Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану
статья на тему
Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму или родному языку позволит превратить процесс обучения в интересное и занимательное занятие.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mktpkch_yashtge_balalarny_tatar_telen_oyrtud_proekt_metodyn_kullanu.doc | 21.67 КБ |
ispolzovanie_metoda_proektov_v_obuchenii_vtoromu_yazyku_detey.ppt | 1.67 МБ |
barmak_uennary.pptx | 1.83 МБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Казан шәһәре Мәскәү районы муниципаль автономияле мәктәпкәчә тәрбия учреждениясы “231нче балалар бакчасы”
МӘКТӘПКӘЧӘ ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРНЫ ТАТАР ТЕЛЕНӘ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛГӘ ӨЙРӘТҮДӘ ПРОЕКТ МЕТОДЫН КУЛЛАНУ
(МЕТОДИК КУЛЛАНМА)
Латыпова Р.Р,
231 нче балалар бакчасының
югары категорияле тәрбиячесе
Казан,2014
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телгә яисә икенче телгә өйрәткәндә балалар бакчаларында проект методы кулланыла.Проект методы эшчәнлек вакытында кызыксындыру чарасы буларак бик отышлы.
Бу методка нигез салучы булып Америка галиме В.Х.Кильпатрик санала.Унтугызынчы гасырның егерменче елларында бу галимнең идеясен Россиядә Н.К.Крупская, В.И.Шульгина, Е.Г.Кагарова дәвам итәләр.Утызынчы елларда проект методы Россиядә тыела.
Проект методы эзләнү эшчәнлеген, балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфаталарын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра.
Балалар бакчаларында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.
ПРОЕКТ ТӨЗҮ БУЕНЧА ЯКЫНЧА ЭШ ПЛАНЫ
1.Проект эшенең максатын һәм бурычларын, практик нәтиҗәсен билгеләү.
2.Максатка ирешү юлларын билгеләү.
3.Проектның план-схемасын төзү.
4.Проектны тормышка ашыру буенча аерым эшләрнең вакытын билгеләү.
5.Материал туплау.
6.Эш барышында үзгәрешләр, искәрмәләр кертү.
7. Балаларга үзаллы үтәү өчен биремнәр әзерләү.
8. Проектның презентациясенә сценарий төзү.
9.Проектны үтәү нәтиҗәләрен киң куллану.
ПРОЕКТ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ТӨП ЭТАПЛАРЫ
Проектның этаплары | Тәрбияче эшчәнлеге | Балаларның эшчәнлеге |
1 этап | 1.Проблеманы билгеләү(максат кую). 2.Балаларны уен ситуациясенә кертү. 3.Бурычларны билгеләү. | 1.Проблемага керү. 2.Уен ситуациясен кабул итү. 3.Бурычларны билгеләү. 4.Проект бурычларын тулыландыру. |
2 этап | 4.Бурычларны үтәргә ярдәм итү. 5.Эшчәнлекне планлаштырырга ярдәм итү. 6.Эшчәнлекне оештыру, юнәлтү. | 5.Эшче төркемнәргә берләшү. 6.Рольләргә бүленү. |
3 этап | 7.Кирәгенчә балаларга ярдәм итү. 8.Эшчәнлекне юнәлтү һәм контрольдә тоту. | 7.Махсус белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. |
4 этап | 9.Презентациягә әзерләнү. Презентация | 8.Презентациягә әзерәнәләр. 9 .Презентация |
Проект методы куллану аша балаларга үсеш бирү бурычлары:
- балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру;
- танып белү сәләтен үстерү,
- иҗади күзаллау сәләтен үстерү;
- иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
- аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү.
Проектны тормышка ашыру принциплары:
- системалылык;
- яшь үзенчәлекләрен исәптә тоту;
- дөрес максат куя белү;
- баланың һәм тәрбияченең эш нәтиҗәсе өчен уртак җаваплылыгы.
