Познание на тему: “ Автобуста күңелле сәяхәт”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Саляхова Айсылу Револевна

...

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:   “ Автобуста күңелле сәяхәт

Максат: балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Тәрбия бурычлары: балаларда урманда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социаль комуникатив, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар:  уен, күрсәтмә материал, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау.

Җиһазлау:  проектор,автобус макеты,"Күләгәне  таны” уены өчен таратма материаллар, тәрәзә макетлары, әзер татар милли бизәкләре, клей, киселгән ромашкалар, рус халык әкиятләреннән иллюстрацияләр, кояш һәм төрле урман җәнлекләре маскалары яисә костюмнары.

Сүзлек өстендә эш:  эмоция, кәеф, боек, камка.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш әңгәмә.
  2. Автобуска утырып урманга сәяхәт. Дидактик уен: “Күләгәдән таны”.
  3. Аланга сәяхәт. Ромашкалар белән әңгәмә.
  4. Авылга сәяхәт. Йорт хайваннарын тану, авыл тәрәзәләрен бизәү.
  5. Әкият иленә сәяхәт. “Әкиятне таны” уены.
  6. Тәрбияче әкияте “Без әкият уйныйбыз”.
  7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез әле, кунаклар белән исәнләшик, исәнмесез.

Балалар: исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, мин сезне бүген әкият иленә сәяхәткә алып барасым килә, анда сезгә бик күңелле булачак,  Ә нәрсә белән барырбыз икән? Нинди транспортны сайлыйбыз? Сез нинди транспортлар төрләре беләсез?

Балалар фикерләре: машина, автобус, самолет, мотоцикл, поезд, вертолет, велосипед.

Тәрбияче: Мин сезне үземнең дустым “Күңелле автобуска” утыртып алып барырмын.Утырыйк автобуска, киттек. ( Автобус макетына тәрбияче артына бер-бер артлы басып тезелеп баралар, автобус барган тавыш, ишек ачылган тавыш  куела)

Тәрбияче: Карагыз әле ,  беренче тукталышка җиттек, без кайда балалар? (Агач макетлары, проекторда урман күренеше, урман авазы кошлар сайравы тавышы куела).

Балалар:  Урманга.

Тәрбияче : урманда нәрсәләр бар? (кошлар, җәнлекләр, гөмбәләр, җиләкләр). Балалар, мин монда бер җәнлек тә күрмим, сез күрәсезме? Аларны бик усал убырлы карчык кара күләгәгә әйләндергән бит, булышабызмы аларга? Мин сезгә шнурлы карточкалар өләшәм, сез бу  күләгәгә карап кайсы җәнлек икәнен танып, шнур белән дөрес тоташтыра белергә тиеш, безгә җәнлекләрне коткарырга кирәк, булдырабызмы, әйдәгез әле.

Тәрбияче: Әйт әле Данис, синең рәсемдә нинди җәнлекләр бар? ( һәр балага иҗади якын килеп җәнлекләргә кагылышлы сораулар бирелә).

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик. (  Тагын автобуска утырып бүлмәдә әйләнү, автобус тавышы куела)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда ничек матур, кайда килеп чыктык без?

Балалар: Аланга.

Тәрбияче: Әйе, аланга. Сез аланда нәрсәләр күрәсез?

Балалар: кыр , болын чәчәкләре, бөҗәкләр тавышы, ромашкалар.

Тәрбияче: Бик дөрес, ромашкалар. Балалар, карагыз әле, ромашкалар нишләптер бик боек? Нишләп икән? Ничек уйлыйсыз?

1 бала: бәлки аларның өйләре юктыр.

2 бала: дусты юктыр.

3 бала: су эчәсе киләдер.

Тәрбияче: әйдәгез, кулларыбызга алып тыңлап карыйк әле, чыннан да алар сусаганнар, су кирәк, яңгыр кирәк.  Әйдәгез, яңгыр чакырабыз, чәчәкләргә булышабыз.  аларның күңелләре күтәрелеп китәчәк. (Эндәш сүз әйтелә).

Яңгыр яу, яу , яу

Чәчәкләргә дым булсын,

Җанлансын бар табигать,

Шифалы яңгыр булсын.

  (Экранда яңгыр күренеше һәм тавышы куела). Карагыз әле, безнең ромашкаларыбыз ничек сөенделәр, безгә карап елмаеп торалар. Балалар, сез дә ромашкалар кебек шатлана беләсезме, әйдәгез әле миңа шатланып, елмаеп күрсәтегез әле, ә күңелсез чакта сез нинди буласыз ? А во время удивления вы каким становитесь, показывайте? Шак катып карап торганда без нинди булабыз? (балалар эмоция ярдәмендә күрсәтергә тиешләр).

Тәрбияче: Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итик. Өченче тукталышка җиттек.   ( Йорт хайваннары тавышлары кушып яздырылган аудиотасма куела, балалар шул тавышларны танырга тиеш булалар). Балалар, бу нинди тавышлар?  Радик син нәрсә тавышы ишеттең?

Бала: мин сыер тавышы ишеттем.

Тәрбияче: Син Алинә нәрсә тавышы ишеттең?

Бала: Мин әтәч тавышы ишеттем. (һәр балага иҗади якын килеп сораулар бирелә)

Тәрбияче: Бу йорт хайваннары кайда яшиләр?

Балалар: сарайда, абзарда, фермада, авылда.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар, авылда яшиләр. Авылда йорт тирәсендәге сарайда, алар кешеләргә күп файда китерәләр. Менә күрәсезме, без авылга килеп җиттек. Карагыз әле, авылда өйләр ничек матур, тәрәзәләрендә матур бизәкләр, тик бер яңа өйнең тәрәзәсенең бизәге юк, яңа өй тәрәзәсенә бизәк куярга хуҗалар җитешмәгәннәрдер әле мөгаен,   әйдәгез әле,  без өй тәрәзәләренә бизәкләр урнаштырыйк әле. (өстәлләргә утыралар, тәрәзә макетларына орнаментларны дөрес итеп ябыштыра белергә тиешләр)

Тәрбияче: карагыз әле, сез тәлинкәләрдә нинди бизәкләр күрсәсез?

Балалар: кыңгырау, ләлә, ромашка чәчәкләре, миләш тәлгәше, кош сүрәтләре,  төрле яфраклар.

