Яна ел тамашасы
материал (старшая группа) на тему


Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx38.57 КБ

Предварительный просмотр:

       Хөрмәтле әти- әнилэр, килгән кунаклар сезне  Яңа ел белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, тазалык, тынычлык телибез. Хәзер бәйрәмебезне башларга рөхсәт итегез.

 Тәрбияче. Без буген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур  безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

1 нче бала.   Исәнме, чыршы, исәнме!                Ислам

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен        

Балалар күптән көтте.

2 нче бала. Сагынып көттек без сине,                Әмир

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

3 нче бала. Син килдең бүген киенеп,               Салават

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

4 нче бала.  Әйдә килегез тизрәк,                Илүсә

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

ҖЫР: Чыршы әйләнәсендә

   

   Каршылыйк дуслар бергәләп

   Яңа ел киләбезгә

   Әнә күпме кунак килгән

   Әйләнә тирәбездә

             Йолдызлар төшеп кушылган

             Чыршыдагы утларга

             Кыш бабай белән кар кызы

             Килгән безне котларга

 

  Кыш бабай килгәч булачак

  Котлаулар да бүләктә

  Яңа елда чынга ашар

  Безнен бөтен теләктә

 

                Йолдызлар төшеп кушылган

                Чыршыдагы утларга

          Кыш бабай белән кар кызы

                Килгән безне котларга

Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез

Шуңа күрә бергәләшеп

Яңа елга керәбез

             

               Йолдызлар төшеп кушылган

               Чыршыдагы утларга

               Кыш бабай белән кар кызы

               Килгән безне котларга

5 нче бала. Безгә бүген Кыш бабай                Талия

   Зур бәйрәм буләк итте.

   Яңа ел бәйрәменә

   Чыршы да килеп җитте.

6 нчы бала. Яшел чыршы, басып торчы    Ахметов Ислам

Залның түрендә.

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңдә.

7 нче бала.        Матур чыршыны               Зөһрә

Күреп туймыйбыз,

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

8 нче бала.        Чыршы бәйрәме —                      Кәрим

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник

9 нчы бала. Җем – җем көмеш тун кигән,             Мәликә

                     Яңа – яңа ел килгән,

                     Яшел чыршылар белән,

                     Яңа җырчылар белән.

ҖЫР: Кыш бабай

     Агачларга бәсләр элеп

     Сүрәтләрен тәрәзәгә

     Ясап куйган кыш бабай, кыш бабай

     Ясап куйган кыш бабай

Рәсемнәре бигрәк матур

Сокланып карап туймаслык

Оста икән кыш бабай,кыш бабай

Оста икән кыш бабай

   

      Өреп китсә сулар ката

      Елгаларга бозлар ята

      Тылсымлы ды кыш бабай, кыш бабай

      Тылсымлы да кыш бабай

      Куәтле дә кыш бабай

      Оста икән кыш бабай

Чыршы янында Кар бөртеге белән Куян очрашалар.

Кар бөртеге. Исәнме, Куянкай!           Камилә

Куян.        Исәнме, Кар  бөртеге!              Г.Ислам,Салават

Кар бөртеге. Куян, Куянкай,               Камилә

Безнең Кыш бабабыз

Нигә кичекте икән?

Әллә инде урманда

Адашты микән?

Куян. Әйе шул, бәйрәм башланырга вакыт җитте, ә Кыш бабабыз юк та юк.                Салават

Кар бөртеге. Әйдәле, Куянкай, Кыш бабайны бергә чакырып килик. Камилә

Китәләр, чыршы астында йоклап яткан аюларны күрәләр.

Кар бөртеге. Куянкай, кара әле бирегә, аюлар йоклап ята түгелме? Хәзер без аларны уятабыз һәм үзебез белән алып китәбез. Камилә

Куян. Әйдә соң. Аюкайлар, җитәр сезгә йокларга, әйдәгез безнең белән. Яңа ел җитә тиздән.  Г.Ислам

Аюлар. Юк-юк, безгә йокларга кирәк. Булат

Кар бөртеге. Ничек инде йокларга кирәк?  Камилә

Аюлар. Чөнки кыш бит, ә кышын барлык аюлар да йокларга тиеш. Булат

Куян. Беренчедән, сез әле аю тугел, ә аю балалары гына. Икенчедән, сез бит чын аюлар тугел, ә әкияттәге аюлар. Шуның өчен сезгә йокламаска да мөмкин.  Салават

Аюлар. Син дөресен әйтәсеңме?  Булат

Куян.  Әйе, әйе. Салават, Ислам

Аюлар. Алайса, без дә сезнең белән барабыз. Булат

Китәләр, төлкеләр килеп чыга.

