"Сагынып коттек ел буе". Сценарий новогоднего праздника
методическая разработка (средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

"Сагынып коттек ел буе" - сценарий новогоднего праздника на татарском языке для детей 3-7 лет. Вашему вниманию предлагаем сценарий сказки "12 месяцев", а также стихи и песни на новогоднюю тематику..

Материал поможет воспитанию у детей любви к искусству и  литературе, а также научить их правильно вести себя на сцене. Хороший материал для развития речи.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТР Биектау муниципаль районы Ташлы Кавал

“Кояшкай” балалар бакчасы

Яңа ел тамашасы 

“Сагынып көттек ел буе”

(3-7 яшьлек балалар  өчен бәйрәм сценарие)

Автор: тәрбияче Гыйлаҗиева

                                                                                   Эльза Габделхак кызы

2019-2020

 

  Максат: Балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

ҖиһазлауЧыршы, кар бөртекләре, маскалар, бизәлгән зал.

Декорация: Патша сарае, такта, өстәл, урындык; авыл өе күренеше, өстәл урындык, өстәлдә ризыклар, кәрзин;урман күренешенә 2-3 агач, кар көртләре, учак.

Катнашалар: Ала карга,Куян, 4 Тиен,Бүре, Үги әни,Үги кыз, Үги кызның сеңлесе, Принцесса, Укытучы, Солдат,Кыш бабай, Кар кызы,  Гыйнвар ае, Апрель ае, массовкада (әти-әниләр) калган айлар.               

Зал уртасында бизәлгән чыршы, урман күренеше; сулъякта өй күренеше, уңъякта патша сарае. Поезд тавышы килә.

Алып баручы: Игътибар! Игътибар! 2020 елны каршыларга баручы барлык пассажирлар, урыннарыгызга утырыгыз! Поезд кузгала, поезд кузгала!

Поезд тавышы һәм музыка. Киңәт поезд туктый.

Хөрмәтле пассажирлар! Кар көртләре күп булу сәбәпле,поезд билгесез вакытка тоткарлана. Килеп туган уңайсызлыклар өчен  гафу итегез. Сезнең кәефегезне күтәрер өчен “Сагынып көттек ел буе” дигән тамашаны карарга тәкъдим итәбез.

___________________________________________________

Урман күренеше

(Ала Карга очып керә)

Ала Карга: Кар-кар, ничек суык. Буран, җил котыра! Кар- кар! Картайды-ы-ым!

Куян: Сәлам дуслар, Тиеннәр!

Тиеннәр: Сәлам! Сәлам!

Куян: Бигрәк  суык, әйдәгез, куышлы уйнап алабыз. Мин саныйм! Әке-бәке кыек сәке, эремчек! Син торып тор, ә син чык! Тотыгыз мине! (Йөгерә, Тиеннәр артыннан куалар. Тота алмагач, кар ыргыталар. Куян бармак яный. Алай ярамый!ди).

(Кыз Куян белән Тиеннәрнең куышлы уйнаганнарын карап тора һәм көлеп җибәрә. Җәнлекләр куркып качалар)

Слуга: Күңелле итеп кем көлә монда? Исәнме, матур кыз! 

Үги кыз:Исәнмесез! Менә, Куян белән Тиеннәрнең куышлы уйнаганнарын карап тордым. Мине күреп качтылар.

Слуга: Ә-ә, Яңа ел төнендә төрле хәлләр була дип сөйлиләр шул. Минем бабамның бабасы шушы урманда 12 айны очраткан булган, аларның учаклары янында җылынып утырган.

Үги кыз:Кызык хәлләр!

Слуга: Нишләп йөрисен урманда бу суыкта берүзең?

Үги кыз: Чыбык –чытыр җыям.

Слуга: Ә мин, менә, чыршыга килдем. Патша бикә сараенда бал бүген.

Бәйрәмгә килегез. Әйдә, сиңа булышам.

Үги кыз: Рәхмәт бик зур Сезгә!

(Чыбык-чытырларны җыеп, бергә чыгып китәләр)

______________________________________________________

Патша сарае күренеше

Принцесса: Тактага яза  “галиҗәнәпләре”дигән сүзне 3 хата белән (Гәлижанәбләре)

Укытучы: Гафу итегез мине, ләкин Сез, Галиҗәнәпләре, “галиҗәнәпләре ” сүзендә 3 хата җибәргәнсез.

