Юл илгеләре безнең дусларыбыз
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

“Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз”

Максат: юл билгеләрен белүнең әһәмиятен төшендер.

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне,фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны юл билгеләре төрләрен танырга өйрәтүне дәвам итү, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,соцальләштерү,сәламәтлек, музыка,куркынычсызлык,физкультура

Җиһазлар: юл билгеләре (рәсемнәр, макетлар),светофор, уеннар өчен атрибутлар,машина рульләре.

Кичә барышы

Тәрбияче: Балалар, килгән кунаклар исәнмесез.Бүген иртән телевизордан “Хәбәрләр” тапшыруында Юл Билгеләре илендә зур бәла-каза булуын әйттеләр.Кемнеңдер игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан авария барлык юл билгеләрен сафтан чыгарган, хәзер ул илдә авариялар өстендә авариялар гына булып тора.Ул илгә бер нинди транспорт белән дә барып булмый.Бик ярдәм итәргә кирәк бу илгә.Балалар,анда нәрсә белән барып карыйк инде?Исегезгә төшерәм бер нинди юл транспортына утырып булмый,анда кадәр юл беткән. (Балаларның җаваплары)

(Өстән кызыл,сары,яшелле болыт төшә – өч төстә шарлар бәйләме)

“Тучка” биюе

Тәрбияче: Карагыз балалар безгә ярдәмгә тылсымлы болыт төште.Ул чыннан да тылсымлы:акта, зәңгәсуда түгел.Ул нинди төстә?Безнең болыт нәрсәне хәтерләтә? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе балалар,сез хаклы – бу тылсымлы болыт светофорны хәтерләтә.Вакытны әрәм итмик,без тиз генә юлга чыгыйк.

Белмәмеш: Туктагыз,туктагыз, мине көтегез.

Тәрбияче: Белмәмеш, син кая барасың?

Белмәмеш: Сезнең белән барам, ә сез кая барасыз?

Тәрбияче:Без, балалар белән Юл Билгеләре иленә барабыз,алар бәлагә юлыкканнар,аларга ярдәм кирәк.

Белмәмеш: Нәрсә соң ул, Юл Билгеләре иле,аны ашыйлармы,ки аның белән уйныйлармы?

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез,Белмәмешкә Юл Билгеләре иленең нәрсә икәнен аңлату өчен аны үзебез белән алыйк.

(Балалар белән бергә Белмәмештә “төсле болытка” утырып ктитәләр.Талгын көй яңгырый).

Тәрбияче: Карагыз,балалар,монда чыннан да бәла-каза (билгеләр төрле якта аунап яталар, машиналар бәрелешкәннәр).Бик тырышып карыйк,безнең вакыт бик аз,караңгы төшкән че бу илгә тәртип кертергә кирәк.

Тәрбияче: Иң беренче итеп без, үзебез өйрәнгән шигырьләрне сөйләп алыйк.

Айсылу: Урамда шау-шу,бик җанлы урам,

                Анда кешеләр,машина тулган.

                КАмАЗлар үтә, зур МАЗлар үтә,

                Юл йөрүчеләр көтә дә көтә.

Гадел: Урамда йөрү,күңелле бигрәк!

            Урамда йөри белергә кирәк.

            Хоккей уйнарга ярамый анда,

            Туп тибәргә дә чыкма урамга.

З.Риана:Уамда йөрү,күңелле бигрәк!

              Урамда йөри белергә кирәк.

              Як-якка кара,нәрсә барын күр,

             Машиналарга һәрвакыт юл бир.

Г.Диләрә: Уңга китә юллар,

                  Сулга китә юллар.

                  Бер генә минут та

                  Бушап тормый алар.

                  Юлда яше,карты,

                 Йөри бала – чага,

                 Ашыгалар бар да,

                 Белмим кая бара?

Азиза:Бу юллардан көн – төн

           Машиналар чаба.

           Юл чатында светофор

           Гел кисәтеп тора.

           Юлларда кешеләр

           Булмасыннар харап.

           Һәммәбез йөрик без

           Як-якка гел карап.

С.Азалия: Урамда матур йөрергә

                  Өйрәтәләр апалар.

                  Юлда йөри белмәсәгез

                  Бик начар дия алар.

Динияр: Машиналар чаба юлдан,

               Тукта,ашыгып чыкма,

               Юл йөрү кагыйдәсен

               Бер кайчан да онытма.

Илназ: Юл аркылы чыкканда

             Кара сулга һәм уңга

             Машина килгәнен күрсәң

             Син көт бик сабыр гына.

Тәрбияче: Белмәмеш, балалар сөйләгән шигырьләр ни турында,аңладыңмы?

Белмәмеш: Ничек инде аңламаска, юлдан йөгереп чыгарга, анда туп уйнарга ярый дип сөйләделәр.

Тәрбияче:Белмәмеш, безнең җырыбызны да тыңлап кара әле, бәлки шуннан соң аңларсың.

Җыр:  “Сак булыгыз,юлларда!”

Тәрбияче: Балалар, безнең Юл Билгеләре иле тәртипкә килмәде бит,безгә юл билгеләрен искә төшерергә кирәк. Юл билгеләре нинди төрләргә бүленәләр әле,кабатлап китик:

кисәтүче,тыючы,боеручы, күрсәтүчехезмәт күрсәтүне белдерүче,мәгълүмат бирүче билгеләр.

