"Безнең кадерлеләребез"
материал (средняя группа) на тему

Мирзагитова Гульсия Рисуновна

( уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы)

Исәнмесез, дип сүз башлыйм,

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Исәнмесез, дип сүз башласам

Бәхетем арта, күңел шатлана.

-Хәерле кич, хөрмәтле әниләребез

Безнең бүген бәйрәм көнебез

Шуның өчен уйнап, күңел ачып

Рәхәтләнеп әйдә көлегез!

 

-Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдәикәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлыкборчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

- Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык...

-Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!

(Балалар кереп, тезелеп басалар, балаларның фотолары белән презентация куела).

-Бүгенгә бәйрәм программасы белән тыңлап үтегез:

1.Бәйрәм котлавы. Шигъри тәлгәшләр.

2. “кара-каршы” тапшыруы.

3. “Бүләккә җыр” тапшыруы.

4. “Музыкаль шоу “Халык артисты”н сайлау.

5. “Биик әле” тапшыруы.

6. “Тыныч йокы, әниләр” тапшыруы.

(көй яңгырый)

-Хөрмәтле, әниләребез! Бәйрәм белән  котлау өчен сүзне балаларның икенче әниләре Гөлсия Рисун кызына бирәбез.

-Кадерле,хөрмәтле,әниләребез! Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез “Әниләр” көне белән котлыйбыз! Сезгә сабырлык, сәламәтлек, тыныч тормыш, иң изге теләкләр теләп калабыз.Сезне чын күңелдән яратучы балаларыгыз.

-Ә хәзер сүзне үзләренә бирәбез. (Балалар шигырьләр сөйлиләр).

1.Көләч булырга кояштан

Өйрәнгән минем әни.

Җитез булырга-җилләрдән

Өйрәнгән минем әни.

 

2. Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

 

3.Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

4.Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

 

5.Әнием,әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

 

6. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

 

7.Әнием минем матур,

Күзләре якты,көләч,

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

8. Һәммәбезгә әни кирәк

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк

Як аяз көн кирәк.

 

9. “Әни” сүзе яшәү сүзе

Икесе дә миңа бер.

Я, ходаем, әниемә

Бирсәнә озын гомер.

 

10.  Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый без дә,

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

 

11. бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

 

-1998 елдан башлап, ноябрьнең  соңгы якшәмбе көнне Россия Федерациясендә “Әниләр көне” игълан ителде. Без барыбыз да әниләр.

-Кем соң ул әни? Нинди сүз соң ул шулчаклы йомшак, назлы. Ә безнең балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле:

·         Көннәр якты булсын өчен,

·         Йокы татлы булсын өчен,

·         Җил-яңгырдан саклар өчен,

·         Ашлар тәмле булсын өчен,

·         Дөнья ямьле булсын өчен,

·         Гөлләр чәчәк атсын өчен,

·         Бәхет-шатлык артсын өчен

Бергә: -Әни кирәк!

Кыз: Дусларым, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?

Балалар: Ми-не-ке!

 

-Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң-иң тормышта әһәмиятлесе.

 

-Балалар,кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый,кулыгызны күтәрегез әле.Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның  җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр: “ Рәхмәт, әнием.” (Әлфия Һадиева музыкасы, Айдар Минһаҗев сүзләре)

1.Битемнән үбеп,

Сабыем,диеп

Уята мине

Әнием сөеп.

Әйдәле, бергә

Шатлыклар телик!

Иң әйбәт әни-

Минем әни бит.

2.Әни булганда

Өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур,

Ашлар тәмлерәк.

Әни булганда

Яшәве рәхәт.

Рәхмәт,әнием,

Сиңа зур рәхмәт.

-Ә хәзер,иң кызыгы башлана! Без әниләребезне  конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри  да булырга тиеш, жюри белән таныштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек.Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

-Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-Ана сүзен тотмаган олыгайганчы.... (игелек күрмәгән)

-Ана ачуы – язгы кар: күп булса да ... ( тиз эри)

-Ана куены... (туннан җылырак)

-Яктылык – кояш янында, яхшылык -... (ана янында)

-Үз анасын зурлаган, ... (кеше анасын хурламас)

-Анасына өргән эт ...(бүре авызына төшәр)

-Алтмышка җитсен бала ...(Ана өчен һаман да бала)

 

Реклама – Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

 

12.Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

13.Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын,  ак булсын

Әниләрнең күңеледәй,

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

14.Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын.

