине акылга утыртырмын- туктамыйча биетәчәкмен!

Убырлы карчык биюе.

(Убырлы биегән вакытта Шүрәле әкрен генә кереп капчыкны алып чыгып китә). 

Убырлы Уф, хәлем бетте, хәзер тәгәрәп китәм.Кыш бабай, зинһар туктат көйне. Башка бер кайчан да явызлык эшләмәм, тәртипле булырмын.

К.б. Ярый. Ничек соң, балалар, гафу итәбезме?

Балалар Әйе!

К.к. Ә хәзер бергәләшеп уйнап алыйк.

Убырлы Кыш бабай. Минем дә балаларны (әти-әниләрне?) уйнатасым килә.

Уен “Себеркедә очу”.

Убырлы Булдырасыз. Балалар, миннән дә уздырасыз!

К.б. Уф, эссе булып китте, болай эреп агарга да озак түгел.

К.к. Кызлар, кар бөртекләре, чыгыгыз биергә.Кыш бабайны биеп җилләтеп алыйк әле.

Кар бөртекләре биюе.

К.б. Ай, рәхмәт, кар бөртекләре! Хәлләр кереп китте.

Яңа ел, яңа ел, яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз, иске ел китә бездән!

җыр

А.б. Кадерле кунакларыбыз, безнең тагын сөйлисе шигырләребез бар. Тыңлап үтегез әле.

Шигырләр сөйләү

                      Без көттек бик күптән      Данир

                       Яңа ел җитә дип

                       Сиңа дип сөйләргә

                        Шигырьләр өйрәндек.

               Бәйрәмебез син килгәч          Ленар

               Матурланды тагын да,

               Бик күңелле уйнавы

               Яшел чыршы янында.

                            Төрле- төрле утлар яна     Диләрә

                            Без уйныйбыз әйләнеп.

                            Бигрәк матур ,бигрәк ямьле

                            Безнең чыршы бәйрәме.

Матур бәйрәм җырыбыз          Раяз

Яңгырады еракка:

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

                 Җырлый-җырлый әйләнәбез,      Гөлназ

                  Чыршы тора уртада.

                  Кунак булып ак сакаллы

                 Бабай килгән чыршыга. 

                 Кыш бабай, кыш бабай       Камиль

Безгә бик таныш бабай.

Сакал – мыек, ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Кыш  бабай,  кыш  бабай      Айзилә

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.

                 Кыш бабай,Кыш бабай       Әмир

Исән-сау килдеңме?

Кыш бабай,Кыш бабай

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Яңа ел сиңа да            Ильсаф

Сөенеч китерсен

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең

Кыш бабай, безгә     Камилә

Чабып килерсең.

Шигырь сөйлим дә,

Бүләк бирерсең.

                             Конфет, шоколад өләшә.      Гәзизә

                     Бүләк бирә һәркемгә.

                     Яңа ел, чыршы бәйрәме

                     Булсын иде һәр көн дә.

                                                Кыш бабай, син үзең    Ригель

Шаян, үзең юмарт.

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән җырла-бие,

Бүлмәбезгә ямь тарат.

Кыш бабай, кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?        Ясмин

Син бездә яңа ел

Икәнен белдеңме?

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне.

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне.

К.б. Булдырасыз, балалар!

Убырлы Бу балалар үзләре кечкенә, ә күпме һөнәр беләләр!

К.б. Күрәсең ме инде, Убырлы, яхшылык эшләп тә рәхәт яшәп була икән?

Убырлы Күрәм, бабакай!

К.к. Бииләр дә, шигырләр дә сөйли беләләр, уйнарга яраталар.

А.б. Безнең балаларыбыз әле матур җырлый да беләләр.

Аерым җыр башкарыла.

К.б. Әйдәгез әле. Бер күмәкләшеп биеп алыйк?

Күмәк бию.

К.б. Балалар, бәйрәмебез тәмамланып та килә. Безгә инде китәргә вакыт.

А.б. Бабакай, ә син бер нәрсәне дә онытмадың мы?

К.б. (уйлана)

К.к. Бабакай, синең бит яңа ел бүләкләре таратасы бар.

К.б. Ай, тишек баш. Шулай шул. Кая әле. Кызым, алып кил капчыгымны.

К.к. (як –ягына карана) Бабакай, тапмыйм мин бүләкләр капчыгын.

Убырлы Балалар, сез күрмәдегез ме, кем алып чыгып китте икән? Эле генә шушында иде.

Балалар Шүрәле алып китте.

К.б. Ах шул Шүрәлене...Менә мин тылсымлы таягым белән өч тапкыр сугам да. Аның урлап качкан бүләкләрен эретеп суга әйләндерәм.( өч тапкыр идәнгә таяк белән суга).

К.к. Балаларга нәрсә таратабыз инде, бабакай?

Убырлы Туктагыз әле. Минем бүләкләрем ярамас мы балаларга?

Кая, күрсәтим әле.(чыршы төбеннән капчыгын чыгара, урындыкка утыра). Менә яшь чагымда киеп йөргән күлмәгем бар...Ә монысы- тылсымлы өстәл җәймәсе.Эйе, ул бераз тузыбрак киткән, ләкин кулланып була әле аны..

(таба чыгара).Ә бу табаны яхшы чистартсаң. Көзге урынына кулланып була. Минем бүләкләрем ошады мы сезгә, балалар?

Балалар Юк!

Убырлы Үз гомеремдә бер яхшылык эшләмәкче идем (үпкәләп борылып баса).

К.б. Убырлы, борчылма. Тик балалар баллы, тәмле бүләкләр көтәләр шул.

Убырлы (сөенеп) Бар, бар!(кесәсеннән кәнфит чыгара). Менә бу кәнфит ярый инде алай булгач?

К.к. Убырлы, кара әле, балалар ни кадәр күп.Ә кәнфит бер генә.

А.б. Бәлки. Кыш бабайның тылсымлы таягы булышыр безгә?

К.б. Әлбәттә! ( Кыш бабай кәнфитне чыршы төбенә куя. Тылсымлы сүзләр әйтеп әйләнеп йөри. Олы кәнфит чыгара- эчендә бүләкләр. Кыш бабай балаларга бүләкләр өләшә).

К.б. Яңа карлар ява җиргә, яңарган төсле урам.

Искесен озатырга теләп.тузынып йөри буран.

Яңа шатлык,яңа бәхет алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән котлы булсын Яңа ел!

К.к. Хуш киләсең, Яңа ел! Ак җәймәләр юлыңа!

Убырлы Яңа ел белән, дуслар!

Бергә Сау булыгыз! (чыгып китәләр).

А.б. Кадерле бер кунак көткән кебек,

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә-яңа хезмәт дәрте,

күңелләрдә- иң саф теләкләр!

А.б. Илләр имин, еллар тыныч булсын, иген уңсын кырда ишелеп.

Ак кар кебек саф теләкләр белән, Яңа елга атлый кешелек!

Бәйрәм тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы.

Новогодний утренник с песнями и играми для разновозрастной группы....

яңа ел тамашасы

Яңа ел тамашасы. Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-ш...

Яна ел тамашасы

Зурлар торкеме балары белэн кыш бабай белэн кар кызын кунелле итеп каршы алу кичэсе...

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ” (белем бирү эшчәнлеге)

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ”(белем бирү эшчәнлеге)...

"Сагынып коттек ел буе". Сценарий новогоднего праздника

quot;Сагынып коттек ел буе" - сценарий новогоднего праздника на татарском языке для детей 3-7 лет. Вашему вниманию предлагаем сценарий сказки "12 месяцев", а также стихи и песни на нов...

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...”

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...&rdquo...