Проект методын куллануда күздә тотылырга тиеш таләпләр:
- беренчедән, проект эшчәлегенең нәтиҗәсе балаларга теоретик һәм практик яктан үсеш бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш;
- икенчедән, куелган проблема билгеле бер логик эзлеклелектә өйрәнелергә, чишелергә тиеш.Эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән материалларны җыйнау, анализлау, системалаштыру; нәтиҗәләр ясау, яңа проблемалар тудыру;
- Проектның максатына ирешү вакытында тупланган белемне башка өлкәләрдә дә куллану.
Проект эше барышында тәрбияче балаларның эзләнү эшчәнлеген оештыручы, аларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүче ролен башкара. Балаларга бурычларны чишү юлларын эзләгәндә күбрәк мөстәкыйлелек бирергә кирәк.Үзләре эзләп тапкан белем алар хәтерендә озаграк саклана.
Проект төрләре бер-берсеннән катнашучылар саны,максаты,темасы,тормышка ашыру вакыты белән аерылып торырга мөмкин.
Проект типлары
- иҗади эзләнү проекты: балалар экспериментлар үткәрә, аннан соң нәтиҗәләр буенча гәзитләр чыгарыла, драматизация уеннары оештырыла ;
- рольле - уенлы проектлар (иҗади уеннар элементлары белән, ул вакытта балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар);
- информацион - практик юнәлешле: балалар мәгълүмат җыя, тормышка ашыра, төрле формада аларга нәтиҗә ясап куя (альбомнар, коллажлар).
- Иҗади проектлар(нәтиҗәсе төрле бәйрәмнәр формасында оештырыла).
Балалар бакчаларында проектның түбәндәге төрләрен кулланып була: Интервью-проектның бер төре. Ул һәр эшчәнлектә баладан сорау алырга мөмкинлек тудыра. Балалар үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр.Интервьюны һәр теманы өйрәнгәндә кулланып була.Беренче вакытта интервью алучы тәрбияче булса,алдагы эшчәнлекләрдә бу вазыйфаны балалар үти.
Проблемалы сораулы анкета.Андый анкеталарны кулланып һәр тема буенча кызыксындырган сорауга җавап таба алабыз,җавапларны таблица яисә схемалар ярдәмендә язып барабыз. Бу балага үзенең үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә.
Коллаж .Балалар темага кагылышлы рәсемнәрне, фотосүрәтләрне җыеп ябыштырып, шигъри юллар язып , күмәк эш эшли. Проектның бу төре балаларны командада эшләргә өйрәтә.
Мәгълүмат банкы.Балалар бер-берсе белән актуаль темаларга фикер алышалар,төрле кызыклы темаларга рәсемнәр туплыйлар,үз белемнәрен арттыру өстендә эшлиләр.
Дискуссион уен.Укылган әкият,каралган мультфильм,анимацион сюжетка мөнәсәбәт белдерү өчен кулланыла.
Балалар бакчасында проект методын кулланып эшләү тәрбияче һәм бала өчендә бик уңайлы һәм отышлы. Тәрбияченең бу методны кулланып эшләү нәтиҗәсендә иҗади лабораториясе тулылана.Балалар төрле бурычларны үтәгәндә бу сорауларга иҗади якын киләләр,тәрбиячедән әзер белем генә көтмиләр,телне актив өйрәнәләр.Баланың телне өйрәнүгә мотивациясе барлыкка килә.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проектный метод Проектный метод является общей формой, в которой реализуется искусство планирования, изобретения, созидания,исполнения и оформления. Это способ взаимодействия педагога и воспитанника в ходе реализации проекта- поэтапной практической деятельности по достижению намеченных целей.
Функции метода Стимулирует детскую самостоятельность и обогащает ребенка жизненным опытом; Учитывает детские потребности, интересы, возрастные и индивидуаль-ные особенности детей; Обеспечивает личностный рост ребёнка.