Принцесса:Уф! Хәзер төзәтәм, менә шулай, бернинди дә хата калмады. (Чүпрәк белән сөртә дә өстәл артына барып утыра)

Укытучы:

 Галиҗәнәпләре, дәресебезне дәвам итәбез.Языгыз:

Кояш балкый,үлән яшәрә.

Яз җитү белән, карлыгачлар

Туган ягыбызга килә.

Принцесса:Уф! Мин “үлән яшәрә “, дип кенә язам! Ардым, бүтән язасым килми. Башка әйбер эшлим.

Укытучы: Якшы, алты алтың ничә була?

Принцесса: 17

Укытучы: Юк, 36. Сигез сигезең ничә була?

 Принцесса: 3

Укытучы:Юк, 64

Принцесса: Булды, җитте, туйдым!Сез һәрвакыт миңа каршы киләсез. Сорыйсыз, сорыйсыз! Үзегез нәрсә булса да сөйләгез!

Укытучы: Бер елда 12 ай, 4 ел фасылы бар: кыш, яз, көз, җәй.Һәр ел фасылы безгә үз нигъмәтләрен бирә. Кыш айлары декабрь, гыйнвар, февральдә кар күп була, Яңа ел бәйрәме, кышкы уеннар... Март аенда кар эри башлый, бозлар китә.

Апрель аенда умырзая чәчәкләре  үсә...

Принцесса: Кызык, мин умырзаяларны бик яратам. Миңа умырзая чәчәкләре кирәк!

Укытучы:Ләкин бу мөмкин түгел!

Принцесса:Сез тагын каршы киләсез! Мин боерам! Миңа Яңа елга бер кәрзин умырзая чәчәкләре китерсеннәр!

(Чыгып китәләр)

_________________________________________________________________

Өй күренеше

Чыбык-чатырлар күтәреп,үги кыз керә. Үги әнисе белән сеңлесе аны каршы алалар.

Үги әни: Кайттыңмы?! (усал тавыш белән). Чишенеп торма, тагын барасы җирең бар әле синең.

Үги кыз:Тагын кая инде?!Бу котырган буранда!

Сеңлесе: Каршыңны дәшем торма, умырзая чәчәкләренә барасың!

 Үги кыз:Сез нәрсә?! Умырзая чәчәкләре яз көне, апрель аенда гына чыга бит.

Үги әни:Бу Патша бикә боерыгы! Безнең белән кычкырышып торма! Бар!

(Кулына кәрзин тоттырып чыгарып җибәрәләр.Кәрзин күтәреп кыз чыгып китә)

___________________________________________________________________

Урман күренеше

Кыз кечкә бара, аяклары карга бата

Музыка яңгырый П.И.Чайковский “Январь”

Гыйнвар ае:

Кар өемнәре өясең,

 Туздырып, син,  карларны !

Капла, бөтен юлларны!

Әйдә, дөньялар тулсын,

Уза алмаслык булсын!

Бию:” Буран”  Музыка П.И.Чайковский “Щелкунчик” (адажио)

Үги кыз: Кайдан табыйм инде мин хәзер бу котырган буранда, умырзая чәчәкләрен.

(Бүре улаган тавыш ишетә һәм куркып чыршы артына кача)

Бүре:У-у-у-у..! Монда кеше исе бар!

Ала карга: Кар-р-р! Нишләп йөрисең монда бу буранда. Әнә тегендә учак ягалар. Кач моннан тизрәк.

Бүре: У-у-у-учак! Нинди у-у-учак! (Кача)

Үги кыз: Чынлап та, анда ут күренә, шунда барыйм әле.

(12 ай тезелеп басканнар учак янында)

Исәнмесез! Сезнең учагыгыз янында миңа җылынырга рөхсәт итегезче!

Гыйнвар: Әйдә! Рәхим ит! Нишләп йөрисең бу суыкта, әллә күркәләр җыясыңмы?

Үги кыз: Ю-юк.

Гыйнвар: Әллә гөмбәгә килдеңме?(Көлеп)

Үги кыз:Мин үзем дә рәхәтләнеп көлер идем, ләкин мине үги әнием умырзая чәчәкләренә җибәрде, алардан башка кайтма, диде.

Гыйнвар: Апрель ае, бу кунак сиңа килгән. Каршы ал!

Апрель: бик шатланып, ләкин минем туганнарым- февраль белән март нәрсә дип әйтерләр?

Февраль белән Март айлары: Без риза!