Төлкеләр. Ашыйсыбыз килә тавык, үрдәк һәм  алтын балык. (Арадан берсе.) Әйдәгез, булмаса бер биеп алыйк. Зөһрә

Төлкеләр бииләр, шулвакыт чыршы янына Кар бөртеге, Куян, аюлар килеп чыга.

Төлкеләр. Туктагыз, туктагыз! Сез кая барасыз? Зөһрә

Куян. Кыш бабайны каршылыйбыз.     Салават

Төлкеләр. Безне дә үзегез белән алыгыз әле. Зөһрә

Кар бөртеге. Әйдәгез, хәйләкәрләр. Тик карагыз аны, беркемне дә кыерсытмагыз.     Камилә

Төлкеләр. Юк-юк, кыерсытмабыз. (Китәләр.)  Зөһрә

Кар бөртеге. Дусларым, Кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле. Камилә

Барысы бергә. А-у, а-у! Кыш бабай.

           Безнең, якын дус баба-й-й.

Балалар берничә тапкыр кабатлаганнан соң, Кыш бабай һәм Кар  кызы —Карчәчәк күренә. Кыш бабай килү мелодиясе

Кыш бабай. А-у! Исәнмесез, балалар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр булып усуегезне телим.

Балалар. Рәхмәт, Кыш бабай!

Кар кызы. Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм!

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

Балалар. Рәхмәт, Кар кызы!

Кыш бабай. Чыршыгыз да әнә нинди күркәм, горур басып тора, аңа нинди матур уенчыклар эленгән!

Сездән чакыру кәгазе алгач та, кызым Карчәчәк белән юлга җыендык. Менә берзаман коточкыч буран чыкты, күзне ачып булмый. Буранга «тукта, тукта!» дим, һич туктамый, аның саен бөтерелеп, бөтерелеп тузгый. Шуннан бара торгач, еракта урман дусларымның тавышлары ишетелде. Ярый әле алар тавыш бирде, югыйсә адашкан да булыр идек.

Тәрбичә. Кыш бабайны каршылап, бергәләп җырлыйк.

Җыр: Бер яшькә үстем

 

 Көн салкын тышта

  Уйный кар буран

  Ак төскә керде

  Бизәлде  урам

               Ямьле кыш бабай

               Килдең син безгә

              Кунак булырсын

               Кер өебезгә

Тагын  ямьлерәк

Итәргә илне

Иске ел үтеп

Яңа ел килде

                   

                   Ямьле кыш бабай

                   Килдең син безгә

                   Кунак булырсын

                   Кер өебезгә

Кыш бабай мине

Бүген син макта

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта

                  Ямьле кыш бабай

                   Килдең син безгә

                   Кунак булырсын

                   Кер өебезгә

Кыш бабай.Әйдәгез, балакайларым, бәйрәмне дәвам итик. Хәзер кызым Карчәчәк һәм Кар бөртекләре безгә берәр җыр җырлап күрсәтерләр.

Кар кызы. Яхшы, бабакай. Без җырларга әзер.

     Кар кызы һәм кар бөртеге җырлый(Зэринэ Камилә)

Кыш бабай. Ай-һай булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә.

Залда аюлар куренә.

Кыш бабай. Аюларым, сезгә ни кирәк?

Аюлар. Савыт, савыт бал кирәк.   Булат

Кыш бабай. Мәгез, мәгез алыгыз! (Аюлар савытка үрелә, бабай балны яшерә.)

Кыш бабай. Ашыкмагыз, ашыкмагыз. Башта болай эшлибез: кем чакыручының, тавышын таный — бал савытын шул ала, танымаса — балсыз кала. (Бер аюның күзен бәйлиләр)

Балалар.        Аю, аюкай, без сиңа килдек,

Без сиңа килдек, без бал китердек.

Аю, аюкай, менә сиңа бал.

Кем дәшкәнне бел, аннан балны ал! (Шуннан соң бер бала аюга эндәшә. Аю аны таныса — балны ала, танымаса — балсыз кала.)

Кыш бабай. Ә хәзер куяннар биюен карыйк.

“Куяннар”

Ап-ак куян утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

        Аңа тик тору кыен,

        Җылыта ул тәпиен.

        Менә шулай, менә шулай

Җылыта ул тәпиен.

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай

Сикергәли ул шуңа.

Кыш бабай (куяннарны мактый)Ә кайда соң минем Карчәчәгем? (Кар кызын эзли башлый, ә ул исә, бабасы артына яшеренеп, аңардан бер дә калмый. Бабай кызны эзли-эзли аптырап бетә һәм, ниһаять, аны таба.) Ah, минем шаян кызым, Карчәчәгем, әнә бит ничек бабасын шаяртырга уйлаган?! 

