«Әниемне куандырыйм» Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе (мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Петрова Фарида Фаритовна

Максат:

 

1)           Эмоциональ сөйләм телен үстерү;

2)    Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;

3)    Әниләрг, әбиләргә хөрмәт хисен, яратуны тәрбияләү.

 

Материал:

 

Коверт, таш

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niemne_kuandyryym.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

ФГАОУ ВПО КАЗАНСКИЙ (ПРИВОЛЖСКИЙ) ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ

ИНСТИТУТ ПЕДАГОГИКИ И ПСИХОЛОГИИ

ОТДЕЛЕНИЕ ПЕДАГОГИКИ

Кафедра педагогики и психологии дошкольного образования

 

«Әниемне куандырыйм»

Әхләк темасында күрсәтелгән катнаш дәресе

(мәктәпкә хәзерлек группасы өчен)

Үтәде:

3 курсның

 17.1-238 төркем студенты

317 нче балалар бакчасының

тәрбиячесе

Петрова Фәридә Фәритовна                                                                                                                                                                                 

2015 ел

Максат:

  1.  Эмоциональ сөйләм телен үстерү;
  2. Үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту;
  3. Әниләргә, әбиләргә хөрмәт хисен, яратуны тәрбияләү.

Материал: 

Коверт, таш

Барышы:

Убырлы карчык, иртүк тора да каргага әйтә:

  • Кара син аларны, әниләрне куандырырга уйлаганнар. Бу миңа ошамый. Юк мин анда барып, барысын да бозарга тиеш.

  Убырлы карчык китә.

Балалар белән тәрбияче күренә.

Тәрбияче:

  • Әни... Күзләреңне йом һәм ишетерсең, ул тавыш шундый ягымлы, таныш. Ул тавышны башка тавышлардан һәрвакыт аерасың.

 Син нәни вакытта ул сине сүзсез дә аңлаган, сиңа нәрсә кирәк икәнен белгән.

Боларның барысын да әни йөрәге тоя. Әни назын тоярга, аның йөрәгенә ачкыч табарга кирәк.

Балалар, әниләрнең һәрвакытта да кәефе яхшы булсын, алар гел елмаеп торсыннар, бер дә борчылмасыннар өчен, нәрсә эшләргә, кирәк? (Балалар җаваплары).

-Бик дөрес, балалар! Сез үзегез матурлык тудырасыз. Шуның белән әниләрегезгә тагын да яшьрәк, бәхетлерәк булырга ярдәм итә аласыз.

Моның өчен әниләргә игътибарлырак булырга, аларны тыңларга, булдыра алганчы ярдәм итәргә кирәк.

  • -Әйдәгез, шул ачкычны эзлибез.

Балалар урман буйлап китәләр.

Убырлы карчык килеп чыга.

Убырлы карчык:

  • Кая килеп чыктым (як – ягына карана). Юк бу урман түгел монда кеше исе килә. У-у-у –күпме балалар!

Тәрбияче:

-Син кем?

Убырлы карчык:

-Мине танымадыгыз мени? Балалар, әйтеп бирегез әле, мин кем?

Балалар:

-Убырлы карчык. Тик син кунакка килгәч исәнләшәсен белмисең.

Убырлы карчык:

-Онытканмын. Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче:

-Сиңа монда нәрсә кирәк?

Убырлы карчык:

  • Сез ул мин урманга килдегез.

Тәрбиче:  

-Без бу сукмак буенча, әниләр күңеленә ачкыч эләргә барабыз. Алар безне тагы да яратсыннар өчен. Әйдә безнең белән ачкыч эзләргә.

Убырлы карчык:        

-Әйдә, әйдә!

Музыка уйный, балалар, конверт күрәләр.

Тәрбияче конвертны алып,ачып укый:

  • Ачкыч табылсын өчен, менә бу сорауларга җавап бирергә кирәк.

1нче сорау:

  • Менә автобуста бер кыз басып бара һәм урын булган, ул утыра. Ләкин әнисе басып бара. Ул дөрес эшләдеме?

Убырлы карчык:

  • Әйе.

(Бу җаваны төзәтеп, балалар дөрес җавап бирәләр)

Балалар:

  • Юк, ул дөрес эшләмәде. Кыз әнисенә урын бирергә тиеш. Әнисеннән өлкәнрәк кеше булса, аны утыртырга тиеш.

Тәрбияче:

2 нче сорау:

  • Бер кыз 8 – март көненә әнисенә бүләк эшләгән. Ләкин әбисеннән сораган:
  • Син миңа нинди бәләк бирәсең? – дип. Ул дөрес эшләгәнме?

Убырлы карчык:

  • Дөрес.

Балалар дөрес җавап бирәләр:

  • Ул дөрес эшләмәгән. Кешеләрдән бүләк сорау, матур гадәт түгел.

Тәрбиче:

3нче сорау:

  • Бер малай чабып узганда. Бер апаны бәреп киткән. Теге апа уйга калган, ни өчен?

Балалар җавап бирәләр:

  • Кешегә бәрелеп үткәндә, гафу үтенергә кирәк. Ул малай апа янына туктап, гафу итегез апа, диеп әйтергә тиеш. Ул апа, малайның өлкәннәргә карата ихтирамы булмаганга уйга калган.

Тәрбияче:

  • Бигрәк булган балалар сез! Сорауларга дөрес җаваплар бирдегез. Ләкин монда ачкыч юк, әйдәгез, эзләргә.

Балалар , юлларында таш ята.

Тәрбиче:

  • Әйдәгез, ташны алып куйыйк.

Убырлы карчык:

  • Юк, алмагыз, атлап чыгабыз.

Балалар:

  • Алай, ярамый. Башка кешеләр аңа абынып егылуы бар. Әйдәгез, бергәләп алып куябыз.

Ташны күтәргәндә конвер күрәләр. Коверта рәсемнәр, шул рәсемнәрдән яхшы белән яманны аерырга кирәк. Балалар рәсемнәрне аералар.

Шул вакытта Убырлы карчык балаларның үзенә булышуын тели. Балалар аңа булышалар, сукмак себерәләр, чүп җыялар.

Убырлы карчык:

  • Әй, балалар, рәхмәт сезгә. Сез минем йөрәгемне, күңелемне эреттегез. Ул ачкыч минем өемдә бит. Аны сезгә бирми булдыра алмыйм.

Балалар:

  • Рәхмәт.

Убырлы карчык:

  • Сез арыгансыздыр, утырыгыз, ял итегез.

Тәрбияче:

  • Ә мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Кем безнең язга ошаган,

Кояш кебек елмая.

Ачуланганда җил чыгып ала да

Салават күпере кебек елмая. Ул?

Балалар:

  • Әни! Ул елмаеп тора, аны кояка тиңлибез, салават күпере кебек матур.

Тәрбияче:

  • Язның беренче бәйрәме – 8 март. Гәдәттә 8 мартка чәчәкләр бүләк итәләр. Бүген без дә сезнең белән әниләргә бүләккә чәчәк ясарбыз.

Онытмагыз,әниләрне һәрвакыт шатландырып, яратып торырга, аларга ягымлы, иркәләү сүзләрен ешрак әйтергә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...