Музыка яңгырый: П.И.Чайковский “Апрель” (Туган телдә сөйләшәбез 4-5 яшь №43)

Апрель:

Кояш нуры сибелсен,

Язлары килеп җитсен!

Агачлары яшәрсен,

Умырзая чәчкәләре

 Тизрәк үсеп җитсен!

Үги кыз: Чәчәкләрне җыя. Рәхмәт сезгә!

Апрель: Менә сиңа йөзек. Авыр чакта ул сиңа ярдәм итәр.

Үги кыз:Рәхмәт! Сау булыгыз!

_______________________________________________________________

Патша сарае күренеше

Укытучы: Яңа ел белән , Галиҗәнәпләре, яңа бәхетләр белән!

Принцесса: Бәхетем минем һәрвакыт яңа, ә Яңа ел әле килеп җитмәде!

Укытучы: Ничек инде алай, килеп җитмәде?!

Принцесса:Менә шулай! Иртәгә 32нче декабрь, берсе көнгә 33нче декабрь, аннары 34нче декабрь, 35нче декабрь, 36нчы декабрь, 37нче декабрь... Миңа бер тулы кәрзин  умырзая чәчәкләре булмыйча, декабрь ае бетмиячәк.

Укытучы:Гафу итегез, Галиҗәнәпләре! Сезгә ул чәчәкләрне беркем дә китермәячәк. Чөнки алар апрельдә генә чәчәк аталар. 37нче декабрь булмый, ә сигез сигезең 64 була, 3 түгел.

Принцесса:Сафсата!Сез, тагын миңа каршы киләсезме ?! (Аяк тибеп куя)

Укытучы:Әйе, тагын һәм тагын, Галиҗәнәпләре. Миңа дөреслек кирәк!

Принцесса:Әгәр миңа 5 минуттан умырзая чәчәкләре китермәсәләр, барыгызның да башларыгызны кистерәм!

(Бер тулы кәрзин умырзая чәчәкләрен күтәреп әнисе белән кыз керәләр)

Үги әни: Сезнең боерыгыгызны ишетеп, шунда ук урманга киттек.

Кыз:Әйе, шунда ук урманга чыгып киттек!

Үги әни:Суыктан курыкмадык!

Кыз:Әйе, суыктан курыкмадык!

Үги әни:Барабыз, барабыз, бернәрсә дә күренми!

Кыз: Әйе, барабыз, күренми!

Үги әни:Киңәт, каршыбызда түп-түгәрәк күл барлыкка килде.

Кыз:Әйе, түп-түгәрәк, тәлинкә кебек.

Үги әни: Ә аның ярларында бихисап күп умырзая чәчәкләре үсеп утыра.

Кыз:Әйе, үсеп утыра.

Принцесса:Менә, хәзер, Яңа ел килеп тә җитте, мине котласагыз да була!

Барысы бергә: Яңа ел белән, Галиҗәнәпләре!Яңа бәхетләр белән!

Принцесса:Тизрәк атларны җигегез, минем дә шул түгәрәк күлне һәм умырзая чәчәкләрен күрәсем килә!

Үги әни:Галиҗәнәпләре, харап итә күрмә! (Каршысында тезләнәләр)

Кыз:Әйе,харап итә күрмә!

Үги әни: Чәчәкләрне  без түгел, ә үги кызым  җыеп алып кайтты.

Принцесса:Ә кайда соң ул кыз?

Үги әни:Капка төбендә көтеп тора.

Принцесса:Чакырыгыз аны бирегә.

(Үги әни һәм кыз чыгып китәләр дә уги кызы янында тезләнеп, елап сорыйлар)

Үги әни:Харап итә күрмә, патша бикәнең күлгә барып, умырзая чәчәкләрен  күрәсе килә.

Кыз:Харап итә күрмә!

Үги кыз: Юк, мин сезгә юл күрсәтмим! Үзем генә барам. (Китә)

Башкалар аның артыннан, качып ияреп китәләр.

_________________________________________________________________

Урман күренеше

Үги кыз:Менә ул агач, шушы агач яныннан мин кереп киткән идем...

( Сеңлесен күреп ала)

Ә син нишләп йөрисең монда. Мине алдарга йөрисезме. Әйдә, кире киттек!

Кыз:Юк, монда Патша бикә үзе килә инде.

(Башкалар да килеп керә)

Принцесса: Күрсәт безгә юлны!

