Автобуста сәяхәт
план-конспект занятия по обж на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

Максат:   Кисәтүче һәм сервис билгеләрен аера белүне, светофор төсләренә  дөрес хәрәкәт итүне ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtobusta_syaht.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:Мәк.әз.төркеме балалары белән кисәтүче һәм сервис билгеләрен аерабелүне,ә үрт.төркеме балалары белән светофор төсләренә  дөрес хәрәкәт итүне ныгыту

Тәрбия бурычы:балаларда урамда,җәмәгать транспортында,ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту культурасын  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:табышмак,уеннар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы:юл билгеләрен һәм светофор төсләрен аера белү.

Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәсе: аралашу, иҗади ,сөйләм , физик үсеш

Методик алымнар һәм чаралар:уен, әңгәмә,сораулар,слайдлар карау, җыр җырлау.

Сүзлек өстендә эш:кисәтүче, сервис,җәмәгать транспорты

Алдан үткәрелгән эш:юл билгеләрен өйрәнү,слайдлар карау

1.Оештыру моменты.

-Балалар,сез сәяхәтләрдә йорергә яратасызмы?Бүген мин сезне  сәяхәткә алып барам.Безгә юлда бик озак барырга туры киләчәк. Ләкин аның өчен сезгә юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрендә бик әйбәт белергә кирәк .Әзерме сез минем белән юлга чыгарга?

2.Белемнәрен актуальләштерү

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, сәяхәткә нәрсәләр белән барып була?

(трамвайда,троллейбуста,машинада,таксида,автобуста)

Слайд 2

Балалар, сез монда нинди транспортлар күрәсез?(урт.җавап бирә)Бу транспортлар нинди транспорт төренә керәләр?(җир өсте транспортына, мәк.әз.)Бик дөрес. Ә нинди төркемгә кертәбез?(җәмәгать транспортына)Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм һәм сез нинди транспорт белән барганны белерсез.

Ул турыпочмаклык формасында. Тәгәрмәчләре түгәрәк,резинадан эшләнгән, кешеләрне эшкә илтә, алып кайта.

Бик дөрес, автобус.Димәк без дә автобус белән китәчәкбез.Автобус безнең автобус тукталышыннан китә.Ләкин тукталышка бару өчен безгә юл аша чыгарга кирәк  булачак.Ничек итеп чыгарбыз микән соң без балалар?Безгә җәяүлеләр чыгу урыны дигән билгене табарга кирәк  икән.Кем күрсәтә соң ул билгене? Әйе, бик дөрес.Хәзер нишлибез инде? Безгә җәяүлеләр өчен куелган светофорның утларына карап юлны аркылы чыгарга кирәк(.Индив.эш, аерым балалардан сорау.) (Җәяүлеләр чыгу урыныннан гына чыгарга кирәк икән)Светофор тора.(уртанчылар белән светофорның утлары турында сөйләшү)

Проблема тудыру.(светофор эшләми) Хәзер ничек чыгабыз инде?( бал-ң җавап-ы: башта уңга, юлның уртасына килеп җиткәч сулга карыйбыз, машина булмаса гына чыгабыз икән)

Тукталыш билгесен табып,урындыктан ясалган автобус янында тукталу

Балалар, автобусның кайсы ишегеннән кереш соң әле ул?(арткы),ә чыкканда?(алгы)(билетлар бирелә, мәк.әз.балалары юл билгеләрен танып ,ә уртанчылар светофор төсләре буенча кереп утыралар,нәрсә аңлатканын сорап кертәм)

Автобуста сөйләшү.

Балалар, автобуска кереп утыргачта без кемнәр булабыз инде?(пассажирлар).Ә җәмәгать транспортында пассажирлар үзләрен ничек тотарга тиешләр соң әле?(Ашап барырга ярамый. Кычкырып сөйләшмәскә,автобуста йөгереп йөрмәскә. Тәрәзәдән башны тыкмаска, олыларга урын да бирергә кирәк икән)

Слайд3(карау)

-Балалар , игътибар белән карыйк әле ,бөтен пассажирлар да дөрес эшлиләрме икән?(күрсәтү, аңлату)

3.Балаларның белем-күнекмәләрен куллану

-Балалар белән схеманы карау,без автобус белән үзәк юлдан йөиячәкбез.Мин автобус йөртүче булырмын,ә сез миңа булышырсыз.(руль алам)

1.Автобуска утырдык,                        

Сәяхәткә җыендык.

Би-би-би.Би-би-би.

Сәяхәткә җыендык.

2.,Барабыз кырлар аша.

Безгә кояш елмая.

Би-би-би.Би-би-би.

Безгә кояш елмая.

-Бал-р, безгә күңелсез булмасын өчен без сезнең белән уйнап та барырбыз.

“Җөмләне дәвам итуены.Самолёт биектән оча,ә ракета...

Велосипед кызу йөри,ә машина....

Машина авыр,ә трактор .......

Поездның составы озын, ә корабль....

“Җөмлә төзе”уены(рәсемгә карап җөмлә төзергә)

Машина-юл

Самолёт-урман

Машина-кибет

Пароход-елга

Слайд 4,5

Юлда барганда юл билгеләре очрый

-Балалар, бу билге нәрсәне аңлата икән?

-Бик дөрес.Бу сервис билгесе,ул якында гына телефон будкасы барлыкны аңлата һәм без якыннарыбызга, туганнарыбызга шалтырата алабыз

Камил:Бу билгене күрүгә        

Барысыда шатлана

        Димәк,кирәк вакытта

        Мөмкин шалтыратырга

-Ераккарак китәбез

Слайд 6, 7.

-Бу билге таныш түгелме?Ә ул тнинди төргә керә?(кисәтү)Нәрсэ дип кисәтә соң әле ул шофёр абыйларны?Озакламый җәяүлеләр чыгу юлы булачак,сак булыгыз,ди.Мондый вакытта нәрсә эшләргә тиеш булалар инде?Машина йөртүчеләр тизлекләрен киметергә тиеш булалар.

Алина:Өчпочмак эчендә кисәтүче билге мин,

Җәяүлеләр чыга торган урыннарда торам мин

Мине күргәч шоферлар-тизлекне киметәләр

Кешеләр үтеп китсен, дип, туктап, сабыр итәләр.

-Әкрен генә алга китәбез.

Слайд 8, 9

-Тагын билге карыйбыз.Бу билге дә кисәтү билгесе. Хәзер борылыш була,уңга борылырга кирәк, ди.Шулай булгач рульне уңга борырга кирәк инде.

-Дальше барабыз.

Слайд 10, 11

-Карагыз әле, якында гына ашый торга урын бар, ди. Ашыйсы килгән кеше кафега барып ашап килә ала икән.

-.Слайд 12. 13

-Тагын бер билге.Нәрсә ясалган инде бу билгегә?(чыршы, скамейка)бу билге дә сервис билгесе.Янәшәдә генә ял итү урыны. ди.

Шулай булгач, хәзер без сезнең белән чыгып ял итеп алабыз.

-“Светофор”уены..УМК4-5яшь Куш кулым” №74

(Яшел  төскә балалар парлашып биеп йөриләр, бер бала уртада.Кызыл төс янгач, бала-р туктап калалар, ә инде сары ут янгач балалар урыннарын алмашалар, шул

вакытта  уртадагы бала кереп калырга тырыша)

Уен беткәч транспорт тавышлары ишетелә.

Уен:” Тавышыннан таны”.

4.Практик өлеш.Ныгыту.

Балалар, монда ниндидер киселгән кәгазьләр ята.,җыеп карыйк әле, берәр кирәкле әйбер түгел микән?

Уен: “Киселгән билгеләрне җый” (мәк.әз.)(нинди билге җыюларын сорыйм)

Уен:”Киселгән машиналарны җый” (урт.)(нинди транспорт килеп чыкты?)

-Менә хәзер шул билгеләр белән уйнап алабыз инде.

“Ике төркемгә бүленегез”уены.( кисәтү һәм сервис билгеләренә)

Назгөл: Без кисәтү билгеләре

Һәммәбез өчпочмаклы

Кисәтәбез, сак булыгыз

Күр әнә, без ничаклы.

Элина:Бу билге шоферларга

Болай дип әйтә бит ул

Тукта!Әнә ерактан

Бер поезд килә тизләп

Шлакбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк

Рәзилә:Зәңгәр дүртпочмак эчендә

Яши сервис билгеләре

Билгеләрнең бик кирәге

Безгә кирәк изгеләре.

Азалия:Арысагыз ,ачыксагыз

Һәрчак без кирәк сезгә.

Кайда,нәрсә бар икәнен

Хәбәр итеп торырга.

Гөлъяр:Бу билгене күргәч тә

Сөенә авырулар

Димәк якында гына-

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Слайд 14. 15. 16

Уен: “Кирәкле билгене куй “  (рәсем буенча. экраннан).Рәсемгә нинди билге куярга кирәк,балалар карточкаларын күтәрәләр)

Кирәкле билгеләрне дә тиешле урыннарына куйдык, рәхәтләнеп ял иттек, хәзер безгә кайтырга вакыт инде, әнә автобусыбыз да борылып безне көтеп тора,матур итеп кенә автобуска үз урыннарыбызга утырарбыз да,безгә тагын да күңеллерәк булсын өчен “Мин шофёр” жырын жырлап кайтырбыз.

Менә кайтып та җиттек.Сез сәяхәттә нәрсәләр күрдегез? Сезгә сәяхәттә ошадымы?  Балалар, сез дә миңа ошадыгыз,автобуста үзегезне бик әдәпле тоттыгыз. Юл билгеләрен дә бик әйбәт беләсез. Бал-р, алган белемнәрегез онытылмасын, өйдә дә әти-әниләрегезгә , абый-апаларыгызга да сөйләгез.Аларда юл кагыйдәләрен үтәп йөрсеннәр, юлларда сак булсыннар.Рәхмәт сезгә, балалар! Үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез.Молодцы!

Кайда гына йөрсәгез дә,

Игътибарлы булыгыз

Кагыйдәләрне үтәгез ,

Имин булсын юлыгыз!

Әҗәкүл балалар бакчасы

               

Катнаш төркемдә “Автобуста сәяхәт”

темасына танып белү эшчәнлеге буенча план-конспект

Төзеде: 1нче категорияле тәрбияче

   Миннахметова Н.Х

Актаныш 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Автобуста сәяхәт" танып-белү 2кечкенәләр төркеме

Тема:   Автобуста сәяхәтТәрбия бурычы:тере һәм тере булмаган табигать белән кызыксыну тәрбияләү.Үстерү бурычы:  кошларның, хайваннарның хәрәкәтен белдерә торган фигыльләр, иркәләп, ярат...