Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ” (белем бирү эшчәнлеге)
план-конспект занятия на тему

Аминова Гузалия Масхутовна

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ”

(белем бирү эшчәнлеге)

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл od.docx18.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының              «Байлангар авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә       белем бирү учреждениесе

 

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ”

(белем бирү эшчәнлеге)

Аминова  Гүзәлия  Мәсхүт  кызы.  

Тема. “ Ак мамыктай ап – ак кышны сагынып көттек без “.  

Эшчәнлек төре: белем бирү эшчәнлеге.

Дата: 21.01.2016.

Балаларның яше: 5 – 6 яшь.

Белем бирү юнәлеше: танып белү, сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше, социаль – аралашу үсеше, физик үсеш.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше, социаль – аралашу үсеше, физик үсеш.

Эшчәнлек формасы: төркемләп.

Максат: кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.

Үстерү бурычы: балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: күзәтүләрдән  чыгып фикереңне әйтә белүләренә ирешү,

кәгазьдән кар бөртекләрен кисәргә өйрәнүләренә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, мультимедиа, сорау – җавап, нәфис сүз, мактау, сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сөенеч мизгеле, бәяләү.

Шәхси эш: Нияз, Гөлинә белән картина буенча җөмләләр төзү, Регина белән кар яуганын күзәтү.

Сүзлек өстендә эш: ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм, шук, шаян, тимераяк, кар көрте, кар тоту, сафландыра, тәңкә кар, өермә, сырган буран.

Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне, кошларны, агачларны күзәтү.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик җайлашу.
  2. Табышмак әйтү.
  3. Уен “ Сорау – җавап “.
  4. Сынамышлар “ Халык әйтсә, хак әйтә”.
  5. Тәҗрибәләр үткәрү.
  6. Сүзле хәрәкәтле уен “ Кар ява “.
  7. Әңгәмә “ Без суыктан курыкмыйбыз

     8.   Кәгазьдән кисеп, кар бөртекләре ясарга өйрәтү.

  1. Кар бөртеге турында әкият уйлап чыгару

 

                                   Эшчәнлек барышы.

Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер – беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер – беребезгә бүләк итәбез.

Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын табып карагыз әле.

     Йолдыз – йолдыз, вак кына –

Ак мамык сымак кына.

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була.  ( Экранда Кар бөртеге рәсеме күренә ).

Уен “ Сорау – җавап “.

  • Кар бөртекләре нәрсәгә ошаган?
  • Кар бөртекләрен күп итеп бергә җыйсаң, ул ни дип атала?
  • Нәрсә ул кар?
  • Нинди карлар була?
  • Кар нигә шыгырдый?
  • Карның файдасы, зыяны бармы?
  • Кыш көне нинди  бураннар була?

Сынамышлар “ Халык әйтсә, хак әйтә” ( Балаларга сынамышлар турында аңлатма бирү ).

  1. Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.
  2. Багана сызгырса, суык булыр.
  3. Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
  4. Чыпчык агачның очына кунса, көн салкын була, түбән ботакларына кунса, җил чыга.

Тәҗрибәләр үткәрү.

  1. Зурайткыч пыяла аша кар бөртекләрен карау.
  • Кар бөртекләре нинди формада?
  1. Карның эрүен күзәтү.
  • Карны кулга алгач, кар нишли? Ни өчен эри?
  1. Карны бияләйгә куеп карау.
  • Ни өчен озак торгач кына эри? Карга сулыш өрсәң, нишли?
  • Суны урамда, суыкта калдырсаң, ул нинди халәткә керә? ( Алдан әзерләнгән бозны карау ).
  • Бозны бүлмәгә алып керсәң, нәрсә була?

Сүзле хәрәкәтле уен “ Кар ява “. ( Талгын көй астында балалар, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар ).

Ябалак – ябалак кар ява,

Чыгабыз без урамга.

Кар атышып уйнарга,

Урамга – саф һавага.

Ябалак кар, яу – яу!

Без ясыйбыз кардан тау.

Ак мамыктай тузгып яу!

Бик дәү булсын безнең тау!

Әңгәмә “ Без суыктан курыкмыйбыз”. ( Балалар үзләренең кышкы уеннары турында хикәя итеп сөйлиләр, экранда чана, чаңгы, тимераяк рәсемнәре күрсәтелә,  сорауларга җаваплар бирәләр ).

Кәгазьдән кисеп, кар бөртекләре ясарга өйрәтү.

Кар бөртеге турында әкият уйлап чыгару.

Йомгаклау.

- Балалар, сезнең шөгыльләнүегез миңа бик ошады, ә мин сезгә кар бөртеге турында бер табышмак әйтәм, ә сез исләрегездә калдырыгыз һәм, өйләрегезгә кайткач, әти - әниләрегезгә әйтерсез.

Ак кына, вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала, юк була,

Учта тотсаң чак кына. ( Экранда кар бөртеге рәсеме күрсәтелә )

  • Гөлинә, син бүгенге шөгыль турында кемгә сөйләр идең?
  • Нияз, ә син кемгә сөйләр идең?

Балалар, шөгылебез тәмам, барыгызга да рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...”

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...&rdquo...