Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...”
план-конспект занятия (младшая группа)

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_irtse_sagynyp_kottek_el_bue.docx67.97 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел иртәсе “Сагынып көттек ел буе...”

   Балаларда яңа ел бәйрәменә карата кызыксыну уяту,балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, куңел кутаренкелеген арттыру.

Җиһазлау: чыршы, кар бөртекләре, маскалар, бизәлгән зал.

Катнашалар:  Кыш бабай, Кар кызы, Тылсымчы, “Яңа ел”, балалар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Зал уртасында бизәлгән чыршы. Матур көй уйный. Тәрбияче белән балалар залга кереп ярымтүгәрәк ясап чыршы тирәсенә басалар.

Тәрбияче:  Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз!

 Менә тагын бәйрәм килде

Балалар бакчасына

Сокланып карап туймассың

 Яна ел чыршысына.

Чын кунелдән котлыйм сезне

Яна ел белән дуслар

Буген монда янгырасын

Шатавазларшатжырлар.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел  чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. Әйдәгез әле, чыршыбызны хөрмәтләп аңа бер матур җырыбызны бүләк итик.

Җыр:  “Чыршы янында”

И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре

Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәлгәнсең бу юлы.

Энҗе карлар явып үткән

Яшел ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

Балалар, мин сезгә Яңа ел күчтәнәче итеп әкият сөйләп китим әле.

Борын – борын заманнарда түгел, безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы бер егет. Менә Яңа ел алдыннаниегет чыршыга дип урманга киткән. Бер чыршыны кисәм диеп селтәнүе булган, чыршы төбеннән кызын җитәкләп, куян килеп чыккан.

1 Куян:

Батыр егет, зинһар өчен минем яраткан агачымны кисмә

Син бу чыршыга тимә,

Чыршы кирәк бит димә.

Чыршы үссен урманда,

Аңа бит рәхәт монда.

2 Куян:          Без бу чыршы төбендә күптәннән яшибез инде.

Син чыршыны киссәң без кая барырбыз?

Батыр:  ярый, ярый кисмим синең чыршыңны куянкай.C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

Тәрбияче: куян бик тә сөенгән, сөенеченнән бии үк башлаган.“Куяннар биюе”

Тәрбияче: Батыр юлын дәвам иткән.

Ефәк кушак билендә

Көмеш балта кулында.

Зифа буйлы бер чыршы

Үсеп утыра юлында. 

 Балта белән селтәнүе булган, агач төбеннән төлке килеп чыккан.

Төлке: 

                          Әй, Батыр егет!

                          Зинһар өчен,

Бу чыршыны кисмә, син 

Чыршы-урман бизәге.

Кичә кыш бабай килеп,

Аны үзе бизәде.

Чыршы төбендә мин улларым белән яшим ич, син чыршыны киссәң мин кая барырмын?

Батыр: ярый,ярый, Төлкебикә, кисмим синең чыршыңны.

Тәрбияче: төлке бик тә сөенгән, сөенеченнән бии үк башлаган.“Төлкеләр биюе”.

Тәрбияче: Батыр егет юлын дәвам иткән, бара торгач, бер чыршы янында тукталган. Кисим диеп селтәнүе булган, агач төбеннән кызын җитәкләп, аю килеп чыккан.

Аю:                   Әй, Батыр егет,

Яшел чыршыбыз урманда, 

Үссен әле кисмә син.

Ясалма чыршыны гына,

Яңа елга бизә син!

                 Аю: кисмә безнең чыршыны, аның төбендә мин үземнең балаларым белән яшим, анда безнең өнебез.

Батыр: Ярый, ярый, Аю абзый, кисмим сезнең чыршыны.

Тәрбияче: Аю бик тә сөенгән, ул үзенең балалары белән бии үк башлаган.“Аюлар биюе”

Тәрбияче: Батыр егет юлын дәвам иткән. Бара торгач, бер өйгә юлыккан.

Батыр: Нинди матур өй! Гел кардан, йолдызлардан гына тора! Кем яши икән бу өйдә? Тәрәзәгә шакып карыйм әле. Тук-тук, кем яши монда?