Тәрбияче: әйдәгез, шушы бизәкләрне дөрес итеп ябыштырыйк, тәрәзәбез бик матур булсын. ( балалар эше, һәр балага иҗади якын килеп сораулар бирелә)

Тәрбияче:  Азалия, әйт әле син нинди бизәкләр кулландың?

Азалия: мин ләлә чәчәге һәм яфраклар кулландым.

Тәрбияче: Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән шушындый матур итеп тәрәзә кырыйларын агачны юнып бизәк төшергәннәр, ошадымы сезгә балалар? Бик матур булды, эшләрегез, молодцы. Тагын сәяхәтебезне дәвам итик. Дүртенче тукталышка да җиттек. Автобустан төшкәч “В гостях у сказки” көе тыңлана.

Тәрбияче: Балалар, таныйсызмы, бу нинди сихри, тылсымлы көй, сезнең кайда ишеткәнегез бар бу көйне? Бу бит әкият иленә чакыручы көй. Сез әкиятләр яратасызмы? Менә бу өстәлгә төрле рус әкиятләреннән рәсемнәр куелган, мин сезгә әкият турында сөйләүче карточкалар өләшәм, бу күләгәле рәсемнәр кайсы әкияткә карый? Сез танырсызмы? Тырышып карыйк.   Солтан, син кайдан таныдың? Синең карточка кайсы әкияткә карый?

Солтан: минем рәсемем “Күмәч” әкиятенә карый. ( һәр балага иҗади якын килеп сорау, белмәгәннәргә балалар булыша).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, бар әкиятне дә таныдыгыз, дөрес итеп әйтеп бирдегез, рәхмәт сезгә. Балалар, ә сез әкият уйнарга яратасызмы? (Әйе).

Сезнең түшегездә саннар язылган. Костюмнарга да саннар язылган. Сез үзегезнең сан язылган костюмны табырга һәм киергә тиеш, һәркем үз маскасын да алып кисен әле.

 (аю, куян, камка, күбәләк, бака,  кояш маскалары яки костюмнары балалар кия)

Тәрбияче: Ә хәзер түгәрәкккә басыйк. Мин әкият сөйләүче булам. Мин сөйләгән әкиятне  сез тасвирлап барырга тиеш буласыз, һәркем үз роленә керә белергә тиеш, миңа хәрәкәтләр белән, эмоцияләр белән әкиятне уйнап бирерсез, ярыймы? Әзерме, әкиятне башлыйм.(Әкияти тыныч көй куела)

Тәрбияче: Яз килде. Җылы кояш чыкты, ул болытлар арасында тыныч кына йөзә, уңга-сулга нурларын сибә,  җир өстендә бар тереклек җылына, терелә, бар тереклек кояшка үрелә, барысы да шат. Бөҗәкләр дә кояшка  үрелә, әйләнеп бии, шулчак аның янына күбәләк очып килә алар икесе түгәрәк әйләнәләр. Шулчак күлдән бака сикереп чыга. Кояшка ул сәлам бирә, сикергәләп алды, кычкырып та алды, аның да күңеле шат. Бака  янына куян кызы да чыкты кояшта тәпиләрен җылыта, шатланып сикергәләп тә алды, аю дус та йокысыннан уянды, кояш нурларына үрелде, бар җәнлекләр кояш белән әйлән бәйлән әйләнделәр, уйнадылар һәм бик ардылар, тирән йоклап ял иттеләр. Аларга бик күңелле булды. Шуның белән әкият тә тәмам булды. Әкият ошадымы?   Сәяхәтебез дә  ошадымы сезгә балалар,  без бүген сезнең белән кайларда сәяхәттә булдык?  Нинди яңалык белдегез? ( Яңа әкият уйнадык, бизәкләр белән бизәдек, уйнадык һ.б.)

Балалар: урманда, болында, авылда, әкият илендә. Өйгә кайткач әниләрегезгә сәяхәтебез турында сөйләрсез ярыймы.                                                           Тәрбияче:                            Ә хәзер кунаклар белән         саубуллашыйк та,  кайтыр юлга чыгыйк. Саубулыгыз!



Предварительный просмотр:

“ Тылсымлы ташлар” проекты

Проект җитәкчесе: Сәләхова Айсылу Револь кызы., әзерлек төркеме тәрбиячесе.

Белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграция: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Проектның төре: танып белү, сөйләм үстерү.

Актуальлек: Мәктәпкәчә яшьтәге бала шәхесен үстерү өчен аның табигать белән кеше арасындагы үзара бәйләнеш турындагы күзаллауларын үзләштерүе аеруча мөһим. Әйләнә-тирә мохит белән практик аралашу ысулларын үзләштерү, баланың дөньяга карашын, аның шәхес үсешен киңәйтә. Файдалы казылмаларга бай илдә яшәп, балаларның әйләнә-тирәдәге ташлар һәм минераллар турында белемнәре юк. Балаларның ташлар төрлелеге белән танышуы туган республикабыз һәм илебез табигате белән якыннан танышырга ярдәм итә. Ташлар белән турыдан-туры аралашу актив сүзлек формалаштыруга ярдәм итә, күзаллауны үстерә, шәхеснең гармонияле үсешенә ярдәм итә. Балаларны тикшеренү эшчәнлегенә чакыру аларда кызыксынучанлык  һәм кадерләп тәрбияләү чарасы булып тора.

Проблема:

Балалар урамда уйнадылар һәм ташлар җыя башладылар, аларны төркемгә кертергә һәм ташлар коллекциясен җыярга булдылар. Шул вакытта мини - музей булдыру һәм табигый казылмалар белән җентекләп танышу идеясе туды.

Максат: : дөньядагы ташлар белән танышу процессында балаларның танып-белү, иҗади сәләтен һәм сөйләм телен үстерү өчен шартлар тудыру.

Проектның бурычлары:

Белем бирү: Балаларда ташларның төрлелеге турында гап-гади күзаллаулар формалаштыру, аларны тикшерү һәм үзлекләрен атый белү. Борынгы заманнардан ук үз максатлары өчен кулланган ташларның кешеләр тормышындагы роле белән балаларны таныштырырга.

Тәрбияви: Терек булмаган табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә;

Кызыксыну, танып белү кызыксынуы тәрбияләү.

Үсеш: Әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә эмоциональ-уңай мөнәсәбәтне үстерергә. Балалар тарафыннан иҗади хикәяләр төзү. Баланың ташны сүздә тасвирлап сөйли алуы. Сөйләмне, сәнгатьне, вак моториканы үстерү, хәтернең күләмен киңәйтү.

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, әзерлек төркеме балалары, ата-аналар.

Проектның дәвамлылыгы: 13.01.2026-28.12.2026

Проектны гамәлгә ашыруның төп формалары: НОД, әңгәмә, тәҗрибәләр, ата-аналар белән эшләү.

Көтелгән  нәтиҗә:

Балалар өчен:

Балаларга ташларның үзенчәлекләре, аларның тышкы кыяфәте үзенчәлекләре, шулай ук табигатьтә һәм кеше тормышында ташларның файдасы турында белем алу.

Әйләнә-тирәлеккә карата танып-белү кызыксынучанлыгы, күзәтү һәм экспериментлау күнекмәләрен формалаштыру.

Балалар тарафыннан табигый-фәнни һәм иҗади биремнәр (тәҗрибәләр, күзәтүләр, диңгез ташларына “җан өрү” иҗат итү, тоз үзе дә ташның бер төре буларак тозлы камырдан әвәләп ясау). Балалар тарафыннан иҗади хикәяләр төзү. Баланың ташны сүздә тасвирлавы.

Педагог өчен:

Инновацион технологияләр, заманча формалар һәм яңа эш методларын кертү.

Балаларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру мәсьәләсендә педагогларның теоретик дәрәҗәсен һәм һөнәри осталыгын арттыру.

Фән – үсеш ала торган мохитне камилләштерү.

Ата-аналар өчен:

Балалар бакчасында алынган тәҗрибәне исәпкә алып гаиләдә баланы үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру, ата-аналар һәм балаларның уртак иҗатын үстерү;

Әти-әниләрдә төркем тормышы белән кызыксынырга, анда актив катнашырга теләк тудыру;

Төркемдә “Тылсымлы ташлар” мини-музеен оештыруда актив катнашу.

Проект продукты: «Тылсымлы ташлар» мини-музее, «Ташлар дөньясы» энциклопедиясе.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары:

Этаплары

Эш эчтәлеге

1.Әзерлек

1.Балалар белән беренче диагностика.

2.Әти-әниләр белән анкета уздыру. Тема : «Әти-әниләрнең балаларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә мөнәсәбәте».

3.Балаларны һәм әти-әниләрне проектның максаты һәм бурычлары белән таныштыру.

4.Проектның планын төзү.

5.Методик һәм дидактик материаллар сайлау һәм әзерләү.

6.Өйрәнү материаллары темасы буенча төрле сайтлар куллану.

2.Практик

1.Әңгәмәләр.

2.Эшчәнлек.

3.Тәҗрибәләр.

4.Иҗади  эш.

5.Әти-әниләр белән эш.

3.Контроль-коррекцион эш

1.Йомгаклау диагностикасы – балалар һәм әти-әниләр .

2. Эшләнгән эшләргә йомгак.

3.Проект эшчәнлегенә нәтиҗә.

4.Педагоглар утырышында чыгыш.

4.Йомгаклау

1.Мини музей – “Тылсымлы ташлар”


Мәгариф өлкәләре буенча эшнең эчтәлеге.

Танып белү үсеше

Балалар белән әңгәмәләр:

  • «Ташлар кешегә ни өчен кирәк?»
  • «Ташлар турында без ниләр беләбез»
  • «Асыл ташлар»
  • «Ташлар ничек барлыкка килә»
  • «Музейда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре»

Төрле китаплардан рәсемнәр карау.

 Тәҗрибәләр:

«Кайсы таш авырырак?»

«Таштан пирамидалар»

«Таш батамы, батмыймы?»

Опыты:

Ташлар тавыш чыгарамы?

Ташлар төсен үзгәртәме?

Рәсемле ташлар.

Гади ташлар.

Нигә ташлар төрле төстә?

Су ничек ташны шомарта?

Дидактик уеннар:

«Ташларны таны»

«Нәрсә артык?»

«Парын тап»

“ Сафны дәвам ит” «Продолжи ряд»

Сөйләм үстерү

 Әкият И. Н. Рыжова «О чем шептались камушки»,  «Как живут камни» Е. Чуйко

П. Бажов «Серебряное копытце».

Ташлар турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр.

Социаль-коммуникатив үсеш

Сюжетлы-рольле уен «Без хәзинә эзлибез», « Без нәни геологлар»

Сәнгати -эстетик үсеш

Рисование по замыслу «Превращение камешков» (роспись на камнях)

Физик үсеш

Хәрәкәтле уеннар «Тау патшасы», «Үз ташыңны тап», “Ташларга басып чык”


Проектны гамәлгә ашыру механизмнары.

Үстерүче мохит

1. Төркемне проект нигезендә җиһазландыру, бизәү.

 2.Ташлар җыелмасын булдыру (коллекция)

 3. Проект темасы буенча матур әдәбият туплау.

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

  • 1. Китаплардан төрле рәсем-иллюстрацияләр карау.
  • 2. Мөстәкыйль сурәтләү эшчәнлеге (әвәләү, рәсем, буяу).
  • 3. Сюжетлы-рольле уеннар.

Бердәм эшчәнлек

  • 1.Әкиятләр, хикәяләр уку, шигырьләр, мәзәкләр, мәкальләр өйрәнү.
  • 2 Китапларда, энциклопедияләрдә иллюстрацияләрне карау..
  • 3. НОД
  • 4. Дидактик уеннар
  • 5. Экспериментлаштыру.
  • 6. Хәрәкәтле уеннар

Әти-әниләр белән эш

1.  Ата-аналар өчен консультацияләр.

 2. Ташлар коллекциясен булдыруда ярдәм.

Эшчәнлекне планлаштыру һәм оештыру.

№п\п

Үткәреләчәк чаралар

Бурычлар

Җаваплы

(катнашучылар)

Үткәрү вакыты

1 этап - әзерлек

1

Балалар белән диагностика, әти-әниләр белән анкета.

Проектның максатын һәм бурычларын әзерләү.

тәрбиячеләр

12.01.26г.

2

Консультация, әңгәмәләр.

Әти-әниләрне проект белән таныштыру. Проектны гамәлгә ашыруда кызыксыну һәм теләк уяту..

тәрбиячеләр

13.01.26г.

3

Проектка әдәбият, иллюстрацияләр сайлау.

Проектны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру

тәрбиячеләр

15.01.26г.

2 этап - практик

4

«Ташлар ничек барлыкка килә»

Әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уятырга, терек булмаган табигать предметларының үзлекләре һәм сыйфатлары турында реалистик күзаллаулар формалаштырырга.

тәрбиячеләр

17.01.26г.

5

Эшчәнлек

НОД «Искиткеч матур ташлар»

Ташларны терек булмаган табигатьнең бер өлеше буларак, аларның кеше тормышындагы роле турында күзаллау формалаштырырга. Ташларның төрлелеге турында күзаллауларны ныгытырга, аларны тикшерә һәм үзлекләрен атый белергә

тәрбиячеләр

02.02.26

6

7

8.

Әңгәмә «Кешегә таш кирәкме?»

Әңгәмә “Тере һәм тере булмаган табигать”

Тәҗрибә “Ташлар нинди?”

Балаларның Җир планетасы, аның җир асты, ташлары турындагы белемнәрен актуальләштерергә.

Тере һәм терек булмаган табигать турында элементар күзаллаулар формалаштырырга.

Ташларны өйрәнүгә кызыксынуны сакларга, аларны төрле билгеләре (төсе, формасы, үлчәме, авырлыгы, температурасы, йөзүчәнлеге) буенча классификацияләргә.

тәрбиячеләр

тәрбиячеләр

тәрбиячеләр

09.02.26

16.02.26

23.02.26

9

Тәҗрибәләр

«Нинди таш авыр?»

«Таштан пирамида»

«Батамы-батмыймы?»

Таш тавыш чыгарамы?

Таш төсен алыштырамы?

Таштагы рәсемнәр ни сөйли?

Нык ташлар

Ташлар ни өчен төрле була?

Су ташны ничек шомарта?

Тәҗрибәләр үткәрү процессында танып белү эшчәнлеген үстерү, тикшеренү күнекмәләре: (максат кабул итү һәм кую, мөһим билгеләрне һәм бәйләнешләрне аерып чыгару, мөстәкыйль эшчәнлек өчен чаралар һәм материаллар сайлап алу, тәҗрибә үткәрү, билгеле бер нәтиҗәләр  ясау).

тәрбиячеләр

03.03.26-23.03.26.

10

Әңгәмә «Асылташлар»

Балаларны иң киң таралган декоратив ташлар һәм алардан эшләнгән әйберләр белән таныштырырга. Әйләнә-тирәдәгеләрне эстетик кабул итүне формалаштырырга. Ташлар коллекциясенең иллюстрациясен күрсәтү.

30.03.26

11

Дидактик уеннар «Нәрсә һәм нәрсә өчен?»

«Ташларны төркемнәргә бүл»

Балаларны ясалма һәм табигый ташлар һәм алардан ясалган әйберләр белән таныштыруны дәвам итәргә; фикерләүне, хәтерне үстерергә; парлап эшли белүне ныгытырга, үз сайлавыңны аңлата белергә.

тәрбиячеләр

06.04.26

13.04.26

12

Әңгәмә «Файдалы казылмалар»

Файдалы казылмалар турындагы белемнәрне гомумиләштерергә; балаларга ташларның үзлекләре һәм аларны сәнәгатьтә куллану ысуллары турында күзаллау бирергә; эзләнү-танып белү эшчәнлегенә омтылышны, фикер активлыгын үстерү, күзәтә, анализлый, нәтиҗәләр ясый белү; коллективта эшли белү тәрбияләү.

воспитатели

18.02.21

13

Матур әдәбият

П. Бажов «Көмеш тояк », «Бакыр тавының хуҗасы»

Балаларны Павел Бажов иҗаты белән таныштырырга. Балаларны «әкият» атмосферасына, аның яхшы хисләр уята торган тере әңгәмәләрен тыңлауга эмоциональ яктан кертергә. Балаларда хыялны үстерү, әкияти геройны күз алдына китерү һәм аны тасвирлау.

тәрбиячеләр

Көн дәвамында

14

Ташларга рәсем ясау «Ташларны җанландыру»

Балаларны табигать формалары нигезендә сәнгать образлары тудырырга өйрәтү. Төрле формадагы ташларга рәсем ясауның төрле алымнары белән таныштыру. Рәсем техникасын камилләштерү, хыялны үстерү.

тәрбиячеләр

Проект дәвамында

15

Әңгәмә: “Ташның бер төре – тоз”

Тозның үзлекләре белән таныштыру, ташның бер төре икәнлеген аңлату.

тәрбиячеләр

11.05.2026

16

Тозлы камырдан әвәләү. Күргәзмә ясау.

Балаларны тозлы камырдан төрле әкият персона ңлары ясарга өйрәтү, аларны буяу, киптерү, сөйләм үстерүдә куллану.

тәрбиячеләр

Проект дәвамында

17

Сюжетлы рольле уеннар

«Хәзинә эзләгәндә»

«Без нәни геологлар»

Логик фикерләүне, игътибарны, күрү сәләтен, предметны төс буенча сайлый белүне үстерергә. Тырышлык, сабырлык тәрбияләргә, материалны җыярга өйрәтергә.

тәрбиячеләр

Проект дәвамында

18

Хәрәкәтле уеннар

Физик күнегүләр  ярдәмендә организмны савыктыру өчен шартлар тудыру. Балаларда күтәренке кәеф тудырырга; тәрбияләп көндәлек күнегүләргә күнегергә. Җитезлекне, хәрәкәтчәнлекне, кул һәм аяк хәрәкәтләрен җитезлеген үстерергә.

 

воспитатели

ежедневно

3 нче этап – контроль-коррекцион

19

Проект материалларын эшкәртү һәм рәсмиләштерү.

Материалны системалаштыру.

тәрбияче

21.12.26.

20

Йомгаклау диагностикасы

Әлеге тема буенча балаларның белем дәрәҗәсен ачыкларга.

тәрбияче

24.12.26

21

Башкарылган эшкә анализ.

Проектка йомгак ясау.

тәрбияче

25.12.26

4 нче этап – йомгаклау

22

Мини-музей булдыру «Тылсымлы ташлар»

Рәсем күргәзмәсе «Таулы  пейзаж»

Балаларның танып белү, иҗади сәләтен үстерү, дөньяга карашын киңәйтү.

Әти-әниләр

тәрбиячеләр

17.12.26

23

Проект презентациясе

Педагоглар утырышында чыгыш ясау, тәҗрибә белән уртаклашу.

тәрбиячеләр

28.12.26

Проект нәтиҗәсе: Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә балаларда ташларның үзлекләре, аларның тышкы кыяфәте турындагы күзаллаулар формалашты, табигатьтә һәм кеше тормышында ташларның файдасы турында белемнәр барлыкка килде. Балалар ташларны ничек табуларын һәм аларны ничек куллануларын, Россиянең нинди файдалы казылмаларга бай булуын күзалладылар; Геолог һөнәре белән таныштылар. Шулай ук балалар музейның нәрсә икәнен белделәр. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән музейда таныштык. Ата-аналар бу проектта актив катнаштылар, кул эшләре һәм рәсемнәр алып килделәр, «Тылсымлы ташлар» мини-музее өчен төрле ташлар алып килделәр, «тау»макеты ясадылар.Балалар шома диңгез ташларына төрле рәсемнәр, әкият персонажлары ясап аларны уеннарда кулланалар. Әкиятләрне шул ташлар ярдәмендә матур итеп сөйли алалар. Проект өстендә эшләү нәтиҗәсендә балаларда диалогик һәм монологик сөйләмне үстерергә, сәнгати үсеш, танып белү сәләтен үстерергә тырыштылар. Йомгаклау диагностикасы балаларның проект темасы буенча белемнәренең шактый югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Кулланылган әдәбият:

1.Бондаренко Т.М. Экологическое занятие с детьми 6-7 лет. Практическое пособие для воспитателей и методистов ДОУ. – Воронеж: ТЦ « Учитель» 2004;

2.Гончарова Е.В., Моисеева Л.В. Технология экологического образования детей подготовительной к школе группе ДОУ. – Екатеринбург: издательство «Центр Проблем Детства», 2002;

3.Дыбина О.В., Разманова Н.П., Щетинина В.В. Неизведанное рядом: Занимательные опыты и эксперименты для дошкольников. – М.: ТЦ Сфера, 2005;

4.Иванова А.И. Методика организации экологических наблюдений и экспериментов в детском саду. Пособие для работников ДОУ. – М.: ТЦ Сфера, 2003;

5.Иванова А.И. Естественно-научные наблюдения и эксперименты в детском саду (человек).- М.: Сфера, 2005;

6.Комплексное занятие по экологии для старших дошкольников. Методическое пособие под ред. С.Н. Николаевой. – М. Педагогическое общество России, 2005;

7.Николаева С.Н. Ознакомление дошкольников с неживой природой. Природопользование в детском саду. Методическое пособие. – Педагогическое общество России, 2005;

Проектның төре-төркемле,мәгълүмати-танып белү-тикшеренү.

Проектта катнашучылар-әзерлек төркеме балалары, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, тәрбиячеләр.

Проектның актуальлеге

Файдалы казылмаларга бай илдә яшәгәндә, балалар безне чолгап алган ташлар һәм минераллар турында белмиләр. Балаларны ташлар белән таныштыру Россия табигате белән якыннан танышырга ярдәм итә. Ташлар белән турыдан-туры аралашу балада әхлакый хисләр формалашуга зур йогынты ясый, шәхеснең гармонияле үсешенә, актив сүзлек формалаштыруга ярдәм итә, күзаллауны үстерә, балаларны тикшеренү эшчәнлегенә тарту аларда табигать байлыкларына кызыксыну һәм сакчыл караш формалаштыру чарасы булып тора.

Проектның максаты-тәрбияләнүчеләрнең танып белү һәм тикшеренү сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру.

Проектның бурычлары

1. Балаларны әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә юнәлдерелгән тикшеренү эшчәнлегенә өйрәтергә.

2. Фикерләү операцияләрен үстерү, гипотезалар чыгару, нәтиҗәләр чыгару, балалар сүзлеген активлаштыру.

3. Балаларда ташларның төрлелеге һәм үзенчәлекләре турында күзаллаулар формалаштыру

4. Балаларны кеше тормышында ташларның роле белән таныштыру.

5. Терек булмаган табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә.

6. Эмоциональ ярдәмчеллекне, кызыксынучанлыкны, төрле табигый ресурслар белән кызыксынуны үстерергә.

Фаразланган нәтиҗә

Балаларда ташларның үзлекләре, аларның тышкы кыяфәтенең үзенчәлекләре, табигатьтә һәм кеше тормышында ташларның файдасы турында белемнәр формалашкан. Балалар ташларны ничек табуларын һәм аларны ничек куллануларын, Россиянең нинди файдалы казылмаларга бай булуын күзаллыйлар; танып белү сәләтен күрсәтәләр, эзләнү эшчәнлегенең, интеллектуаль инициативаның алшартларын күрсәтәләр; идеяләрен иҗади эшчәнлектә гәүдәләндерәләр.

Проектны гамәлгә ашыру этаплары

1 этап-балаларның ташлар турындагы башлангыч белемнәрен ачыклау.

Ташлар турында без нәрсәләр беләбез?

Без нәрсә белергә телибез?

Сезнең сорауларга җавапны каян белергә?

Ташлар каты, ә тагын алар төрле. Алардан йортлар, сарайлар, күперләр ясыйлар; тәҗрибәләр өчен файдаланалар. Алардан беләзекләр, муенсалар ясыйлар һәм өйрәнү өчен алалар. Таш юллар һәм стеналар була. Алардан колонналар, алкалар ясыйлар. Мин мәрмәрне беләм, аннан баскычлар һәм касә була. Мин музейда күрдем. Мин гранит беләм. Ул минем өемдә бар. Минем өйдә таш сын бар.

Ни өчен ташлар матур һәм ялтыравыклы була? Алардан кыйммәтле әйберләрне ничек ясыйлар? Ташлар нинди була? Ташлар ничек барлыкка килгән? Ташлардан бизәнү әйберләрен ничек алалар? Ни өчен ташлар шундый төрле? Ташлар каян килеп чыккан?

Әнидән һәм әтиемнән сорыйм. Тәрбияче сөйләр. Китаптан карарга кирәк. Компьютерда барысы да бар. Журналдан карарга. Ташлар турындагы рәсемнәрне табарга.

Ата-аналар өчен алда торган эшчәнлек турында мәгълүмат. Әлеге тема буенча демонстрацион материал сайлау.

Ташлар коллекциясе.

2 этап-өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге Мәгариф өлкәләренең интеграциясен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Танып белү үсеше. Тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек. Әйләнә-тирә дөнья белән танышу. Элементар математик күзаллаулар формалаштыру.

Сөйләм үсеше. Балалар тарафыннан иҗади хикәяләр төзү. Баланың ташны сүздә тасвирлавы. Альбом булдыру.

Сәнгати-эстетик үсеш. Пластилинография. Кул хезмәте. Рәсем.

Социаль-коммуникатив үсеш. Сенсорлык сәләтләрен, вак моториканы үстерүгә ташлар белән дидактик уеннар. Өстәл-басма уеннары "таш югалды". «Хәзинә эзләп»сюжетлы-рольле уен.

Куркынычсызлык. «Лабораториядә үзеңне ничек тотарга»әңгәмәсе.

Физик үсеш. Хәрәкәтчән уеннар: "без кыяга менүчеләр», «Тау патшасы», "үз ташыңны тап".

Матур әдәбият уку: и. Н.Рыжованың «ташлар нәрсә турында пышылдады» әкияте, П. Бажовның «Малахит шкатулкасы», «Көмеш тояк», «Бакыр тавы хуҗабикәсе» әкиятләре, ташлар турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр.

П.Бажовның «Малахит шкатулкасы», «таш чәчәк»әкиятләре мотивлары буенча мультфильмнар карау.

Гаилә белән хезмәттәшлек итү: «үзеңә ташны ничек сайларга» альбомын бизәү, «кеше тормышында ташларны куллану» консультациясе, ата-аналарга балалар белән бергә кечкенә китап әзерләү буенча тәкъдимнәр.

«Разные камни»исемле кечкенә китап.

3 этап-«Вот такие камни» тематик альбомын төзү, «что мы знаем о удивительных камнях» викторинасын үткәрү, Җир өслегенең макетын ясау, «Удивительные камни»мини-музеен бизәү.

Җир өслегенең макеты.

«Таш мини - музее»экспозициясе

Әлеге экспозицияне булдыруның максаты – балаларны табигатьтәге ташларның төрлелеге, аларның кеше тормышындагы әһәмияте, табигый һәм ясалма ташлар белән таныштыру, фикерләүне, тактиль игътибарны, кул моторикасын үстерү.

Тулаем алганда, бөтен экспозиция ташлар дөньясы, аның матурлыгы һәм төрлелеге турында сөйли.

Экскурсовод монда Бакыр тавы хуҗабикәсе – таҗ һәм накидка кия торган тәрбияче була ала. Башта төркемдә тәрбияче Бажов әкиятләрен сөйли һәм балаларга Бакыр тавы хуҗабикәсенең «биләмәләренә» бару бик кызык.

Асылташлар һәм күпсанлы әйберләр бик матур һәм һәрвакыт балалар һәм олыларның игътибарын җәлеп итә. Алар мисалында балаларга кешенең ташларны ничек куллануын аңлатырга мөмкин.

Балалар ташларга кагылалар, сыйпыйлар, " тойгылар тартмасы «белән уйныйлар, иң кечкенәдән иң зурысына кадәр, иң яктыдан иң караңгыга кадәр, иң шомадан иң кытыршыга кадәр, иң түгәрәктән иң үткенгә кадәр һ. б. сериацион рәтләр тезәләр.

Әлеге экспозицияне караганда шулай ук тактиль игътибар үстерү өчен уеннар кулланыла. Мәсәлән, балаларга ташларның төрле-салкын, җылы, шома, кытыршы булуы турында мәгълүмат бирелә. Мин «тойгылар тартмасы» н кулланам: бала кулында нинди таш булуын капшанып белергә тиеш (тамашачылар белән уйнау).

Шулай ук эксперимент элементларын кертергә мөмкин – мин балаларга ташларның ни өчен төрле төстә булуын ачыкларга тәкъдим итәм? Балаларга берничә төсле пластилин түгәрәкләрен җыярга һәм аларны бер-берсенә кар бабай рәвешендә куярга тәкъдим итәм. Аннары өске шарга кул белән басарга кирәк. Шул ук вакытта педагог: «вакыт узды. Миллион еллар дәвамында Таш катламнар бер-берсенә басым ясыйлар, яссыланалар, ябышалар, бер катламга әвереләләр». Пластмасса пычак ярдәмендә балалар пластилинны кисәләр һәм буй-буй кисемнәрне карыйлар. Бирем: мини-музейда шундый рәвешле барлыкка килгән ташларны табу.

Балаларга суның, җилнең ташларны ничек җимерүен яхшырак аңлау өчен, без шундый уен – физминутка үткәрәбез (уен тауның җимерелү процессын күрсәтә).:

Карчык тавы тора, (кулларын өскә күтәрәләр)

Күккә чаклы баш. (Аяк очларында сузылалар)

Җил аны җилфердәтә, (кул чукларын селтиләр)

Аңа яңгыр сибә, (кул чуклары белән селкетәләр)

Тау тора, газап чигә.(Кулларын яңакларына куялар)

Ташларын да югалта. (Укытучы кагыла-балалар таудан «тәгәриләр")

Ташлар тәгәрәде (ике кул белән буш урынга күрсәтәләр)

Шул вакыттан бирле

Бернәрсә дә калмады

безнең таудан!

Бу экспозициядә булу балаларда төрле табигать объектлары турында күзаллауларны киңәйтә, тәҗрибә һәм тикшеренү эшчәнлеге барышында экологик фикерләүне һәм иҗади күзаллауны үстерә.