Кар бөртекләре шигырь сөйлиләр.бииләр кар бөртекләре көе

Тәрбияче    Без, карлар, очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез.

(Түгәрәк буенча йөреп, тирбәлеп әйләнәләр.)

 Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

(Парлашып тирбәләләр, чүгәләп ял итәләр.)

Аннары яңадан

Җил белән очабыз.

Очабыз, очабыз да

Җиргә төшеп кунабыз.

(Кулларны җилпеп, тиз-тиз хәрәкәтләр ясыйлар, йөгерәләр, аннан җиргә чүгәләп тынып калалар.)

Кыш бабай. Һай булдырдыгыз, чибәрләрем! Ә хәзер бергәләпа җырлыйк.

Җыр:Чыршы

 Яшел чыршы тезелешеп

 Эйләнәбез тирәндә

Куанабыз яна елга

Син кунакка килгәнгә

Куанабыз яна елга

Син кунакка килгәнгә

         Җәй көне җиләк җыярга

          Урманга барган идек

          Ямьле чыршы яңа елга

          Кунак булып кил дидек

          Ямьле чыршы яңа елга

          Кунак булып кил дидек

Рәхмәт менэ син килгәнсең

Эйләнәбез тирәндә

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә

Яңа һөнәрләр өйрәндек

Яңа елга килгәндә

Кыш бабай. Эй, Буре дус, синдә биредә  икәнсең. Сине Кызыл Калфакны куркыта дип ишеткән идем.

Буре.        Сез, әбиләр, борчылмагыз,        Рәзил

Сез, әниләр, курыкмагыз.

Мин Кызыл Калфакка тимим,

Мин бит чын Буре түгел,

Әкияттәге Буре генә.

Кыш бабай. Ягез әле, балалар, хәзер мин сезнең, тапкырлыгыгызны сынап карыйм.(Балалар чыршы тирәли баса лар. Кыш бабай җырлый, балалар да аңа җыр белән җавап бирәләр.)буран тавышы

Тышта суык җилләр уйныйлар,

Чәчәкләр дә кар астында йоклыйлар.

Балалар.        Без, балалар, суыктан курыкмыйбыз,

Ап-ак карларны йомарлап уйныйбыз.

(Балалар түгәрәк эченә керәләр, чыгалар, «карны» йомарлап алалар, аннары ыргыталар.)

Кыш бабай. Э мин карларны бик күп яудырам,

Юлларыгызны кар белән тутырам.

Балалар.        Ә без карны көрәк белән көрәрбез,

Юлны себерке белән себерербез.

(Балалар кар көрәү, себерү хәрәкәтләре ясыйлар.) 

Кыш бабай. Мин сезне юлда тотып алырмын,

Кул-аякларыгызны өшетермен.

Балалар.        Ә без аякларны тыпырдатабыз,

Кулларыбызны нык итеп чабабыз.

(Аякларын тыпырдаталар, кул чабалар. Кыш бабай балаларны мактый.)

Кыш бабай. Ә хәзер минем шигырьләр тынлыйсым килә. Ягез әле, кайсыгыз сөйли? (Балалар шигырьләр сөйлиләр.)

1 нче бала.        Яңа ел, яңа бәхет.              Камилә

Яңа карлар ява җиргә,

Яңарган төсле урам.

Искесен күмәргә теләп,

Тузынып йөри буран.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Яңа җиңүләре белән         

Котлы булсын Яңа ел!

2 нче бала  Уянып бүген иртән                    Рәзилә

                Карасам тәрәзәгә

               Ак сакаллы кыш бабай

              Кар алып килгән безгә

Җыр:Ахметов Вәкил ,,Кәләпүш”

3 нче бала  Матур бәйрәм җырыбыз      Айгизә

                     Яңгырагач ыракка

                     Кыш бабабыз  ишетеп

                    Килгән безгә кунакка.

Бию: Татар халык (Наил Айзат)

4 нче бала Кыш бабай килде                           Динә

                    Күчтәнәчләрен төяп

                    Бүләкләр алдык

                   Җырлап һәм шигырь сөйләп.

     

 Кыш бабай. Күрегезче әле үскәннэремне, никадәрле шигырь биюләр беләләр, матур итеп сөйлиләр. Ничек мактамыйсың инде аларны? (Мактый.)

Балалар (бергәләп). Әй, бабакай, бабакай, безгә дип алып килгән күчтәнәчләрең кайда?

Кыш бабай. Әй карт хәтер, карт хәтер!