Кар кызы: Бу мин,кар кызы. Ә син кем? Нишләп йөрисең?

Батыр: Ә мин Батыр атлы егет.  Яңа елга чыршыга килгән идем.

Кар кызы: Чыршыны эзләп йөриләр мени инде, бүген бит балалар бакчасында бәйрәм, әйдә минем белән бәйрәмгә барасыңмы?

Батыр:Барыр идем дә киемнәрем бик шәптән түгел бит, кулымда балта, балалар миннән куркырлар шул.

Кар кызы:Телисеңме мин сиңа матур киемнәр бирәм.

Батыр:Бик тә шат булыр идем.

(Кар кызы Батырны өенә алып керә, матур итеп киендерә.)

Куян:(йөгереп килеп җитә). Зинхар безне  дә алыгыз, үзегездән калдырмагыз.

Кар кызы: Әйдәгез, әйдә.

Төлке: (йөгереп килеп җитә). Минем дә бәйрәмгә барасым килә.

Кар кызы: Әйдә төлке, әйдә.

Аю: (атлап килеп җитә) Бәйрәмгә без дә барыйк әле.

Кар кызы: Әйдә, аю абзый, әйдә. Барыбыз да җыелып беттекме?

Җәнлекләр: Әйе, беттек.

(һәм бергәләп бәйрәмгә китәләр).

Залда чыршы тирәли әйләнеп чыгалар, әти-әниләр каршысына басып:

Кар кызы:

Кар буранда тудым мин,

Кар биләүдә үстем мин.

Кар биләүләрдә үстем мин,C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

Кар сулары эчтем мин.

Мин салкыннан курыкмыйм,

Мин кар буран яратам.

Бизәп йөрим бар дөньяны,

Кар бөртеге таратам.

Бәйрәмнәр котлы булсын,

Сез бит мине беләсез,

Мин бит Кар кызы!

Яңа елда һәрберегез

Таза булып үсегез.

Елакларны беркем сөйми

Менә шуны белегез!

Тәрбияче: Исәнме, Кар кызы. Әйдәгез, түрдән узыгыз, бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Әйдәгез әле балалар, Кар кызы белән бергәләп җырлап-биеп алыйк әле:

Җыр: “Кар бөртеге”

Р.Әхиярова музыкасы, Р.Харис сүзләре

1.Кар бөртеге өйгә керде,

    Өй эчендә очып йөрде.

             Менә шулай, менә шулай!

             Менә шулай, менә шулай!

 

2.Кар бөртеге бик аз очты,

   Суздым аңа җылы учны.

              Менә шулай, менә шулай!

              Менә шулай, менә шулай!

 

3.Кар бөртеге учка кунды,

   Учка кунды һәм юк булды.

               Менә шулай, менә шулай!

               Менә шулай, менә шулай!

1 бала

Кар бөртекләре

Өстемә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

2 бала

Кар бөртекләре

Җем-җем итәләр.

Җил искән саен,

Очып китәләр.

Тәрбияче:

Нидер җитми бит, чыршыга

Карагызчы, дусларым!

Белдем, белдем, утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме.

Чыршы балкып торыр иде.

Ничек кабызыйк аны?

Балалар:Тылсымлы сүзләр әйтеп.

Тәрбияче:C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

Кар кызы,  син безгә чыршыбызның утларын кабызырга ярдәм ит әле.

Кар кызы: Әйдәгез бергә тырышып карыйк әле.

Балалар бергә: Бер,ике, өч- чыршының утлары кабын! 

Раз, два, три- ну-ка ёлочка гори!

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Нишләптер чыршының утлары кабынасы килми.

Кар кызы: Әйдәгез әле малайлар, кызлар

Чыршыга бармак янап куркытыйк.

Ә хәзер кулларны чабыйк,

Һәм аяклар белән тыпырдыйк.

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Безнең чыршыга нәрсә булды соң, нишләп утларын кабызмый?

Әллә кыш бабайны чакырып карыйкмы соң? Әйдәгез балалар бергәләп чакырыйк әле Кыш бабайны.