 

15. Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 

16.Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

 

17.Минем әни бу дөньда

Иң чибәре, сылуы

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

 

18.Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

 

19.Мин дә котлыйм, әнием сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

 

20.Иртә белән уятучы,

Назлы сүзләр әйтүче.

Кадерләп үстерүче-

Ул бит минем әнием.

 

21.Тәмле ашлар пешереп,

Матур гөлләр үстереп,

Һәрчак безне аңлаучы-

Ул бит минем әнием.

 

22. Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән.

 

-Хөрмәтле конкурсантларыбыз һәм тамашачыларыбыз.Безнең программага ике группа сайлап алынды.

1.Балалар группасы

2.Әниләр группасы

 

-Конкурсыбызда 3 бирем биреләчәк.Биремнәрнең барысын да бик яхшы үтәгән группа җиңүче була.

1.Бер кеше генә җырлау

2.Кара-каршы җырлау

3.Хор белән җырлау “Әни кирәк”

 

-Ә хәзер тиз генә физаряда ясап алыйк:

Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физарядка!

Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм җилкәгә.

Ян-якка,билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха,хи-хи-хи.

Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне

Тыпырдыйбыз.Чәбәклибез.

Елмаябыз,көләбез.

Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп.

Бию башкарыла (әниләрен биергә чакыралар)

(Бию туктаганнан соң,бүлмәдә тартма хасил була.Тышында хаты бар. “Бу тартма әниләргә.Хөрмәтле әниләр бу тартманы коридорга чыгып  ачып карагыз һәм биремне үтәгез”).

 

-Әниләребезне коридорга озатабыз,ә үзебез әниләребезнең сурәтләрен ясап алабыз.

(Әниләр балаларга әкият куя)

-Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды.Җиңүчене билгеләп,аларны билгеләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде,җиңүчене билгеләргә авырсынып торам,чөнки безнең бар да әни дә иң-иң яхшысы һәм әниләр өчентһәр беребезнең кызы һәм улы иң уңган һәм булган.Мин киңәшләштем дә үз-үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән.Көйгә капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификаты аласыз.

Бүләкләр:

1.Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч  (кадак)

2.Тап бетерүче машина (Бетергеч)

3.Ерак арага уй-фикерләрне җиткерүче җайланма (конверт)

4.Пылесос “Мытисам” (кисточка)

5.Универсаль рюкзак (пакет)

6.Мини – палас (кулъяулык)

7.Хрустал ваза (пыяла банка)

8.Яза торган машинка (ручка)

9.Электрощипцы (кер элгеч)

10.Диетик чара (сагыз)

11.Күп сөйләшүдән чара (пустышка)

12.Уй-фикерләрне туплаучы  (карандаш)

13.Савыт-саба юучы машина (губка)

14.Эмальны ялтырату өчен кулланма (теш  щеткасы)

-Әлбәттә,бу шаярту бүләкләре булды.Әхәзер,әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне,бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

1 бала:

Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

 

2 бала:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

-Хөрмәтле,әниләр!Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен,күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен,рәхмәт сезгә.

Бер баладан сораганнар “ике кул сиңа ни өчен кирәк?”-дип.Берсе әниемә,берсе әтиемә тотыныр өчен дигән.Балага ике кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья авырлыкла-   рын җиңеп чыгу күпкә җиңелерәчәк булачак.

Гаиләләрегез бербөтен булсын.Өйләрегез якты,җылы, табыннарыгыз мул булсын. Һәркайсыбызны кайгы-хәсрәт урап узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.

 

-Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Балаларыгызга дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен,күңелнең сафлыгын,намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен.Алар сырхаулап ятканда,күкрәгез-  гә кысып, “Җан җимешем,балам!”,-дип,чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Озын гомер,тән сихәте,саулык,күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_kaderlelrebez_urtanchy.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Безнең  кадерлеләребез”

( уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы)

Исәнмесез, дип сүз башлыйм,

Бәйрәмнәр бит шулай башлана.

Исәнмесез, дип сүз башласам

Бәхетем арта, күңел шатлана.

-Хәерле кич, хөрмәтле әниләребез

Безнең бүген бәйрәм көнебез

Шуның өчен уйнап, күңел ачып

Рәхәтләнеп әйдә көлегез!

-Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдәикәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлыкборчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

- Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык...

-Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!

(Балалар кереп, тезелеп басалар, балаларның фотолары белән презентация куела).

-Бүгенгә бәйрәм программасы белән тыңлап үтегез:

1.Бәйрәм котлавы. Шигъри тәлгәшләр.

2. “кара-каршы” тапшыруы.

3. “Бүләккә җыр” тапшыруы.

4. “Музыкаль шоу “Халык артисты”н сайлау.

5. “Биик әле” тапшыруы.

6. “Тыныч йокы, әниләр” тапшыруы.

(көй яңгырый)

-Хөрмәтле, әниләребез! Бәйрәм белән  котлау өчен сүзне балаларның икенче әниләре Гөлсия Рисун кызына бирәбез.

-Кадерле,хөрмәтле,әниләребез! Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез “Әниләр” көне белән котлыйбыз! Сезгә сабырлык, сәламәтлек, тыныч тормыш, иң изге теләкләр теләп калабыз.Сезне чын күңелдән яратучы балаларыгыз.

-Ә хәзер сүзне үзләренә бирәбез. (Балалар шигырьләр сөйлиләр).

1.Көләч булырга кояштан

Өйрәнгән минем әни.

Җитез булырга-җилләрдән

Өйрәнгән минем әни.

2. Кемнең әнисе иң әйбәт?

Минем әни әлбәттә.

Өйрәтә әни безне дә

Әйбәт, матур гадәткә.

3.Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

4.Әнием, кадерлем!

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

5.Әнием,әнием,

Иң кадерлем син минем!

Мин сине яратып

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

6. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

7.Әнием минем матур,

Күзләре якты,көләч,

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

8. Һәммәбезгә әни кирәк

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк

Як аяз көн кирәк.

9. “Әни” сүзе яшәү сүзе

Икесе дә миңа бер.

Я, ходаем, әниемә

Бирсәнә озын гомер.

10.  Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый без дә,

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

11. бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

-1998 елдан башлап, ноябрьнең  соңгы якшәмбе көнне Россия Федерациясендә “Әниләр көне” игълан ителде. Без барыбыз да әниләр.

-Кем соң ул әни? Нинди сүз соң ул шулчаклы йомшак, назлы. Ә безнең балаларга әниләр ни өчен кирәк икән, тыңлап карыйк әле:

  • Көннәр якты булсын өчен,
  • Йокы татлы булсын өчен,
  • Җил-яңгырдан саклар өчен,
  • Ашлар тәмле булсын өчен,
  • Дөнья ямьле булсын өчен,
  • Гөлләр чәчәк атсын өчен,
  • Бәхет-шатлык артсын өчен

Бергә: -Әни кирәк!

Кыз: Дусларым, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур әни кемнеке?

Балалар: Ми-не-ке!

-Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң-иң тормышта әһәмиятлесе.

-Балалар,кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый,кулыгызны күтәрегез әле.Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның  җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр: “ Рәхмәт, әнием.” (Әлфия Һадиева музыкасы, Айдар Минһаҗев сүзләре)

1.Битемнән үбеп,

Сабыем,диеп

Уята мине

Әнием сөеп.

Әйдәле, бергә

Шатлыклар телик!

Иң әйбәт әни-

Минем әни бит.

2.Әни булганда

Өйләр ямьлерәк,

Күлмәкләр матур,

Ашлар тәмлерәк.

Әни булганда

Яшәве рәхәт.

Рәхмәт,әнием,

Сиңа зур рәхмәт.

-Ә хәзер,иң кызыгы башлана! Без әниләребезне  конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри  да булырга тиеш, жюри белән таныштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек.Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

-Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-Ана сүзен тотмаган олыгайганчы.... (игелек күрмәгән)

-Ана ачуы – язгы кар: күп булса да ... ( тиз эри)

-Ана куены... (туннан җылырак)

-Яктылык – кояш янында, яхшылык -... (ана янында)

-Үз анасын зурлаган, ... (кеше анасын хурламас)

-Анасына өргән эт ...(бүре авызына төшәр)

-Алтмышка җитсен бала ...(Ана өчен һаман да бала)

Реклама – Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

12.Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

13.Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын,  ак булсын

Әниләрнең күңеледәй,

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

14.Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын

Әти дә көлеп торсын.

15. Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

16.Әниемнең әнисе

Әбием була минем

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

17.Минем әни бу дөньда

Иң чибәре, сылуы

Нинди бәхет һәр баланың

Үз әнисе булуы.

18.Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

19.Мин дә котлыйм, әнием сине

Теләгем бар минем дә.

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә.

20.Иртә белән уятучы,

Назлы сүзләр әйтүче.

Кадерләп үстерүче-

Ул бит минем әнием.

21.Тәмле ашлар пешереп,

Матур гөлләр үстереп,

Һәрчак безне аңлаучы-

Ул бит минем әнием.

22. Өйгә кайтсам, өй балкыган

Өйгә нур иңгән.

Ерак җирне якын итеп,

Әбием килгән.

-Хөрмәтле конкурсантларыбыз һәм тамашачыларыбыз.Безнең программага ике группа сайлап алынды.

1.Балалар группасы

2.Әниләр группасы

-Конкурсыбызда 3 бирем биреләчәк.Биремнәрнең барысын да бик яхшы үтәгән группа җиңүче була.

1.Бер кеше генә җырлау

2.Кара-каршы җырлау

3.Хор белән җырлау “Әни кирәк”

-Ә хәзер тиз генә физаряда ясап алыйк:

Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физарядка!

Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм җилкәгә.

Ян-якка,билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха,хи-хи-хи.

Без бердәм, без көчле,

Күрегез безнең көчне

Тыпырдыйбыз.Чәбәклибез.

Елмаябыз,көләбез.

Алабыз бер серләшеп,

Биибез бергәләшеп.

Бию башкарыла (әниләрен биергә чакыралар)

(Бию туктаганнан соң,бүлмәдә тартма хасил була.Тышында хаты бар. “Бу тартма әниләргә.Хөрмәтле әниләр бу тартманы коридорга чыгып  ачып карагыз һәм биремне үтәгез”).

-Әниләребезне коридорга озатабыз,ә үзебез әниләребезнең сурәтләрен ясап алабыз.

(Әниләр балаларга әкият куя)

-Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды.Җиңүчене билгеләп,аларны билгеләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде,җиңүчене билгеләргә авырсынып торам,чөнки безнең бар да әни дә иң-иң яхшысы һәм әниләр өчентһәр беребезнең кызы һәм улы иң уңган һәм булган.Мин киңәшләштем дә үз-үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән.Көйгә капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификаты аласыз.

Бүләкләр:

1.Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч  (кадак)

2.Тап бетерүче машина (Бетергеч)

3.Ерак арага уй-фикерләрне җиткерүче җайланма (конверт)

4.Пылесос “Мытисам” (кисточка)

5.Универсаль рюкзак (пакет)

6.Мини – палас (кулъяулык)

7.Хрустал ваза (пыяла банка)

8.Яза торган машинка (ручка)

9.Электрощипцы (кер элгеч)

10.Диетик чара (сагыз)

11.Күп сөйләшүдән чара (пустышка)

12.Уй-фикерләрне туплаучы  (карандаш)

13.Савыт-саба юучы машина (губка)

14.Эмальны ялтырату өчен кулланма (теш  щеткасы)

-Әлбәттә,бу шаярту бүләкләре булды.Әхәзер,әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне,бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

1 бала:

Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

2 бала:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

-Хөрмәтле,әниләр!Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен,күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен,рәхмәт сезгә.

Бер баладан сораганнар “ике кул сиңа ни өчен кирәк?”-дип.Берсе әниемә,берсе әтиемә тотыныр өчен дигән.Балага ике кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья авырлыкла-   рын җиңеп чыгу күпкә җиңелерәчәк булачак.

Гаиләләрегез бербөтен булсын.Өйләрегез якты,җылы, табыннарыгыз мул булсын. Һәркайсыбызны кайгы-хәсрәт урап узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез.

-Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле,мәхәббәтле,әнидән дә олы җанлы зат юктыр.Балаларыгызга дөньяның рәхәтен,тормышның михнәтен,күңелнең сафлыгын,намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен.Алар сырхаулап ятканда,күкрәгез-  гә кысып, “Җан җимешем,балам!”,-дип,чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Озын гомер,тән сихәте,саулык,күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

"Әниләр көне белән сезне кадерлеләребез.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән  Әниләр көненә багышланган  бәйрәм-кичәсе....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...