"Бүлмә гөлләре белән танышу"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна
Эшчәнлек темасы: “Бүлмә гөлләре белән танышу” Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, гөлләрне ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү. Тәрбия бурычы: Бүлмә гөлләренә карата соклану хисләрен һәм мәхәббәт уяту, аларны карап үстерү теләген тәрбияләү; Үстерү бурычы: Эшчәнлек аша, балаларның кызыксынучанлык, хәтер, игътибарлылык, логик фикерләү сәләтен үстерү. Белем бирү бурычы: Бүлмә гөлләре белән таныштыруны дәвам итү, аларны тәрбияләү буенча шартлы тамгалар белән таныштыру, үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга , аларны дөрес тәрбияләү кагыйдәләренә өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше (табигать дөньясында ориентлашу) Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше (сөйләм үстерү), танып белү үсеше (танып белү-тикшеренү эшчәнлеге), социаль-комуникатив үсеш (табигать почмагында хезмәт), физик үсеш (физик культура) Җиһазлау: - Аудиоязма: “Гөлкәйләрем” җыры (М.Разов сүзләре, В. Агапов көе); -Магнитофон; -“Бүлмә гөлләре” темасына презентация; -Интерактив такта, проектор; - Бүлмә гөлләре (яран гөл, алоэ, фикус); - Бүлмә гөлләренең шартлы тамгалары. - Бүлмә гөлләрен тәрбияләү буенча:  эш кораллары ( кечкенә таякчыклар, көрәкләр, тырмалар) – 2 набор  лейкалар- 2 шт.  Пульверизатор- 1 шт  Йомшак тукымалар- 2 шт  Пумалалар-2 шт  фартуклар Пластик шешәләр, трафаретлар,кайчылар,клей, дисклар. Сүзлек өстендә эш: алоэ, пульверизатор. Алдан үткәрелгән эш: бүлмәдә үскән гөлләрне күзәтү Эшчәнлек барышы: 1.Исәнләшү 2.Кереш. Сюрприз момент : “Гөлкәйләрем” (М.Разов сүзләре, В. Агапов көе) җыры яңгырый. Ишек шакыйлар, анда тартма -Балалар, ничек уйлыйсыз, тартмада нәрсә бар икән?(балалар җавабы) -Балалар, монда пумала, чүпрәк, көрәк һәм хат бар икән. Бу предметлар нәрсәгә кирәк икән, ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, хатны укып карыйк: “Исәнмесез балалар! Сез мине таныйсызмы? Мин “Чәчәкләр патшабикәсе” булам. Минем чәчәкләрем урманда, болында, кырда, чәчәклектә хәттә сезнең тәрәз төпләрендә гөлләр булып үсә. Ә сез балалар минем гөлләрем - гөлкәйләремне карыйсызмы, дөрес тәрбиялисезме? Балалар, минем сезгә бер йомышым бар, сез миңа ярдәм итә алмассыз микән? Минем гөлләрем бик күп, аларның каберләрен аерып утыртырга кирәк, миңа аларны утыртыр өчен савытлар кирәк иде,мин сезнең ярдәмне көтеп калам, алдан ук рәхмәт сезгә. Барыгызга да уңышлар телим. Ихтирам белән Чәчәкләр патшабикәсе..” -Балалар, Чәчәкләр патшабикәсенең эше бик күп, ул безнең Кышкы бакчадагы гөлләрне карый,шуңа күрә безгә хат кына җибәргән. -Ә беләсезме балалар, гөлләр белән сөйләшергә кирәк , аларның телен аңласаң, аларны тәрбияләү бик җиңел. Телисезме без гөлләр белән сөйләшеп алабыз. (Тәрбияче балалар белән бүлмә гөлләре почмагына киләләр). Тәрбияче: Исәнмесез гөлләр-гөлкәйләр! Ничек хәлләрегез? Авырмыйсызмы? Сезне карыйлармы, тәрбиялиләрме? Яранкаем әле кайчан кечкенә идең, хәзер зур матур гөлгә әйләнгәнсең. Ә сиңа миләшкәем күрәм, күләгәдә рәхәт, чәчәк атып утырасың. (гөлләрне сыпыра) 1. Төп өлеш:  “Бүлмә гөлләре” темасына презентация карау 2 нче слайд: Проблемалы сорау: Т.:- Балалар уйлап карагыз әле, безнең тәрәзә төбендә чүлмәктә үсүче бүлмә гөлләре каян барлыкка килде икән? (Балалар җаваплары тыңлана) Т:.