Балалар: Кыш бабай кил безгә, Яңа ел бәйрәменә.

Тылсымчы керә:

Исәнмесез, кунаклар!

Исәнмесез, балалар

Ярдәм кирәк дип ишеттем,

Шуңа ашыгып килеп җиттем.

Мин бөек тылсымчы,

Тылсымым бик көчле.

Тәрбияче:әгәр син көчле тылсымчы икән, күрсәт могҗиза, шаккаттыр балаларны.

Тылсымчы:Минем балаларга фокуслар да күрсәтәсем килгән иде. Тылсымлы тартмам бар бит минем,  куянкай чыршы төбеннән минем тылсымлы таякны табып ал әле. Ә хәзер әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләрне әйтәбез. КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС (тылсымлы көй уйнап тора) – тартма эченнән кар йомарламнары тутырылган капчык килеп чыга.

Тәрбияче: Карагыз әле, Кыш бабайның капчыгы түгелме соң бу балалар? Эчендә ниләр бар икән? (Капчыкны тылсымчы ачып карыйм дигәндә ул ялгыш кына түгелеп китә).

Уен “Кар йомарламнары җыю” (ике команда – кызлар һәм малайлар аерым кәрзиннәргә кар йомарламнары җыялар)

Тәрбияче:тылсымчы, ул тылсымлы тартмаңда тагын ниләр яшеренде икән?

Тылсымчы: әйдәгез бергәләп тагын тылсымлы сүзләрне әйтәбез: КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС (тылсымлы көй уйнап тора). Тартма эченнән дүрт шешә су чыга.

Кар кызы: И,и күргән бар инде мондый фокусны, коры су гына.

Тылсымчы:Юк Кар кызы, ул гади су түгел-менә кара. Суны Кар кызына бирә.
Кар кызы банканы тотып чыршы тирәли әйләнә. Йомшак су, чиста су. Бул хәзер кызылсу.
Су кызыл төскә керә. Мә бусы сиңа Аю, бер-ике сикереп ал. Аю сулы банканың икенчесен тотып сикерә су зәңгәр төскә керә.(Бу фокус банка капкачын эчке яктан гуашь белән буяп эшләнә).Мә Куянкай, син дә сикереп кара.(Су яшел төскә керә).

Тәрбияче: ярый Тылсымчы, инандык синең чын тылсымчы икәнеңә. Менә безнең чыршы утлары кабынмый, утларны кабызырга булыша алырсыңмы икән?

Тылсымчы: әйдәгез бергәләп тагын бер кат тылсымлы сүзләрне әйтәбез: КРИБЛИ-КРАБЛИ-БУМС (тылсымлы көй уйнап тора). Тартма эченнән тылсымлы таяк чыга.

Балалар әйдәгез әле чыршы тирәли басыйк та бергәләп чыршыкайга матур итеп, ягымлы итеп эндәшеп карыйк:

“Ян, ян, чыршыкай

Бул син кояш, бул син ай! (чыршының утлары кабына).C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

Тәрбияче: рәхмәт сиңа “Бөек Тылсымчы”. Карагыз балалар, чыршы утларын кабызгач бүлмәбез тагын да ямләнеп китте.

Тылсымчы: балалар минем сезгә тагын бер сюрпризым бар иде, ләкин ул серле тартмамнан төшеп калган. Мин аны эзләп сезгә алып килим әле яме. 

Тәрбияче: балалар әйдәгез әле тылсымчы үзенең сюрпризын юллап алып килгәнче без чыршыбызга матур бер җырыбызны да бүләк итик әле. Безне ишетеп Кыш бабабызда бәлкем килеп җитәр.

Җыр:__”Чыршы янында”_

Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сина килгән кунаклар

-Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз, 

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Кыш бабай килгән тавыш ишетелә.

Кыш бабай:

Эһе-һе - һәй!

Саумысыз, дусларым!

Нәни кыз һәм улларым!

Саумысыз, кунаклар.

Котлыйм сезне бәйрәм белән

Хуш килсен Яңа еллар!

Ерак-ерак илләрдән

Сезне сагынып килдеммин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бик тиз таптым бакчагызны

Күренә әллә кайдан шул.

Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай !

Бик ераклардан килдем

Ракетага утырып,

Ай тирәсендә йөрдем

Бәйрәм белән котлыйм барыгызны,

Сезгә бәхет-шатлык өләшәм.

Залда утыручы дуслар

Хөрмәт белән сезгә эндәшәм.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганмындыр бит?
Тәрбияче:

                              Хуш киләсең, Кыш бабай,C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

                              Әйдә түрдән  уз, бабай.

                              Балалар сезне көтте,

                              Тагын бер яшькә үсте.

бик вакытлы килеп җиттегез, бабакай.

Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек. 

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт. 

Тәрбияче:Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәрбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне матур бер җыр дәвам итик.C:\Users\User\AppData\Local\Microsoft\Windows\Temporary Internet Files\Content.Word\бит.jpg

Жыр _____”Кыш бабай, Кыш бабай”___

Кыш бабай.Бигрәк матур җырладыгыз. Балалар, ә сез суыктан куркасызмы?
Балалар.Юк.
Кыш бабай. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.
                                 

“Өшетәм” уены.

Тәрбияче:Кыш бабай, Кар кызы, балалар сезгә шигырьләр дә өйрәнделәр. Ә  хәзер утырып, ял итегез, рәхәтләнеп тынлагыз.

3 бала

Килеп керде Кыш бабай,

Куллары салкын, туңган.

Үзе шаярткан була:

“ Йә, кем бии, кем уңган?”

Бии ул безнең белән,

Җырлый да белә икән.

Үзе бик карт булса да,

Бик матур көлә икән.

4 бала

Кыш бабай кардан оеп

Тау ясап бирде безгэ.

Бик матур чыршы кертеп

Утырттык бүлмәбезгэ.

5 бала

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

6 бала

Килегез чыршы янына

Тугәрәккә басыгыз.

Яна елны уйнап-көлеп

Жырлап каршы алыгыз.

7 бала

Безгә Кыш бабай килгән

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

8 бала

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай!

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш бабай!

9 бала

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Хуш киләсен уз бире.

Кунак булып килер дип

Куптән көттек без сине.

Кыш бабай. Балалар, минем колакларым начаррак ишетә, кычкырыбрак сөйләгез.

10 бала

Эй, Кыш бабай, Кыш бабай

Безнен сойгэн кунак син.

Ямьле утсен кичэбез

Безне колдер, уйнат син!

11 бала

Узен шаян, узен юмарт

Уен хаман шулай карт

Безнен белэн бие жырла

Булмэбезгэ ямь тарат.

12 бала

Ерактан суык яклардан

Боз чанага утырып

Бэйрэмгэ килде Кыш бабай

Кучтэнэчлэр тутырып.

13 бала

Кулларында боз таягы

Сакалы жиргэ тигэн

Э янында сылу бер кыз

Энже кардан киенгэн.

14 бала

Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп,
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.

15 бала

Узең шаян, узен юмарт

Узең һаман шулай карт

Безнең белән бие жырла

Булмә безгә ямь тарат.

16 бала

Ерактан суык яклардан

Боз чанага утырып

Бэйрэмгэ килде Кыш бабай

Кучтэнэчлэр тутырып.

17 бала

Кыш көннәрен яратам мин

Ап-ак карлары өчен

Кыш бабай һәм Кар кызыннан,

Бүләкләр  алган өчен.

18 бала       Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

19 бала

Кыш бабай, Кыш бабай
Безнең белән дус бабай.
Йөзең якты, туның яхшы
Барыбызны коч бабай.

20 бала

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.


Алып баручы: Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай: Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Тәрбияче:Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар: Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай: (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Тәрбияче:  Булдырдың, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без шигырләрне дәвам итик әле.

21 бала

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән.

22 бала

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килдең безгэ

Уйнадык та, жырладык та

Бәлки биерсең син дә.

23 бала

Кыш бабай, кадерлем,

Озак көттек без сине.

Сагындырдын килмичә

Китмисен биемичэ.

Башта безне карап тор,

Аннан узең әзер бул.