Үги кыз: Гафу итегез, ләкин мин Сезнең бу теләгегезне үти алмыйм. 

Принцесса:Син нәрсә! Бу үтенеч түгел, ә боерык!

Үги кыз: Юк!

Принцесса: Салдырыгыз аның туңнарын, бияләйләрен.

Үги кыз: Минем йөзегем!

Принцесса:Нинди матур йөзек! Аны да салдырабыз! (Ыргыта)

Үги кыз:

Тәгәрә, син, йөзегем,

Иңләп якты язларны,

Күреп җәйге таңнарны

Көзге сары болыннан,

Кышның көмеш карыннан

Яңа ел учагына.

Бию: “Умырзая Чәчәкләре”  (Диск “Шома бас” № 28 )

(Барысы  да сокланып карый . Бераздан җил исә башлый, суык була , кар ява. Яңадан кыш килә)

Музыка яңгырый П.И.Чайковский “Щелкунчик”

Гыйнвар: Нишләп йөрисез монда?

Принцесса: Мине өйгә кайтар әле, суык. Мин сиңа алтын-кемешләр бирермен.

Гыйнвар:Кирәкми миңа алтын –кемешләр! Алар миндә үземдә дә күп.

Тагын кемдә, нинди теләк бар, барысын да үтим.

Укытучы:Минем теләгем- бар нәрсәдә дә тәртип булсын.

Кыз: Ә безгә туңнар кирәк, бигрәк суык.

Гыйнвар: Ә синең нинди теләгең бар чибәр кыз?

Үги кыз:Минем Кыш бабай белән Кар кызын, Яңа ел бәйрәмен күрәсем килә.

Принцесса:  Мин аңладым, әйдәгез, барыгыз да, миңа Яңа ел бәйрәменә!

Барысы бергә чыгып китәләр һәм яңадан “Яңа ел вальсын бии-бии керәләр”

Бию: ” Вальс”  (Диск “Туган телдә сөйләшәбез” №18)

Җыр:  “Чыршы” К.Канбәбулатова сүзләре, С.Низаметдинова музыкасы

 (Аудио-кушымта 4-5 № 20)

Килче, Яңа ел!

Уйныйк бергә.

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их, безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә, Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче, Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә.

Кыш бабай белән кар кызы  килеп керәләр.

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар.

Исәнмесез, әниләр.

Исәнмесез, әбиләр,

Бишектәге бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Озын юллар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин.

һай чыршыгыз бигрәк матур.

Елык - елык яна ул.

 Бәхетле һәм сәламәт булыгыз,

 Котлы булсын яңа ел!

Балалар : Исәнмесез! Кыш бабай! Исәнмесез! Кар кызы!

Кар кызы:

Исәнмесез, балалар,

 Исәнмесез, кунаклар.

 Яңа ел белән сезне !

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

 Көн дә артсын көчегез.

 Ел үсәсен ай үсегез,

Илгә хезмәт итегез.

 Яңа елда уңышлар

 Телим сезгә мин , дуслар.

Алып баручы:

Кыш бабай, Кар кызы, без сезне ел буе сагынып көттек.

Балалар сезгә сөйләргә дип шигырьләр әзерләделәр. Аларга сүз бирик.

Әмир:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Сиб. Самира:

 Кыш көненең матурлыгы,

Әйтеп бетергесез  ич.

Ябалактай энҗе карлар!

Салмак төшә җиргә кич!

Диләрә: 

Ява карлар, ап-ак карлар

Дөньяга аклык сибеп,

Яшик дуслар бергәләшеп,

Дөньяның ямен белеп!

Зөлфия:

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз

Бергә:Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Инсаф:

Матур бәйрәм җырыбыз,

Яңгырагач еракка.

Кыш бабабыз ишетеп килде,

Безгә бүген кунакка.

Ралинә:

Елмаеп ул эндәшә.

Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм көнендә,

Булсын сезгә котлавым.

Саб.Сәмирә:

 Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең белән дус бабай.

Йөзең якты, туның яхшы

Барыбызны коч бабай.

Сәйдә:

 Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа, яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Эвелина:

 Безгә конфетлар бирә.

Үзе елмая-көлә.

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

Сөмбел:

Бүләкләр алып килгән

Бүреген кыңгыр кигән

Әйлән –бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.

Илмир:

Дуслар бергә җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Матур җырлар җырлар өчен

Кулны-кулга тотындык.

Җыр:    Кыш бабай

         1. Җилкәсенә капчык асып,

             Кыш бабай килеп керде.