Основные принципы проектного метода Формулировка конкретной цели, направленной на достижение практического результата; Взаимная ответственность воспитателя и ребенка за результаты работы; Каждый ребенок или группа получает конкретные задания, нацеленные на выполнение практических действий с помощью речевых; Дети работают самостоятельно.
ПРИМЕРНЫЙ ПЛАН РАБОТЫ ВОСПИТАТЕЛЯ ПО ПОДГОТОВКЕ ПРОЕКТА НА ОСНОВЕ ИЗУЧЕННЫХ ПРОБЛЕМ ДЕТЕЙ СТАВИТЬ ЦЕЛЬ ПРОЕКТА; РАЗРАБОТКА ПЛАНА ДВИЖЕНИЯ К ЦЕЛИ; СОСТАВЛЕНИЕ ПЛАНА-СХЕМЫ ПРОЕКТА; СБОР,НАКОПЛЕНИЕ МАТЕРИАЛА; ВКЛЮЧЕНИЕ В ПЛАН-СХЕМУ ПРОЕКТА ЗАНЯТИЙ, ИГР И ДРУГИХ ВИДОВ ДЕТСКОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ; ЗАДАНИЯ ДЛЯ САМОСТОЯТЕЛЬНОГО ВЫПОЛНЕНИЯ; ПРЕЗЕНТАЦИЯ ПРОЕКТА
Анкета Банк информации Дискуссионная игра Коллаж Интервью Виды проектов
Типы проектов Исследовательско- творческие Информационно- практико- ориентированные Творческие Ролево- игровые
Технология проектов может различаться по следующим основаниям: состав участников; целевая установка; тематика; срок реализации.
Использование метода проектов позволяет комплексно решить следующие задачи: сформировать мотивацию обучения; сформировать приемы умственных действий; развить речь, обогатить и активизировать словарь; воспитать интерес к изучаемому языку; развить творческое мышление.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Уенчыклар Бармак уены « Уенчыклар » Бабай алды барабан, Әни алды сикергеч, Әби алды бөтерчек, Ә мин алам да зур туп, Әти алды машина, Уйныйм тупны сикертеп.
Кошлар Бу бармак –чыпчык, Ә бусы бик кечкенә, Бусы-сыерчык, Тимәгез нәниемә, Бусы-карлыгач, Нәнием –чәнтиемә. Бусы –сандугач.
Кыргый хайваннар Баш бармагым бүредер, Атсыз бармагым- аю, Имән бармагым-төлке, Чәнти бармагым –куян, Урта бармагым-бурсык, Куянны кая куям?
Җиләк-җимешләр Баш бармак- балан, Атсыз бармак – алма, Имән бармак-карлыган, Чәнти бармагым-чия. Урта бармак-бөрлегән, Кем күбрәк җимеш җыя ?
Өс киемнәре Баш бармак башлык кигән, Атсыз бармак чалбар кигән, Имән бармак итәк кигән, Чәнти бармагым киенмәгән. Урта бармак зур тун кигән, Әллә киенә белмәгән?
Аяк киемнәре Баш бармак башмак кигән, Атсыз бармак сандалидан, Имән бармак итектән, Ә чәнтием читектән чиккән. Урта бармак унты тапкан, Читек киеп биеп киткән!
Савыт-саба Баш бармак чынаяк ала, Атсыз бармак аш сала, Имән бармак - тәлинкә, Чәнти бармагы ала кашык . Урта бармак -чәнечке, Утырырга,әйдә,ашык !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә уеннарның әһәмияте
Уеннарның төрләре...
Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.
Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...
"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»
"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....
Выступление семинаре-практикуме на тему: "Балаларны татар теленә өйрәткәндә кызыксындыру чаралары куллану".
Для воспитателей...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә дидактик уеннарның роле.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдәдидактик уеннарның роле....
Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.
Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану....
Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану
quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...