Тәрбияче:  Балалар,әйдәгез әле, Кар  кызы  белән бергәләшеп, Кыш бабайга бер биеп тә күрсәтик әле.

Бию “Часики идут”

Кыш бабай: ой, әйбәт балалар! Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырләр сөйлисез.

Тәрбияче: балалар, әйдәгез Кыш бабаебыз белән Кар кызын да биетик әле.

Кар кызы:

Кыш бабай, бабакай

Битләрең дә кызарган.

Әйдә, бер биик әле,

Уздырып шул балалардан.

Кыш бабайны биетү.
Кыш бабай.Уф, арыдым, эримен! Башка бии белмимен. Кызым,кызым кар яудыр. (Утыра)
Кар кызы. Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!

(Балалар «Кар бөртекләре»белән Кыш бабайны җилләндерәләр.)

Кыш бабай: Ай рәхмәт балалар, суыттыгыз.

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар!

Кар кызы.

Кыш бабай! Син бүләкләрне

Оныттыңмы бирергә?

Әллә инде балаларны

Яратмыйсыңмы бер дә?

Кыш бабай: бүләкләрне онытмадым, кызым. Кая соң әле минем зур капчыгым?

Тәрбияче: Кыш бабай син бит безгә зур капчык белән килмәдең.

Кыш бабай: Балалар, сез дә шулай дисезме?

Балалар: Әйе, әйе, зур капчыгың юк иде.

Кыш бабай: әй, карт хәтер, карт хәтер. Алайса ул чанамда онтылып калган инде. Атларны каян гына табарга? Кая әле минем Кар кызым. Яле кызым, шалтырат әле көмеш кыңгыравыңны.

Кар кызы: (шалтырата)

Көмеш кыңгырау тавышын

Ишетсеннәр бар атлар.

Кыш бабайның күчтәнәчен

Монда китерсен алар.

(атлар туктаган тавыш ишетелә, кар кызы күчтәнәчләрне алып керә)

Кыш бабай:

Менә  сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

Хушыгыз балалар,бәхетле булыгыз.

Әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз.

Эш сөеп үсегез

Дус-тату булыгыз.

Хушыгыз, хуш, дусларым.

Күңелле ял итегез.

Без тагын килербез әле

Яңа елда көтегез.        

Балалар: сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы!

Тәрбияче:рәхмәт сезгә. Юлларда адашмыйча исән-сау йөрегез!

(Кыңгырау тавышы килә)

Тәрбияче: Ай-ай-ай!

Бу нинди тавыш икэн?

Кынгыраулар шалтыратып

Кем монда килә икән?

(Көй янгырый . Тылсымчы белән Яңа ел керәләр.)

Тылсымчы:

Ашыкма син Яна ел

Безнен эшлэр күп әле.

Бераз гына ял итеп

Көч-хәл жыеп ал әле.

Яна ел:      

Юк ашыгам, вакыт тар.

Мине көтә балалар!

Көчне жыйдым житәрлек

(мускулларын курсәтә)

Теләсә кемне жиңәрлек.

Тылсымчы:

Көчтэ тугел шул хикмәт

Монда зирәклек кирәк.

12 ай ашыкмыйча

Уйлап эшләргә кирәк.

Яна ел:      

Исәнмесез, якын дуслар!

Шук малайлар, матур кызлар,

Әтиләр һәм әниләр,

Әбиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Тәрбияче:

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телибез барчагызга.

Үз телебездәдә, үз җиребездә

Бәйрәм белән сезне котлыйбыз,

2022 нче елның имин булсын һәрбер көне.

Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән Яңа ел бәйрәме котлы булсын!Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын. Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар,куанычлы мизгелләр күп булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ” (белем бирү эшчәнлеге)

Тема: “ Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без ”(белем бирү эшчәнлеге)...

"Сагынып коттек ел буе". Сценарий новогоднего праздника

quot;Сагынып коттек ел буе" - сценарий новогоднего праздника на татарском языке для детей 3-7 лет. Вашему вниманию предлагаем сценарий сказки "12 месяцев", а также стихи и песни на нов...

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...