             Яңа ел белән котлады,

             Елмаеп сәлам бирде.

  Кушымта: Кыш бабай, Кыш бабай,

                       Без сине бик сагындык.

                     Кыш бабай, Кыш бабай,

                       Ел буе сине көттек.

           2. Синең белән бик күңелле

               Чыршы әйләнәсендә.

               Син алып килгән чыршыны

               Бизәдек бүлмәбездә.

  Кушымта: Кыш бабай, Кыш бабай,

                      Без сине бик сагындык.

                    Кыш бабай, Кыш бабай,

                      Ел буе сине көттек.

Алып баручы:

Кыш бабай, бәлки балаларны, кунакларны уйнатып алырсың.

Уен: “Лотерея”

Алып баручы:Рәхмәт ,Кыш бабай, Кар кызы! Күңелле булды. Безнең балаларның тагын шигырьләр сөйлиселәре килә.

Әмир.

 В Новый год приходит сказка,
В Новый год нас чудо ждет.
Не шуми, метель, напрасно,
Праздник всё равно придет!

Ралинә:

 Вот под елкой я засяду

И тогда увижу сразу,

Кто подарок принесет

Мне на этот Новый год.

Кәрим:

Мандаринки купит папа,
Мама испечет нам торт,
И всю ночь не будем спать мы —
К нам приходит Новый год!

Диләрә:

Новый год люблю я очень
Потому что праздник ночью.
Папа с мамой разрешают,
Чтобы все его встречали.

Сиб. Самира:

Что за праздник? Новый год!
Елки да подарки,
Всюду светятся огни
Весело и ярко.

Саб. Сәмирә

Мы тебя все поздравляем,
В гости дружно приглашаем.
Приходи к нам каждый год,
Тебя ребята уже ждут!

Зөлфия:

 Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок-

Пусть подарит весь мешок!

Зәринә:

Яңа ,яңа,яңа ел

Бүген шундый яңа ул!

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул!

Гүзәл:

Бизәкләрең тагын да,

Матуррак балкысын,

Сәйләннәрең нур сипсен,

Җем-җем утлар кабынсын.

Алып баручы: Чынлап та чыршыбыз бик матур! Балалар, әйдәгез аңа багышлап җыр җырлыйбыз.

Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп”

1. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага,

Киендердек-бизәндердек

Йолдыз куйдык очына.

2. Җырладык та, биедек тә

Без чыршы тирәсендә.

Ә аннары Кыш бабабыз.

Бүләк өләште безгә.

3. Күңелле чыршы бәйрәмен,

Көтеп алдык барыбыз

Киләсе елга килүен

Тагын көтеп алырбыз.

 Кыш бабай:

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп,

   

 Кар кызы:

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

Алып баручы: Кыш бабай, Кар кызы, әйдәгез, бер биеп алыгыз!

Кыш бабай:

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

 

Кар кызы:

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Кыш бабай: Рәхмәт, балалар! Менә сезгә бездән бүләкләр! Һәрвакыт шундый акыллы, тәртипле булыгыз!(Бүләкләр бирә)

Кар кызы, Кыш бабай:Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр!

Балалар: Хуш, Кыш бабай! Хуш Кар кызы!

 (Кыш бабай, Кар кызы китә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника в первой младшей группе: "Зайка на новогоднем празднике".

Дети  помогают зайчику выгнать лису из  своего домика и веселят его песнями, плчсками, играми....

Сценарий Новогоднего праздника "ПРОДЕЛКИ КОТА БАЗИЛИО И ЛИСЫ АЛИСЫ НА НОВОГОДНЕМ ПРАЗДНИКЕ"

Сценарий праздника для двух групп (старшего и подготовительного возраста) Роли для взрослых - Дед Мороз, Лиса Алиса, Кот Базилио. ...

Сценарий новогоднего праздника "Новогодний бал для Золушки" (праздник для детей старшей группы)

Создать у детей радостное настроение. Вызвать эмоциональную отзывчивость, способствовать развитию интереса к окружающему миру.Задачи:- Совершенствовать музыкально-ритмические навыки детей через хорово...

Сценарий Новогоднего праздника для старшего дошкольного возраста "Лиса Алиса и Кот Базилио на новогоднем празднике"

Интереснйе  праздник для детей старшего возраста. Проделки Лисы и Кота, главный гость - Дед Мороз - основные взрослые персонажи....