– Балалар бүлмә гөлләре безгә җир шарының төрле почмакларыннан, җылы яклардан килгән. Безнең гөлләр анда зур үсемлек, куак, хәтта агач булып үсә ала. Ни өчен? Чөнки анда ел буе җәй : кояш, җылы яңгырлар, уңдырышлы туфрак. Мондый шартларда кечкенә гөлдән зур агач үстереп була. Ә бездә салкын ел фассыллары бар . Шуның өчен дә кешеләр бу гөлләрне өйдә җылыда тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әгәр дә гөлләрне урамга алып чыгып утыртсак гөлләр көннәр салкынайгач үләрләр иде. 3 нче слайд: Бүлмә гөлләренең шартлы билгеләре белән таныштыру. Т.:– Ә сез беләсезме гөлләрне тәрбияләү буенча шартлы тамгалар бар. Хәзер мин сезне бу тамгалар белән таныштырам. Бу нинди тамга ?(кояш). Бу тамга гөлгең кояшны яратканын күрсәтә, аны кояшлы якты урынга куярга кирәклеген аңлата. Бу нинди тамга? (су тамчысы) Бу тамга гөлнең су яратканын, аның туфрагы гел дымлы булуын сорый. Димәк бу гөлгә ешрак су сибергә кирәк. Бу тамга гөл артык суны яратмый, коры җирне ярата дигәнне аңлата. Аңа сирәк су сибәргә кирәк. 4 нче слайд: Бүлмә гөлләре. Т.: Ә хәзер гөлләрне искә төшерик. -Бу нинди гөл кем белә? (яран гөл). Әйе, пеларгония, халык аны яратып яран гөл дип йөртә. Яран гөл бик файдалы, аның яфраклары белән бик күп авыртуларны дәвалап була. Балалар “Яран гөл” янында нинди тамга күрәсез?(балалар җавабы) Дөрес. Яран гөл кояшлы урынны ярата, тик күп су сибүне яратмый, артык дымлы туфрак тамырларын зарарлый. Ислам, “Яран гөл”гә тиешле тамганы табып, урнаштырып куй. 5 нче слайд: - Бу нинди гөл кем белә? (Фикус). Фикус озын булып үсә торган торган үсемлек. Аның яфраклары зур, шома, нык. Балалар “Фикус” гөле янында нинди тамга күрәсез? (балалар җавабы) Дөрес. Фикус яктылыкны ярата, артык дымны яратмый, суны сипкәндә җир кибеп өлгерергә тиеш,шуның өчен аны атнага 2 тапкыр гына сибәләр. (1 бала фикуска тиешле тамга табып куя) 6 нчы слайд: Алоэ гөле белән танышу. - Ә бу гөлне мин үзем таныштырам. Бу гөл “Алоэ” дип атала. Кабатлагыз! (кабатлыйлар) Алоэ да безгә җылы Африка якларыннан килгән, ул анда бик зур агач булып үсә. Халык аны “Меңъяшәр” дип исемләгән, чөнки ул балалар бик күп еллар үсә ала икән. Алоэ гөленең сабагы турыга үсә, яфраклары очлаеп ян – якка киткән. Калын инәле яфраклары эчендә лайлалы сыекча бар, аның белән дәваланалар. Ә сезнең балалар, салкын тигәндә, тыгылган борынарагызны дәваларга була. Чүлдә үскәнгә күрә, алоэ кояшны ярата. Алоэ гөлен кояш караган тәрәз төпләренә куярга кирәк, күп су сибүне яратмый . Димәк нинди тамга куябыз? (1 бала тамганы табып гөл төбенә урнаштыра)  Танып белү-тикшеренү эшчәнлеге: Сенсор үсеш. Бүлмә гөлләрен борын, күз, кул- бармаклар белән тою, биремнәр үтәү. Т.: Ә хәзер урыннарыбыздан торып гөлләр белән тикшеренүләр алып барабыз. 1. Балалар кайсы гөлнең яфрагы йомшак, хуш исле? Һәрбер гөлнең яфрагын сак кына сыпырып карагыз һәм иснәгез? Күрсәтегез нинди гөл? (Яран гөл) Дөрес балалар. 