Динә: Юлны аркылы чыкканда,

           Шуны истә тотыгыз.

           Светофор тамгаларына

           Һәрвакыт буйсыныгыз.

Камилла: Әти белән әниеңне

                 Кайгылардан сакла син.

                 “Юл фәне әлифбасы”ның

                 Һәр билгесен ятла син.

                 Светофорның һәр әмерен

                 Тиешенчә үтә син.

Асыл: Бу билгене күрсәләр,

           Шоферлар уйланалар.

           Димәк,тиздән мәктәп бар,

          Игътибарга алалар.

Адилә: -Тукта!-дип әйтә билге,

            Хәвеф-хәтәрләр юкмы?

            Әгәр инде булмаса,

            Газга бас та бар алга!

З.Азалия: Яратсам да чабарга сәпиттә,

                 Туктата бу билге, әлбәттә.

                 Аңлата ул миңа:ярамый

                 Бу юлда чабарга сәпиттә.

Зәлинә: Алга барсаң да ярый,

              Уңга барсаң да ярый.

              Бу билге рөхсәт бирә

              Алга,уңга барырга.

Йосыф: Бу билге – шундый билге:

              Сине саклый: - җәяүле!

             Чыгабыз бергә-бергә

              Без юлны шушы җирдә.

Тимур:Будь внимателен в пути!

            Этот знак не просмотри!

            Говорит он: «Посмотри,

            Пунк питания впереди!»

Даниэль: Юл йөрү кагыйдәләрен

               Һәрбер кеше дә белсен

              Җәяүлеләр тротуарның

              Тик уң ягыннан йөрсен.

Әмилә: Җәяүлеләр юлы аша

             Чыгыгыз каршы якка.

              “Зебра” сызыклары кебек

             Буялган ул юл акка.

Әлфия: Юлны аркылы чыкканда

             Башта кара сул якка

             Ә аннары онытма син

             Күз салырга уң якка.

         Б.Риана: Урамнарны кузәтеп,

               Узганнарны кисәтеп.

               Чатта тора светофор,

               Сакта тора светофор.

Эльмира: «Кузгалма”- ди кызыл күз!

               “Сабыр бул” – ди сары куз!

                “Ярый дия” – яшел күз!

                 Бездә аңарга карыйбыз

                 Күзләрне дә алмыйбыз.

                 Ни әйткәнен аңлыйбыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар,менә бит безнең билгеләр үз урыннарына кайттылар, Юл Билгеләре илендә тәртип урнашты.

-Әйдәгез, хәзер үзебезнең яратып уйный торган уен-ярышларыбызны уйнап алыйк. Ә син, Белмәмеш,игътибар белән карап тор, балаларга көч бир.

Физинструктор: Балалар, ике командага бүленик. “Шоферлар” һәм “Җәяүлеләр” командалары булырбыз.

1 ярыш:

2 ярыш:

3 ярыш:

4 ярыш:

Уен: “Автомобиль һәм чыпчыклар”

Уен: Светофор”

Тәрбияче: Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша,Юл Билгеләре иленә үзебезнең калган шигырьләребезне бүләк итик.

К.Диләрә: Юлда йөрсәң бул әйбәт,

                  Юл кагыйдәсен нык бел.

                  Светофорның һәрбер төсе

                  Юлның билгеләрендә.

Шамил: Юл йөрү кагыйдәләрен

              Белергә тиеш һәркем.

              Чөнки юлда йөргәндә,

              Кирәге чыгар һәр көн.

Ильяр: Карап-карап торам да мин,

            Уйлап-уйлап торам да.

            Куркып куям,ай-хай авыр,

            Йөрүләре урамда.

Азамат: Урамның теге ягына

              Мөмкин түгел үтүе.

              Урам тулы автобуслар,

              Машиналар көтүе.

Эмилия: Әллә кайсы җирдән генә,

               Автобус, я машина,

               Я булмаса мотороллер

              Килеп чыга каршыга.

Тәрбияче: Көн матур, ямьле яз аен искә төшереп “Одуванчики” җырында җырлап алыйк.

Җыр: “Одуванчики”

Тәрбияче: Безнең җырыбыз светофорны сафка бастырды. Бердәм булсаң барлык киртәләр аша теп була. Карап алыйк әле Юл Билгеләре илендә хәзер тәртипме? Билгеләр урындамы?Светофор сафтамы? Юл Билгеләре илендә кабат тормыш башланды. (Сәгать суга).

Тәрбияче: Безгә кайтырга вакыт җитте. Болытны без чакырыйк.

Балалар: Болыт,болыт төш әле

                  Безне кире алып кына кайт әле.

Тәрбияче: Балалар, “Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшырак булсын” – дигән халкыбыз. Әйе, юлда яхшы юлдаш бик кирәк. Безнең юлдашыбыз болтка рәхмәт итик. Ул үз иленә айтсын инде.

 Юлда йөрсәң бул өлгер,

 Юл кагыйдәләрен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел.

-Бу шигырьдәге сүзләрне һәрберсен төгәл үтәдек, шуңа күрә исән-имин, җиңүчеләр булып кайттык. Кичәбез шуның белән әмам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_kagyydlre.docx23.01 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш   6 нчы санлы балалар бакчасы»

“Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз”

Тәрбиячеләр: Мирзаһитова Г.Р.

                           Шайхутдинова Р.Ф.

Актаныш

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...