Проект идеяләре

«Бу гаҗәеп ташлар» проекты буенча барлык дәресләр үзара бәйләнгән, мөстәкыйль һәм коллектив эшчәнлекнең башка төрләренә дәвам итәргә мөмкинлек бирә – педагог та, бала да шатлык, эмоциональ заряд, ә иң мөһиме, әлеге проект буенча эшне дәвам итәргә теләк тудырсын өчен. Дәресләрне оештырганда шуны истә тотарга кирәк: кызыксынусыз һәм теләмичә үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр баланың актив казанышына әверелми.

Нәтиҗә

Проектны гамәлгә ашыру барышында

- дәресләрне уңышлы уздырдык;

- «мир камня " кибетенә экскурсия оештырдык;

- "мир камня»альбомын җыйдык һәм бизәдек;

- предмет - үсеш мохите почмагын материал белән тулыландырдык балалар белән берлектә "бел һәм әйт «дидактик уеннары эшләнде;" нәрсәдән?"; "Таш югалды»;

- ата-аналар белән бергә «таш музее» төркемендә, «таулар һәм мәгарәләр»макетын рәсмиләштердек;

- балалар белән «таш музее»н тәкъдир иттек.

Проектлау барышында балалар

 туфракның нәрсәдән торганын, җир байлыкларын ничек табуларын һәм кайдан файдалануларын беләләр;

- танып белү сәләтен күрсәтәләр;

- эзләү эшчәнлегенең, интеллектуаль инициативаның алшартларын күрсәтәләр;

- проблеманы олылар ярдәмендә һәм мөстәкыйль рәвештә хәл итүнең мөмкин булган ысулларын билгеләргә сәләтле;

- индивидуаль үз-үзеңне белдерүгә әзер;

- иҗат эшчәнлегенә кызыксыну һәм теләк бик теләп белдерәләр;

- кулларның вак моторикасын камилләштерәләр;

Проектны гамәлгә ашыру стратегиясе

1 этап. Проблема туу

Балалар урамда уйнадылар һәм ташлар җыя башладылар, аларны төркемгә кертергә һәм ташлар коллекциясен җыярга булдылар. Шул вакытта мини - музей булдыру һәм табигый казылмалар белән җентекләп танышу идеясе туды.

Үрнәк сораулар

Тәрбияче:

 Егетләр, бу чыннан да файдалы казылмалармы? Сез нинди файдалы казылмалар беләсез? Кирпеч файдалы казылмамы, әллә аны кешеләр ясыймы?

Балалар җаваплары.

Тәрбияче:

 Җирнең файдалы казылмалары турында сез нәрсәләр беләсез?

Балалар җаваплары. Алар җирдә, мәгарәләрдә, тирәндә, җир астында урнашкан. Аларны табалар, казып алалар. Алар файдалы. Аларны кешеләр яшәү өчен куллана. Болар-нефть, күмер, тоз, алтын, ком, балчык һәм башкалар.

Тәрбияче:

 Тагын нәрсә белергә теләр идегез?

Балалар җаваплары. Тагын нинди ташлар бар? Җирдән файдалы казылмалар ничек чыгарыла? Алардан нәрсә эшлиләр?

Тәрбияче:

 Сезнең сорауларга җавапны каян белергә?

Балалар җаваплары. Әти-әнидән сорарга. Дәресләрдә тәрбиячедән белергә.

Энциклопедиядә һәм башка китапларда укырга.

2 нче этап. Балалар белән чаралар һәм вакыйгалар.

Дәресләр (танып белү һәм продуктив эшчәнлекне интеграцияләү)

«Гаҗәеп ташлар". (танып белү, традицион булмаган ИЗО).

«Таш. Кеше ташларны ничек куллана " (танып белү, тәҗрибәләр).

«Гномнар кладоваясы " (танып белү).

Тәҗрибәләр һәм практик биремнәр

«Су ташны кайрый".

"Ни өчен ташлар төрле төстә була?»

«Вулкан".

Әңгәмә

«Бу серле мәгарәләр".

"Агачтан туган таш» (үрнәкләрне карау)

"Бу серле ташлар!».

«Асылташлар магиясе".

 

        



Предварительный просмотр:

“Гөлсем әбидә кунакта”

Максат: Балаларның икмәк турында белемнәрен ныгыту, икмәк үстерү этаплары белән таныштыру.

Бурычлар: Балаларның икмәк үстерү процессы турындагы белемнәрен гомумиләштерергә

Белем бирү: икмәк кадерен белергәөйрәтү, икмәк составын өйрәнү.

Тәрбияви: икмәккә сакчыл караш тәрбияләү, аның кадерен белү һәм кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итү.

Үстерү: Прәнникләрне бизәгәндә балаларның иҗади сәләтен һәм сәнгати осталыкларын үстерергә.

Җиһазлар: йорт эче күренеше, өстәл,  эскәмия, җир салынган чүлмәк, чүлмәктә үсеп килүче бодай кәлшәсе, лейка, башак бәйләме, әкияттән рәсемнәр: «Күмәч», «Казлар аккошлар», «Маша һәм аю»; тегермән макеты, мич макеты, он, тоз, су, түгәрәк формасында киселгән картонга ябыштырылган пластилин, борчак, фасоль, кабак төше, конбагыш бөртекләре, пешкән икмәк.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, безгә Гөлсем әбидән хат килгән, әйдәгез, укып карыйк әле.  (хатны укый)  Балалар, Гөлсем әбиегезгә кунакка килегез әле, сезне бик сагындым!.        

Тәрбияче: Безне кем кунакка чакырган?

Балалар: Гөлсем әби!

Тәрбияче: Сезнең Гөлсем әбигә кунакка барасыгыз  киләме?                                                   

Балалар: Әйе!                                                                                                                       Тәрбияче: Без кунакка автобуска утырып барырбыз!

Балалар автобуска утыралар (алдан урындыклар тезелеп куела).

Без барабыз, барабыз ,

Ерак юллар узабыз .

Күчтәнәчләр кулыбызда ,

Әбигә дип барабыз!

(Балалар өй күренеш янына киләләр, мич тора, эскәмиядә Гөлсем әби утыра, ул бик  

боек, өстәлдә чүлмәктә балчык тора)

Балалар: Исәнмесез, Гөлсем әби!

Тәрбияче: Гөлсем әби, хәлләрең ничек?  Нишләп моңаеп утырасың?                                                

Гөлсем әби: Исәнмесез, балалар, сезне көттем бик озак! 