2. Кайсы гөлнең яфрагы йомшак, калын, сусыл һәм энәле? (алоэ) 3. Кайсы гөлнең яфрагы зур, каты, нык резина кебек. (фикус) Нәтиҗә ясау: Яран гөлнең яфрагы хуш исле, йомшак. Фикус гөленең яфрагы зур каты, нык. Алоэ яфрагы калын, йомшак, сусыл, энәле.  Физминутка “Гөлләр” Гөл сабагы күренде, (балалар чүгәлиләр, кул учлары белән “бөре” ясыйлар) Һәм кояшка үрелде. (кулларын өскә күтәреп, аяк очларына басып әкрен генә өскә үреләләр ) Тибрәлде талгын җилдә, (кулларын өскә күтәреп, ян-якка тирбәләләр) Сокланды гүзәл җиргә. (иелеп, кулларын ян -якка җәяләр)  Практик эш: Табигать почмагында хезмәт: 7 слайд: Т.: - Балалар, искә төшерик әле, гөлләр яхшы үссен өчен без аларны ничек тәрбиялибез? (су сибәбез, төпләрен йомшартабыз, тузанын сөртәбез)  Гөлләргә су сибу кагыйдәләре. Практик эш. Т.: -Әйе, дөрес. Су сибу буенча мин сезгә берничә киңәш бирәм:  Гөлләр өчен суны алдан әзерләргә кирәк.  Гөләргә җылымса суны лейка белән сибәләр.  Кыш көне кешеләр карны эретеп, җылытып сибәләр. Җәй көне яңгыр суын сипсәң файдалырак булыр. Кар һәм яңгыр суында гөлләр өчен бик күп файдалы матдәләр бар.  Гөлләргә су сипкәндә, лейка борынын гөл савытына тияр-тимәс тотарга кирәк. (тәрбияче үзе күрсәтә) Т.: Гөлзирә, Зилә килегез әле, бергәләп гөлгә су сибеп карыйбыз. (Гөлзирә, Зилә гөлгә су сибә).  Гөлләрнең төпләрен йомшарту буенча кагыйдәләр. Практик эш. 8 слайд: Т. : Гөлләрнең төпләрен йомшарту өчен берничә кагыйдә үтәргә кирәк:  Гөлләрнең төпләрен су сипкән көнне йомшартырга ярамый.  Гөлләрнең төпләрен тирән итеп йомшартырга ярамый, тамырлары зарарлана. Гөлләрнең төпләрен чүлмәкнең кырыеннан сак кына йомшарталар (тәрбияче үзе күрсәтә, аннан 2 бала эшләп күрсәтә)  Гөлләрнең тузаннарын сөртү буенча киңәшләр. Практик эш. 9 нчы слайд: -Т.: Гөлләр безнең чисталыкны ярата. Аларның яфракларына тузан җыела. Тузан сөртү өчен йомшак тукыма, су сиптерә торган җайланма - пульверизатор, пумала кирәк. -Зур , каты яфраклы гөлләрнең яфракларын йомшак тукыма белән сөртәләр. Тукыманы юешләп яфракның ике ягында сак кына сыпыралар. (фикус гөленең яфрагын сөртә) . Күрдегезме, балалар, гөлнең яфрагы чистарды. -Әйдә, хәзер Альмир сөртеп күрсәтсен әле. (Альмир яфракның тузанын сөртә). - Кайбер гөлләрнең яфраклары бәрхет сыман мамыклы, йомшак була. Аларның тузаннарын кисточка белән алалар, бу коры ысул дип атала. (Мәсәлән яран гөл, төнге миләүшә гөле) (Башта тәрбияче пумала белән сөртеп күрсәтә, аннан 2 бала күрсәтә) Проблемалы ситуация: Т.:– Балалар безнең әле кечкенә, шома яфраклы гөлләр дә бар, аларның тузаннарын ничек сөртәбез?(балалар җавабы) - Кечкенә, шома яфраклы гөлләрне -су сиптерә торган җайланма- пульверизатор белән сиптерергә кирәк. (2 бала күрсәтә) Практик эш: балалар белән ташландык шешәләрдән савытлар эшләү. Йомгаклау: Т.: - Менә балалар, без сезнең бүлмә гөлләре турында белемнәребезне киңәйттек, тирәнәйттек. Гөлләр телен хәзер без дә аңлый башладык, шулаймы?. Сезгә эшчәнлектән нинди яңалык алдыгыз?- Балалар, без бүген кемгә ярдәм иттек?-Кайткач кемнәргә сөйлисез? Эшчәнлектә актив булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, һәрвакыт актив,эшчән булыгыз.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...