“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
материал (подготовительная группа) по теме

Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”

 

      Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Ян пәрдәләрнең бер ягында - Кояш, икенче дигән сүзләр язылган. Идәндә - зур вазада каеннар, "кара каргалар", кошлар оялары, язгы беренче энҗе чәчәкләр,кабартылган шарлар.

      (Музыка яңгырый, әкренәя. Сәхнәгә алып баручы чыга).

Алып баручы. Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларың, борыңгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!

       Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

     "Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

     Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

     Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән бар кунаклар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!

 

Балалар үзләренең шигырьләрен башкаралар:

 

Элиза:   Тып-тып тама тамчылар

               Җырлап бәйрәм көенә,

               Бәйрәм бүген, диеп, хәттә

               Тамчылар да, сөенә.

Рамина: Кызкайлар, дускайлар

                Җитте ич Нәүрүз айлар,

                Эшегезне ташлагыз

                Бәйрәмгә ашыгыгыз.

 

Рания:   Яз бәйрәме мөбарәк булсын,

                Куңелләргә шатлык тулсын.

 

Азат:    Яз килә, яз килә

              Балалар белән көлә

              Тәрәзәләр ачтырып

              Өйләргә кадәр керә.

 

Алып баручы: Балалар нәрсә соң ул “Нәүрүз” ?

 “Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 мартка туры килгэн, шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү

эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

        

 Табышмак әйтелә.      

Боз hәм кар эреде, сулар йөгерде

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт була?  Йә, әйтеп кара!  ( Яз.)

 (Музыка  яңгырый Нәүрүз керә).

Нәүрүзбикә:   Исәнмесез, нәни дуслар! Сез мине таныдыгызмы?

Балалар:   Әйе! Син Нәүрүзбикә.

 Нәүрүзбикә:  Эйе,  мин “Яз Кызы – Нәүрүзбикә”.

Сезгә яз шатлыгы алып килдем, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!

 Алып баручы:  Исәнме, Нәүрүзбикә.

                          Хуш килден, әйдә!

                          Сине – күптән без

                          Сыгынып көтәбез.

Нәүрүзбикә:   Кояшлы көннәре белән

                        Ямьле яз килеп җитте

                        Бу чәчәкләрне безгә бәйрәмгә

                        Матур яз алып килде

                        Уңда чәчәк, сулда чәчәк

                        Алдымда да чәчәкләр

                        Миңа моңсу Миләүшәләр

                        Изге юл күрсетәләр.

 

Кызлар башкаруында:    «Чәчәклэр биюе»

 

Җыр. "Язгы җыр" (Р.Хәсәнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).

 

1)    Җылы нурлар җир өстенә бөркелә,

          Йөрәкләрне җилкендереп, яз килә.

                               Кушымта:

          Язны мактап җырлыйк, дуслар,

          Безгә кушылып сайрый кошлар.

          Зәңгәр күктә елмаешып,

          Яңа якты йолдызлар.

2)    Кояшка таба үрелә саф гөлләр,

           Хезмәт җырына күмелә күңелләр.

                      Кушымта:

3)    Бәхет балкый hәp кешенең йөзендә,

           Безне сагынып, язлар килде бүген дә.

                     Кушымта:

 

Нәүрүзбикә (балаларга күчтәнәчләр өләшә).

Алып баручы: Игеннәрегез мул булсын,

Тормышыгыз ямьләнсен,

 

"Коймаклар" уен - җыры уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, тугәрәк ясыйлар,

Нәүрүзбикә уртада.

Бүген Нәүрүз бәйрәменә

Без чакырдык кунаклар;

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай купергән,

Менә шулай жәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагынны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

Алып баручы: Еллар имин, илнең куге аяз булсын

                           Сабыйларның шат авазы янгырап торсын

                           Бәйрәм мөбәрәк , табыннар түгәрәк булсын

                           Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!

Нәүрүзбикә: Саубылыгыз балалар,киләсе очрашканнарга кадәр!

Балалар: Нәүрүзбикә белән саубуллашалар!

 

            

 

МБ ДОУ “Детский сад “Буляк” д.Таллы-Буляк

 Азнакаевского муниципального района

Воспитательница: Идрисова Ильвира Мухаметзакиевна

 

“Нәүрүз бәйрәме!”

Кушма төркемле балалар белән бәйрәм иртәсе.

 

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз халкына, тарихына , гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту” эш тәҗрибәсеннән чыгышы.

Мәктәптәгечә яшьтәге балаларда үз   халкына ,  тарихына , гореф-гадәтләренә,  мәдәниятенә   карата    кызыксыну   уяту ,  үз  мил...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.

Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Уйнап туган телгә өйрәнәбез

Сообщение из опыта работы по обучении детей родному языку....