Онытылган бит, мин хәзер. (Капчыгын актара, аннан бер кәгазь төргәк алып, тәрбиячегә бирә.)

Ярый эле монда калган,

Исән калган, югалмаган.

Менә сезгә күчтәнәчләр,

Сезне сөйгән Кыш бабайдан.

Тәрбияче.        Ай, Кыш бабай, нишләп алай,

Тик бер төргәк алгансың?

Анысы да бик бәләкәй,

Бүләкләрең кайда соң?

Кыш бабай.        Бу гади төргәк түгел шул,

Бөтен сере дә шунда:

Бүләкләр бирелә торган

Билетлар, кызым, монда.

Билетларда исемнәр,

Бүләкне кем аласын

Шунда карап беләсең.

Тәрбияче.        Кара, тапкыр, ай-һай-һай,

Рәхмәт сиңа, бабакай!

Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!

Балалар.        Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай.

Сагынырбыз, бер елдан соң

Тагын да кил, хуш, бабай!

Тәрбияче Ә без бәйрәмне дәвам итәбез

Набиев Наил башкаруында җыр  ,,Бии итек читекләр”

5 нче бала Әйдәгез тауга барыйк     Айзат

                  Чанада шуып карыйк

                   Бер тузак юк саф һава

                   Җиргә ап ак кар ява

Бию мари Илүсә , Айгизә

             

              Бүлмәдә чыршы агачы     Вәкил

            Ул яшелдән киенгән

            Чыршы да урманнан безгә

            Бәйрәм итәргә килгән

Бию вальс (зурлар)

Суык бабай кил безгә   Зәринә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә

Юеш көннәрдә        Адилә

зарыгып беттек

Кыш бабабызны

сагынып көттек

Җыр Хамидуллин Рәзил  ,, Чыршы яшел тунын киеп”

 

 Урамнар бүген сөенгән     Наил

  Ап ак карга киенгән

  Ләйлә чанасын өстерәп

 Чыгып китте өйеннән

Бию Салават Әмир (Гном)

Җыр Камилә Гөлләрем

2 нче  бала.        Җилкәсенә капчык асып,     Булат

Кыш бабай килеп керде.

Торле кызык сүзләр әйтеп,

Буләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында

Безнең апа башмагы.

Бию  Мәликә    ( восточный)

 

Әй Кыш бабай кыш бабай     Ильмир

 Безнен сөйгән кунак син

Ямьлеүтсен кичәбез

Безне колдер, уйнат син

   

   Бию татар халык   Ислам Зөһрә

   

Җыр Камилә Илүсә ,,Үз җырыбыз”

Безгә кыш бабай килгән      Мәликә

Яна ел алып килгән

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән

Көттек сине сагынып

Исән -саумы кыш бабай

Өләш бүләкләреңне

Капчыгыңны чиш бабай                                                            

Бию Жили у бабуси       Зөһрә   А.Ислам    малайлар

Бию Чегән       Талия

                     Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,        Рәзил

Әйләнгәләп, тирбәнгәләп,

Йомшак карлар коела.

Җем-җем итә,

Балкып китә,

Чәчәк төсле тоела.

Бар да пардан,

Ап-ак кардан

Кырлар юрган ябынган.

Салкын җилләр

Әкрен генә

Исә котып ягыннан.

Бергәләшеп,

Күмәкләшеп

Җырлап чыктык урамга.

Карлар атып,

Карга батып,

Без уйныйбыз буранда.

Бию Камилә Яшьләр

Бию Татар халык малайлар

Җыр     Мәликә     бәхеттә шатлыкта

Тәрбияче Шунын белән бәйрәмебез тәмам. Тагын бер тапкыр Яна еллар белән сезне.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яна ел тамашасы.

Новогодний утренник с песнями и играми для разновозрастной группы....

яңа ел тамашасы

Яңа ел тамашасы. Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-ш...

Яна ел тамашасы

Зурлар торкеме балары белэн кыш бабай белэн кар кызын кунелле итеп каршы алу кичэсе...

“Яңа ел тамашасы” (сценарий)

Яна ел бэйрэменэ багышланган сценарий конспекты (зурлар торкеме)...

Открытое занятие.яңа ел тамашасы

Откры         Муниципальное бюджетное образовательное учреждение                                 ...

Яңа ел тамашасы “Сагынып көттек ел буе...”

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфаты тәрбияләү; кыш турындагы белемнәрен тирәнәйтү; балаларда бәйрәмгә карата уңай мөнәсәбәт, үз фикереңне бер юнәлештә туплый һәм аны башкаларга ...

ЯҢА ЕЛ ТАМАШАСЫ.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий....