"Автобуста сәяхәт" танып-белү 2кечкенәләр төркеме
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

Тема:   Автобуста сәяхәт

Тәрбия бурычы:тере һәм тере булмаган табигать белән кызыксыну тәрбияләү.

Үстерү бурычы:  кошларның, хайваннарның хәрәкәтен белдерә торган фигыльләр, иркәләп, яратып әйтелә торган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру;балаларның игътибарын,хәтерен,аңга алуларын үстерү;

Белем бирү бурычы:  балаларның аваз ияртемнәрен әйтә белүләренә ирешү, йорт хайваннары, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Төп белем бирү өлкәсе:  танып белү

Интеграль белем  бирү өлкәсе:  аралашу, социальләштерү

Методик алымнар һәм чаралар:сорауларга җавап бирү, әңгәмә,мактау.

Җиһазлау:  уен бүлмәсендә чәчәкләр, агачлар, ә агачта чыпчыклар; агач төбендә карга йөри торган аланлык, авылда ишек алды сурәтләнгән күренеш.Ишек алдында эт, песи, сыер

Сүзлек әстендә эш: агач, куак, ботак,йортхайваннары, кошлар

Алдан үткәрелгән эш: “Җәйге табигать ” дигән темага әңгәмә.Рәсемнәр карау

Эшчәнлек төзелеше:

I.Эмоциональ  халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.

II.Төп өлеш

1.”Җәйге  табигать” турында сөйләшү

 3.Физминутка

 4.Рәсемнәр карау

5. Уен: “Нәрсә артык? Ни өчен?”

III.Практик эш: сәяхәт

IV.Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

 Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Менә сезне алырга автобус та килеп җиткән.

-Балалар, менә барыгыз да автобуска кереп утырдыгыз.Хәзер китәбез.(Музыка уйный). Барыгыз да җайлап утырыгыз.Автобус кузгала. Балалар, менә без сезнең белән аланлыкка килеп җиттек.Балалар,аланлыкта нәрсәләр үсә? (Чәчәкләр үсә).Монда чәчәкләр азмы, әллә күпме?(Күп).Чәчәкләрнең хуш исен иснәп карагыз әле. (Балалар белән сулыш гимнастикасы үткәрелә). Борын белән тирән итеп сулыш алыгыз һәм сулышны тыныч кына чыгарыгыз.Сулыш чыгарганда “Ә-әх!” – дип әйтегез.Әйе, чәчәкләр чынлап та бик хуш исле. (Гимнастика өч тапкыр кабатлана).

-Балалар, игътибар  белән экранга карагыз әле, рәсемнәр арасында нинди рәсем артык микән? Ни өчен артык? Сез ничек уйлыйсыз?

-Балалар, бу нәрсә? (Кош).Нинди кош? (чыпчык.) Чыпчыклар ничек кычкыралар? (Чырык-чырык).Бергәләп кабатлагыз: чырык-чырык. Әйе,чыпчыклар чырык-чырык киләләр, чыркылдыйлар. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз: чырык-чырык киләләр, чыркылдыйлар.Бик яхшы.Булдырдыгыз,балалар! Балалар,карга кычкырганда нинди тавыш чыгара? (Кар-кар).Әйе,балалар, карга “кар-кар” дип кычкыра,каркылдый. Әйдәгез,бергәләп кабатлыйбыз:кар-кар, каркылыдй.Балалар, карга да, чыпчыклар да канатларын җилпеп очып киттеләр. Әйдәгез, сез дә чыпчыклар һәм карга кебек очып лагыз әле. Булдырдыгыз,балалар! Балалар, барыгыз да автобуска утырыгыз.

-Менә без авылга килеп җиттек. Авылда,ишек алдында йорт хайваннары яши.Мин хәзер сезгә шулар турында табышмаклар әйтәм Игътибар белән тыңлагыз:

Койрыгы озын, башында колаклары, зур күзләре, мыеклары бар, ул тычкан тота. Ул нәрсә?(Песи).

Песи ничек кычкыра? (Мияу-мияу). Әйе, песи “мияу” ди,мияулый.Әйдәгез,бергәләп кабатлагыз әле.Булдырдыгыз,балалар!Әйдәгез,песигә яратып,иркәләп эндәшик: песием, пескәем.Балалар, песи нәрсәләр эшли?(Тычкан тота, сөт эчә,мияулый,тырный, уйный).

-Бабайның ишек алдында йорт саклый торган хайван бар.Ул нәрсә? (Эт).

Чит кешеләрне күрсә, эт нишли? (Эт өрә).Ул нәрсә дип өрә?(Һау-һау).Эт нәрсә эшли белә?(Эт өрә, өй саклый, сөяк кимерә, улый, ырылдый, йөгерә, койрыгын селкетә).Балалар, этне тагын башка төрле сүз белән ничек атыйлар? (Маэмай).

-Бабайның ишек алдында мөгезле зур хайван да бар. Ул нәрсә икән? (Сыер).

-Сыер ничек мөгери? (Му-уу). Җәй көне сыерны иртән көтүгә куалар, ул кич белән генә кайта. Сыер нәрсә бирә? (Сыер сөт бирә).Песи, эт, сыер бер сүз белән ничек атала?(Йорт хайваннары).

-Балалар, каяндыр болыт килеп чыкты. (Балалар келәмгә утыралар). Яңгыр тама башлады. (Балалар бармаклары белән идәнгә кагалар). Яшен яшьнәде.(Кул чабалар). Күк күкрәде. (Кулларының йодрыкларын бер-берсенә бәреп алалар). Менә яңгыр әкренәйде һәм бөтенләй туктады.

-Хәзер автобуска утырып, “бакчага кайтып китәбез”.Сәяхәт шуның белән тәмам.

-Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы?  Сәяхәттә нәрсәләр күрдек, нәрсәләр турында белдек?

-Балалар, сез бүген бик күп матур сүзләр кабатладыгыз.Исән – сау булыгыз! (Кул чабалар).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yomgaklau_eshchnlege_2015may.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Танып – белү  (ФЦКМ)  

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы»

( икенче кечкенәләр төркемендә ата-аналарга күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге)

Төзеде:  II кв.категорияле тәрбияче   Мирзаһитова  Г.Р.  

2015 ел, май

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Автобуста сәяхәт

Максат:   Кисәтүче һәм сервис билгеләрен аера белүне, светофор төсләренә  дөрес хәрәкәт итүне ныгыту...