Менә чүлмәккә бодай ярмасы утырткан идем, нишләптер башак үсеп чыга алмый, икмәк пешерәсем килгән иде, бәлки сез миңа булышырсыз!

Тәрбияче: Балалар, башак үссен өчен безгә нишләргә кирәк?           

Балалар: Су сибәргә.

Тәрбияче: Бик дөрес! Без бармак уены  беләбез , уйнап күрсәтик әле әбигә.

Бармак уены «Яңгыр яу!»

Яңгыр, яңгыр яу әле!

Безгә икмәк күп булсын,

Прәнникләр дә күп булсын,

Өчпочмак та күп булсын

Бавырсак та күп булсын,

Коймаклар да күп булсын!

Әби: Карале, булдырдыгыз балалар! Менә сезгә лейкалар, су сибегез әле чүлмәккә! (Балалар су сибәләр)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әбигә күрсәтик әле, башак ничек үскәнен.

        Ял минуты

Җирдән бөртек үсеп чыкты

Һәм кояшка үрелде. (куллар өскә күтәрелә)

Җил дус аңа сәлам бирде- ( кулларны сәлам биргән кебек селкетәләр)

Менә шулай, менә шулай, (кулларны як-якка селкетәбез)

Менә шулай селкетте,

Җиргә башын идерә ( куллар алга иелә)

Шулай шаяра белә!. ( аяклар тыпырдый)

 (Әби тиз генә балчыклы чүлмәкне башак үскән чүлмәккә алыштыра. )

Әби: Балалар, карагыз әле, сез уйнаган арада бодай бөртеге үсеп тә чыккан. Без хәзер аны нишләтербез икән?

 Бала: башакны җыярга ярма ясарга кирәк.

Тәрбияче: Икмәкне ничек ясыйбыз соң?                         

Балалар:  Тегермәнгә алып барырга кирәк, он ясарга кирәк.                                  

Тәрбияче: Бик дөрес балалар! Киттек тегермәнгә.(Өстәлгә кулдан ясалган җил  тегермәне куелган)

Тәрбияче: ничек ярмадан он ясаала соң? 

 Балалар: Тегермән эшләргә тиеш.                                                                 

Тәрбияче: Балалар, тегермән эшли алмый, җил юк бит, балалар, әйдәгез, без нык итеп сулыш алып тегермәннең канатларына өрик әле, ул эшләп китәчәк.

(Балалар сулыш гимнастикасы ясыйлар. Тәрбияче тегермәннән тәлинкә белән он чыгара. Балалар онны әбигә илтеп бирәләр).

Тәрбияче: Балалар, икмәк булсын өчен онны нишләтергә кирәк?

Балалар: Камыр басарга.                                                                                             

Тәрбияче:  Камыр өчен нәрсәләр кирәк?

 Балалар: Су , он, тоз, чүпрә ( Әби камыр басып күрсәтә)      

 Тәрбияче: Балалар, кем белә? Аннары нишләргә кирәк?         

Балалар : Мичкә куеп пешерергә кирәк.        

Әби: Иии, балалар, сез икмәк пешерү серләрен дә беләсез икән бит!   (Әби камырны мичкә куя)

Тәрбияче: Балалар, икмәк әзер булганчы, искә төшерик әле, мич кайсы әкиятләрдә очрый? (әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтә :«Күмәч», «Казлар аккошлар», «Маша һәм аю»)

Әби: балалар, икмәк янына сезгә дип прәнникләр дә пешерергә куйган идем пешеп тә чыктылар, ләкин мин аларны матур итеп бизи белмим, сез миңа булышасызмы?

Балалар: Әйе!

(Балалар өстәл артына утыралар, прәнникләргә төрле ярмалардан, орлыклардан бизәкләр ябыштыралар.)

Әби: Сез бик уңган балалар икән, әфәрин! Нинди матур прәнникләр килеп чыкты бит! Сез ясаган арада минем тәмле икмәгем дә пешеп чыкты бит балалар, рәхим итеп алыгыз әле, бу сезгә миннән күчтәнәч булсын!

Балалар: рәхмәт әбекәй!

Әби: Балалар сез ипине кадерлисезме? Аны ташламыйсызмы, таптамыйсызмы, вакламыйсызмы, яхшы саклыйсызмы?

 Балалар:  Юк, әбекәй.

Әби: Әфәрин балалар! Хәзер утырыгыз , икмәк белән сыйлыйм әле үзегезне!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеграция образовательных областей «Коммуникация», «Социализация» , «Познание» по теме: «Дом, в котором я живу»Конспект познавательной игры

Игра, ставящая своей целью формирование у детей патриотических чувств, осознания причастности каждого человека к судьбе семьи, города, края....

Конспект образовательной деятельности в области "Познания" на тему:"ФЦКМ. " Игрушки.Знакомство с русской матрёшкой""

Конспект занятия по ознакомлению детей с окружающим.Тема "Игрушки. Знакомство с русской матрёшкой"- из цикла интегрированных занятий на тему: "Матрёшка"...

Непосредственно образовательная деятельность по образовательной области «Познание» Математика тема «В царстве Снежной королевы»

Непосредственно образовательная деятельность по образовательной области «Познание»Математика тема «В царстве Снежной королевы»  для подготовительной группы....

Непосредственно образовательная деятельность. Познание по теме: "Искатели приключений" в старшей группе

Данный материал представляет собой разработку комплексного занятия в подготовительной к школе группы, которое проводится в конце учебного года для воспитателей дошкольных образовательных учрежде...

Занятие по развитию математических представлений у детей 6-7 лет с ОНР. Область «Познание». Лексическая тема «Одежда»

В конспекте занятия подробно описывается применение различных способов познания: обследование, сопоставление, соотнесение, группировка и классификация по признакам, сравнение, экспериментирование....

открытого занятия из изобразительной области «Познание» на тему: «Беседа о картофеле» старшая группа

Тема:«Беседа о картофеле"Задачи:                      Ход занятия...

конспект непосредственно-образовательной деятельности. Образовательная область "Познание" (ФЭМП) . Тема: Дары осени. " младшая группа.

Непосредственно- образовательная деятельность составлена с учетом ФГТ. В организованной деятельности происходит интеграция образовательных областей:Познание, коммуникация, социализация, физическа...